Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Баймактан соңгы яңалыклар: 🔸Фаил Алсынов мәхкәмәсен яктыртып барган "Куштау байрам", "RusNews", "Тот самый из Башкорт" телеграм-каналлары томаланды. 🔸"Пруфы" басмасы хәбәрчесе сүзләренчә, халык һаман таралышмый, Алсынов утырган автозакны чыгармый. Ярдәмгә…
⚡️Фаил Алсыновның әтисе чыгышыннан соң халык тарала башлаган.
Бу хакта “Говорит НеМосква” яза. Басманың хәбәрчесе шунда эшли.
"Кешеләр китә башлады. Протестчыларга “соңгы дүрт тоткарланучыны” иреккә җибәрергә вәгъдә иткәннәр, ләкин кешеләр моңа бик ышанмый. Алар сүзләренчә, тоткарланучылар саны 15тән дә ким түгел", диелә басма хәбәрендә.

😐10💔7😢3👍1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
❤20👍1🔥1👏1
Фаил Алсыновны мәхкәмә бинасыннан алып киттеләр.
Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә. Шулай ук автозакта алып китү видеосын "Однажды в Башкирии" телеграм канал да чыгарды.
Мәхкәмә бинасы янындагы халык тарала башлаган. Шаһитләр сүзләренчә, барлыгы 500-1000ләп кенә кеше калган.
@azatliqradiosi

Telegram
Однажды в Башкирии | Уфа
Обстановка вокруг здания суда в Баймаке прямо сейчас
💔11❤2
Көн язмасы: Фаил Алсынов дүрт елга хөкем ителде. "Аны утыртучылар тиздән үзләре мәхкәмә каршына басачак"
Бүген, 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты. Алсынов үз гаебен танымыйм, диде. Мәхкәмә залында ук кулга алынды, утырыш узган залдан чыккач, аңа теләктәшлек күрсәтергә килгән халыкка рәхмәтен белдерде, моны беркайчан да онытмаячкмын диде.
Хөкем карары игълан ителгәннән соң да халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Кешеләр күздән яшь чыгара торган газ сиптерелгәне турында да әйтте.
Чит илгә китәргә мәҗбүр булган башкорт активисты Руслан Габбасов озак еллар Фаил Алсынов белән бергә көрәште. Ул Алсыновның хөкем карары турында фикерен әйтеп, хакимият бүген үзенә хөкем карары чыгарды дип әйтте.
, диде программист Рөстәм Салаватов.
диде Германиядә яшәүче башкорт Илшат Киньябаев.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

«Хакимият курка. Хәбиров үзеннән күпкә дәрәҗәле булган Фаилне иректә калдырырга шүрләде. Хакимият үз-үзенә карар чыгырады, ул үзе дә тиздән мәхкәмә каршына басачак, шул вакыйгаларны ул үзе якынайтты", диде ул.
«Утырттылар, чөнки чыгарсалар, каршылык тагын да артачагын аңлый хакимият. Фаил бу көрәш юлын үзе сайлады. Гаиләсе кызганыч, авыр булачак. Урамга күп кеше чыкты. Әмма бүгенге хәлләрдән соң кешеләрнең аңы аз гына булса да үзгәрер дип өметләнәм. Хакимият аларга каршы эшләгәненә төшенер, сугыш кирәкмәгәнен аңлар. Сугышка каршы позиция төгәлрәк булыр дип ышанам. Алсыновны утырту Хәбировка да, аның хакимиятенә дә бернинди уңай баллар өстәми»
, диде программист Рөстәм Салаватов.
«Кызганыч, Русиядә вазгыять шундый: башкортмы ул, татармы ул, башка урыс булмаган халыкмы - үз хокуклары турында сөйли икән, теле, мәдәнияте, туган ягын яклый икән, хакимият бу кешеләрне террорчы дип игълан итә. Нишләсен соң башкортлар? Шуңа Украина ягында сугыша да бит ул, Мәскәүнең изүенә чыдый алмаганга бара мондый адымга»,
диде Германиядә яшәүче башкорт Илшат Киньябаев.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Фаил Алсынов дүрт елга хөкем ителде. "Аны утыртучылар тиздән үзләре мәхкәмә каршына басачак"
Бүген, 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты. Прокуратура аны 4 елга колония-яшәүлеккә утыртуны сорады. Хөкемдар кырысрак эш итте - Алсынов 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Хөкем чыгарылганда урамда 5 меңнән артык…
❤15👍1👎1🔥1💔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Баймакта тоткарлаулар бара. Кешеләрне карга сузып салалар. Соңрак аларны автозакка алып киттеләр.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы “массакүләм тәртипсезлекләр” турында җинаять эше ачкан.
Бу хакта министрлыкның төбәк иҗтимагый шурасы җитәкчесе Рафаил Диваевка сылтама белән телеграм-каналлар яза.
▪️Бүген мәхкәмә башкорт активисты Фаил Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итте. Протест йөзеннән мәхкәмә бинасы каршына меңнәрчә кеше җыелды. Баймак шәһәрендә барлыгы 17 мең кеше яши.
▪️Куәт оешмалары вәкилләре халыкны куып таратырга тырышты, таяклар һәм күз яше чыгара торган газ кулланды. Полиция белән низаг барышында берничә кеше зыян күргән.

