Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2208 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1316, Татарстаннан кимендә 892 ир һәлак булган.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 5 гыйнвар, сугышның 681нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢2👍1🙏1
Азатлык радиосы узган елда Татарстандагы сәяси тоткыннар, эзәрлекләнүче активистларның эшчәнлеген искә ала һәм иң яңгыравыклы вакыйгаларны барлый.

Язманы тулысынча Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта
👉Көзге сылтама

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥6👍1🙏1💔1
Илдар Хәбибуллин: "Мин шәһәрне татарча Кәтринбур дип атау яклы"

Екатеринбур татарлары җәмгыяте былтыр иң актив һәм күзгә күренеп торган оешмаларның берсе булды.

Шәһәрне өйрәнүче урбанист, "Кәтринбур татар бистәсе" проекты җитәкчесе, журналист, Ural.tatar порталына нигез салучыларның берсе, яңа @eka.tatar проекты авторы Илдар Хәбибуллин белән татар оешмалары тарихы һәм кыюлар шәһәре рухының татар оешмалары эшчәнлегендә дә чагылышы хакында сөйләштек.

Илдар сөйләгәннәрдән:

"Мәчет урынындагы вакытлы корылмаларны җимерү турындагы мәхкәмә карарлары кабул ителгән вакытта мин интернетта җәмәгать фикере статистикасы үзгәрешен өйрәндем. Екатеринбурның зур бер порталында мәчет турындагы яңалык астына диван экспертлары кереп "Нинди мәчет? Үзегезгә кайтып китегез!" дип яза башлаган иде, мин аңлатырга дип җиң сызганып өлгергәнче, руслар моңа җавап итеп "Бәлки, Урта Азиядән килгәннәр китәргә дә тиештер, тик без аларны эшләргә чакырабыз икән, без аларга диннәрен тотар өчен минималь шартлар тудырырга тиеш. Ә менә татар һәм башкортларга килгәндә, алар кая китәргә тиеш? Екатеринбур беренче чиратта башкорт һәм татар җире" дип яза башладылар. Мине бу бик илһамландырды. Екатеринбурда яшәүчеләр арасында зыялылар күп, алар тарихны бер яктан гына түгел, төрле милләтләр күзлегеннән белә. Болар барысы тормышның төрле өлкәләрендә чагыла".

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.
👍17🔥2❤1👎1
Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Япониядә алтынчы көн рәттән җир тетрәүләр, корбаннар саны 126га җиткән.

🔸Русия саклану министрлыгы Кырым өстендә 4 ракетны бәреп төшерү турында белдерде. Украина кораллы көчләре аннексияләнгән ярымутрауның Саки аэродромына һөҗүм итүләре турында әйтте.

🔸Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 чире арту сәбәпле, вакцина ясатырга һәм битлек киеп йөрергә киңәш итте.

🔸Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын 10 яшьлек кызы белән ракет төзү заводына килгән.

🔸Һолливуд актеры Кристиан Оливер ике кызы белән Кариб диңгезендә очкыч казасында һәлак булган.
👍2✍1
Бүген танылган балет биючесе Рудольф Нуриевның үлеменә 30 ел.

"Очучы татар" исемен алган Нуриев Париж янында Сент-Женевьев-де-Буа рус зиратында җирләнгән. Биюченең кабере мозаикадан ясалган келәм белән капланган (авторы - рәссам Эцио Фриджерио).

Рудольфның әнисе - Уфа татары, әтисе - Казан губернасыннан була. Балачагы Башкортстанда, Уфада уза. Төрле хореография коллективларына йөри, биергә өйрәнә, Уфаның опера һәм балет театрында беренче адымнар ясый.

1961 елда гастрольләрдә вакытта Франциядә кала һәм сәяси сыену сорый. Копенһаген, Лондон, Вена, Париж театрларында чыгыш ясый.

Үлеменә бер ел кала Казанга килә, Татар опера һәм балет театрында "Ромео һәм Джульетта", "Щелкунчик" балетларында дирижерлык итә.

Нуриев турында истәлекләрне Азатлык сайтында укыгыз. Татар милли хәрәкәте ветераны Галишән Нуриәхмәт Уфада аның белән бергә укыган.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👍7🥰6❤2🤮1
Башкортстан парламенты артистларның фонограммага җырлавын тикшерәчәк

Бу теманы язгы сессиядә караячаклар.

