Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азатлык Фәтхулла Исхаков язмышы турында язган иде. 1959 елда аны өч авылдашын үтерергә маташу турында ялган шәһадәтнамә нигезендә 15 ел төрмәгә хөкем иткәннәр. Төрмәдә утырып чыкканнан соң ул 40 елдан артык җитештерү тармагында эшләгән, яңа гаилә корган…
Башкортстан Югары мәхкәмәсе 13 елга нахакка төрмәгә утыртылган Исхаковка компенсация бәясен 15 тапкыр киметкән
1959 елда үтерү нияте белән һөҗүм итүдә нахакка гаепләнеп 13 ел утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка рухи зыян күләмен нибары 2 миллион сумга калдырганнар. Бу хакта юрист Виталий Буркин хәбәр итте.
Үзе ул 450 миллион сум сораган иде, Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе 31 миллион сум түләтү карары чыгарды. Пенсионер моны әз дип санады һәм шикаять итте.
"Быел майда без гаепләү карары чыгып 65 ел узганнан соң Исхаковны аклауга ирештек. 13 ел - сөргендә, аннары гомере буена - хаклык эзләүдә. Беренче инстанция мәхкәмәсе 31 миллион сум түләтергә кушты. Кешенең күргән газапларына караганда, бу бик әз. Ләкин бездә газапланулар шулай бәяләнә инде. Компенсацияне дә Русия Югары мәхкәмсе аша юлларга туры килә", дигән Буркин
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬6👍3
Татарстанда шагыйрь Кол Галинең 850 еллыгын бәйрәм итү турында фәрман чыкты
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов урта гасыр шагыйре Кол Галинең тууына 850 ел тулуны бәйрәм итү турындагы фәрман имзалаган.
Чаралар 2033 елда узачак.
Кол Галинең туган елы итеп шартлы рәвештә 1183 ел алына. Аның тормышы хакында чыганаклар юк дәрәҗәсендә.
Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Ул аны 1212 елда яза башлап 1233 елда тәмамлаган дип фаразлыйлар.
Башкорт галимнәре Кол Галине башкортларның әйле ыруыннан дип саный.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍9👏4❤3✍1
❤6👍2🤮1
Миңнеханов Татарстандагы инженерлар кытлыгын мигрантлар ярдәмендә хәл итәргә тели
"Үзбәкстан төбәкләре белән килешү бар. Тиздән Таҗикстан белән килешү төзергә телибез. Белгечләрне йә анда, йә өлешчә анда һәм өлешчә монда әзерләргә кирәк. Шул рәвешле хәрби сәнәгать комплексында, машина төзелешендәге проблемнарны хәл итәргә була. Киләсе биш елда КАМАЗга 19,5 мең кеше кирәк. Аларны әзерләү мөһим. Бер көндә генә моны эшләп булмый", диде ул.
Соңгы арада Татарстанда кадрлар җитмәү турында күп сөйлиләр. Моңа былтыр игълан ителгән мобилизация дә йогынты ясады. Меңләгән ир сугыш кырына китте, меңләгәне сугыштан качып илдән китү юлын сайлады.

🤡7😁4❤2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 26 декабрь, сишәмбе. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Кырымның Кефе (Феодосия) портында шартлау булды. Моны Кырымның оккупациядәге хакимияте башлыгы Сергей Аксенов раслады. Украина кораллы көчләре "Новочеркасск" десант корабын җимердек дип белдерде. Портка канатлы ракетлар җибәрелгән диелә.
🔸Русия президенты булырга теләүчеләр саны 30дан арткан. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белдерде.
🔸Сахалинда яшәүче кешене "диверсия әзреләү" һәм "дәүләткә хыянәт итү" маддәләре нигезендә 15 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Аның кем икәне әйтелми.
🔸Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Читадан шагыйрә Ника Новакны чит дәүләт белән хезмәттәшлеге өчен кулга алган. Аңа 8 елга кадәр колония яный.
🔸Уфада фатир арендасы бер ел эчендә 21 процентка арткан. Бу хакта РБК Уфа хәбәр итә. Бер бүлмәле фатир уртача аена 20,1 мең сумга бирелә.