🤬8👍2
Төрек банклары Русия банклары белән эшләүдән баш тарта, алар АКШ тарафыннан икенчел, ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган чикләүләр булыр дип сагая.
Бу хакта "Коммерсантъ" яза.
Төркиядәге бөтен банклар да диярлек Русиядәге кредит оешмалары белән түләүләр һәм хисаплашуларга бәйле эшчәнлекне өзгән. Бары тик Русиядәге чит ил банкларының филиалларына гына искәрмә ясала, дип сөйләгән "Коммерсантъ" чыганагы.
Финанс базарындагылар әйтүенчә, 2023 елның декабрендә, Европа берлегенең Русиягә каршы 12нче чикләүләр җыемы гамәлгә кергәч һәм АКШ президенты Джо Байден икенчел санкцияләр турында фәрман имзалагач, вазгыять катлауланган. Бу ике документ та Русиянең Украинага һөҗүм башлавы сәбәпле кабул ителде.
Төрек банклары АКШның чикләүләр исемлегенә эләксәк һәм шул рәвешле безне долларлар белән түләүләрдән аерып куйсалар, җирле мөштәриләр китә башлар дип сагая.
"Коммерсантъ" әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Русиягә Төркия белән исәп-хисап ясау өчен бердәнбер нәтиҗәле юл кала - ул да булса түләүләрне башка илләрнең, әйтик БДБ илләре банклары аша башкару.
Басманың сорауларына Русия һәм Төркия банклары җавап бирмәгән.
Элегрәк Русия мөштәриләре белән эшләү шартларын Кытай банклары да кырыслатуы билгеле булган иде. Алар да АКШның икенчел чикләүләр кертүеннән курка диелде.

