Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин вазифасыннан китә

Бу хакта ул Русиядә коткаручылар көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада белдерде. Әлеге вазифада ул 16 ел эшләде.

▪️Соңгы өч елда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсендә дәүләт акчасы белән хәрәмләшүләр турында берничә җинаять эше ачылды. Хәбибуллинның ике урынбасары 4,5 һәм 8,5 елга ирекләреннән мәхрүм ителде, идарәнең бер бүлек җитәкчесе һәм Әлмәт районы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе тоткарланды, әлегә мәхкәмә һәм тикшерү эшләре бара.
🤔4😁2
Иранда узган документаль кино фестивалендә Татарстан режиссерларының әсәрләре күрсәтелде

Тегеранда халыкара зур кинофестиваль – Cinema Verite тәмамланды. Фестивальдә Казан халыкара мөселман киносы фестивале дә тәкъдим ителде.

Иран тамашачылары Татарстан кинематографистлары төшергән өч документаль кинокартинаны тамаша итте: фестивальдә Айназ Мөхәммәтҗановның «Ибн Фадлан» (2022), Илшат Сәетовның «Казан ерак» (2023) һәм Олег Кондрашовның «Минем халкым татарлар. Уңыш коды» (2023) фильмнары күрсәтелде.

Cinema Verite - документаль кино фестивале. Быел ул 17нче тапкыр уздырылды.

Әлеге фильмнарның кайсысын карадыгыз? Ошадымы?
👍10❤3🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кырымның Кефе портына һөҗүмгә кагылышлы яңа мәгълүматлар чыкты. 🔺Русия саклану министрлыгы Украина кораллы көчләренең "Новочеркасск" десант корабына һөҗүмен раслады. РИА "Новости" хәбәр итүенчә, корабка зыян килгән. Шулай ук Русия хәрбиләренең Украинаның…
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, "Новочеркасски" корабында 33 диңгезче хәбәрсез югалган

Кайбер мәгълүматларга караганда, 26 декабрьгә каршы төндә һөҗүм вакытында корабта 77 диңгезче булган. Хәбәрсез югалганнардан башка 19 диңгезче яраланган. Әлеге саннар рәсми расланмады.

26 декабрьгә каршы төндә Кефе портында берничә көчле шартлау булды. Украина ракет һөҗүме ясап Русиянең "Новочеркасски" зур десант корабын юк итте.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍2🕊1🫡1
Төркиядә Татар шигърияте антологиясе басылып чыкты.

Бу хакта Татарстан язучылар берлеге хәбәр итә.

Җыентыкка 12 татар шагыйре – Габдулла Тукай, Дәрдемәнд (Закир Рәмиев), Сәгыйть Рәмиев, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Саҗидә Сөләйманова, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт әсәрләре кергән.

Тупланманың җаваплы мөхәррире – Эгей университеты галиме, танылган тюрколог, филология фәннәре докторы Мостафа Өнәр.
❤19👍5👏3
Русия юстиция министрлыгы берничә оешманы теләнмәгән дип таныды:

🔺Журналист Илья Красильщикның "Служба поддержки" медиафондын.

🔺Американың "Журналист-тикшерүчеләрнең глобаль челтәрен".

🔺Британиядә теркәлгән "Настоящая Россия" иҗтимагый оешмасын. Аңа нигез салучылар - язучы Борис Акунин һәм икътисадчы Сергей Гуриев.
🤬3👍1👎1
Сугыш барышында Русиягә 16 млрд сум күләмендә төзәп ату җиһазлары кертелгән

Алар ау һәм спорт тауарлары буларак сатып алына, ләкин еш очракта Украинадагы сугышка эләгә ди журналистлар.

Төзәгечләр арасында АКШ һәм Европадан китерелгәннәре дә бар.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬2👍1🌚1
"Басым көчәйде". Башкортстанда сәяси тоткыннар, активистлар 2023 елга нәтиҗәләр ясый

Башкортстанда сәяси тоткыннар саны арта гына. Ел нәтиҗәләрен барлар өчен без билгеле шәхесләр белән сөйләштек.