✍2❤1👍1
Украина Кырымда Русиянең десант корабын шартлату турында белдерде
Украина Һава көчләре җитәкчесе Николай Олещук Кефе (Феодосия) портында "Новочеркасск" десант корабын җимердек дип белдерде.
"Русия флоты кечерәя! "Москва" крейсеры артыннан "Новочеркасск" зур десанты корабы китте...", дип язды Олещук.
Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина кораллы көчләренең Кефе портына һөҗүмен раслады. Ләкин кораб турында берни әйтелмәде.
▪️Кефе - аннексияләнгән Кырым ярымутравының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Акъярга украин һөҗүмнәреннән соң аның портына Кара диңгез флоты корабларының бер өлеше китерелгән иде.
Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍7🔥2✍1
Казан янында чүп яндыру заводын 2025 елда төзеп бетермәкчеләр
"Аның 25 проценты төзелгән инде", диде Казан мэры Илсур Метшин.
Ничек уйлыйсыз, төзелеп бетәрме ул?
▪️Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте баш мөдире Евгений Чекашев моңа шик белдергән иде: "Хәзерге вакытта завод төзелеше туктатылган, җиһазлар белән бәйле мәсьәләләр бар. Чүп яндыру заводын кулланышка кертү 2025 елга күчерелгән. "Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк", диде ул.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачлымаса, монда басыгыз.

👍2🤔2🤬2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украина Кырымда Русиянең десант корабын шартлату турында белдерде Украина Һава көчләре җитәкчесе Николай Олещук Кефе (Феодосия) портында "Новочеркасск" десант корабын җимердек дип белдерде. "Русия флоты кечерәя! "Москва" крейсеры артыннан "Новочеркасск"…
Кырымның Кефе портына һөҗүмгә кагылышлы яңа мәгълүматлар чыкты.
🔺Русия саклану министрлыгы Украина кораллы көчләренең "Новочеркасск" десант корабына һөҗүмен раслады. РИА "Новости" хәбәр итүенчә, корабка зыян килгән. Шулай ук Русия хәрбиләренең Украинаның "Новочеркасск" корабына ракет җибәргән ике Су-24 очкычын бәреп төшерүе дә белдерелә.
🔺Украина кораллы көчләре спикеры Юрий Игнат украин хәрби очкычларын бәреп төшерү мәгълүматын кире какты. Һөҗүм Storm Shadow/SCALP ракетлары ярдәмендә башкарылды диде.
🔺Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Кефе портына һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды, ике кеше яраланды дип язды.

Азатлык Радиосы
Украина Кырымда Русиянең десант корабын шартлату турында белдерде
Аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов Украина кораллы көчләренең Кефе портына һөҗүмен раслады. Кораб турында аңлатма бирелмәде.
✍1❤1
Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин Джиу-Джитсу көрәшендә көрән билбауга лаек булган.
Бу хакта ул Вконтактеда хәбәр итте.
Джиу-Джитсуда көрән билбау - югары дәрәҗәләрнең берсе. Бу билбауга Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да ия.
Бер ел шөгыльләнгәннән соң спортчы кара билбау ала ала.
Ә иң югары дәрәҗә - кызыл билбау. Аны 67 яшьтән соң гына алып була. Әлеге вакытта бу билбауга бары тик Джиу-Джитсуга нигез салучылар гына ия.

💩7👏3🥰1🤮1
Русия эчке эшләр миинистрлыгы мультфильм төшерүчеләрне эзләүгә биргән.
Русиядә эзләүгә мультипликатор, "Масяня" мульсериалын уйлап табучы Олег Куваев, Mr. Freeman анимация сериалын төшерүче Павел Мунтян бирелгән. Алар Украинадагы сугышка каршы иде.
Моннан тыш, эзләү исемлегендә сәясәтче, Думаның элекке депутаты Дмитрий Гудков та бар.
Ә журналист Маша Гессен Русия армиясе турында "фейк" таратуы өчен читтән торып кулга алынган һәм халыкара эзләүгә бирелгән.
Ни өчен, бу кешеләр хәзер кайда яши - Азатлык хәбәрендә укыгыз.

🤬4👍1
Курган шәһәре башлыгы Елена Ситникова кулга алынган.
Ул хакта хакимият органнарына сылтанып ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Кайбер медиалар Ситникова быел Курган өлкәсендә булган янгыннар белән бәйле эш нигезендә тоткарланган дип яза.
Исегезгә төшерәбез: быел май аенда Курган өлкәсендә урнашкан Эчкен (Юлдус) татар авылы да янган иде.
@azatliqradiosi