Чикләүләр аркасында Төркия банклары Русиянең кредит оешмалары белән эшләүдән баш тарта
Бары тик Русиядәге чит ил банкларының филиалларына гына искәрмә ясала диелә.
❤3🔥2😢1
Бүген Русия оппозиционеры Алексей Навальныйның тоткарлануына өч ел.
Азатлык аның төрмәдә Коръән куллану мөмкинлеге өчен көрәшергә омтылуы турында сөйли.
Навальныйның мөселманнарга кагылышлы бер шикаяте Русия Югары мәхкәмәсеедә 11 гыйнварда каралды.
"Безнең төрмә системы, зур оешма, үзенә яңа дошман тапты. Бу яңа дошман мөселманнар дип атала. Ислам дине кагыйдәләре белән яшүче мөселманнар һәм исламны өйрәнүчеләр. Һәм менә аларга төрле чикләүләр куела" дип чыгыш ясады ул мәхкәмә утырышында.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Навальный төрмәдә мөселманнар хокукларын яклап чыкты
Нәкъ бер ай элек Азатлык Навальныйның төрмәдәге мөселманнарны кайгыртуы турында язма чыгарган иде. Аның бу гамәлен урыс медиасы игътибарсыз калдырды.
👍11❤5💔3🙏2
Уфада туып үскән рэпер Алишер Вәлиев (Моргенштерн) Баймактагы протестлар көнендә үзенең Instagram битендә Салават Юлаев һәйкәлен урнаштырган.
Шунда ук ул башкорт милли баш киеменнән икенче фотоны да куйган.
▪️2022 елны Моргенштерн - "ят агент" дип танылды. Хәзерге вакытта ул Русиядән читтә яши.
▪️Бүген мәхкәмә башкорт активисты Фаил Алсыновны дүрт ел колониягә хөкем итте. Протест йөзеннән мәхкәмә бинасы каршына меңнәрчә кеше җыелды.
▪️Куәт оешмалары вәкилләре халыкны куып таратырга тырышты, таяклар, күз яше чыгара торган газ кулланды. Полиция белән низаг барышында берничә кеше зыян күрде. Соңрак "массакүләм тәртипсезлекләр" турында җинаять эше ачылды.

❤25😁9👍6🙏3😴1
15 гыйнвар көнне башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап Баймак мәхкәмәсе бинасы янына килүчеләр арасыннан алты активист сак астына алынган.
Алар 16 гыйнвар көнне тоткарланды.
"Верстка" тоткарланучыларның берсе Денис Скворцовка сылтама белән хәбәр итүенчә, Фәнзил Әхмәтшин, Юлай Аралбаев, Радмир Мөхәммәтшин, Дмитрий Петров һәм Скворцов ун тәүлеккә, Илнар Галин 13 тәүлеккә кулга алынган. Барысын да митинг оештыру яки уздыру тәртибен бозуда гаепләнгән.
Басма бу эшләр турында мәгълүматны мәхкәмәләр сәхифәсеннән таба алмаган.
▪️15 гыйнварда Баймакта мәхкәмә бинасы каршына биш меңгә якын кеше җыелды. Ул көнне башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарырга тиешләр иде, әмма аны 17 гыйнварга күчерделәр.
▪️16 гыйнварда әлеге акциядә катнашкан берничә активист тоткарланды.
▪️Бүген, 17 гыйнварда Баймак мәхкәмәсе бинасы каршына меңнәрчә кеше килде. Мәхкәмә Алсыновны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте. Халык Алсыновны алып китүгә каршы күтәрелеп чыкты. Куәт оешмалары вәкилләре халыкка каршы күз яше чыгара торган газ кулланды. Берничә дистә кеше тоткарланды.
▪️"Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм катнашу", шулай ук “хакимият вәкиленә каршы көч куллану” маддәләре нигезендә ике җинаять эше ачылды.

🔥10🤬7🙏3
Хәерле иртә, дуслар! Атнакич иртәсендә нинди хәбәр, яңалыклар бар?
🔸Украинаның Харьков өлкәсенең Чугуев шәһәренә Русиянең һөҗүме аркасында бер хатын һәлак булган. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итә. Кичә кич Херсонда шартлаулар булган, аннан соң күп җирләрдә электр ут өзелгән.
🔸Мәскәү, Ленинград өлкәләрендә дроннар бәреп төшерелде, дип хисап бирде Русиянең Саклану министрлыгы. Ә Белгород өлкәсенең губенаторы 10 ракет бәреп төшерелде, диде.
🔸Франция Украинага якын атналарда алты Caesar ату коралын бирәм дип вәгъдә иткән. Ел дәвамында аның саны 72гә кадәр артачак диелә.
🔸Эстония куәт хезмәтләре Тарту университеты профессоры Вячеслав Морозовны тоткарлаган. Эстония хакимиятләре, аны Русиянең куәт структуральны белән бәйле, алар басымы астында эшләгән дип саный.
🔸АКШ Йәмәнгә дүртенче тапкыр һөҗүм ясаган. Хөситләрнең14 ракет коралмаларына американ коробларыннан атылган.
🔸Казанда бүген иртән дә тыгымнар барлыкка килгән, юлларда машиналарның бәрелгән очраклары күп. Машина хәрәкәте белән иң зур проблемнар Мамадыш тракты, Горьковское шоссе, Беломор, Тынычлык, Үзәк урамнарында булуы күзәтелгән.
Татарстанлылар, ничек бураннарны кичерәсез, карны ерып эшкә исән-сау килеп җиттегезме? Башка төбәкләрдә яшәүче укучыларыбыз, сезнең хәлләр ничек?

