Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Соңгы ун елда Татарстанда балалар арасында шикәр авыруы ике тапкырга арткан.

Бу хакта бүген республика сәламәтлек саклау министрлыгының балалар баш эндокринологы Мария Шәйдуллина белдерде.

"2014 елда шикәр диабетының беренче тибы белән авыручы 750 бала күзәтү астында иде. Бүгенгә аларның саны мең ярымнан артып китте. Ун ел эчендә авыручылар ике тапкырга артты", диде ул.

Табибә сүзләренчә, балаларның шикәр белән авыручылар саны артуы дөньяда, аеруча, Төньяк Европада күзәтелә. Шул ук вакытта бала кечерәк булган саен, анда диабет ачыклавы кыенрак ди ул

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украина кораллы көчләренең баш хәрби җитәкчесе Валерий Залужный украиннар Марьинка шәһәрен калдырып киткән диде. Залужный украин милли телемарафонында чыгыш ясады. Ул 400-500 мең кешене мобилизацияләргә кирәк, диде. Украинада мобилизация үткәрү белән бәйле…
Залужный интервьюсыннан тагын берничә кызыклы фикер:

🔹"Русиягә килгәндә, узган ел безнең аркада килеп чыккан югалтулары аларны туктата ала дип санавым хата булган".

🔹Хәрби техниканың һәрдаим үсеп-үзгәреп торуы сугышны ни рәвешле алып барылганына да тәэсир итә. Җиңәр өчен, Украина кораллы көчләренә әлеге үзгәрешләрне исәпкә алырга кирәк. 2024 елда булачак сугыш 2023 елгы сугыштан аерылып торырга тиеш.

🔹Авдеевка шәһәрен украин гaскәре киләсе 2-3 айда югалтырга мөмкин. "Көчебез күпмегә җитә — шуның кадәр саклап торачакбыз. Көчебез җитми икән — кешеләрне исән калдырабыз, ә соңыннан бу җирләрне яңадан яулап алырбыз."

@azatliqradiosi
👍2✍1
"Татарларны "калучыларга" һәм "китүчеләргә" бүлү, минемчә, бик сәер. Беренчедән, без барыбыз да татарлар. 6-7 млн дип исәпләнгән татарлардан ике миллионы гына Татарстанда яши, һәм Татарстанда булмаганнарының фикерен исәпкә алмау — татар халкының зур өлешен игътибарсыз калдыру. Икенчедән, башка илләрдә яшәгәннәрен дошман булып күрү — ул Русия пропагандасы. Китүчеләрнең кайберләре башка мәдәниятләрдән өйрәнергә, дөньядагы иң яхшы университетларда белем алырга һәм киләчәктә бу белемнәрне Татарстанда кулланырга тели. Кайберәүләр гаилә, сәламәтлек, сәясәт, сугыш яисә башка сәбәпләр аркасында күченде, ләкин алар бит чик аша үткәнгә күрә генә дошманга әйләнми. Без барыбыз да бер-беребезне хөрмәт итәргә һәм бер-беребездән өйрәнергә тиеш."


Азатлык Радиосы 2023 елга нәтиҗәләр ясый. Татар теле активизмы һәм милли хәрәкәт эшчәнлеге ягыннан караганда нинди ел булды ул?

Мәкаләне 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#2023нәтиҗәләре

@azatliqradiosi
❤7👍1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Миякә районыннан Данис Махиянов һәлак булган.

Ул сугышка үзе теләп киткән, диелә. Аны Тамъян-Таймас авылында җирләделәр.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1285 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 7се — Миякә районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 671нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😭5🕊4
Русия гаскәре Украинаның Херсон тимер юл вокзалы һәм эвакуация поездына һөҗүм иткән.

Илнең президенты Владимир Зеленский кичке видеомөрәҗәгатендә "Барлык кирәкле хезмәтләр дә хәзер шунда, һәлак булган һәм яраланган кешеләр санын ачыклыйбыз. Һөҗүм булган урында бик күп гади кеше булган" диде.

Украина Telegram-каналлары вокзалның бинасына һәм поездга зыян килгән дип яза.

@azatliqradiosi
😢10🤬2
❗️Исегезгә төшерәбез, Азатлык Pадиосы татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый

Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева алда бара. Икенче урында — җырчы Аигел. Өченчедә — башкорт активисты Фаил Алсынов. Дүртенче урында — режиссер Байбулат Батулла.

Тавышыгызны монда бирә аласыз.

@azatliqradiosi
❤4🤬2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Абхазиянең парламент бинасы янында оппозиция вәкилләре җыелган. Алар Пицундадагы дәүләт дачасын Русиягә тапшыруга каршы чыга.

