Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы тоткарлаулар дәвам итә, дип яза "Sota" каналы. "Вёрстка" басмасы исә Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерү акциясе тәмам дип язып чыкты. Әлеге медиа барлыгы 10 кеше тоткарланган дип хәбәр итә. Тоткарланган кешеләр арасында — Башкортстан байрагы белән…
Ленинград өлкәсендә яшәүче активист Александр Правдин бүген Уфада тоткарланган кешеләргә теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыккан.

Плакатында "Кара халык" сүзләре дә бар.

Фото: Сиверская ворона


P.S. Моңарчы Правдин Казанда тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашка да теләктәшлек белдереп пикетка чыккан иде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤20🔥6🥱1
❗️Фаил Алсыновның адвокаты активистны Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендәге 2нче тикшерү изоляторына ябуларын җиткерде.

Аны анда Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсе 17 гыйнвар көнне хөкем карарын игълан иткәннән соң илткәннәр. Кичә кич адвокат Илнур Сөендеков үзенең Telegram-каналында активистның халыкка әйтер сүзләрен җиткерде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬10❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы тоткарлаулар дәвам итә, дип яза "Sota" каналы. "Вёрстка" басмасы исә Фаил Алсыновка теләктәшлек белдерү акциясе тәмам дип язып чыкты. Әлеге медиа барлыгы 10 кеше тоткарланган дип хәбәр итә. Тоткарланган кешеләр арасында — Башкортстан байрагы белән…
❗️Башкортстандагы хәлләргә карата Путин сүзчесе Дмитрий Песков та фикерен белдерде.

Аның сүзләренчә, Башкортстанда бернинди тәртип бозу юк, фәкать аерым күренешләр генә бар — алар белән хокук саклау органнары һәм җирле хакимиятләр шөгыльләнә, диде ул.

Исегезгә төшерәбез: 17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителде. Аңа теләктәшлек белдерергә дип Баймак шәһәре мәхкәмәсе янында берничә мең кеше җыелды. Хөкем карары игълан ителгәннән соң куәт оешмалары белән җыелган халык арасында чуалышлар башланды. Нәтиҗәдә берничә кеше тоткарланды.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🖕6😁3🤮2😴2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Петербурда кафеда шартлауда бер кеше һәлак булган, алты кеше төрле җәрәхәтләр алган. Readovka язуынча, анда хәрби темаларга язучы журналист, блогер Владлен Татарский (бу аның тәхәллүсе, үз исеме - Максим Фомин) иҗат кичәсе барган. РИА "Новости" язуынча…
Владлен Татарскийны үтерүдә гаепләнгән Дарья Трепованы прокурор 28 елга утыртуны сораган.

Моннан тыш, әлеге эш нигезендә Дмитрий Касинцевны 10 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү соралган. Тикшерү версиясенә караганда, ул Трепованы яшереп торган.

Хәрби темаларга язучы блогер Владлен Татарский былтыр 3 апрель һәлак булды. Петербурның Street Food Bar № 1 кафесында аның иҗат кичәсе узган вакытта аңа бүләк ителгән бюст шартлау нәтиҗәсендә үлде. Икенче көнгә үк Дарья Трепова кулга алынды.
🤬7😢2😱1
Amnesty International Башкортстандагы каршылык чараларында полициянең көч куллануын тикшерергә чакырды

"Бу очракта полициянең гамәлләрен, шул исәптән каршылык белдерүчеләргә көч куллануын ашыгыч һәм гадел тикшеререргә, бу вакыйгалар белән бәйле канунсыз тоткарланган яки сак астына алынган барлык протест белдергәннәрне ашыгыч азат итәргә кирәк", диде халыкара хокук яклау оешмасы вәкиле.

Шул ук вакытта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Башкортстанда бернинди "киңкүләм тәртип бозулар" һәм "киңкүләм протестлар" юк, фәкать аерым күренешләр генә бар — алар белән хокук саклау органнары һәм җирле хакимиятләр шөгыльләнә, диде.

▪️Башкорт активисты Фаил Алсынов 17 гыйнварда 4 елга хөкем ителде. Шуннан соң Баймакта җыелган меңнәрчә кеше куәт оешмаларына каршы протест белдерде, чуалышлар башланды. Берничә башкорт активисты тоткарланды.

Тулырак
Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍4🔥2😴1
Казан халыкара һава аланында хәлләр шулайрак.

Уфа, Мәскәү, Истанбулга рейслар башкарылмаячак, калганнары төнгә таба кичектерелә.

Дубайдан Казанга килүче очкыч Уфага җибәрелгән.

Татарстанда бүген көчле буран, юлларда тыгыннар һәм казалар. Метеорологлар иртәгә дә шундый һава торышы саклана дип белдерә. Җил көче төнлә секундында 23 метрга җитәчәк.
😢5❤1
Русия тикшерү изоляторлары һәм колонияләрендә 22 журналист утыра

Бу хакта- Журналистларны яклау комитеты (CPJ) хисабында әйтелә. 2023 елның декабренә дөньяда үз эшчәнлеге аркасында тоткынлыкта кимендә 320 журналистның утыруы билгеле.

