Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия юстиция министрлыгы "2024 елда ят агентларны тикшерү планы"н чыгарган һәм анда дүрт "ят агент-физик зат"ның шәхси мәгълүматларын да күрсәткән.

Юстиция министрлыгының бу гамәле җинаять маддәсенә эләгә, дип белдергән The Insider-га "Первый отдел" хокук яклау проекты юристы Максим Оленичев. Юстиция министрлыгына өй адресын таратырга беркем дә хокук бирмәгән, ди ул.

▪️Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
▪️Былтыр Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.

@azatliqradiosi
👍1🤬1
Казанда Вознесенье бистәсеннән шәһәргә мәктәпкә баручы укучыны 68нче автобус юлда төшереп калдырган.

Укучыга салкында шәһәргә кадәр җәяү барырга туры килгән.

Бу хәл турындагы мәгълүмат кичә кич социаль челтәрләрдә таралды. Баланың әти-әнисе язуынча, гәрчә транспорт картасына акча салынган булса да, кондуктор аннан акчаны салдыра алмаган һәм укучыны автобустан төшереп калдырган. Прокуратура тикшерү уздырган һәм әлеге мәгълүмат расланган.

Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Прокуратура иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү һәм куркыныч астында калдыру нигезендә җинаять эше ачуны таләп иткән.

@azatliqradiosi
🤯8🤬4👍1
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Башкортстандагы Алексей Навальный штабының элеккеге юристы Федор Телинга "ят агент" эшчәнлеге турында хисап тапшырмаганы өчен 30 мең сум штраф салган.

Телин 2021 елдан бирле Русиядә яшәми.

"Беркайчан да илдән яки туган шәһәрдән күчеп китәргә теләмәдем. Тентүләрдән соң, кайда булуым турында, Лилиягә зыян салмас өчен хәбәр итмәдем. Аңа да кит дигән идем, тик баш тартты. Кире кайтасым килә, әмма бу якын арада мөмкин түгел. Бирешергә ярамавын гына тәгаен беләм" дигән иде ул.

2022 елның ноябрендә Русия хакимиятләре Телинны «ят агент» дип тамгалады.

@azatliqradiosi
🤬3🎉1
Татарстанның кайбер районнарында укытучыларга зур кытлык күзәтелә.

Аеруча математика, физика, урыс теле һәм чит телләрне укытырга кеше юк. Башлангыч сыйныф укытучылары да җитми.

Укытучыларга булган ихтыяҗны югары һәм урта махсус белем бирү йортларын бетереп килүчеләр белән, шулай ук хезмәткәрләрне яңадан әзерләү ярдәмендә хәл итүләре әйтелә.

▪️Моңарчы Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде.
▪️Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда да бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч – укытучыларның уртача яше ике елга арткан.
▪️Татарстанда һәм Башкортстанда укытучылар җитмәүгә сугыш һәм "өлешчә мобилизация" дә йогынты ясаганмы – түрәләр монысын әйтми. Әмма былтыр ике республикада да укытучылар арасында мобилизациягә эләгүчеләр дә, сугышка алынудан куркып чит илләргә чыгып китүчеләр дә булды. Китүчеләр арасында ир укытучылар гына түгел, ирләре артыннан киткән хатын-кыз укытучылар да бар.
😢6🤷‍♂1👍1🤡1
Кичә Казанда керәшен татарларының Тихвин чиркәвендә православ миссионеры Николай Ильминский истәлегенә келәү узды.

Бу чара булачагы турында берничә көн кала керәшен татарларының бөтен социаль челтәрләре диярлек язып чыкты. Келәүгә Казан һәм Татарстан митрополиты Кириллның киләчәге әйтелде.

“Туганайлар” газеты язуынча, келәүгә Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче районнарыннан да керәшеннәр килгән. Видеодан күренгәнчә, келәүне башта урысча әйтәләр, аннары җыелган халык татарчага күчә.

Татарстан митрополиясе сайты исә келәү чиркәүдәге иске славян һәм керәшен телендә барды дип яза.

Сез керәшен телендә сөйләшүчеләрне беләсезме? Танышларыгыз арасында ул телдә сөйләшүчеләр бармы?

@azatliqradiosi
🤯5👎2❤1😁1🙏1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич, Азатлык мөһим булган вакыйгаларны сөзеп алып сезгә тәкъдим итә.

🔸Русия гаскәрләре Харьковны утта тотты, бер ракет шәһәрнең кунакханәсенә эләккән, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте. 11 кеше җәрәхәтләнгән, алар арасында Төркия журналистлары да бар.

🔸АКШның иминлек шурасы Русия активларын конфискацияләү турында канун өлгесен хуплаган дип яза Bloomberg. Бу мәсьәлә G7 очрашуында күтәреләчәк дип хәбәр ителә.

🔸Төньяк Атлантик альянска кергән дәүләтләр Киевка 2024 елда берничә миллиард евролык ярдәм вәгъдә иткән. Бу хакта Украина-НАТО утырышыннан соң белдерүендә әйтелә. Бу очрашуны оештыру - Киев теләге, җыелышны уздыруга Яңа ел бәйрәмнәрендә Русиянең һөҗүм оештыруы сәбәпче булган.