👍4✍3🔥3🥰1
Баймакта тоткарлаулар дәвам итә. Бүген ике студент егет тоткарланган дип хәбәр ителә.
Бүген Баймактагы Уфаның ягулык-энергетика көллиятенә унбишләп куәт хезмәткәре тикшерү белән килгән. Алар студентларның кесә телефоннарын тикшергән. Ике студент - исемнәре Вилнур белән Газиз диелә - тоткарланган, дип яза RusNews. Вилнурны "Вконтакте" челтәрендә язган ниндидер фикерләре өчен тоткарлаганнар дип әйтелә.
Көллияттә белем алучылар бу тикшерү һәм тоткарлау кичә Баймакта кешеләрнең Фаил Алсыновны якларга чыгуына, андагы булган бәрелешләргә бәйле була дип фаразлый.
17 гыйнварда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "массакүләм тәртипсезлекләр" турында җинаять эше ачты. Кешеләр тоткарланды.
Бүген Баймакка Башкорстан башлыгы Радий Хәбиров та килә дигән хәбәрләр бар, әмма үзенең рәсми сәхифәләрендә бу хакта бернинди дә хәбәр юк.

🤬14😴1
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бер тәүлек узуга кичә Баймактагы хәлләргә фикерен белдерде.
Ул экстремизмга, республикада вазгыятьне какшатуга юл куыймыйм дип белдерде. Фаил Алсынов, Руслан Габбасов, Фәнзил Әхмәтшин кебек активистлары искә алып, алар турында халыкка ачык итеп сөйләмәгәненә, аңлатмаганга минем дә гаеп бар диде һәм аларны дошманнар дип атады, чөнки алар партизан сугышын алып барырга өнди. Бу хакта ул дип үзенең Telegram каналында язды.
"Монда минем гаеп тә бар, халыкка бу кешеләрнең кем булуларын, эш нидә икәнен аңлатмадык", диде ул. Хәбиров башкорт активистларын көтүче, мәрхәмәтле экоактивист, патриот битлекләрен киючеләр дип атады.
"Баймакларга рәхмәт, халыкка рәхмәт. Баймакка төрле җирләрдән йөзләгән кешеләр килде, карадылар да таралыштылар", диде ул.
Төрле исәпләүләргә караганда, Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерүчеләр саны 5 меңнән алып 10 мең кешегә кадәр җитте. Кешеләр салкынга карамастан Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарылган мәхкәмә бинасы яныннан китмәде, анда булучылар халык бары тик кичке 4тә таралган. Фаил Алсыновны автозакка утыртып алып китәр өчен ОМОН халыкны кысрыклады, кешеләр ахыр чиктә кыйналды, тоткарланды, ОМОН газ да кулланды. Яраланучылар бар дип хәбәр ителде. Баймакта интернет томаланды.
👉 VPNсыз ачыла торган сылтама.
Сез Радий Хәбировның баймакларга рәхмәт укуы турында ни уйлыйсыз ?