Баксаң, патриотик концертларга чакырылган җырчылар фонограммага җырлый икән. Украинадагы сугыш зонасында мондый концертлар оештыручы артист Рамил Бадамшин моны тәнкыйтьләп, Башкортстан башлыгы катнашында узган җыелышта чыгыш ясаган. Бадамшин фонограмманы тыярга яки афишада аны куллану турында язарга кирәк дип саный.

Радий Хәбиров мәсьәләне тикшерергә кушкан. Башкортстан парламенты рәисе Констатин Толкачев бу катлаулы мәсьәлә ди.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😁11🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Миңнехановның әүземлеге дигәннән... бүген куәт оешмалары коллегиясендә ул шактый кырыс сүзләр әйтте: протест белдерүчеләргә һәм милләтчеләргә юл куймаска кушты Русия Украинага каршы алып барган сугыш шартларында Татарстанда протест белдерүчеләр, милләтчеләр…
Бурятиядә сепаратизмга каршы көрәш штабы булдырылган

Бу хакта республика башлыгы Алексей Цыденов фәрманында әйтелә.

Штабка 26 кеше кергән. Алар арасында хөкүмәт һәм куәт оешмасы вәкилләре, дин әһелләре, фән эшлеклеләре бар.

Бурятиядә хокук яклаучы һәм журналист Александра Гармажапова яңа штаб "Азат Бурятия" оешмасына каршы корылган дип саный. Әлеге оешма Бурятиядә мобилизациягә эләгүчеләрне Украина сугышына җибәрмәү һәм мөстәкыйльлек өчен көрәшә.

Башкортстан һәм Татарстан җитәкчеләре дә "куәт оешмаларынар протест белдерүчеләргә һәм милләтчеләргә юл куймаска" дип даими кисәтеп тора.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬10
Бүген күренекле татар драматургы Галиәсгар Камалның тууына 145 ел.

Элегрәк Азатлык аның туганы Искәндәр Камал белән сөйләшкән иде. Ул Галиәсгар Камал турында материаллар туплаган. Искәндәр әфәнде драматургка музей сүздә генә калды дип сөйләде. Ул музей Казанда Камал яшәгән Нариманов урамындагы 48нче йортта бусын дип теләде. 2021 елда драматург музее Арча районында ачылды.

"Без, туганнар, үзара аралашып яшибез. Инде оныкларның үзләренә дә 50 яшь тулды. Алар арасында мин – иң өлкәне. Исән чакта үземдәге ядкәрләрне, шәҗәрәне, фотосурәтләрне оныкларның кайсына да булса биреп калдырырга дигән уй белән яшим", дип сөйләде Искәндәр әфәнде.

Аның белән әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
🔥8❤3👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 7 гыйнвар, якшәмбе. Әлегә булган хәбәрләр мондый:

🔺Шимбә кич Русия Донецки өлкәсенең Покровский районына һөҗүм итте. Төбәкнең хәрби идарәсе башлыгы Вадим Филашкин хәбәр итүенчә, барлыгы 11 кеше һәлак булган, шуларның бишесе бала. Тагын сигез кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.

🔺"Путь домой" телеграм каналы белән бәйле активистлар - мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары һәм туганнары Мәскәүдә президент идарәсе һәм Саклану министрлыгы бинасы каршында ялгыз пикетлар уздырган. Алар ирләрен сугыштан кайтаруны таләп иткән. Бу хакта шигарьләр күтәреп торган. Шулай ук алар билгесез солдат каберенә чәчәкләр салган. Тоткарлаулар булмаган дип хәбәр итә Sota.

🔺Украина президенты Владимир Зеленский сугыш башланганнан соң Көнбатышта туңдырылган 300 миллиард доллар Русия байлыкларын Киевка бирүне сорады. Зеленский фикеренчә, бу Русияне "агрессия өчен түләргә" мәҗбүр итүче гадел адым булыр иде.

🔺Русия президенты киңәшчесе Владимир Мединский Башкортстанда ял итә. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә язган. Мединский элегрәк Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә милли телләр белән чагыштырганда, берсүзсез, урыс теле өстенлектә булырга тиеш, дип белдергән иде. Шулай ук элек татарларны "ясак суыручылар" дип тә ятады.

