Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Ак йорт: Русия Украинага һөҗүмнәрдә Төньяк Кореядан алынган ракетлар куллана башлаган

Төньяк Корея күптән түгел Русиягә баллистик ракетлар ату комплексы һәм берничә дистә шундый ракет җибәргән иде, Русия гаскәрләре аларны Украинага ата башлаган. Бу хакта Ак йортның дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби хәбәр итте.

Вашингтон мәгълүматынча, Русия гаскәрләре бу ракетларны 2023 елның 30 декабрьдәге һәм быел 2 гыйнвардагы һөҗүмнәрендә кулланган.

Русиянең Төньяк Кореядан корал сатып алуы турында былтыр октябрьдә сөйли башладылар. Bloomberg мәгълүматынча, Төньяк Корея Русиягә миллионнан артык артиллерия снаряды җибәргән.
🤔3👍1🤣1
Русия төбәкләрендә һәм Татарстанда Владимир Путин намзәтен хуплап имза җыюда түрәләрне җәлеп итәләр

Русиядә Владимир Путин намзәте өчен имза җыю дәвам итә. Активистлар фикеренчә, бу кампаниядә хакимият вәкилләре, бюджетта эшләүчеләр күпләп җәлеп ителә.

Удмуртия оппозиционеры һәм политтехнологы Сергей Антонов Русия Үзәк сайлау комиссиясенә җиде шикаять җибәргән. Аныңча, түрәләр тарафыннан сайлау турындагы канун бозыла.

Мондый очраклар Татарстанда да күзәтелә. "Татар-информ" дәүләт мәгълүмат агентлыгы Путин өчен имза җыю турында агитацияне көчәйтте. Кул куйган кешеләр арасында хакимият вәкилләре булуы да күренә. Мәсәлән, Дәүләт шурасы депутаты Дмитрий Анисимов ни өчен Путинны хуплавы турында сөйләгән.

Тулырак Азатлыка укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
💩5😁4🤬2
Башкортстанда пилотсыз очкычлар юнәлешендә Әзерлек үзәге ачылачак

Башкортстанның бер көллиятендә пилотсыз очкычлар юнәлешендә Әзерлек үзәге ачылак. Бу федераль грантлар һәм субсидияләр ярдәмендә тормышка ашыралачак дип белдерде республика башлыгы Радий Хәбиров.

Моннан тыш, Башкортстанның 20 мәктәбендә дроннар белән бәйле махсус түгәрәкләр эшли башлаячак.

Әлеге вакытта республиканың ике уку йортында "Пилотсыз авиация системнарын эксплуатацияләү" белгечлекләре эшли. Анда 100 бюджет урына бар.

▪️Элегрәк Татарстанда Алабуга көллияте студентларын икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итүе билгеле булган иде. Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйләде. Аларга дрон җыюдан баш тартырга рөхсәт итмәделәр.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2👎2🤬2
2023 елда Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр 22 процентка арткан

Әлеге үзәкләргә 2023 елда 17 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Бу узган 2022 елга караганда 22% күбрәк дип белдерә Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы матбугат үзәге.

Нигездә алар шәхси проблемнар, аралашу һәм мөнәсәбәтләргә бәйле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иткән.

2023 елда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре барлыгы 100 мең кешене колачлаган. Онлайн рәвештә 500 мең кешегә ярдәм күрсәтелгән диелә.

Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләре Казан, Чаллы, Лениногорски, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендә эшли.

Сезнең психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә мөрәҗәгать иткәнегез бармы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁1😢1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы үлем хәбәре килде

Путин режимы башлаган сугышта Казаннан Фәнис Нуриев һәлак булган. Аңа 32 яшь булган.

Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 892 ир үтерелгән. Бу сан күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген 5 гыйнвар — сугышның 681нче көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢8🥴2🎉1
Русия ягында сугышкан непаллар һәлак булганнан соң Непал Русия һәм Украинада эшләү рөхсәте бирүне туктатты

Бу карар Русия армиясенә алынган 10 непаллы Украинада һәлак булганнан соң кабул ителгән.

Непал хакимиятләре мәгълүматына күрә, хәзер Украинада Русия ягында бу илдән ким дигәндә 200 ялланган сугышчы сугыша. Тагын 100 кеше хәбәрсез югалган санала.

Элегрәк рәсми Катманду Мәскәүдән непалларны сугышка яллауны туктатуны, ә ялланганнарны өйләренә кайтаруны таләп иткән иде.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍3🤡1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2208 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1316, Татарстаннан кимендә 892 ир һәлак булган.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 5 гыйнвар, сугышның 681нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢2👍1🙏1
Азатлык радиосы узган елда Татарстандагы сәяси тоткыннар, эзәрлекләнүче активистларның эшчәнлеген искә ала һәм иң яңгыравыклы вакыйгаларны барлый.

Язманы тулысынча Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта
👉Көзге сылтама

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥6👍1🙏1💔1
Илдар Хәбибуллин: "Мин шәһәрне татарча Кәтринбур дип атау яклы"

Екатеринбур татарлары җәмгыяте былтыр иң актив һәм күзгә күренеп торган оешмаларның берсе булды.

Шәһәрне өйрәнүче урбанист, "Кәтринбур татар бистәсе" проекты җитәкчесе, журналист, Ural.tatar порталына нигез салучыларның берсе, яңа @eka.tatar проекты авторы Илдар Хәбибуллин белән татар оешмалары тарихы һәм кыюлар шәһәре рухының татар оешмалары эшчәнлегендә дә чагылышы хакында сөйләштек.

