Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан һәм Башкортстанда җылылык челтәрендә казалар чыгу куркынычы турында кисәтәләр

Җылылык торбалары шактый искергән һәм алар шартлап ярылырга мөмкин диелә.

Әйтик, Башкортстанда кайбер инженер челтәрләре 100% диярлек тузган, ди Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова. Подольскидагы хәл Башкортстан һәм Уфада да кабатлана ала ди ул.

Шундый ук проблем Татарстанда да бар, ди "Татэнерго" ширкәте баш мөдире Рәүзил Хаҗиев. Аның әйтүенчә, республикада җылылык челтәренең 60% тузган. Узган ел торбаларның 2% гына алыштыра алганнар.

▪️4 гыйнварда Подольскида җылылык торбасы ярылып, Климовски микрорайонында 170 йорт җылысыз калды.

Сезнең якларда ничек, өйләрегез җылымы, казалар юкмы?

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢3🔥1
Зөлфия Ситдыйковага "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" плакатлары өчен ике гаепләү белдерелгән

Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага "нацизмны аклау" һәм Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә гаепләү белдергәннәр.

Хәзер ул "шикләнелүче"дән "гаепләнүче"гә әйләнгән. Аңа чикләү чарасын да үзгәрткәннәр, башта полициягә билгеләнергә килеп йөрергә тиеш булган, хәзер исә читкә китмәү турында имза алганнар, диелә.

▪️Ситдыйкованы "9 waй" плакаты белән былтыр 28 апрельдә Урицкий паркында тоткарладылар. Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢6🤬2🙏1
Уфада Корылтай бинасы каршында Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак

Бу хакта бүген Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Максим Забелин җиткерде.

Һәйкәл 7 февральдә Рәхимовның туган көнендә ачылачак. Бу көнне аңа 90 яшь тулган булыр иде.

Шулай ук ул яшәгән һәм эшләгән ике йортта мемориал такталар ачмакчылар.

Башкортстанның барлык мәктәпләрендә дә республиканың беренче президенты тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган тематик дәрес тә үтәчәк диелә.

▪️ Мортаза Рәхимов былтыр 88 яшендә вафат булды.

Мортаза Рәхимовка һәйкәл куярга кирәк дип саныйсызмы?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👎11👍4🤮2🌚1
Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүче Русия каһарманы Ирек Мәгасүмовка хулиганлык турында гаепләү дә өстәгәннәр

Русиянең 74нче мотоукчы бригадасы башлыгы урынбасары, Русия каһарманы, Мамадыш егете Ирек Мәгасүмов аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек Дарья Киселеваны үтерүдә гаепләнә.

Хәзер аңа хулиганлык турында маддә дә өстәгәннәр. Тикшерү беллдерүенчә, кызны үтергәч Мәгасүмов бер хәрбидән машинасын тартып алган.

Фотода: Путин Мәгасүмовка Русия каһарманы исемен тапшыра.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqrradiosi
💩5❤2👍2🤬2🤡1
Беларуста Настоящее Время сайты һәм проектлары "экстремистик" дип игълан ителгән

Әлеге карарны 5 гыйнварда Витебски мәхкәмәсе кабул иткән. Бу хакта мәгълүмат Мәгълүмат министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Шул исәптән, Настоящее Время. Азия, Настоящее Время. Док, Настоящее Время. Беларусь, Настоящее Время. Сюжеты, Настоящее Время. Балтия проектлары һәм тагын берничә телеграм-канал һәм чат та "экстремистик" дип тамгаланган.

▪️2021 елның октябрь ахырында Настоящее Время сайты Беларуста томаланган иде. Сәбәп буларак "экстремистик дип танылган материалларга сылтамалар тарату" аталды.

▪️Настоящее Время — Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) тарафыннан "Америка авазы" катнашында төзелгән һәм АКШ Конгрессы грантлары ярдәмендә финансланган телеканал.