Башкортстан башлыгы Фаил Алсыновны һәм аның тарафдарларын "сатлыкҗаннар" дип атады һәм каршылык чаралары өчен үзен дә гаепләде
Аның фикеренчә башкорт активистлары Руслан Габбасов, Фаил Алсынов һәм Фәнзил Әхмәтшин "тыныч көтүче, яхшы экоактивистлар һәм ватанпәрвәрләр" булып кылана. "Мин дәшми тормаячакмын, без бу егетләрнең чын йөзен ачачакбыз", дигән башлык.
🤡21🤬5😁3👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Элек утырган камерамда мин бердәнбер урыс булдым. Калганнар бөтенесе — мөселманнар."
Алексей Навальный "Мөселманнар төрмә системының яңа дошманы" диде, аларның төрмәләрдәге хокукларын яклап 11 гыйнварда Югары мәхкәмәдә (онлайн тәртибендә) чыгыш ясады. Мәхкәмә аның дәгъваларын кире какты. Иң кызыгы шул: аның бу чыгышын урыс медиасы зурлап игътибарга алмады. Без исә оппозициядәге сәясәтченең сөйләгәннәрен сезгә җиткерергә булдык.
Исегезгә төшерик: Навальный төрле елларда мөселманнар турында каршылыклы фикерләр әйтеп килде. 2022 елның 22 мартында ул, "Ив Роше" эше буенча мошенниклыкта гаепләнеп, 9 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. 2023 елның августында РФ мәхкәмәсе аны экстремистлар оешмасын булдыруда гаепле дип тапты һәм шушы нигездә тагын 19 елга хөкем итте. Хәзер Алексей Ямалдагы колониядә утыра — әлеге колония төньякта, туңлык җирләрендә урнашкан. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

🔥7❤🔥2😱2🙏1
🍋🍐Ә Татарстаннан мондыйрак яңалыклар
Кытай чәендә, Төркиядән китертелгән груша, лимоннарда һәм татлы борычында пестицидлар тапканнар. Татарстан Роспотребнадзоры җитәкчесе Марина Патяшина 2023 елда республикада барлыгы 47 тонна сыйфатсыз тауарның сатудан тартып алынуын әйтте.
Тагын нинди сыйфатсыз ризыклар барлыгын 👉 моннан укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🌚6👍2😢1
15, 17 гыйнвар Баймактагы халык ни сәбәпле мәхкәмә бинасы каршысына чыкканын беләсезме?
Депутатлардан фаразлар килә башлады. Баймакларны чит илләр, аеруча Украина белән Балтыйк буе илләре котырткан. Бу фикерне Думаның Башкортстаннан депутаты, Думаның иминлек комитеты әгъзасы Динар Гыйлметдинов җиткерде.
Аның фикеренчә, Баймакта узган митингка "Украина һәм Балтыйк буе илләреннән торып эш итүче элементларның" катнашы бар. Аларның төп бурычы — ил өчен гади булмаган чорда республика эчендәге вазгыятьне какшату".
Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, бу 👉 төймәгә басыгыз
Ә без иске авыздан яңа сүз дип торабыз... Юк икән.

Думаның Башкортстаннан депутаты Баймактагы протестларга Украина һәм Балтыйк буе илләренең махсус хезмәтләре йогынты ясады дип белдерде
"Аларның төп бурычы — ил өчен гади булмаган чорда республика эчендә вазгыятьне какшату", дип яза Гыйлметдинов. Ул әлеге чаралар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка каршы узды, чөнки ул Путин такымының "иң көчле һәм нәтиҗәле" губернаторларыннан берсе дип саный.
🤡13😁8👍2😴1
Казанда быел өч мәктәп төзеләчәк. Әмма алар татар булуы турында бер хәбәр дә юк.
2024 елда Казанда тагын өч мәктәп төзеләчәк: М14 микрорайонында, "Весна" һәм "Родина" торак комплексларында. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин әйтте.
Казанда балалар саны күп, мәктәпләрдә урын кытлыгы турында күп әйтелде, тәнкыйтьләнде. Соңгы биш елда республика башкаласында 16 яңа мәктәп һәм өстәмә корпуслар төзелгән. "Әмма бу бөтен баланы да парталар артына утырту өчен көчкә җитә. Шулай да бер бала да урынсыз калмады", диде мэр.
Казан мэриясе мәктәпләр төзергә тырыша, алар татарлар күппләп яшәгән бистәләрдә дә булдырыла, әмма бу уку йортлары берсе дә татар мәктәбе буларак ачылмый.
Ни уйлыйсыз бу хакта?
Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, менә 👉 бу сылтамага басыгыз.

