This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген активист Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарылырга тиеш. Баймак шәһәренең мәхкәмә бинасы каршысына кешеләрнең җыелуы дәвам итә. Алар Алсыновка теләктәшлек күрсәтергә тели. "Азатлык" дип кычкыручылар бар.
Кичә кич күп активистларның өйләренә килделәр, тоткарладылар.
Кичә үк WahtsApp начар эшли иде дип зарланды башкортстанлылар, бүген дә мәхкәмә янында интернет әкрен диләр. Интернетны махсус томаларга мөмкиннәр.
Мәхкәмә янына кимендә 3 автобус полиция хезмәткәрләре килгән.
Видео Куштау Байрам каналыннан.

🥰10👍5❤🔥4
⚡️Фаил Алсыновка 4 ел колония хөкеме чыкты, дип хәбәр итә RusNews.
Былтыр 18 августта Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачтылар. Эш Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шикаяте нигезендә ачылды.
Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬21💔11👍2
Баймакта башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарылганнан соң 4-5 кеше тоткарланган. Бу хакта Говорит неМосква каналы хәбәр итә.
15 гыйнвардагы протест лидерлары барысы да кичә тоткарланды. Барлыгы 20ләп кеше. Халыкны оештыручы юк.
Алсыновны якларга бүген дә 5 меңгә кадәр кеше килгән дип яза Телеграм-каналлар. Баймакның үзендә интернет сүндерелү сәбәпле, фото һәм видеолар соңлап килә.
Менә монда күпме кеше килгәнен карарга була.

Telegram
RusNews ⭕️
⭕️ Обстановка перед судом в Баймаке, где сегодня вынесли приговор защитнику шихана Куштау Фаилю Алсынову* - 4 года колонии общего режима
Напротив здания суда собралось несколько тысяч человек. Силовики пока не решаются выводить Фаиля. Граждане скандируют…

🔥17🤬1
Баймакта тоткарлаулар бара. Кешеләрне карга сузып салалар. Соңрак аларны автозакка алып киттеләр.
Telegram
Куштау Байрам
⚡️Спецназ начал задержания.
🤬21
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Фаил Алсыновка 4 ел колония хөкеме чыкты, дип хәбәр итә RusNews. Былтыр 18 августта Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачтылар. Эш Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шикаяте нигезендә…
"Рәхмәт сезгә, мин моны беркайчан да онытмаячакмын!"
Фаил Алсынов мәхкәмә залында кулга алынды, алып чыгып киткәнче, берничә сүз әйтте.
Аңа теләктәшлек күрсәтүчеләргә рәхмәтен белдерде, моны беркайчан да онытмаячкмын диде. Алсынов үз гаебен танымый,
"һәрвакыт гаделлек, үз халкым һәм республикам өчен көрәштем", диде ул. Алсынов һәм аның адвокаты хөкем карарын шикаять итәргә җыена.

❤21❤🔥4
Башка хәбәрләргә килгәндә, бүген Татарстанда каты буран. Начар һава торышы аркасында Татарстан һәм Чуашстан аша үтә торган түләүле М12 Мәскәү-Казан машина юлы вакытлыча ябылып торачак. Канаштан (Чуашстан) Шәлегә кадәр (Татарстанның Питрәч районы) хәрәкәт туктатыла. Бөтен машиналарга да.
Казанда иртәнге якта шулай 10 дәрәҗәле юл тыгыннары барлыкка килде.
"Казан" һава аланында 15ләп рейс кичектерелде.
Кичтән М5 "Урал" машина юлы да ябылган иде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