Аларның берсенә чит илгә китәргә туры килде, кемдер мәхкәмәсен көтә, кемдер инде рәшәткә артында, аларның иреккә чыгуы өчен туганнары, якыннары көрәшә.

Нинди ел булып истә калачак 2023 ел? Алар фикерләре, хисләре, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

"Иң авыры әнигә: ул ике ут арасында калды. Бу гына түгел, аларны авылда күршеләр даими талкып тора, төрле провокацияләр оештыра. Әллә нинди башка сыймаслык шакшы сүзләр белән сүгәләр. Улы яки ире сугышта булган кешеләр алар, әниемә минем аркада шулай басым ясыйлар. Әниләр авыл советына да, полициягә дә мөрәҗәгать итәләр, алар килә, "Нишләтик инде?" дия дә китәләр", дип сөйләде башкорт милли хәрәкәте лидеры Руслан Габбасов.

"Яңа елны үзем генә каршылыйм. Ирем үлгәнгә 12 ел, ул киткәч, Айрат ялгыз калдырмый иде. Менә берничә ел инде төм ялгызмын. Бер кайгым — улым төрмәдә. Бер догам — тизрәк иреккә чыксын. Киләсе елга әллә нинди өметләр багламыйм, яхшырак булачагына ышанмыйм", диде Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш ханым.

#Башкортстан #2023нәтиҗәләре

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
👍2🤬2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 28 декабрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Якутиядә "Поляр һава юллары" ширкәтенең Ан-24 очкычы туң елгага төшеп утырган. Бортта 30 юлчы һәм 4 экипаж әгъзасы булган. Кешеләргә дә, очкычка да зыян килмәгән диелә.

🔸Русиядә тавык йомыркасы дефициты юк һәм булмаячак та, ә бәяләр Яңа елдан соң стабильләшәчәк диде Русия вице-премьеры Виктория Абрамченко.

🔸АКШ Украинага 250 млн доллар күләмендә хәрби ярдәм бүләчәк.

🔸1 гыйнвардан Башкортстанда дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 18,5 процентка күтәреләчәк. Мондый тәкъдимне республика финанс министрлыгы әзерләгән.

Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
✍2🔥1😁1
Төркиядә юл казасында кимендә 10 кеше һәлак булган, 57 кеше яраланган

Төркиянең төньяк-көнбатышында, Истанбулдан ерак түгел Сакария төбәгендә өч автобус, бер йөк машинасы һәм тагын өч башка машина бәрелешкән. Сәбәбе куе томан булуы мөмкин.

Сакарья губернаторы Яшар Карадениз сүзләренчә, 10 кеше һәлак булган, 57 кеше тән җәрәхәтләре алган, аларның җидесе авыр хәлдә.

Истанбулга барган юлда хәрәкәт туктатылган.

Төркия ютиция министры Йылмас Тунч 11 кеше һәлак булган дип язды. Сакария баш прокуратурасы тикшерү эшләре башлады диде.
😢12😱3👍2
Махачкалада 140тан артык кеше һава аланында тәртипсезлекләр кылуда гаепләнә

Әлеге эш фигурантлары арасында кимендә өч кеше полициягә көч куллануда, ә бер кеше полиция хезмәткәрен үтерергә тырышуда да гаепләнә.

▪️29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "каршы алырга" чакырдылар.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
✍2👎1🥴1
Сораштыру: "Мәхәббәт" сүзе Татарстанда ел сүзе дип сайланган

Татарстан кешеләре ел сүзе дип "мәхәббәт" сүзен атаган. Бу "ПромРейтинг" агентлыгы 1-23 ноябрьдә уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренә. Республика кешеләре сүзләрне үзләре атаган, чикләүләүр булмаган.

Респондентлар сүзләренчә, "мәхәббәт" сүзен атауга, аерым алганда, АИГЕЛ төркеменең "Пыяла" җыры этәргән. Җырның беренче куплеты "Мәхәбәт пыяласын атасың - карасын" дип башлана.