Ирегеннән мәхрүм ителгән журналистлар саны ягыннан бу тарихтагы иң зур күрсәткечләрнең берсе, әмма 2022 елдагыдан азрак, дип искәртә оешма.

Иң күп журналистлар Кытай төрмәләрендә - 44 кеше. Мьянмада 43 журналист ирегеннән мәхрүм ителгән. Өченче урында Беларус - 28 журналист.

СИЗОда тотылучылар арасында Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева да бар. Ул Казанның 2нче тикшерү изоляторында тотыла. Алсуга карата әлеге вакытта ике җинаять эше ачылган, алар аның журналистик эшчәнлеге белән бәйле.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Sota" каналы Уфадан тоткарлау видеосын чыгарган. Видеодан күренгәнчә, "Кара халык" дигән сүзләр язылган плакатны таккан бер хатын-кызны полиция алып китәргә тырыша, әмма җыелган халык аны коткарып кала. Нәтиҗәдә полиция бер ирне кулга ала. Фаил Алсынов…
Аркасына "Кара халык" язуын тагып бүген Уфадагы җыенга чыккан һәм тоткарланган Гөлнара Әбүбәкерованы полиция бүлегеннән җибәргәннәр.

Аңа беркетмә төзелгән, бармак эзләрен алганнар.

Бүген Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау чарасы узды. Анда 10лап кеше тоткарланды.

▪️Фаил Алсынов милләтара нәфрәт уятуда гаепләнде һәм 4 ел колония хөкеме алды. Былтыр Баймак районы Ишморза авылында алтын чыгаручыларга каршы халык җыенында ул
“Бу безнең өебез, без күчеп китә алмыйбыз. Әрмәннәр кайта ала үзләренең иленә, “кара халык” – үзләренең иленә, урыслар китә ала Рязаньга, татарлар – Татарстанга. Без күчеп китә алмыйбыз, безнең башка читтә өебез юк”,

дигән иде. Шушы сүзләре өчен активистка җинаять эше ачылды.
❤‍🔥6🔥1😴1
19 гыйнварда правослау христианнар Хач ману бәйрәмен билгеләде.

Керәшен татарлары өчен Хач ману (алар аны Качману ди) - мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе. Гадәттә бу көнне салкыннар була, ә бүген Татарстанда буран котыра. Чишмәләргә, чуму урыннарына бару авыр булган.

"Туганайлар" газеты керәшен авылларында бәйрәмнең ничек узуын белешкән.

Мәсәлән, Зәй районының Кабан Бастрык авылыннан Клавдия Максимова үзләрендәге йола турында сөйләгән:

"Үзебездә бәйрәм киче пешеренүдән башланды. Бездә Качману мунчасы ягып юынып чыкканнан соң, күмәчләр пешерелә. Алар мал сыннары формасында ясала. Мин дә, иң беренче, өстәл уртасына тынычлык күгәрчене пешереп утырттым. Тынычлык күгәрченнәре илебезгә, йортыбызга иминлек китерсен. Аннан соң, «Һәрвакыт күктә көндез кояшыбыз, төнлә аебыз якты янсын» дип, кояш белән айның сурәтен камырдан әвәләп пешердем. Өстәлемдә мал сыннары, үрдәкләр урын алды. Кыстыбый, коймак, дурычмаксыз да булмый да инде ул безнең керәшеннәрнең табыны»

Фото: "Туганайлар" сайтыннан.
🥱5❤4🤡4👍2🥰2👎1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Кысып беттеләр бит инде. Дәүләткә каршы бер сүз әйтеп булмый"

Фаил Алсыновны яклаган блогер һәм җырчы Алтынай Вәлитовның видеолары соңгы көннәрдә нык таралды, миллионлаган карау җыйды.

Хәзер Вәлитовның кайда булганы билгеле түгел, ә ул үзе исә "мине эзәрлеклиләр" диде. Аның сүзләренчә, кемдер өенә килеп тәрәзәсен ватып киткән.

Алсыновны яклап бик күп кеше чыгыш ясады, ләкин алар арасында эстрада артистлары яки зур блогерлар юк иде дияргә мөмкин. Мәсәлән, 577 мең язылучысы булган "Башкирская домохозяка" "Хәзерге вакытта безгә үз фикереңне белдермәскә киркәлеге турында ачык әйтелде" диде.
🔥12👍3❤1🤡1😴1
Адвокат Илнур Сөендеков башкорт активисты Фаил Алсыновның мөрәҗәгатен чыгарды.

Активист Баймакта протест вакытында халык арасында “шымчылар” булган, алар кешеләрне “котырткан” дип саный.

