Русиядә тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрәләр. Нәтиҗәдә авыр җинаятьләр кылган дистәләрчә кеше хәзер иректә йөри. Кайберләре сугыштан кайтып яңа җинаятьләр кыла.
Шушы хәлләр турында күптән түгел Азатлыкта бер язма чыккан иде. Укымаган булсагыз, бүген шул язмадан өзекләр тәкъдим итәбез.
Язманы тулысынча монда укып була, ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi

🤬5💊1
❗️2023 елда Русия Украинадагы сугышта узган елга караганда 1,5 тапкыр күбрәк хәрбиен югалткан
Бу хакта "Би-би-си" хәбәр итә, ул "Медиазона" һәм волонтерлар төркеме белән берлектә ачык чыганаклардан һәлак булганнарның исемлеген барлый.
Декабрь ахырына журналистлар Украинадагы сугышта һәлак булган 40 010 Русия хәрбиенең исемен ачыклаган. Шулардан 15 520 кеше — узган ел, ә кимендә 24 100 кеше — быел һәлак булган.
▪️"Би-би-си" үлүчеләрнең чын саны кимендә ике тапкыр күбрәк булырга мөмкин дип фаразлый, ягъни 80 меңнән артык кеше.
▪️"ЛНР" һәм "ДНР" төбәкләрендә һәлак булган 23 меңгә якын хәрбине кушып санаганда, Русия ягында үлүчеләрнең гомум саны 103 меңнән артык булырга мөмкин.
▪️Журналистлар бер үлүчегә ике яраланучы туры килүен ачыклаган. Шулай итеп, яралану сәбәпле сафтан чыгучылар саны 200 меңгә якын булырга мөмкин.
▪️Нәтиҗәдә, Русиянең гомум югалтулар саны 309 меңгә якын кеше тәшкил итәргә мөмкин диелә.
▪️Иң күп кешесен югалтка төбәкләр арасында Краснодар крае, Свердлау өлкәсе, Башкортстан һәм Чиләбе өлкәсе.
Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2128 кеше һәлак булган. Шул исәптән, Татарстаннан — 845, Башкортстаннан — 1283. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләрнең чын санын яшерә.
#Татарстан
#Башкортстан

Азатлык Радиосы
2023 елда Русия Украинадагы сугышта узган елга караганда 1,5 тапкыр күбрәк хәрбиен югалткан
Декабрь ахырына журналистлар Украинадагы сугышта һәлак булган 40 010 Русия хәрбиенең исемен ачыклаган.
😢6👍2❤1
📚Бүген — җомга, димәк, Азатлык сүзлегендә — яңа сүз!
Бүген ул — каза сүзе.
🌨 Бу көннәрдә, һава торышы сәбәпле, юлларда казалар күп, игътибарлы булыгыз, ипләп йөрегез. Ялларыгыз, бәйрәмнәрегез бәла-казасыз узсын!
#азатлыксүзлеге

👍6❤2🙏1💘1
🔖 Азатлык архивыннан уникаль язма: җәдитчелек хәрәкәте ⤵️
Җәдитчелек совет чорында тыелган темаларның берсе булган. Азатлык радиосы исә 1984 елда тапшыруларында бу хәрәкәт турында җентекле аңлаткан. Тапшырулар француз галиме Александр Беннигсенның "Русиядә Ислам, җәдитчелек һәм реформалар хәрәкәте" мәкаләсенә нигезләнеп алып барылган.
Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив

👍9🔥2❤1
⚡️"Вёрстка" интернет-басмасы һәм "Можем объяснить" проекты ят агент дип тамгаланды
Моннан тыш, бүгенге башка яңа ят агентлар:
🔸Александр Баунов, журналист, сәясәт белгече
🔸Саркис Дарбинян, адвокат, "Роскомсвобода"га нигез салучы
🔸Олег Куваев, мультипликатор, "Масяня" авторы
🔸Андрей Кураев, урыс чиркәвенең элекке протодиаконы
🔸Валерия Ратникова, "Дождь" телеканалы журналисты
🔸Александр Рыклин, журналист
🔸ВОБНИАР, ят агент Марат Никандров булдырган юридик зат

🤬2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген — 23 декабрь. Сугышның 668нче көне. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Германия Украинага хәрби ярдәм исемлеген яңарта: Би-би-си язганча, исемлекнең яңа өлгесендә өч Gepard зенит җайланмасы, ике миналарны зарарсызландыру машинасы, төрле боеприпаслар бар. Германиянең Киевка хәрби ярдәм күләме быел 5,5 млрд еврога якынлашты.
🔹Украина хәрби көчләре 66 үтерелгән хәрбинең мәетләрен кайтарган — бу хакта Хәрби әсирләр белән эш итү координация штабы белдерде. Һәлак булганнар Русия белән алмашу кысаларында тапшырылганмы-юкмы икәне хәбәр ителми.
🔹"Роскосмос" мөдире урынбасары Олег Фроловка аеруча зур күләмдә урлашуда гаепләү белдерелде, дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитеты. Тикшерү версиясенә күрә, урланган бюджет акчалары күләме кимендә 435 млн сум тәшкил итә. Хәбәрдә тагын ике фигурант искә алына, ләкин аларның исемнәре әйтелми.
🔹15 тәүлеккә кулга алынган рэпер Vacio Анастасия Ивлеева кичәсендә катнашуы өчен гафу үтенде. РИА Новости видеосында музыкант "ЛГБТны якламавын" һәм "аларның тарафдарларын хөкем итүен" белдерә. Бүген мәхкәмә аны хулиганлыкта һәм "ЛГБТ пропагандасында" гаепле дип тапты.
🔹БМО Иминлек шурасы Газзә секторында яшәүчеләргә һуманитар ярдәмне киңәйтү турында резолюция кабул итте. Документны 15 илнең 13е хуплады, АКШ һәм Русия тыелып калды. Резолюциядә шулай ук ХӘМӘС кулга алган "тоткыннарны кичекмәстән һәм шартсыз азат итәргә" чакыру да бар.
Әлегә шулар. Көн дәвамында безнең белән булыгыз! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган хәбәрләр җиткерүне дәвам итәбез.