Топ-5 сүзгә шулай ук "матурлык", "тыныч", "дуслык" һәм "җиңү" сүзләре кергән.
🥰6❤3👍2🔥2
Ел саен төрле сүзлекләр ел сүзләрен атый. Быелгы сүзләрне барлап китик:

🔻Инглиз теленең Кембридж сүзлеге (Cambridge Dictionary) "hallucinate" ("юк нәрсәне күрү") сүзен ел сүзе дип атады. Бу очракта әлеге ясалма интеллектның ялган мәгълүмат бирүен шулай атыйлар.

🔻Merriam-Webster американ сүзлеге 2023 ел сүзе дип "аутентик" сүзен (authentic) атады. Бу сүзгә игътибар ясалма интеллект һәм үзбилгеләнү (identity) мәсьәләләренә кызыксынуга бәйле диелә.

🔻Британиянең Collins English Dictionary инглиз теле сүзлеге 2023 ел сүзе дип Artificial Intelligence (AI), ягъни Ясалма интеллект терминын атады.

🔻А.С.Пушкин исемендәге урыс теле институты ел сүзе дип "нейросеть" (нейрочелтәр) сүзен атады. 

Татарстанның Тел институты мондый эш алып бармый.
✍1🔥1
Русиядә 640 мең кеше контракт нигезендә хезмәт итә

РБК Русия саклану министрлыгы хисабындагы кайбер саннарны чыгарды.

✔️640 мең кеше - контракт нигезендә хезмәт итә.

✔️302 503 кеше былтыр мобилизациягә эләккән.

✔️Мобилизацияләнгән 10 890 кеше моңарчы беркайчан да армиядә булмаган.
🤯3
Шигырь уку өчен ике шагыйрь 7 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде

Мәскәүнең Тверской мәхкәмәсе "Маяковский укуларында" катнашкан шагыйрь Артем Камардинны җиде елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Шушы ук эш нигезендә гаепләнүче Егор Штовба биш ел колония алды.

Шагыйрьләрне шигырьләре өчен дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлекә чакыруда һәм үзбилгелгеләнгән Донбасс республикалары фетнәчеләренә карата нәфрәт яки дошманлык уятуда гаепле дип таныдылар.

Әлеге шигырьләрне алар былтыр көз Мәскәү үзәгендә Маяковский һәйкәле янында укыдылар.

Хөкем карары чыгарылганнан соң мәхкәмәдә Артем Камардинның хатыны һәм журналистлар тоткарланган.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬6
Каһирәдә КФУ филиалы эшли башлаган

Филиалда өч юнәлештә белем алып була: дәвалау эше, стоматология һәм фармация. Әлеге вакытта анда 384 студент укый диелә.

"Каһирә безгә шунысы белән кызык, ул бер яктан, Африка континентында урнашкан, икенче яктан - гарәп дөньясының иң зур үзәкләренең берсе. Без студентларны Мисырдан гына түгел, Якын Көнчыгыш һәм Африканың башка илләреннән дә көтәбез", дигән проректор Тимерхан Алишев.

КФУның чит илдә тагын бер филиалы бар. Ул былтыр Үзбәкстанның Жизах шәһәрендә ачылды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍3🫡2❤1🤔1
Газзә хакимиятләре Израилне мәетләрдән эчке әгъзаларны урлауда гаепли.

Сишәмбе Израил Газзә сызыгына 80ләп мәетне кайтарган, дип хәбәр итә "әл-Җәзирә" телеканалы. Бу кешеләр Израил Газзәгә каршы оештырылган һөҗүмнәр аркасында һәлак булган. Газзәнең җирле хакимиятләре мәетләр исемсез кайтарылган, күп кенә мәетләрдән бавыр, бөер һәм хәтта күз өлешләре кебек мөһим әгъзалар чыгарылган дип белдерә. Израилнең бу гамәлләрен халыкара дәрәҗәдә тикшерергә кирәк ди, дип яза Төркиянең "Анадолу" агентлыгы.

Израил бу хакта әлегә берни дәшмәде.

Израилнең Газзәгә каршы оештырган һөҗүмнәре аркасында инде 21 меңләп кеше үтерелгән.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 21 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1140 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi
😱7🤯3👍2❤1😁1
Азатлык Радиосы ел ахырында Татарстандагы сәяси тоткыннар, эзәрлекләнүче активистларның эшчәнлеген искә ала һәм иң яңгыравыклы вакыйгаларны барлый.

