Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Якшәмбегә каршы төндә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә Херсонда дүрт кеше һәлак булган һәм тугыз кеше яраланган.

Бу хакта Херсон өлкәсе хәрби хакимияте башлыгы Александр Прокудин белдерде.

Яраланучылар арасында 15 яшьлек бала да бар. 21 һәм 39 яшьлек ике ир-ат уртача хәлдә хастаханәгә озатылган.

@azatliqradiosi
🤬7👍1🔥1
Башкорт активисты, 29 яшьлек Илмир Ишбаев башкорт һәм татар исемнәрен, аларның мәгънәви аңлатмаларын туплап, Android телефоннары өчен "Башкорт һәм татар исемнәре" дигән кушымта эшләгән. Ул Азатлыкка шушы проектның үзенчәлекләре турында сөйләде.
❤9👍1
Бу Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы татар мәктәбе укучылары.

Узган ялларда алар Мәскәүдә яшәүче иҗатчылар катнашында концерт куйды.

Мәктәптә утыздан артык милләт баласы укый. Былтыр мәктәп ачылуга 25 ел тулды.

Фотолар Мәскәү, нихәл телеграм каналыннан.

@azatliqradiosi
👍12❤10🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇵🇱Көн язмасы: Польшада татарлар ничек яши Польша белән Беларус чигендә кыргый урманнар әйләндереп алган бер урында Крушиняны авылы бар, анда Польша татарлары яши. Монда яшәүчеләрнең саны әллә ни күп түгел — 160лап кеше чамасы. Әмма елына бер тапкыр Крушиняны…
Бүгенге көндә Германия, Польша, Литва һәм башка Европа илләре архивларында татар тарихына караган меңләгән тикшерелмәгән материал саклана.

Моннан берничә ел элек Казанның Ислам мәдәнияте музеенда Европа белән татар бәйләнеше тарихын тасвирлаучы уникаль күргәзмә узган иде. Шул чарада тарихчыларның сөйләгәне бүген дә актуаль. Укып чыгыгыз әле.

@azatliqradiosi
❤11👍4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 25 декабрь, дүшәмбе. 2023 елның соңгы атнасына кердек. Әлегә булган яңалыклар мондый.

📌Кичә кич Белградта парламент сайлаулары нәтиҗәләрен юкка чыгаруны таләп иткән протестчылар шәһәр хакимияте бинасы эченә узмакчы булды. Тәртипсезлекләр башланды. 40лап кеше тоткарланды. Рәсми мәгълүматлар күрә, сайлауда хакимияттәге Александр Вучичның "Сербия прогрессив партиясе" җиңде. "Сербия золымга каршы" оппозиция блогы тавыш бирү нәтиҗәләрендә хәрәмләшүләр булуын әйтә.

📌Украинага тагын өч баланы кайтарганнар. Элегрәк Русия хакимияте аларны басып алган җирләрдән үзләренә алып чыккан булган. Бу хакта Save Ukraine хәйрия фонды хәбәр итте.

📌Инициатив төркем ФСБның запастагы полковнигы, Украина көнчыгышында сепаратист хәрәкәте лидерларының берсе Игорь Стрелковны (Гиркин) Русия президенты сайлавына намзәт итеп чыгарды. Очрашу кичә узды. Имзаларны раслау өчен килергә тиеш булган нотариус килмәде. Стрелков экстремизмга чакыруда гаепләнеп тикшерү изоляторында утыра.

📌Русия тарафыннан басып алынган Горловкада төнлә шартлаулар булган. Телеграм каналлар чыгарган видеолардан күренгәнчә, «Галактика» (элекке «Эпицентр») сәүдә үзәге яна. Шулай ук "Строитель" районы утсыз калган.

📌Бурыч аркасында 5 миллионга якын русияле чит илгә чыга алмаячак. Бу хакта мәхкәмә приставлары хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк! Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍4✍1🥰1
Башкортостанның Баймак шәһәрендә башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап узган чарадан соң, полиция активистларның өйләренә килеп кануни булмаган чараларда катнашырга ярамау турында кисәтүләр ясый башлаган.

Ишморза авылындагы шундый очрак турындагы видеоны Алсынов үзенең Вконтакте битендә урнаштырган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4👍2