🔸Ел башында Япониядә булган җир тетрәве аркасында һәлак булучылар саны 213 кешегә җиткән. 52 кеше турында бернинди дә хәбәр юк. 567 кеше җәрәхәтләнгән.

🔸 Папуа-Яңа Гвинеядә урам чуалышлары. Кимендә 10 кеше һәлак булган.

🔸Русия Молдованың 12 кешесенә Русиягә килүне тыйган. Русиянең тышкы эшләр министрлыгына Молдованың Русиядәге илчесе чакыртылган, аңа "Кишиневның дустанә булмаган гамәлләре өчен протест белдерелгән. Мәскәү Молдова җирендә Украина гаскәриләренең әзерлек алып баруы турында мәгълүматкә борчылу белдерә" дип аңлатыла ведомство сәхифәсендә.

🔸Мәскәү астында урнашкан Обухово шәһәрендә полимер продукция җитештерүче заводта янгын чыккан. Ут 8 мең дүрткел метрга таралган. Ул сүндерелгән. Янгынның чыгу сәбәпләре әйтелми.

🔸Бер елда Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен чит илләргә сатудан кергән кереме 433,5 млн доллар тәшкил иткән. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббәров белдерде.

🔸Башкортстанның Бишбүләк районында бүген иртән һава температурасы -45 градуска кадәр үк төшкән.

Әлегә шулар. Көнегез уңышлы узсын, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз.
👍5✍1🔥1
📍Татарстанда армиягә барырга теләмәүче 12 кеше табылган

Бу хакта Тикшерү комитеты һәм Татарстан комиссариаты хисап ясаган. Армиягә барудан качып йөрүчеләрнең барысы да Русия ватандашлыгын алучы чит ил кешеләре дип аңлатыла. Мондый кешеләрне ачыклау өчен махсус рейд оештырылган, алар Яңа ел һәм Раштау бәйрәмнәре вакытында уздырылган. 12 кеше Русия ватандашлыгын алса да хәрби хисапка басмаган булып чыккан. Канунны бозучылар җавапка тартылган, алар Казанның хәрби комиссариатларына китертелеп хәрби хисапка куелган дип хәбәр ителә.

Армиягә бармау, хәрби хисапка басмау җинаяте өчен Русия кануннары нигезендә 200 мең сумлык штраф, ике елга кадәр мәҗбүри эш яки 6 айдан алып ике елга кадәр төрмәгә утырту хөкемнәре каралган.

Бәйрәмнәр вакытында рейд, тикшерүләр уздыру турында ни уйлыйсыз?
🗿4😴1
Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның энесе Рөстәм Фәрәретдинов террорчылар исемлегенә кертелгән. Ул Росфинмониторинг исемлегендә бар.

Узган елның ноябрендә ФСБ 33 яшьлек Рөстәм Фәрәретдиновны тоткарлады. ФСБ Фәрәретдинов яшәгән Аургазы районы Корманай авылындагы өендә тентү уздырды, аны Уфага алып китте. Ул Уфаның 1нче тикшерү изоляторында утыра.

Руслан Габбасов моны аңа басым ясау дип әйтте. "Рөстәм энем хатынына Руслан Русиягә кайтса, мине чыгарачаклар, юк икән - утыртачаклар дигән", дип сөйләгән иде Габбасов.
🤬11
⚖️ 11-12 гыйнварда Һаагадагы мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар үтәчәк. Анда Гәззә сызыгында фәләстиннәр мәсьәләсе каралачак.

Һаагадагы мәхкәмәгә Көньяк Африка мөрәҗәгать итте. Көньяк Африка Республикасының Халыкара мәхкәмәгә тапшырган дәгъвасы Фәләстиннең сивил халкын якларга, баскынлыктагы Газзәдә һуманитар фаҗигага нокта куярга булышып, халыккара гадел хөкемгә өмет чаткысы бирер иде, диелә белдерүдә. Көньяк Африка дәгъвасында "Израил дәүләте БМОның "Геноцид җинаятьләрен кисәтү һәм алар өчен җәза бирү конвенциясе"ндәге бурычларны боза", дип искәртелә.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы шушы белдерүен кичә 10 гыйнварда бәян итте.

Көньяк Африка Республикасы тапшырган дәгъвада әйтелгәнчә, 2023 елның 7 октябрендә ХӘМӘС һөҗүм иткәннән соң, Израилнең Газзә сызыгында фәләстиннәргә кылган гамәлләрендә геноцид билгеләре бар. Көньяк Африка мәхкәмәдән Газзә сызыгындагы фәләстиннәрне яклау өчен "вакытлы чаралар" күрүне сорый, Израилне фәләстиннәрне мәҗбүри күчереп йөртмәскә чакыра, аларга җитәрлек ризык, су, һуманитар ярдәм, дарулар бирергә өнди.

💬"Кеше газапларының ахыры күренми. Газзә сызыгының дөньядагы ачык һава астындагы иң зур төрмәдән алагаем зур зиратка әйләнергә мөмкин булу куркынычы күз алдыбызда чынга ашты", дип белдерде Amnesty International баш сәркатибе Аньес Калламар.

