Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанда фән өчен чыгымнар 20 процентка үскән.

Киләсе елларда финанслар тагын да артыр дип көтелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5🤔1
⚡️Прага үзәгендә — атыш.

Карл университетының сәнгать факультеты бинасында атыш булган. Полиция һәлак булган һәм яраланган кешеләр бар, ди.

Журналистлар студентлар уку бүлмәләрендә бикләнеп утыра дип хәбәр итә. Эвакуацияләнергә мөмкинлеге булган студентларны коткарырга тырышалар, диелә.

@azatliqradiosi
😱6😢3🤬1
Татарстан мөфтие 2024 елны хәләл яшәү рәвеше елы дип игълан итте.

Шулай ук мөфтият Украина сугышында катнашучыларга ярдәм итүне һәм мигрантлар белән эшне көчәйтергә җыена.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮9😁7👍3❤1💩1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇨🇿 Чехия полициясе атышны оештырган кеше юк ителде дип хәбәр итте. Атыш булган җирдә берничә кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган, диләр. @azatliqradiosi
Прагадагы атыш нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган, 30 кеше яраланган.

Атышны оештырган ир-ат үтерелгән, дип хәбәр итә коткару хезмәте.

@azatliqradiosi
😱4👍1🤬1
👍🏼 Азатлык Радиосының WhatsApp каналына рәхим итегез! Хәзер иң мөһим һәм иң кызыклы хәбәрләрне, видеоларны, аудиоларны WhatsAppтан да күзәтеп бара аласыз. Безгә кушылыгыз!

Менә туры сылтама: https://whatsapp.com/channel/0029VaBD0kgLdQedmUY2BA2M

P.S. Русиядә WhatsApp каналлары эшләми. WhatsAppтагы каналга Русия номерына теркәлмәгән WhatsAppта гына кушылырга мөмкин. ☝🏼
❤1
Мәскәүдәге мәхкәмә Михаил Абызовны 12 елга хөкем итте.

"Ачык хөкүмәт" өчен җаваплы булган элекке министр кырыс тәртипле колониядә утырачак. Ул җинаятьчел төркем белән бергә акча урлауда гаепле дип танылды.

2012-2018 елларда Абызов Русия хөкүмәтендә "Ачык хөкүмәт" эшен координацияләү өчен җаваплы булды.

ФСБ аны 2019 елда Внуково һава аланында тоткарлады. Абызов ул вакытта инде чит илдә яши иде, Русиягә туган көненә дип кайткан иде.

@azatliqradiosi
👍1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Прагадагы атыш нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны — 15. Ул хакта Чехия полициясе башлыгы хәбәр итте. @azatliqradiosi
Прагадагы атышны 24 яшьлек студент Давид Козак оештырган, диелә.

Башта ул Прагадан 30 км ераклыктагы Кладно шәһәрендә бер ир-атны үтергән, соңыннан Прагага килеп университеттагы кешеләргә ата башлаган. Үзе фәлсәфә факультетында укыган.

Ул бу гамәлләрне ни өчен кылган — ул хакта әлегә бернинди мәгълүмат юк.

Атыш аркасында 15 кеше һәлак булган, 24 кеше яраланган.

@azatliqradiosi
🤬8
❗️Азатлык радиосы Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый

Намзәтләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

Әлегә тавыш бирүдә Башкортстаннан сәясәтче Лилия Чанышева алда бара. Икенче урында — җырчы Аигел. Өченче урында — башкорт активисты Фаил Алсынов.

Тавышыгызны монда бирә аласыз.

@azatliqradiosi
👍3❤1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Прагадагы атышны 24 яшьлек студент Давид Козак оештырган, диелә. Башта ул Прагадан 30 км ераклыктагы Кладно шәһәрендә бер ир-атны үтергән, соңыннан Прагага килеп университеттагы кешеләргә ата башлаган. Үзе фәлсәфә факультетында укыган. Ул бу гамәлләрне…
Кайбер медиалар Прагада атыш оештырган ир-егет Илназ Галәвиев гамәлләреннән илһамланган дип яза.