😢5☃2🙏1
Медиа: Баймак мәхкәмәсе янында провокаторлар эш итә, тәртипсезлекләр башланды
Пруфы" хәбәрчесе сөйләвенчә, кайберәүләр куәт оешмалары вәкилләре ягына кар һәм хәтта таш ата башлаган. Ул тәртипсезлекләр башлануын, җыелган халыкның куәт оешмалары белән бәрелеше башлануын әйткән.
"Әйе, тәртипсезлекләр башланды, хатын-кызлар кычкыра, кемдер хуплый, кемдер провокациягә бирешмәгез дип кычкыра", дип җиткергән "Пруфы"га хезмәткәре. "Бармагыз, провокация!" дип кычкырган тавышлар бу видеода да ишетелә.
Шулай ук куәт оешмалары вәкилләренең җыелганнарны кысрыклавы төшерелгән видеолар таралды. "Пруфы" басмасы кайбер кешеләрнең кыйналуын яза, аларны читкә алып киттеләр, мөгаен тоткарларлар дип искәртә.
"Верстка" басмасы берничә дистә кеше тоткарланды дип яза.
👉Тулырак соңгы мәгълүматны Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Кадры с гущи событий.
🤬9
Русиядә WhatsApp начар эшли.
Иң күп зарлар Башкортстан килә - 53%. Икенче урында - Татарстан (мөрәҗәгатьләрнең 15 %).
Шулай ук Мәскәү, Самар, Түбән Новгород, Оренбург, Петербург өлкләләрендә проблемнар бар диелә Русия сервисларының эшен күзәтүче сайтта.

🤬15
Сездә WhatsApp әйбәт эшлиме? (Аноним сораштыру)
Anonymous Poll
68%
Эшли
11%
Мин Татарстаннан, эшләми
21%
Мин Башкортстаннан, эшләми
✍5👍1
"Куштау байрам" телеграм каналы Баймакка Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килергә җыена дип яза.
Халык китми, алар белән идарә итүчеләр юк. 15 гыйнварда кешеләрне тынычландырып торган активистлар кичә тоткарланды.
Вакыйганы яктыртып баручы телеграм-каналлар провокацияләргә бирешмәскә, тынычланырга, "силовиклар" белән бәрешмәскә чакыра.

Теперь понятно почему сюда спешит Хабиров. На кону его кресло главы региона.
На кадрах слышно «Вперед ребята! Не отдадим Фаиля!»

👍9✍1❤1😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башка хәбәрләргә килгәндә, бүген Татарстанда каты буран. Начар һава торышы аркасында Татарстан һәм Чуашстан аша үтә торган түләүле М12 Мәскәү-Казан машина юлы вакытлыча ябылып торачак. Канаштан (Чуашстан) Шәлегә кадәр (Татарстанның Питрәч районы) хәрәкәт туктатыла.…
Казан һава аланы ябык.
Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов белдергән.
Иртәнге якта әле кайбер рейсларны кабул иткән һәм әлеге вакытта Ашгабадка очыш әзерләнә делә.
Прокуратура юлчыларның хокуклары бозылмавын тикшерә.
Татарстанда бүген көчле буран.

😢4☃2
Баймактан соңгы яңалыклар:
🔸Фаил Алсынов мәхкәмәсен яктыртып барган "Куштау байрам", "RusNews", "Тот самый из Башкорт" телеграм-каналлары томаланды.
🔸"Пруфы" басмасы хәбәрчесе сүзләренчә, халык һаман таралышмый, Алсынов утырган автозакны чыгармый. Ярдәмгә тагын 200ләп ОМОН килгән диелә.
🔸Протестта катнашкан хатын-кыз куәт оешмалары вәкилләре ирләрне аяусыз кыйный дип сөйләгән.
"Күсәкләр белән башларына, аркаларына сугалар, кемнеңдер күзен дә чыгарган диделәр. Моңа җавап итеп халык төркеме кар ата", дигән ул.
🔸Баймак мәхкәмәсе район башлыгы Фәнис Әминевка "экстремизмга каршы көрәш белән бәйле профилактик эш булмавы "турында билгеләмә чыгарган.
👉Азатлыкта тулырак укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Баймак мәхкәмәсе район башлыгын "экстремизмга каршы көрәш" белән бәйле профилактик эшчәнлек уздырмаган дип тапкан
Хәзерге вакытта Баймакта активист Фаил Алсыновка чыгарылган хөкем карарына меңләгән кеше каршылык белдерә.
Кешләр әле дә таралышмый, Фаил Алсыновны да әлегә алып китмәделәр. Шул ук вакытта каршылык чарасында катнашучылар арасында төрле сүзләр йөри, әйтик…

🤬16❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Баймактан соңгы яңалыклар: 🔸Фаил Алсынов мәхкәмәсен яктыртып барган "Куштау байрам", "RusNews", "Тот самый из Башкорт" телеграм-каналлары томаланды. 🔸"Пруфы" басмасы хәбәрчесе сүзләренчә, халык һаман таралышмый, Алсынов утырган автозакны чыгармый. Ярдәмгә…
⚡️Фаил Алсыновның әтисе чыгышыннан соң халык тарала башлаган.
Бу хакта “Говорит НеМосква” яза. Басманың хәбәрчесе шунда эшли.
"Кешеләр китә башлады. Протестчыларга “соңгы дүрт тоткарланучыны” иреккә җибәрергә вәгъдә иткәннәр, ләкин кешеләр моңа бик ышанмый. Алар сүзләренчә, тоткарланучылар саны 15тән дә ким түгел", диелә басма хәбәрендә.

😐10💔7😢3👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
❤20👍1🔥1👏1
Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киттеләр.
Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә. Шулай ук автозакта алып китү видеосын "Однажды в Башкирии" телеграм канал да чыгарды.
Мәхкәмә бинасы янындагы халык тарала башлаган. Шаһитләр сүзләренчә, барлыгы 500-1000ләп кенә кеше калган.
@azatliqradiosi

Однажды в Башкирии | Уфа
Обстановка вокруг здания суда в Баймаке прямо сейчас
💔11❤2
Көн язмасы: Фаил Алсынов дүрт елга хөкем ителде. "Аны утыртучылар тиздән үзләре мәхкәмә каршына басачак"
Бүген, 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты. Алсынов үз гаебен танымыйм, диде. Мәхкәмә залында ук кулга алынды, утырыш узган залдан чыккач, аңа теләктәшлек күрсәтергә килгән халыкка рәхмәтен белдерде, моны беркайчан да онытмаячкмын диде.
Хөкем карары игълан ителгәннән соң да халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте.
Чит илгә китәргә мәҗбүр булган башкорт активисты Руслан Габбасов озак еллар Фаил Алсынов белән бергә көрәште. Ул Алсыновның хөкем карары турында фикерен әйтеп, хакимият бүген үзенә хөкем карары чыгарды дип әйтте.
, диде программист Рөстәм Салаватов.
диде Германиядә яшәүче башкорт Илшат Киньябаев.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

«Хакимият курка. Хәбиров үзеннән күпкә дәрәҗәле булган Фаилне иректә калдырырга шүрләде. Хакимият үз-үзенә карар чыгырады, ул үзе дә тиздән мәхкәмә каршына басачак, шул вакыйгаларны ул үзе якынайтты", диде ул.
«Утырттылар, чөнки чыгарсалар, каршылык тагын да артачагын аңлый хакимият. Фаил бу көрәш юлын үзе сайлады. Гаиләсе кызганыч, авыр булачак. Урамга күп кеше чыкты. Әмма бүгенге хәлләрдән соң кешеләрнең аңы аз гына булса да үзгәрер дип өметләнәм. Хакимият аларга каршы эшләгәненә төшенер, сугыш кирәкмәгәнен аңлар. Сугышка каршы позиция төгәлрәк булыр дип ышанам. Алсыновны утырту Хәбировка да, аның хакимиятенә дә бернинди уңай баллар өстәми»
, диде программист Рөстәм Салаватов.
«Кызганыч, Русиядә вазгыять шундый: башкортмы ул, татармы ул, башка урыс булмаган халыкмы - үз хокуклары турында сөйли икән, теле, мәдәнияте, туган ягын яклый икән, хакимият бу кешеләрне террорчы дип игълан итә. Нишләсен соң башкортлар? Шуңа Украина ягында сугыша да бит ул, Мәскәүнең изүенә чыдый алмаганга бара мондый адымга»,
диде Германиядә яшәүче башкорт Илшат Киньябаев.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Фаил Алсынов дүрт елга хөкем ителде. "Аны утыртучылар тиздән үзләре мәхкәмә каршына басачак"
Бүген, 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты. Прокуратура аны 4 елга колония-яшәүлеккә утыртуны сорады. Хөкемдар кырысрак эш итте - Алсынов 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Хөкем чыгарылганда урамда 5 меңнән артык…
❤15👍1👎1🔥1💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Баймакта тоткарлаулар бара. Кешеләрне карга сузып салалар. Соңрак аларны автозакка алып киттеләр.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы “массакүләм тәртипсезлекләр” турында җинаять эше ачкан.
Бу хакта министрлыкның төбәк иҗтимагый шурасы җитәкчесе Рафаил Диваевка сылтама белән телеграм-каналлар яза.
▪️Бүген мәхкәмә башкорт активисты Фаил Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итте. Протест йөзеннән мәхкәмә бинасы каршына меңнәрчә кеше җыелды. Баймак шәһәрендә барлыгы 17 мең кеше яши.
▪️Куәт оешмалары вәкилләре халыкны куып таратырга тырышты, таяклар һәм күз яше чыгара торган газ кулланды. Полиция белән низаг барышында берничә кеше зыян күргән.