Аның әйтүенчә, Газзәнең төньягының күпчелек өлеше җимерелгән, хәзерге вакытта Газзә халкының 85 проценты яшәү урыныннан күчерелгән зат булып тора.

Хәбәр тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
💯8👍3😁1🙏1
Төркиянең лирасы бүген рекорд хәленә җитте.

1 доллар - 30 лира,
1 евро - 32 лира.


Төркиядә яшәүчеләр бөтен әйбергә, хезмәткә бәяләрнең артуын әйтә. Инфляция коточкыч тизлек белән баруы күзәтелә.

Төркиядә яшәүче татар-башкортлар, сез ни диярсез?
🤯7👍2🔥2👎1👏1😢1🌭1
🔺Русиянең иң рәхимсез хөкемдарлары ачыкланган. Исемлектә Башкортстаннан ике кеше бар.

"Новая газета" Русиянең кайбер төбәкләрендә һәм Мәскәүдә рәхимсез карарлар чыгарган 21 хөкемдарның исемлеген төзегән. Анда Башкортстаннан ике хөкемдар да бар: Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Азамат Бикчурин һәм Башкортстан Югары мәхкәмәсе хөкемдары Руслан Рамазанов.

Азамат Бикчурин 2023 елның июнендә Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны экстремист оешма төзү эше нигезендә 7,5 елга колониягә хөкем итте.

Үзенең соңгы сүзен әйткән чакта 41 яшьлек Чанышева Бикчуринга мөрәҗәгать итеп: "Сез – хөкемдар һәм сайлаучы гына түгел, процесс күрсәткәнчә, үз карашы булган кеше дә. Әгәр мине 12 елга утыртсагыз, мин инде бала таба алмаячакмын. Миңа әни булу форсаты бирегез", дигән иде. Тик хөкемдар аңа бу мөмкинлекне бирмәде.

Руслан Рамазанов 2023 елның ноябрендә Лилия Чанышевага чыгарылган хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Ул Рамазановтан да акламаса да, мөддәтен йомшарту өчен булса да нигезләр табуны сораган иде. "Миңа 41 яшь, ә мине 7,5 елга ирегемнән мәхрүм иттеләр. Сәяси эшчәнлегемне төгәлләвемнән соң ирем белән балалар тудырмакчы идек. Әмма мине кулга алдылар. Тикшерү изоляторында тотылу шартлары минем сәламәтлегемдә һәм бала табарга сәләтлелегемдә тискәре чагылыш табачак. Миңа әни булырга мөмкинлек бирегез", дигән иде. Рамазанов аның мөддәтен йомшартмады.

Рәхимсез башка хөкемдарлар белән танышасыгыз килсә, 👉 монда басыгыз. Ә бусы 👉 альтернатив сылтама.
🔥3👏1
2022 елда сугыш аркасында Русиядән китүче татар-башкортларның күпмедер өлеше ватаннарына кире кайтты, ә кемдер яңа илләргә китте. Бу күп очракта чит илдә яшәү рөхсәте ала алмау, югары бәяләр, эш булмау белән бәйле.

Ничек узды алар өчен 2023 ел һәм алга таба нишләргә җыеналар? Без бу хакта зур мәкалә язган идек. Кем күрергә өлгермәде - шушы рәсемнәрне куллана ала. Бу сезгә җиңел һәм уңай булсын өчен эшләнде. Сез аны башкаларга да юллый аласыз.
👍7✍1
❗️Дәүләт гаепләве башкорт активисты Фаил Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итүне сорый

Бүген, 11 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә прокурор "Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итүне таләп иткән. Бу хакта Алсыновның мәхкәмә бинасы янында җыелган тарафдарлары җиткерә.

Былтыр 18 августта Башкортстан тикшерү комитеты Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачты. Җинаять эше ачу карарында әйтелгәнчә, 30 апрельдә Алсынов "Подслушано Аскарово и Абзелиловский район" дигән төркем сәхифәсендә "аңлы рәвештә эш итеп, затлар төркемен расасы, милләте, теле, чыгышы ягыннан түбәнсетү максаты белән" башкорт телендә видео чыгарган. Видеода "Кавказда яки Урта Азиядә яшәүчеләр", "әрмәннәр" тискәре итеп бәяләнгән сүзләр бар диелгән.

"Аңлавымча, кайбер сүзләремдә "криминал" тапканнар. Аерым алганда, безнең егетләр Украинада сугышкан чакта монда — Башкортстанда аларның җирләрен тартып алалар дигән идем. Шулай ук аларга республикага килеп, шул исәптән файдалы казылмаларны канунсыз чыгару белән шөгыльләнгән мигрантлар турындагы сүзләрем дә ошамаган", дип аңлатты Алсынов.


Активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров хакимияте сораганга ачтылар.

282 маддәнең 1нче өлеше нигезендә Алсыновны иң күбе биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. Мәхкәмә карары белән активистның мәхкәмә утырышлары ябык тәртиптә уза.

Алсынов гаебен танымый.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬7