Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
GAUGA музыкаль төркеме быел ун еллыгын билгеләде.

Ун ел эчендә төркем татарча альтернатив музыка фестивальләренең көтеп алынган кунагына әверелде.

Юбилей уңаеннан GAUGA җитәкчесе Оскар Юнысов белән ун ел эчендәге казанышлар, җанатарлар һәм хейтерлар хакында сөйләштек.

"Артка карасаң, ун ел элек булган хәлләрне генә түгел, биш ел элек булган хәлләргә дә икенче тормышта булган вакыйгалар дип карыйсың. Кайчак әз эш булдырылган дип уйлап куям, чөнки күп вакытым ялкаулыктан эшкә тапшырылмый калды. Уйлап карасаң, күп булдырганбыз кебек тоела. Дүрт альбом чыкты, бишенчесен маташтырабыз. Соңгысы "Афиша Daily" рейтингында 2023 елның беренче яртыеллыгында Русиянең иң яхшы рок альбомы исеменә лаек булды. Күп клиплар төшерелде. Соло концертлар уйналды төрле шәһәрләрдә. Оркестр белән дә концерт уздырдык"

, диде ул.

Төп сайтта
Көзге сайтта

@azatliqradiosi
❤6🔥3👍1
⚡️Бүген иртән 72 яшендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат булган.

Татар дәүләт филармониясе мөдире Кадим Нуруллин әйтүенчә, җырчы яман шеш белән авырган.

Хушлашу иртәгә сәгать 10.00 Казанның Мәрҗәни мәчетендә булачак, дип яза Бизнес Online. Җырчы "Курган" зиратында җирләнәчәк.

@azatliqradiosi
😢21😱1
24 декабрь иртән Ленинград өлкәсе Сиверский бистәсеннән пенсионер Александр Правдин Азатлык радиосы татар-башкорт редакциясе журналисты Алсу Кормашевага яклау белдереп ялгыз пикетка чыккан.

Бу хакта Activatica яза.

Хәзерге вакытта Алсуга өч җинаять эше ачылган. 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында. 1 декабрь көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул итте.


▪️Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде.
▪️БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.
▪️30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды.

@azatliqradiosi
🔥13❤3👍2
Казанның Бауман урамында активист Вера Отрешко Екатерина Дунцовага яклау белдереп ялгыз пикетка чыкты.

Кичә, 23 декабрь, Русия үзәк сайлау комиссиясе Дунцованы Русия президентын сайлауда катнашуга кертмәде. Дунцова "Яблоко" фиркасенә президентлыкка үз намзәтен фирка исеменнән тәкъдим итүне сорап мөрәҗәгать итте, ләкин “Яблоко” моннан баш тартты.

▪️Моңа кадәр, 29 октябрьдә, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне алдыннан, “Экстремизмга каршы көрәш” үзәге хезмәткәрләре Отрешконы репрессия корбаннары һәйкәл янында сагалап торган һәм аңа сугышка каршы позициясе өчен ачылган эш нигезендә сорау алуга чакыру кәгазе тапшырган иде.

Фото: Sota

@azatliqradiosi
❤10😁1🙏1
Якшәмбегә каршы төндә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә Херсонда дүрт кеше һәлак булган һәм тугыз кеше яраланган.

Бу хакта Херсон өлкәсе хәрби хакимияте башлыгы Александр Прокудин белдерде.

Яраланучылар арасында 15 яшьлек бала да бар. 21 һәм 39 яшьлек ике ир-ат уртача хәлдә хастаханәгә озатылган.

@azatliqradiosi
🤬7👍1🔥1
Башкорт активисты, 29 яшьлек Илмир Ишбаев башкорт һәм татар исемнәрен, аларның мәгънәви аңлатмаларын туплап, Android телефоннары өчен "Башкорт һәм татар исемнәре" дигән кушымта эшләгән. Ул Азатлыкка шушы проектның үзенчәлекләре турында сөйләде.
❤9👍1
Бу Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы татар мәктәбе укучылары.

Узган ялларда алар Мәскәүдә яшәүче иҗатчылар катнашында концерт куйды.

Мәктәптә утыздан артык милләт баласы укый. Былтыр мәктәп ачылуга 25 ел тулды.

Фотолар Мәскәү, нихәл телеграм каналыннан.

@azatliqradiosi
👍12❤10🔥1