🤬8👍2
Төрек банклары Русия банклары белән эшләүдән баш тарта, алар АКШ тарафыннан икенчел, ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган чикләүләр булыр дип сагая.
Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Төркиядәге бөтен банклар да диярлек Русиядәге кредит оешмалары белән түләүләр һәм хисаплашуларга бәйле эшчәнлекне өзгән. Бары тик Русиядәге чит ил банкларының филиалларына гына искәрмә ясала, дип сөйләгән "Коммерсантъ" чыганагы.
Финанс базарындагылар әйтүенчә, 2023 елның декабрендә, Европа берлегенең Русиягә каршы 12нче чикләүләр җыемы гамәлгә кергәч һәм АКШ президенты Джо Байден икенчел санкцияләр турында фәрман имзалагач, вазгыять катлауланган. Бу ике документ та Русиянең Украинага һөҗүм башлавы сәбәпле кабул ителде.
Төрек банклары АКШның чикләүләр исемлегенә эләксәк һәм шул рәвешле безне долларлар белән түләүләрдән аерып куйсалар, җирле мөштәриләр китә башлар дип сагая.
"Коммерсантъ" әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Русиягә Төркия белән исәп-хисап ясау өчен бердәнбер нәтиҗәле юл кала - ул да булса түләүләрне башка илләрнең, әйтик БДБ илләре банклары аша башкару.
Басманың сорауларына Русия һәм Төркия банклары җавап бирмәгән.
Элегрәк Русия мөштәриләре белән эшләү шартларын Кытай банклары да кырыслатуы билгеле булган иде. Алар да АКШның икенчел чикләүләр кертүеннән курка диелде.

Чикләүләр аркасында Төркия банклары Русиянең кредит оешмалары белән эшләүдән баш тарта
Бары тик Русиядәге чит ил банкларының филиалларына гына искәрмә ясала диелә.
❤3🔥2😢1
Бүген Русия оппозиционеры Алексей Навальныйның тоткарлануына өч ел.
Азатлык аның төрмәдә Коръән куллану мөмкинлеге өчен көрәшергә омтылуы турында сөйли.
Навальныйның мөселманнарга кагылышлы бер шикаяте Русия Югары мәхкәмәсеедә 11 гыйнварда каралды.
"Безнең төрмә системы, зур оешма, үзенә яңа дошман тапты. Бу яңа дошман мөселманнар дип атала. Ислам дине кагыйдәләре белән яшүче мөселманнар һәм исламны өйрәнүчеләр. Һәм менә аларга төрле чикләүләр куела" дип чыгыш ясады ул мәхкәмә утырышында.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Навальный төрмәдә мөселманнар хокукларын яклап чыкты
Нәкъ бер ай элек Азатлык Навальныйның төрмәдәге мөселманнарны кайгыртуы турында язма чыгарган иде. Аның бу гамәлен урыс медиасы игътибарсыз калдырды.
👍11❤5💔3🙏2