Басым астында калган, тотык хәлендә булучылар узып баручы ел турында фикерләре белән уртаклашты.

Азат Мифтаховның әнисе Гөлнур Хөсәенова:

"Аны аяктан еккан хәл — ул аның өстеннән әләк язган кеше һәм аның сүзләре. Ул җинаять эшен укыган. Азат өстеннән әләкне камерада бергә озак утырган, улым аны дусты буларак санаган Евгений исемле егет язган булып чыкты. Азат белән очрашканда ул гел Женя дип сөйләде, дустым дип аңлата иде. "Әни, Җеняның язганнары, сөйләгәннәре коточкыч ялган һәм берничә җинаять эшен ачарлык. Ышана алмадым күзләремә. Женяга басым ясаганнармы икән, кыйнаганнармы икән әллә?" дип аны акларга тырыша. Әнә нинди хыянәт белән очрашты улым."


Сәяси активист Юлия Фәйзрахманова:

"Очны очка ялгап яшәдем, ә миндә ике балигъ булмаган кыз-бала. Мин Казанга да кайтып китәр идем, әмма мине анда төрмә көтә. Балаларымның әтиләре юк. Мине утыртсалар, аларны ятимнәр йорты көтә. Кайтуның мәгънәсе юк. Узган көрәш, иза чигүләр, басымны кичерүләр юкка булачакмы? Юк."


Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның ире Павел Буторин:
"Безнең гаиләнең иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе ул Яңа ел. Безнең үзебезнең гадәтләр бар иде, еллар дәвамында алар үзгәрешсез булды. Әмма быел беренче тапкыр без бәйрәмне аерым каршы алабыз."


Язманы 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан #2023нәтиҗәләре

@azatliqradiosi
💔2
Мәскәү мөфтие һәм Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар Аляутдинов мигрантлар бер-ике буыннан Русия мәдәниятенә кушылачак дип саный.

Бу хакта ул үзбәк диаспорасы җыенында белдергән.

Аның сүзләренчә, Русияне демографик упкыннан мөселманнар, шул исәптән, мигрантлар коткарачак. Ул БДБ илләреннән килүчеләр белән мөнәсәбәтләрне кискенләштермәскә чакырды.

Аляутдинов фикеренчә, тора-бара мигрантлар Русия мәдәниятенең бер өлеше булачак. Ул аны татарлар мисалында сөйләде.

"Миграция проблемнарны бар. Без алар хакында еш ишетәбез. Чынлыкта күпмедер вакыт көтәргә кирәк. Мин үзем татар халкы вәкиле. Без Мәскәүгә Түбән Новгород өлкәсеннән килгәнбез. Миңа дин сабаклары биргән әбием урысча берничә сүз генә белә иде. Ул күбрәк татарча белгән кешеләр белән аралашты. Кавказ халыклары да бер-берсе белән төрле телләрдә сөйләшә. Әмма киләсе буын Мәскәү һәм Русия мәдәниятен үзенә йота башлый һәм әлеге бөек җәмгыятьнең бер өлешенә әверелә. Моның өчен күпмедер вакыт кирәк. Тиздән дөньяда һәм безнең илдә картина тамырдан үзгәрәчәк"

диде ул.

Илдар әфәнде белән килешәсезме?

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤔3👍1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Кырмыскалы районыннан 40 яшьлек Радик Хөснетдинов һәлак булган.

Ул сугышка контракт хезмәте нигезендә киткән, диелә. Аны кичә туган ягында җирләделәр.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1291 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 23е — Кырмыскалы районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 673нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3🕊2😭2❤1
❗️Исегезгә төшерәбез, Азатлык Pадиосы татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый

Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева алда бара. Икенче урында — җырчы Аигел. Өченчедә — башкорт активисты Фаил Алсынов. Дүртенче урында — режиссер Байбулат Батулла.

Тавышыгызны монда бирә аласыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥2🤬2❤1