@azatliqradiosi
🔥3🤡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚖️ 11-12 гыйнварда Һаагадагы мәхкәмәдә беренчел тыңлаулар үтәчәк. Анда Гәззә сызыгында фәләстиннәр мәсьәләсе каралачак. Һаагадагы мәхкәмәгә Көньяк Африка мөрәҗәгать итте. Көньяк Африка Республикасының Халыкара мәхкәмәгә тапшырган дәгъвасы Фәләстиннең сивил…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Көньяк Африка Израилне Газзәдә геноцид кылуда гаепләгән дәгъвасын Һааг мәхкәмәсенә тапшырды

Көньяк Африка Газзәдәге фәләстиннәрне яклау өчен "вакытлы чаралар" күрүне сорый. Беренчел тыңлаулар 11-12 гыйнвар узарга тиеш.

Тулырак монда, ачылмаса, монда басыгыз.

▪️Газзәдәге соңгы фаҗига анда хакимияттә булган ХӘМӘС төркеменең узган ел октябрендә Израилгә бәреп кереп, андагы йөзләгән кешене үтерүе, күпләрне тотык итеп алып китүеннән соң башланды. Шул гамәлләрне Израил ягы террор һөҗүме дип атады һәм җавап итеп Газзәгә каршы аяусыз сугыш башлап җибәрде. Туктаусыз бомбалау, урам сугышлары нәтиҗәсендә йөзләрчә мең кеше торган урыннарын ташлап китте, меңнәрчә кеше, шул исәптән, балалар һәлак булды. Израил бу гамәлләрен үзен ХӘМӘС террорыннан саклау кирәклеге белән аңлата, бу мәсьәләдә аны Көнбатыш илләре дә яклый, ә Төркия, Малайзия, Иран кебек нигездә мөселман илләре, шулай ук Көньяк Африка, кайбер латинамерикан дәүләтләре Израил Газзәдә сугыш җинаятьләре кыла дип, аны җавапка тартырга чакыра.

@azatliqradiosi
👍13❤2🌚1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары Мәскәүдә протест чарасына чыкты

Алар ирләрен Украинадагы сугыштан кайтарырга таләп итә. Путинның сәяәсәтен тәнкыйтьли һәм солых сөйләшүләрен башларга чакыра.

▪️Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2255 кеше һәлак булган. Шулардан кимендә 234 кеше мобилизацияләнгән булган. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 11 гыйнвар, сугышның 687нче көне.


@azatliqradiosi
❤4😢2🙏1
🔖 Азатлык архивыннан Хаҗ турында уникаль язма тыңлагыз!

1985 елда чыккан "Ислам энциклопедиясе" тапшыруында хаҗ кылуның мөселманнар өчен дини һәм социаль әһәмияте аңлатыла. Совет берлегеннән хаҗга партия сайлаган кешеләр генә бара алуы турында әйтелә. Хәйретдин Садыйк һәм Гариф Солтанны тыңлыйк.

Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
❤11👍3🙏1
❗️АКШ һәм Британия Йәмән хөситләренең 16 объектына һөҗүм итте

Reuters язуынча, һөҗүмнәр очкычлар, кораблар һәм су асты көймәләреннән ясалган. Һөҗүм 60лап хәрби һәдәфкә туры килгән: хәрби җитәкчелек штаблары, корал саклау урыннары, һава саклануы радарлары һәм башкалар, диелә АКШ генералы Алекс Гринкевич белдерүендә.

Һөҗүмнән соң якынча бер сәгатьтән соң АКШ президенты Джо Байден чыгыш ясап, моны "саклану чаралары" дип атады.

Йәмән хөситләре көздән бирле Кызыл диңгездә корабларга һөҗүм итә. 14 ноябрь көнне бу хәрби төркем Израилгә бәйле барлык корабларны утка тотачагын белдерде. Моны алар “Газзә сызыгында американ-израил гамәлләренә" җавап дип атый.
😱4👍2🔥1🤬1😢1
Җомга, 12 гыйнвар иртәсенә башка мөһим һәм кызыклы хәбәрләр:

🔸АКШ һәм Британиянең Йәмән хөситләренә һөҗүмнәреннән соң нефть бәясе арта башлады. Brent бәясе 2,5%-ка артып, бер мичкә өчен $79 тәшкил итте.

🔸Курски өлкәсендә Русия хәрбиләренең кыр мунчасы янган – Astra. Ике мобилизацияләнгән кеше һәлак булган, тагын ике срочник зыян күргән диелә.