Бүген Прагада 15 кешене атып үтергән ир-ат янәсе урыс телендә Telegram-канал алып барган: ул бу каналда 2021 елда Казандагы гимназиядә атыш оештырып 9 кешене үтергән Илназ Галәвиев һәм 2023 елда Брянскидагы мәктәпкә һөҗүм иткән Алина Афанаскинадан илһам алам дип язган.

Каналның чынмы, түгелме икәне расланмый. Давид Козак урыс телен кайдан белгән — монысы да билгеле түгел.

Чехия полициясе башлыгы Мартин Вондрашек бүгенге атышны оештырган Козак "күптән түгел Русиядә булган шушындый һөҗүмнән" илһам алган, дип белдерде.

@azatliqradiosi
🤔8😁3❤1👍1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШ хакимиятләре Русиянең туңдырылган активларын Украинага тапшыру әлегә иртәрәк дип белдерде. The New York Times газеты чыганакларына сылтанып Вашингтон үзенең партнерлары белән Мәскәү активларын Киевка ярдәмгә җибәрү турында сөйләшүләр башлаган дип язып чыккан иде.

🔹Прага үзәгендәге кичәге атыш аркасында Чехиядә 23 декабрь матәм көне дип игълан ителгән. Атыш кичә көндез булган.

🔹Актанышта 612 йортлык өр-яңа микрорайон төзеләчәк.

🔹Төнлә Русия гаскәрләре пилотсыз очкычлар белән Киевка һөҗүм иткән, дип белдерә Украина ягы. Бер күп катлы йортка зыян килгән, ике кеше яраланган, ди шәһәр мэры Виталий Кличко. РФ Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 667нче көне.

🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥3✍1👍1🎉1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Кайбыч районыннан Руслан Биканачев һәлак булган.

Ул сугышка узган елның 22 октябрендә мобилизация аркасында киткән. Бу атнада аны Олы Кайбыч зиратында җирләгәннәр.

Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 845 ир һәлак булган. Шуларның кимендә 9ы — Кайбыч районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 667нче көне.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢4👍3💔2👏1🤮1🕊1
Башкорт активисты Рамилә Сәетова 5 ел төрмәгә хөкем ителде.

Ул гомуми тәртипле колониядә утырачак.

Уфаның Киров район мәхкәмәсе Сәетованы яздырган видеосы өчен хөкем итте. Әлеге видеода ул мобилизациягә эләккән ир-атларны Украинага кеше үтерергә бармыйча өйләренә кайтырга өндәгән иде.

Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢16🤬7🤷‍♂1
Искәндәр Сираҗига тентү вакытында алынган телефон һәм компьютерларын кайтарганнар.

Әмма Алсу Кормаш эшендә минем статус һаман билгеле түгел, ди ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍9❤5🔥2🥰1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Тикшерүчеләр Ринат Ханбиковны ике айга кулга алуны таләп итә. Ул акча үзләштерүдә шикләнелә. Тикшерү Ринат Ханбиков "Аммоний" АҖ булдырган "Менделеевсказот" ҖЧҖнең топ-менеджерлары Фирдис Абдрахманов һәм Гүзәл Сәлимгәрәева белән берлектә җинаятьчел төркем…
Мәскәүдәге мәхкәмә "Газпром межрегионгаз Казан"ның элекке җитәкчесе Ринат Ханбиковны 2 айга изоляторга җибәрде.

Ул СИЗОда кимендә 19 февральгә кадәр утырачак.

Сүз уңаеннан, Финляндиядә яшәүче татар Раиф Низаметдин Азатлыкның Ханбиков турындагы хәбәренә менә мондый фикер калдырган иде:

"Бу кеше урлаучы түгел! Ул — тугры, принципиаль һәм намуслы кеше. Ул Татарстанда "Аммоний" заводын төзеде. Олигархлар заводны аның кулыннан тартып алды. Ринат Ханбиков каршы чыккач, аңарга каршы тикшерүләр башланды. Әгәр дә Ханбиков шулкадәр акча урлаган булса, нигә ул башкалар кебек акчалары белән чит илгә күчмәде?"

Мондый фикер турында ни уйлыйсыз?

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔6🔥2