🔥3❤1✍1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Прагадагы атышны 24 яшьлек студент Давид Козак оештырган, диелә. Башта ул Прагадан 30 км ераклыктагы Кладно шәһәрендә бер ир-атны үтергән, соңыннан Прагага килеп университеттагы кешеләргә ата башлаган. Үзе фәлсәфә факультетында укыган. Ул бу гамәлләрне…
Бүген Прагада матәм көне
Ике көн элек 24 яшьлек чех студенты Давид Козак үзе укыган университет бинасында ут ачып 13 кешене атып үтерде. Соңыннан үзенә кул салды.
Шул ук көнне иртән ул Прагадан 30 км ераклыктагы Кладно шәһәрендә әтисен үтергән булган.
Полиция белдерүенчә, бер атна элек урманда табылган ике кешенең мәете — бер ир һәм яшь бала да шундый ук коралдан атып үтерелгән булган.
Егетнең бу гамәлләрне нигә кылуы турында әлегә мәгълүмат юк. Ул Карл университетында дөнья тарихын укыган, 2023 елның маенда иң яхшы бакалавр эше өчен бүләк алган булган, моңарчы полиция игътибарын җәлеп иткәне булмаган.

😢11🤯4🤬1
Кырымтатар җырчысы Җамала төрки мәдәнияткә керткән өлеше өчен бүләкләнде
Җиңүгә аның күптән түгел "Qırım" альбомы чыгуы нигез булган. Анда берничә кырымтатар халык җыры тәкъдим ителә.
Бүләкләү тантанасы Истанбулда узды. Бүләкне җырчының Төркиядә яшәүче апасы алган. Җамала үзе видеомөрәҗәгать яздырып рәхмәтен белдергән.
▪️Күптән түгел Русия Эчке эшләр министрлыгы Җамаланы эзләүгә биргән иде. Аңа кадәр Русия мәхкәмәсе аны читтән торып кулга алу турында белдерде.
▪️Җырчы үзенең Instagram битендә Русия хәрбиләренең Буча, Ирпень, Гостомельдә хатын-кызларны көчләве, кылган вәхшилекләре, андагы кешеләрне, балаларны күңел ачкан өчен атулары турында язып чыккан иде. Русия хакимиятләре моны Русия армиясе турында "фейк" тарату дип атый.

"Төркиянең бөтендөнья хатын-кызлар берлегенә минем иҗатымны күзәткәнегез өчен рәхмәт. Йөрәгебезнең бер ягы шатлык белән тулы булса да, икенчесе ягы һәрвакыт сыкрый. Беркайчан да җиңел булмады, әмма мин барыбер үз юлымны дәвам итәм һәм бары тик яхшылык җиңәчәгенә ышанам", — дип язган Җамала үзенең Facebook битендә.
▪️Күптән түгел Русия Эчке эшләр министрлыгы Җамаланы эзләүгә биргән иде. Аңа кадәр Русия мәхкәмәсе аны читтән торып кулга алу турында белдерде.
▪️Җырчы үзенең Instagram битендә Русия хәрбиләренең Буча, Ирпень, Гостомельдә хатын-кызларны көчләве, кылган вәхшилекләре, андагы кешеләрне, балаларны күңел ачкан өчен атулары турында язып чыккан иде. Русия хакимиятләре моны Русия армиясе турында "фейк" тарату дип атый.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Җамала төрки мәдәнияткә керткән өлеше өчен бүләкләнде
Җырчы Төркиянең бөтендөнья төрки хатын-кызлар берлеге төрки музыкага керткән зур өлеше өчен бүләкләгән диелә.
❤14✍1👍1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәетләр кайтарылган
Фотоларда түбәндәге кешеләрнең исемнәре күренә: Ильгиз Латыпов, Андрей Стрелков, Радик Хафизов, Айрат Хуснутдинов, Ильшат Зиялтдинов, Андрей Какаулин
Фото: Челны Вкурсе
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 852 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 668нче көне.
#Татарстан
@azatliqradiosi
"Бүген зиратка кердем һәм шаккаттым! Тагын 6 яңа кабер санадым. Мобилизацияләнгәннәр һәм хәрбиләр күмелгән урында. Куркыныч... Кәеф шундук төште, хәзер күңелдә чыршы да, Кыш бабай да түгел, ә бушлык" дип язалар Чаллы паблигында.

👍2🔥2😢2🤮2🕊1