Әлегә шулар. Яллар инде тәмамланып килә. Сезнең ялларыгыз ничек узды, хөрмәтле укучылар? Языгыз, фото-видеолар белән уртаклашыгыз.

@azatliqradiosi
👍4✍1❤1🔥1👏1
Көн язмасы: "Тел өлкәсендә активлык хәзер сәясәткә нык бәйле". Сугыш һәм эмиграция милли телләргә ничек тәэсир итә

Соңгы елларда Русиядә җирле халык телләре белән кызыксыну артканы күзәтелә, аларны укыту, саклау, үстерү һәм яңа өлкәләрдә куллану максатында яңа мәгърифәтчелек һәм тел активлыгы проектлары барлыкка килә. Украинада барган сугышның, репрессияләр көчәюенең һәм массакүләм мөһаҗирлекнең бу тема белән кызыксынуга һәм тел активистлары эшчәнлегенә нинди йогынты ясавы турында социолингвистика белгече Влада Баранова сөйләде.

"Тел активлыгы сәясәт белән тыгыз бәйләнгәнен барысы да диярлек аңлый. Кем өчендер бу тел хокукларын яклау, сугышка каршы чыгу, миноритар телнең һәм миллилекнең әһәмиятен аңлау, икенчеләр өчен – киресенчә, үзгәрә торган Русия дәүләтенә яраклашу һәм яшәргә өйрәнү кирәклеген аңлата. Шуңа күрә без тагын да радикальләшкән һәм деколониаль активлыкка һәм турыдан туры сәяси хәрәкәткә күчкән кешеләрне дә, хакимият белән хезмәттәшлекнең яңа формаларын сынап караучы кешеләрне дә күзәтәбез. Өченче төркемне дә аерып күрсәтергә мөмкин – күзгә азрак чалынырга тырышкан активистлар",

ди Баранова.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍6✍1
Кичә Киевта Украина мөслимәләре лигасының утырышы узды.

Анда яңа рәис итеп Айшә Иса сайланды. Элегрәк Азатлык радиосы аның әнисе Тәнзилә Иса белән әңгәмә корган иде. Әнисе яклап ата-бабалары, туганнары Русиянең Идел буе төбәкләреннән булган Тәнзилә Иса Донецкида туган.

"Сугыш башлангач миңа Идел буенда яшәүче туганым шалтыратып, сөйләшкәннән соң үлә яздым. "Ярый, бераз түзегез инде, бераз чистартырлар да сезне, чыгарлар" диде әниемнең сеңлесе. Якын туганым бит ул. Бер уйласаң, акыллы, укыган кешеләр инде.

Бу — безнең өчен иң зур югалтуларның берсе. Алар белән хәзер аралашмыйм. Ватсаптан чәчәкләр җибәреп, "хәерле иртәләр" дип сөйләшергә теләмим. Иртән чыгып кич барып җитәрлек шәһәргә без атышлар астында өч тәүлек бардык. Теләсәк кайда кунарга мәҗбүр булдык. Ә алар бездәге хәлләргә ышанмый. Ә бер видео җибәргәч, "әйдә мин синең номерны томалап куям, син минекен томала", дип язды һәм шуның белән аралашу тукталды. Русиядә ниндидер кыргый дәрәҗәдә курку"

, дип сөйләгән иде ул.

@azatliqradiosi
❤6😢2
Казанның Бауман урамында "Татар ашлары йорты" урынында хәзер "Дворец впечатлений".

Хәтерләсәгез, бинаны Архангельскиның элекке мэры, бизнесмен Александр Донскойм 160 миллион сумга сатып алган иде. Ул Казанның Бауман урамында берничә күңел ачу музеен тота.

Танылган блогер, активист Ләйлә Лерон бинада Юныс Әхмәтҗанов музее, аның исемендәге татар гастрономиясе мәктәбе һәм татар ашлары рестораны ачуны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм башка түрәләргә хат та язган иде. Ул шулай ук әлеге бина янына ялгыз пикетка да чыкты. Ләкин аны ишетүче булмады.

Казанның "Татар ашлары йорты" 1969 елда төзелә. Аның беренче шеф-пешекчесе Юныс Әхмәтҗанов була.

Фото: Inkazan телеграм каналыннан алынды.

@azatliqradiosi
👎21🤬9🤔1🤮1🤡1😴1