“Мәхкәмә карары чыгарылгач, мине алып китә алмагач, полиция хезмәткәрләре миңа ярдәм сорап керде. Мин “халыкка чыгарыгыз, барысын да хәл итәрмен” дидем. Башта ризалаштылар. Соңыннан баш тарттылар. Нигә? Чөнки Хәбировка халыкның канун яклаучылар белән каршылыгы кирәк иде. Шушы мәхкәмәдән соң булган хәлләрне, үзләренә кирәкле итеп язып, үзәккә (Мәскәүгә) җибәреп, үзләрен акларга тырышачаклар”, ди Алсынов.

Ул халыкны котыртуларга, тәкъдимнәргә бирелмәскә, бары тик канун чикләрендә генә эшләргә чакырган.

▪️Милләтара нәфрәт уятуда гаепләнеп, 17 гыйнварда 4 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы алган Фаил Алсыновны Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендәге тикшерү изоляторына җибәрделәр.
👍9❤1🔥1
Кар ташучы эшмәкәр: "Кар түгел, акча ява"

Атна дәвамында Казанда кар яуды, буран котырды. Шәһәрдәге шулкадәр карны нишләтәләр соң? Кар эретү станцияләре бар, ләкин канунсыз полигоннар эшләве дә билгеле.

Бу хакта Азатлыкка йөк ташу машиналары иясе, шәхси эшмәкәр сөйләде.

—​ Карны кая чыгарасыз?

—​ Кайда, кем белән килешеп эшләвеңә карый. Юл хезмәтләре белән эшләсәң, алар һәр йөк машинасына махсус талон бирә. Шуның белән карны эретү станцияләренә алып барып утилизация ясыйсың. Рәсми рәвештә шулай эшләнергә тиеш. Ләкин юл хезмәтләре юлны гына карый, ә карның күп өлешен торак-коммуналь хуҗалыклар чыгара. Анда карның исәбе дә, акча санау да, утилизация тәртибе дә юк. Ишегалдыннан ничә тонна кар чыгарганыңны, аның өчен күпме техника җәлеп итүеңне беркем исәпләми, торак-коммуналь хуҗалыклары анда күп тотылган итеп исәп-хисап счётыннан уздырып, шактый акча юа. Күп очракта, ишегалларындагы кар эретү станцияләренә барып җитми.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз ачыла.
😁7
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбыз! Бүген 20 гыйнвар, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Брянски өлкәсендә дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы. Төбәк губернаторы сүзләренчә, зыян күрүчеләр һәм җимерекләр юк.

🔸Бундестаг Германия ватандашлыгы алуны гадиләштерү турында канун кабул иткән. Ул быел апрельдән эшли башларга тиеш.

🔸Япониянең SLIM (Smart Lander for Investigating Moon) Айны өйрәнүче акыллы җиһазы Ай өстенә утырган. Шулай итеп Япония Җир иярчене өстенә җиһаз утырткан бишенче ил булды. Моңа кадәр бу нәтиҗәгә Советлар берлеге, АКШ, Кытай, Һиндстан ирешкән иде.

🔸Microsoft корпорациясе Русия хакерлары һөҗүме турында белдерде. Нәтиҗәдә корпоратив электрон почта тартмалары, шул исәптән җитәкчелек почталары да җимерелгән диелә.

🔸Казанның элекке транспорт комитеты башлыгы Әмир Сафин Новгород өлкәсенең төзелеш, архитектура һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнгән.
👍3✍1🔥1🥰1
"Һомай" – башкортча акыллы колонка: сорауга җавап бирә, тәрҗемә итә, әкият һәм музыка куша

Башкорт телендә сөйләшүче ясалма колонка сынау өчен инде балалар бакчаларына таратылган. Идея авторы Айгиз Кунафин Азатлыкка милли телдә акыллы колонка ясау өчен күпме акча кирәклеге һәм бу проект белән нинди халыклар кызыксына башлавы турында сөйләде.

Әңгәмәдән бер өзек:

— 2017 елда, Русиядә милли телләргә һөҗүм булганда, мин "Башкорт ата-аналары" хәрәкәтендә катнаштым. Без ул арада балаларны башкорт теленә өйрәтергә дип үгетләп йөрдек. Шул вакытта шуны аңладым: безнең аерым кешеләр йөри, бер авылга йөрибез, ләкин күп кешегә ярдәм итеп булмый. Сөйләгәннең 5-10% гына нәтиҗә бирә кебек.

Шуңа мин IT белгеч буларак ничек ярдәм итә алам дип уйландым да, бу юнәлештә нидер эшләргә кирәк дип карар кылдым. Ул чакта, 2019-2020 елларда башкорт телендә дигитальләштерү юнәлешендә бөтенләй берни юк иде. Клавиатура сыман кечкенә генә проектлар бар иде, ләкин глобаль эшләр эшләнмәгән иде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👍16❤5🔥2