🔸Татарстан юлларында автобус һәм йөк машиналарына хәрәкәтне рөхсәт иттеләр. Моңарчы кар бураны аркасында аларга юлга чыгуны тыйганнар иде.

🔸Ә менә Башкортстанда һава шартлары аркасында кайбер юлларда вакытлыча чикләү кертелә генә. М-7 һәм Уфа-Оренбур трассаларының бер өлешеннән автобуслар, такси, йөк машиналарына узу тыела.

🔸Галимнәр яман шеш авыруын ешрак яшь кешеләрдә таба башлаган – BMJ Oncology. Авыру белән интеккән 50 яшькә кадәр кешеләр саны аеруча Төньяк Америка, Европа һәм Австралиядә арта. Белгечләр моны кешеләрнең яшәү рәвеше үзгәрүе белән генә аңлатып булмый, дип саный.

Дөньяда, илдә тагын нинди вакыйгалар булып ята? Безнең телеграм-каналда укып барыгыз, дусларыгызны, танышларыгызны да безгә чакырыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2❤1✍1
🌙 2023 елның дини нәтиҗәләре: мөфтиятләр сугышны яклауны дәвам итте, куәт оешмалары мәчетләргә рейдларны ешайтты

Бүген көн язмасы узган елның дини нәтиҗәләренә багышланган. 2023тә Татарстан мөфтияте хакимияткә яраклашып ел дәвамында Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан сугышчыларына акча җыйды.

Шул ук вакытта мөселманнарның ихтыяҗлары канәгатьләндерелмәде. Казанда Җәмигъ мәчет төзелеше урыны мөселманнар белән килештерелмичә шәһәр үзәгеннән читкә күчерелде, зур юлда ягулык станцияләре янындагы намаз уку бүлмәләре сүтелде.

Узган елда Русия мәчетләрендә җомга намазына килгән мөселманнарны тикшерү артты. "Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге юристы фикеренчә, бу тикшерүләрнең максаты – сугышка яңа кешеләр җыю.

Бу хакта ➡️ безнең сайтта укый аласыз.
VPN булмаса, ➡️ монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬6👍2😢1💩1
💲Былтыр Русия белән Кытай арасында сәүдә әйләнеше иң зур күрсәткечләргә җиткән

Кытай Русиядән сатып ала торган төп тауарлар – энергия чыганаклары: нефть, табигый газ һәм ташкүмер. Шулай ук Кытай Русиядән бал, агач, ягулык һәм диңгез ризыклары ала.

Русиягә исә Кытайдан нигездә машиналар, смартфоннар, җиһазлар, уенчыклар һәм башка тауарлар керә.

Татарстан президенты республика белән Кытай арасындагы тауар әйләнеше 2023 елда $2 миллиардтан артыграк булачак дигән иде.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс, дип саный. "Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", ди ул.
👍6✍2👎1
76 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы спикеры урынына янә дәгъвә итәчәкме?

"Мин әле карар бирмәдем", дип белдерде ул журналистларга.

"Мин җаваплы кеше, вазгыять таләп итсә, бәлки, тагын эшләп алырмын", дип тә өстәде ул.


Быел Татарстан Дәүләт шурасына сайлау үтәргә тиеш. Фәрит Мөхәммәтшин парламент белән 1998 елдан бирле җитәкчелек итә.

Ничек уйлыйсыз, яңа сайланачак парламентта спикер кем булыр? Үзегез ул урында кемне күрергә теләр идегез?
🤣7🤡2🤮1
🚛 Башкортстанда машина карату бәясе кыйммәтләнә

Гыйнвар аеннан транспорт чараларын техник яктан тикшертү өчен түләүләр 7,2 процентка арта. Бу хактагы карарны республика хөкүмәт йорты раслады.

Бу кыйбатлану бөтен төрдәге транспорт чараларына да кагыла. Мәсәлән, җиңел машиналарны карату өчен былтыр 926,5 сум түләргә кирәк булса, быел ул 993,19 сум булачак.

