Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә дип Салават Юлаев һәйкәле янында кешеләр җыела башлаган. Кайберәүләр инде тоткарланган да. "Ведомости" басмасы һәйкәл янындагы мәйданда 50ләп кеше җыелган дип яза. "Вёрстка" медиасы полиция вәкилләре берничә кешене…
"Sota" каналы Уфадан тоткарлау видеосын чыгарган.

Видеодан күренгәнчә, "Кара халык" дигән сүзләр язылган плакатны таккан бер хатын-кызны полиция алып китәргә тырыша, әмма җыелган халык аны коткарып кала. Нәтиҗәдә полиция бер ирне кулга ала.

Фаил Алсынов БР башлыгы Радий Хәбиров әләге нигезендә нәкъ менә шушы "кара халык" сүзтезмәсен кычкырып әйткән өчен хөкем ителде.

Кара халык — XIII-XVI йөзләрдә Алтын Урда, Әстерхан, Казан, Себер һ.б. татар дәүләтләрендәге феодаль бәйле халыкның шартлы атамасы, диелә Татар энциклопедия институты белешмәсендә. Алсыновны яклаучылар бу сүзтезмәне "гади халык" мәгънәсендә дә кулланды һәм куллана.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬10👍7❤3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы бүгенге вазгыять турында тәфсилләбрәк сайтыбызда яздык. 👉 VPNсыз да кереп укый аласыз. #Башкортстан @azatliqradiosi
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфада җыелган халык "Туган як" һәм "Юкка түгелдер" җырларын җырлый.

Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә дип Башкортстан башкаласы үзәгендә җыелган кешеләр протестларын әнә шулай татар-башкорт җырларын җырлап белдерә.

Милли үзенчәлекме бу, сезнеңчә? Ничек уйлыйсыз?

Видео: "Аспекты"

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤20👍3👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️"Аспекты" басмасы Салават Юлаев һәйкәле янында кешеләрне янә тоткарлый башладылар дип хәбәр итә. #Башкортстан @azatliqradiosi
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Уфада тоткарланган кешеләрне автобуска җыйдылар. Башкалар бу автобуска китеп барырга ирек бирми, аны туктата.

Бу видеоны "Аспекты" басмасыннан алдык.

Игътибар итсәгез, кешеләр үзара туган телләрендә сөйләшә, бер-берсе белән аңлаша.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥12❤‍🔥3❤3
Уфада — салкын һәм аяз, ә менә Казанда — буран.

Шушы көчле буран сәбәпле ТР башкаласы метросында поездлар санын арттырганнар.

Шәһәр халкыннан мөмкинлек булганда үз машиналарында юлга чыкмауны сорыйлар. Җир өсте электр транспортының да гадәти тәртиптә эшләве әйтелә. Казанның үзендә иртәнге сәгать тугызга кадәр үк тыгынлыкларның 9 баллга җитүе хәбәр ителде.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4✍3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Sota" каналы хәбәрчесе хәзерге вакытта Уфаның Салават Юлаев һәйкәле янында эшли. Ул менә мондый видеолар уртаклашкан. Полиция Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерергә килгән кешеләрне әнә шулай тоткарлап алып китә. #Башкортстан @azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфадагы тоткарлаулар дәвам итә, дип яза "Sota" каналы.

"Вёрстка" басмасы исә Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерү акциясе тәмам дип язып чыкты. Әлеге медиа барлыгы 10 кеше тоткарланган дип хәбәр итә.

Тоткарланган кешеләр арасында — Башкортстан байрагы белән чыккан ир-ат һәм "Кара халык" язуы белән чыккан хатын-кыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬11😢2🤡1😴1
⚡️Татарстанда М7 машина юлында Шәле тирәсендә 10лап фура һәм җиңел машиналар катнашында зур гына юл казасы булган.

"Мамадыштан Казанга кадәр фуралар икегә бөгелгән. Алда фура тора, кырыйда — фура, машиналар җыела, бәрелүләр булып тора. Ахыры юк — артканнан арта бара. Чыкмагыз монда! М7 тулысынча тулган, кемдер сытылган. Һава торышы — сукыр бер тиенлек. Бер метрдан да күреп булмый", дип сөйли шаһитләрнең берсе.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱10😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы тоткарлаулар дәвам итә, дип яза "Sota" каналы. "Вёрстка" басмасы исә Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерү акциясе тәмам дип язып чыкты. Әлеге медиа барлыгы 10 кеше тоткарланган дип хәбәр итә. Тоткарланган кешеләр арасында — Башкортстан байрагы белән…
Ленинград өлкәсендә яшәүче активист Александр Правдин бүген Уфада тоткарланган кешеләргә теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыккан.

Плакатында "Кара халык" сүзләре дә бар.

Фото: Сиверская ворона


P.S. Моңарчы Правдин Казанда тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашка да теләктәшлек белдереп пикетка чыккан иде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤20🔥6🥱1
❗️Фаил Алсыновның адвокаты активистны Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендәге 2нче тикшерү изоляторына ябуларын җиткерде.

Аны анда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе 17 гыйнвар көнне хөкем карарын игълан иткәннән соң илткәннәр. Кичә кич адвокат Илнур Сөендеков үзенең Telegram-каналында активистның халыкка әйтер сүзләрен җиткерде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬10❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы тоткарлаулар дәвам итә, дип яза "Sota" каналы. "Вёрстка" басмасы исә Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерү акциясе тәмам дип язып чыкты. Әлеге медиа барлыгы 10 кеше тоткарланган дип хәбәр итә. Тоткарланган кешеләр арасында — Башкортстан байрагы белән…
❗️Башкортстандагы хәлләргә карата Путин сүзчесе Дмитрий Песков та фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, Башкортстанда бернинди тәртип бозу юк, фәкать аерым күренешләр генә бар — алар белән хокук саклау органнары һәм җирле хакимиятләр шөгыльләнә, диде ул.

Исегезгә төшерәбез: 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителде. Аңа теләктәшлек белдерергә дип Баймак шәһәре мәхкәмәсе янында берничә мең кеше җыелды. Хөкем карары игълан ителгәннән соң куәт оешмалары белән җыелган халык арасында чуалышлар башланды. Нәтиҗәдә берничә кеше тоткарланды.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🖕6😁3🤮2😴2🤡1