Илдар сөйләгәннәрдән:

"Мәчет урынындагы вакытлы корылмаларны җимерү турындагы мәхкәмә карарлары кабул ителгән вакытта мин интернетта җәмәгать фикере статистикасы үзгәрешен өйрәндем. Екатеринбурның зур бер порталында мәчет турындагы яңалык астына диван экспертлары кереп "Нинди мәчет? Үзегезгә кайтып китегез!" дип яза башлаган иде, мин аңлатырга дип җиң сызганып өлгергәнче, руслар моңа җавап итеп "Бәлки, Урта Азиядән килгәннәр китәргә дә тиештер, тик без аларны эшләргә чакырабыз икән, без аларга диннәрен тотар өчен минималь шартлар тудырырга тиеш. Ә менә татар һәм башкортларга килгәндә, алар кая китәргә тиеш? Екатеринбур беренче чиратта башкорт һәм татар җире" дип яза башладылар. Мине бу бик илһамландырды. Екатеринбурда яшәүчеләр арасында зыялылар күп, алар тарихны бер яктан гына түгел, төрле милләтләр күзлегеннән белә. Болар барысы тормышның төрле өлкәләрендә чагыла".

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.
👍17🔥2❤1👎1
Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Япониядә алтынчы көн рәттән җир тетрәүләр, корбаннар саны 126га җиткән.

🔸Русия саклану министрлыгы Кырым өстендә 4 ракетны бәреп төшерү турында белдерде. Украина кораллы көчләре аннексияләнгән ярымутрауның Саки аэродромына һөҗүм итүләре турында әйтте.

🔸Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 чире арту сәбәпле, вакцина ясатырга һәм битлек киеп йөрергә киңәш итте.

🔸Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын 10 яшьлек кызы белән ракет төзү заводына килгән.

🔸Һолливуд актеры Кристиан Оливер ике кызы белән Кариб диңгезендә очкыч казасында һәлак булган.
👍2✍1
Бүген танылган балет биючесе Рудольф Нуриевның үлеменә 30 ел.

"Очучы татар" исемен алган Нуриев Париж янында Сент-Женевьев-де-Буа рус зиратында җирләнгән. Биюченең кабере мозаикадан ясалган келәм белән капланган (авторы - рәссам Эцио Фриджерио).

Рудольфның әнисе - Уфа татары, әтисе - Казан губернасыннан була. Балачагы Башкортстанда, Уфада уза. Төрле хореография коллективларына йөри, биергә өйрәнә, Уфаның опера һәм балет театрында беренче адымнар ясый.

1961 елда гастрольләрдә вакытта Франциядә кала һәм сәяси сыену сорый. Копенһаген, Лондон, Вена, Париж театрларында чыгыш ясый.

Үлеменә бер ел кала Казанга килә, Татар опера һәм балет театрында "Ромео һәм Джульетта", "Щелкунчик" балетларында дирижерлык итә.

Нуриев турында истәлекләрне Азатлык сайтында укыгыз. Татар милли хәрәкәте ветераны Галишән Нуриәхмәт Уфада аның белән бергә укыган.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👍7🥰6❤2🤮1
Башкортстан парламенты артистларның фонограммага җырлавын тикшерәчәк

Бу теманы язгы сессиядә караячаклар.

Баксаң, патриотик концертларга чакырылган җырчылар фонограммага җырлый икән. Украинадагы сугыш зонасында мондый концертлар оештыручы артист Рамил Бадамшин моны тәнкыйтьләп, Башкортстан башлыгы катнашында узган җыелышта чыгыш ясаган. Бадамшин фонограмманы тыярга яки афишада аны куллану турында язарга кирәк дип саный.

Радий Хәбиров мәсьәләне тикшерергә кушкан. Башкортстан парламенты рәисе Констатин Толкачев бу катлаулы мәсьәлә ди.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😁11🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Миңнехановның әүземлеге дигәннән... бүген куәт оешмалары коллегиясендә ул шактый кырыс сүзләр әйтте: протест белдерүчеләргә һәм милләтчеләргә юл куймаска кушты Русия Украинага каршы алып барган сугыш шартларында Татарстанда протест белдерүчеләр, милләтчеләр…
Бурятиядә сепаратизмга каршы көрәш штабы булдырылган

Бу хакта республика башлыгы Алексей Цыденов фәрманында әйтелә.

Штабка 26 кеше кергән. Алар арасында хөкүмәт һәм куәт оешмасы вәкилләре, дин әһелләре, фән эшлеклеләре бар.

Бурятиядә хокук яклаучы һәм журналист Александра Гармажапова яңа штаб "Азат Бурятия" оешмасына каршы корылган дип саный. Әлеге оешма Бурятиядә мобилизациягә эләгүчеләрне Украина сугышына җибәрмәү һәм мөстәкыйльлек өчен көрәшә.

Башкортстан һәм Татарстан җитәкчеләре дә "куәт оешмаларынар протест белдерүчеләргә һәм милләтчеләргә юл куймаска" дип даими кисәтеп тора.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬10
Бүген күренекле татар драматургы Галиәсгар Камалның тууына 145 ел.

Элегрәк Азатлык аның туганы Искәндәр Камал белән сөйләшкән иде. Ул Галиәсгар Камал турында материаллар туплаган. Искәндәр әфәнде драматургка музей сүздә генә калды дип сөйләде. Ул музей Казанда Камал яшәгән Нариманов урамындагы 48нче йортта бусын дип теләде. 2021 елда драматург музее Арча районында ачылды.

"Без, туганнар, үзара аралашып яшибез. Инде оныкларның үзләренә дә 50 яшь тулды. Алар арасында мин – иң өлкәне. Исән чакта үземдәге ядкәрләрне, шәҗәрәне, фотосурәтләрне оныкларның кайсына да булса биреп калдырырга дигән уй белән яшим", дип сөйләде Искәндәр әфәнде.

Аның белән әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
🔥8❤3👍2