Русиянең машина сату базары төшенкелек кичерә. 2022 елда илдә машина сату 58,8%ка кимегән. Украинадагы сугыш һәм көнбатыш илләре керткән санкцияләр Русиянең автомобиль тармагына зур йогынты ясады һәм хәлләр начарая гына бара дип саный белгечләр.

Тулырак ➡️ безнең хәбәрдә укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3👍1
Азатлык сүзлеге шәлкемендә "келәү" сүзенә игътибар итик ☝🏻

"Керәшен татарларының православ миссионеры Николай Ильминский истәлегенә келәү узды", дип яздык без бу атна хәбәрендә.

Бу сүзне ишеткәнегез, кулланганыгыз булдымы?

#азатлык_сүзлеге @azatliqradiosi
❤5👍5🤮2💩2👌2🥰1🤡1
Татарстанда 10 елда күп балалы гаиләләрнең саны ике тапкыр арткан.

Хәзерге вакытта республикада 50,2 мең күпбалалы гаилә бар. Татарстанда өч яки аннан да күбрәк бала булган гаиләләр күпбалалы дип санала.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔3❤2👍1🔥1
Украинадагы сугыш сәбәпле “Ядкәр” генеологик проектын тормышка ашыру вакыты озайтылган.

Шулай ук проектны тормышка ашыру эшләре дә акрынаюы күренә.

"Ядкәр" шәҗәрә проекты 2021 елда тәкъдим ителде. Ул — ясалма интеллектка нигезләнгән архив мәгълүматларын автоматлаштырып эшләүче систем. Анда барлыгы 111 миллионнан артык белешмә индекслаштырылачак диелде. Проект эшкуарлар хисабына эшли.

Алга таба "Госуслуги" аша Татарстанда туган кеше үзенең шәҗәрәсен йөкләп алуны күзаллый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5🤨1
Башкортстанда Радий Хәбировтан Хач ману көнендә ирләр белән хатын-кызларны аерым бәкеләрдә коендырттыруны сорыйлар.

Республика башлыгының социаль челтәрендә бу хакта фикер калдырган ир "ярымшәрә хатыннарның" чит ирләр белән бер бәкегә керүен, моны балалар карап торуын, бу гамәл ирләр белән балаларны аздыруын язган.

18-19 гыйнвар көннәрендә Башкортстанда Хач ману бәйрәме уңаеннан чиркәүләрдә гыйбадәтләр үтәчәк.

"Бәйрәм якынлашканга күрә, бу әйбергә игътибар итүегезне сорыйм. Коену урыннарын хатын-кызларныкына һәм ирләрнекенә аерырга кирәк. Чит кешенең хатыны ярым шәрә килеш чит ирләр янына (яки чит ирләр чит хатыннар янына) бәкегә керә икән, бу илаһи эш түгел. Бозыклык бәкесе килеп чыга, ә балалар моны карап тора. Аларның ачык тәннәренә бөтенесе карый. Яхшы холык, тыйнаклык тәрбияләү өчен өлкәннәрдән башлагыз"

дип язган ир-ат.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😁6👍4🤡1
"Степной волк" премиясенең шорт-листына татар җыры да кергән.

Әлеге музыкаль премияне булдырган Артемий Троицкий 2023 елның шорт-листын чыгарган. Аның сүзләренчә, җырчыларны сайлауда дөньяның 14 илендә яшәүче 38 белгеч катнашкан. Алар — музыка журналистлары, подкаст авторлары, рекорд-лейбл операторлары, концерт һәм фестиваль промоутерлары.

Премиядә барлыгы 8 номинация. "Төркем" номинациясенең шорт-листына АИГЕЛ һәм "Ногу Свело!" төркемнәре кергән. АИГЕЛ башкарган "Пыяла" җыры "Җыр" номинациясенә дә эләккән.

"Степной волк" премиясе 2008-2014 елларда тапшырылып килде. 2023 елның декабрендә Артемий Троицкий аны яңадан торгызам дип белдерде.

АИГЕЛ төркеменең "Пыяла" җыры татар телендә башкарыла. Ул 2020 елда чыкты. 2023 елда күрсәтелгән "Слово пацана" сериалында да яңгыраганнан соң шактый популярлашып китте.

@azatliqradiosi
❤7👏3