🤔5
Миңнеханов: Татарстанда яшәүчеләрнең 83 проценты милләтара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли
Татарстанда яшәүчеләрнең 83 проценты милләтара мөнәсәбәтләрне уңай бәяли. Динара дуслык күрсәткече — 88 процентны тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Рөстәм Миңнеханов социологик тикшеренүләр нәтиҗәсенә сылтанып белдерде.
"Шул ук вакытта көнбатыш куәт хезмәтләренең безнең арага туктаусыз төстә таркаулык кертергә омтылышын күрәбез", диде ул.
Миңнеханов сүзләренчә, халыкларның телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтен саклау һәм үстерүгә булган хокукларын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.
▪️Узган ел Русиянең Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Татарстанда урыс теленә игътибар көчәйде һәм татар проектларына башка милләт вәкилләре җәлеп ителә башлады. Аерым алганда, Татарстан президенты каршындагы Татар теле комиссиясен фактик рәвештә юк итеп, аның урынына "татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе булдырылды. Комиссия акчасы хәзер дәүләт теле булган татар теленә генә түгел, башка милли телләргә дә тотыла. Кайбер татар активистлары комиссиядән чыгарылды.

🤮13🤔2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырымның Кефе портына һөҗүмгә кагылышлы яңа мәгълүматлар чыкты. 🔺Русия саклану министрлыгы Украина кораллы көчләренең "Новочеркасск" десант корабына һөҗүмен раслады. РИА "Новости" хәбәр итүенчә, корабка зыян килгән. Шулай ук Русия хәрбиләренең Украинаның…
Кефе портында ясалган бүгенге фотода "Новочеркасск" корабының палубасында төзелгән кайбер элементларны күрергә мөмкин.
Ачык чыганаклардан мәгълүмат җыючы OSINT-аналитик Оливер Александер әлеге зур десант корабының кайсы өлешләре күренгәненә игътибар иткән. Бу фото бүген, украиннар Кефе портына ясаган һөҗүмнән соң төшерелгән, диелә.
Әлеге фотодан шунысы аңлашыла: "Новочеркасск" корабы тулысынча баткан, су өстендә аның кайбер иң зур элементлары гына күренеп тора.
"Новочеркасск" корабы 1987 елда Польшада төзелгән. Экипажы 87 кешедән тора.
#Кырым

X (formerly Twitter)
Oliver Alexander (@OAlexanderDK) on X
You can identify the wreckage of the bridge, mast and rear AK-725
✍2❤2
Русиянең кайбер җырчылары Израилгә теләктәшлек белдереп "Без — Израил белән" ("We stand with Israel") дигән җыр яздырган.
Җырны "Большое Спасибо" төркеме иҗат иткән. Урыс һәм инглиз телләрендә яңгыраган әлеге җырны Андрей Макаревич, Максим Леонидов, Евгений Хавтан, Татьяна Лазарева, Максим Покровский, Golda, Евгений Федоров башкара. Проектта шулай ук Израил, Русия, Англия, Европа һәм АКШтан тавыш режиссерлары һәм операторлар катнашкан. Җырның кушымтасында "Ни генә булмасын, нәрсә генә таләп ителмәсен, без — Израил белән" дигән сүзләр яңгырый.
Ике көн элек чыккан видеоклип YouTubeта әлегә 83 мең карау җыйган. 4,5 минут барган клипта Израил байраклары, бу дәүләтнең төрле җирләре күрсәтелә. Ә менә Фәләстин байрагы бер тапкыр да күрсәтелми.
Соңгы тәүлектә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында 241 кеше һәлак булган, 382 кеше яраланган, дип хәбәр итә "әл-Җәзирә" телеканалы. Израил һөҗүмнәре аркасында һәлак булган фәләстиннәрнең саны 21 меңнән артып киткән.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә Хәмәс террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 21 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1140 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi
💩14👎7👍3🤮3🤡1
Казандагы "Бургер Кинг" рестораннарының икесе хәзер хәләл ризык тәкъдим итә.
Зәкиев һәм Мәскәү урамнарында урнашкан кафеларда хәзер бургерлар да, тавык наггетлары да хәләл иттән эшләнә.
"Безгә йөрми торган халыкны җәлеп итәр өчен, шушы адымга бардык. Ике ресторанны хәләл стандартлары буенча сертификатлаштырдык. Җиңел булды дип әйтә алмыйм, ләкин башкарып чыктык. Килгән кунаклар: “О-о-о, сездә хәләл икән, алайса өйгә дә алып кайтам, балаларымны да ашатам" дип рәхмәтләр укып китә", — дип белдерде "Бургер Кинг" челтәренең башкарма мөдире Сергей Ильин.
Ә сез фастфуд яратасызмы? Хәләл фастфудка ничек карыйсыз?
#Татарстан

👍17❤4🌚1