🔹РФ саклану министрлыгы Ростов һәм Белгород өлкәләрендә украин дроннары бәреп төшерелгән дип белдерә. Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 672нче көне.

🔹Режиссер Илдар Ягъфәров "Исәнмесез?!" нәфис фильмының татарча версиясен дә YouTube платформасына чыгарган. Хәзер аны теләсә кем монда карый ала.

🔹Колумбиянең Барранкилья шәһәрендә җырчы Шакирәгә (Shakira) багышланган һәйкәл ачылган. Шәһәр мэры аны "иҗат итә торган йөрәк, ялган сөйләми торган ботлар, тиңе булмаган сәләт, массаларны хәрәкәткә китерә торган тавыш" дип тасвирлаган.

🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аласыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥5✍3🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹Абхазиянең парламент бинасы янында оппозиция вәкилләре җыелган. Алар Пицундадагы дәүләт дачасын Русиягә тапшыруга каршы чыга. 🔹РФ саклану министрлыгы…
Украина ягы да төнлә РФ гаскәрләре пилотсыз очкычлар белән һөҗүм иткән дип белдерә.

46 шундый очкычның 32се бәреп төшерелгән, диелә.

Саклану көчләре Николаев, Одесса, Херсон, Днепропетровски, Винница, Запорожье, Кировоград өлкәләрендә эшләгән. Одессада шартлау тавышлары ишетелгән. "Бәреп төшереп булмаган дроннар фронтка якын территорияләргә, аеруча Херсон өлкәсенә һөҗүм иткән" диелә Украина кораллы көчләре тараткан хәбәрдә.

Русия Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 672нче көне.

@azatliqradiosi
🤬3
Хоккейчылар Җәгъфәров һәм Евсеев "Ак Барс" клубы тренерын "спорт дискриминациясе"ндә гаепли.

Агент Шуми Бабаев егетләрнең Милли хоккей лигасына күченү белән авырлыклар килеп туарга мөмкин дигән. Моңа сәбәп итеп Русия президенты Путинның "боерыгы" күрсәтелә.

Ул хакта Бабаев Матч ТВга биргән интервьюда сөйләгән.

Аның сүзләренчә, РФ президентының ниндидер "боерыгы" бар, әлеге боерык Милли хоккей лигасына күченүне гаять катлауландырырга мөмкин.

— Бездә президентның боерыгы бар, әлеге боерык нигезендә яшь уенчылар монда Русиядә калырга тиеш. Безнең очракта исә тренер уенчыга уйнарга ирек бирми, — дип белдергән Бабаев.

Моңарчы "Ак Барс" уенчылары Дамир Җәгъфәров белән Никита Евсеевның мәнфәгатьләрен кайгырткан Шуми Бабаевның КХЛга шикаять биргәне билгеле булды. Ул әлеге уенчылар тренер Зиннәтулла Биләлетдинов тарафыннан дискриминацияләнә ди.

Бабаев фикеренчә, Биләлетдинов шушы уенчыларның авыр хәле өчен җаваплы, чөнки ул аларга уйнарга ирек бирми.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤔7❤1🥱1
Үз-үзен мөстәкыйль дип игълан иткән Абхазия Республикасының парламенты янында 26 декабрь кичендә оппозиция вәкилләре җыелган.

Алар Пицундадагы дәүләт дачасын Русия милкенә тапшыруга каршы чыга.

Пицундадагы дәүләт дачалары комплексы 1958-1961 елларда Никита Хрущёв боерыгы белән төзелә. Территориянең мәйданы — 180 гектар тирәсе. Русия аны 1995 ел килешүе нигезендә арендалап тора.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥5🫡3🍌1
Халыкара татар теле олимпиадасына Татарстан 9 млн сум тотарга җыена.

Олимпиадада Татарстан, Русиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдән 8-11нче сыйныф укучылары катнашачак.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍13🔥5🌚1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Караидел районыннан 50 яшьлек Илүс Нуриев һәлак булган.

Ул сугышка үзе теләп киткән, диелә. Аны кичә туган ягында җирләделәр.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1289 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 9ы — Караидел районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 672нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢4👍3😭3
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин вазифасыннан китә

Бу хакта ул Русиядә коткаручылар көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада белдерде. Әлеге вазифада ул 16 ел эшләде.

▪️Соңгы өч елда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсендә дәүләт акчасы белән хәрәмләшүләр турында берничә җинаять эше ачылды. Хәбибуллинның ике урынбасары 4,5 һәм 8,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде, идарәнең бер бүлек җитәкчесе һәм Әлмәт районы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе тоткарланды, әлегә мәхкәмә һәм тикшерү эшләре бара.
🤔4😁2
Иранда узган документаль кино фестивалендә Татарстан режиссерларының әсәрләре күрсәтелде

Тегеранда халыкара зур кинофестиваль – Cinema Verite тәмамланды. Фестивальдә Казан халыкара мөселман киносы фестивале дә тәкъдим ителде.