Быел Казанда өч яңа мәктәп төзеләчәк
Быел 1 сентябрьгә кадәр төзүчеләр М14 микрорайонында, "Весна" һәм "Родина" торак комплексларында яңа белем йортларын тапшырыр дип көтелә.
✍2🤯2🤬1🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
15, 17 гыйнвар Баймактагы халык ни сәбәпле мәхкәмә бинасы каршысына чыкканын беләсезме? Депутатлардан фаразлар килә башлады. Баймакларны чит илләр, аеруча Украина белән Балтыйк буе илләре котырткан. Бу фикерне Думаның Башкортстаннан депутаты, Думаның иминлек…
Кайбер акыл ияләре Баймак вакыйгаларында гадәттәгечә "чит ил кулын" эзли башласа, сәясәт белгече Аббас Галләмов бу хәлләргә үз аңлатмасын бирде
Заманында Башкортстан хакимиятендә эшләп алган һәм республиканы якыннан белгән Аббас Галләмов Азатлыкка биргән әңгәмәсендә "Баймактагы протестка чынлыкта халыкның хакимияткә карата күптән җыелып килгән үпкәсе һәм режимның көчсезләнүе китерде" дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә кимендә 1357 ир һәлак булган.
Аббас Галләмов фикере белән килешәсезме? Сезнеңчә, Баймактагы вакыйгаларга китергән төп сәбәпләр нинди?
Белгеч белән әңгәмәне 👉 монда укый аласыз, ачылмаса,👉 монда басыгыз. Телеграмның 👉 үзендә дә укып була.
#Башкортстан

"Фаил Алсынов фикерен турыдан-туры әйтмәсә дә, ул безгә Украина нәрсәгә кирәк һәм ни өчен башкорт егетләре анда үләргә тиеш, дигән мессендж бирде. Шуннан соң аны утыртырга карар кабул ителгәндер дип уйлыйм", ди белгеч.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә кимендә 1357 ир һәлак булган.
Аббас Галләмов фикере белән килешәсезме? Сезнеңчә, Баймактагы вакыйгаларга китергән төп сәбәпләр нинди?
Белгеч белән әңгәмәне 👉 монда укый аласыз, ачылмаса,👉 монда басыгыз. Телеграмның 👉 үзендә дә укып була.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Аббас Галләмов: "Алсынов — очраклы фигура, протестка халыкның үпкәсе һәм режимның көчсезләнүе китерде"
Сәясәт белгече Аббас Галләмов белән әңгәмә
👍4✍2❤1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2297 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1357, Татарстаннан кимендә 940 ир һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 18 гыйнвар, сугышның 694нче көне.
#Татарстан

😢10🤬2
Медиа: Баймактагы каршылык чарасында 40 кеше җәрәхәтләнгән
Аларның 18е — чарага килгән кешеләр, 22се — полиция хезмәткәре диелә. Бу хакта Baza Telegram-каналы җиткерә.
Шул ук саннарны ASTRA Telegram-каналы да чыгарды. Моннан тыш канал Баймакта каршылык белдерергә җыелган халыкны куып тарату өчен куәт оешмаларында эшләүче 1072 хезмәткәр җәлеп ителгән дип яза.
Канал чыганаклары мәгълүматынча, аларны хәтта күрше төбәкләр — Чиләбе белән Оренбур өлкәләреннән дә китергәннәр.
Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

😱3🤬3❤1