Иран тамашачылары Татарстан кинематографистлары төшергән өч документаль кинокартинаны тамаша итте: фестивальдә Айназ Мөхәммәтҗановның «Ибн Фадлан» (2022), Илшат Сәетовның «Казан ерак» (2023) һәм Олег Кондрашовның «Минем халкым татарлар. Уңыш коды» (2023) фильмнары күрсәтелде.

Cinema Verite - документаль кино фестивале. Быел ул 17нче тапкыр уздырылды.

Әлеге фильмнарның кайсысын карадыгыз? Ошадымы?
👍10❤3🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырымның Кефе портына һөҗүмгә кагылышлы яңа мәгълүматлар чыкты. 🔺Русия саклану министрлыгы Украина кораллы көчләренең "Новочеркасск" десант корабына һөҗүмен раслады. РИА "Новости" хәбәр итүенчә, корабка зыян килгән. Шулай ук Русия хәрбиләренең Украинаның…
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, "Новочеркасски" корабында 33 диңгезче хәбәрсез югалган

Кайбер мәгълүматларга караганда, 26 декабрьгә каршы төндә һөҗүм вакытында корабта 77 диңгезче булган. Хәбәрсез югалганнардан башка 19 диңгезче яраланган. Әлеге саннар рәсми расланмады.

26 декабрьгә каршы төндә Кефе портында берничә көчле шартлау булды. Украина ракет һөҗүме ясап Русиянең "Новочеркасски" зур десант корабын юк итте.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍2🕊1🫡1
Төркиядә Татар шигърияте антологиясе басылып чыкты.

Бу хакта Татарстан язучылар берлеге хәбәр итә.

Җыентыкка 12 татар шагыйре – Габдулла Тукай, Дәрдемәнд (Закир Рәмиев), Сәгыйть Рәмиев, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт әсәрләре кергән.

Тупланманың җаваплы мөхәррире – Эгей университеты галиме, танылган тюрколог, филология фәннәре докторы Мостафа Өнәр.
❤19👍5👏3
Русия юстиция министрлыгы берничә оешманы теләнмәгән дип таныды:

🔺Журналист Илья Красильщикның "Служба поддержки" медиафондын.

🔺Американың "Журналист-тикшерүчеләрнең глобаль челтәрен".

🔺Британиядә теркәлгән "Настоящая Россия" иҗтимагый оешмасын. Аңа нигез салучылар - язучы Борис Акунин һәм икътисадчы Сергей Гуриев.
🤬3👍1👎1
Сугыш барышында Русиягә 16 млрд сум күләмендә төзәп ату җиһазлары кертелгән

Алар ау һәм спорт тауарлары буларак сатып алына, ләкин еш очракта Украинадагы сугышка эләгә ди журналистлар.

Төзәгечләр арасында АКШ һәм Европадан китерелгәннәре дә бар.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬2👍1🌚1
"Басым көчәйде". Башкортстанда сәяси тоткыннар, активистлар 2023 елга нәтиҗәләр ясый

Башкортстанда сәяси тоткыннар саны арта гына. Ел нәтиҗәләрен барлар өчен без билгеле шәхесләр белән сөйләштек.

Аларның берсенә чит илгә китәргә туры килде, кемдер мәхкәмәсен көтә, кемдер инде рәшәткә артында, аларның иреккә чыгуы өчен туганнары, якыннары көрәшә.

Нинди ел булып истә калачак 2023 ел? Алар фикерләре, хисләре, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

"Иң авыры әнигә: ул ике ут арасында калды. Бу гына түгел, аларны авылда күршеләр даими талкып тора, төрле провокацияләр оештыра. Әллә нинди башка сыймаслык шакшы сүзләр белән сүгәләр. Улы яки ире сугышта булган кешеләр алар, әниемә минем аркада шулай басым ясыйлар. Әниләр авыл советына да, полициягә дә мөрәҗәгать итәләр, алар килә, "Нишләтик инде?" дия дә китәләр", дип сөйләде башкорт милли хәрәкәте лидеры Руслан Габбасов.

"Яңа елны үзем генә каршылыйм. Ирем үлгәнгә 12 ел, ул киткәч, Айрат ялгыз калдырмый иде. Менә берничә ел инде төм ялгызмын. Бер кайгым — улым төрмәдә. Бер догам — тизрәк иреккә чыксын. Киләсе елга әллә нинди өметләр багламыйм, яхшырак булачагына ышанмыйм", диде Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш ханым.

#Башкортстан #2023нәтиҗәләре

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
👍2🤬2🔥1