19 гыйнварда правослау христианнар Хач ману бәйрәмен билгеләде.
Керәшен татарлары өчен Хач ману (алар аны Качману ди) - мөһим дини бәйрәмнәрнең берсе. Гадәттә бу көнне салкыннар була, ә бүген Татарстанда буран котыра. Чишмәләргә, чуму урыннарына бару авыр булган.
"Туганайлар" газеты керәшен авылларында бәйрәмнең ничек узуын белешкән.
Мәсәлән, Зәй районының Кабан Бастрык авылыннан Клавдия Максимова үзләрендәге йола турында сөйләгән:
Фото: "Туганайлар" сайтыннан.

"Үзебездә бәйрәм киче пешеренүдән башланды. Бездә Качману мунчасы ягып юынып чыкканнан соң, күмәчләр пешерелә. Алар мал сыннары формасында ясала. Мин дә, иң беренче, өстәл уртасына тынычлык күгәрчене пешереп утырттым. Тынычлык күгәрченнәре илебезгә, йортыбызга иминлек китерсен. Аннан соң, «Һәрвакыт күктә көндез кояшыбыз, төнлә аебыз якты янсын» дип, кояш белән айның сурәтен камырдан әвәләп пешердем. Өстәлемдә мал сыннары, үрдәкләр урын алды. Кыстыбый, коймак, дурычмаксыз да булмый да инде ул безнең керәшеннәрнең табыны»
Фото: "Туганайлар" сайтыннан.
🥱5❤4🤡4👍2🥰2👎1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Кысып беттеләр бит инде. Дәүләткә каршы бер сүз әйтеп булмый"
Фаил Алсыновны яклаган блогер һәм җырчы Алтынай Вәлитовның видеолары соңгы көннәрдә нык таралды, миллионлаган карау җыйды.
Хәзер Вәлитовның кайда булганы билгеле түгел, ә ул үзе исә "мине эзәрлеклиләр" диде. Аның сүзләренчә, кемдер өенә килеп тәрәзәсен ватып киткән.
Алсыновны яклап бик күп кеше чыгыш ясады, ләкин алар арасында эстрада артистлары яки зур блогерлар юк иде дияргә мөмкин. Мәсәлән, 577 мең язылучысы булган "Башкирская домохозяка" "Хәзерге вакытта безгә үз фикереңне белдермәскә киркәлеге турында ачык әйтелде" диде.

🔥12👍3❤1🤡1😴1
Адвокат Илнур Сөендеков башкорт активисты Фаил Алсыновның мөрәҗәгатен чыгарды.
Активист Баймакта протест вакытында халык арасында “шымчылар” булган, алар кешеләрне “котырткан” дип саный.
“Мәхкәмә карары чыгарылгач, мине алып китә алмагач, полиция хезмәткәрләре миңа ярдәм сорап керде. Мин “халыкка чыгарыгыз, барысын да хәл итәрмен” дидем. Башта ризалаштылар. Соңыннан баш тарттылар. Нигә? Чөнки Хәбировка халыкның канун яклаучылар белән каршылыгы кирәк иде. Шушы мәхкәмәдән соң булган хәлләрне, үзләренә кирәкле итеп язып, үзәккә (Мәскәүгә) җибәреп, үзләрен акларга тырышачаклар”, ди Алсынов.
Ул халыкны котыртуларга, тәкъдимнәргә бирелмәскә, бары тик канун чикләрендә генә эшләргә чакырган.
▪️Милләтара нәфрәт уятуда гаепләнеп, 17 гыйнварда 4 ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасы алган Фаил Алсыновны Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендәге тикшерү изоляторына җибәрделәр.

Telegram
Адвокат И.В. Суюндуков
Зинданда ултырған батырҙан үҙ халҡына мөрәжәғәт!
👍9❤1🔥1
Кар ташучы эшмәкәр: "Кар түгел, акча ява"
Атна дәвамында Казанда кар яуды, буран котырды. Шәһәрдәге шулкадәр карны нишләтәләр соң? Кар эретү станцияләре бар, ләкин канунсыз полигоннар эшләве дә билгеле.
Бу хакта Азатлыкка йөк ташу машиналары иясе, шәхси эшмәкәр сөйләде.
— Карны кая чыгарасыз?
— Кайда, кем белән килешеп эшләвеңә карый. Юл хезмәтләре белән эшләсәң, алар һәр йөк машинасына махсус талон бирә. Шуның белән карны эретү станцияләренә алып барып утилизация ясыйсың. Рәсми рәвештә шулай эшләнергә тиеш. Ләкин юл хезмәтләре юлны гына карый, ә карның күп өлешен торак-коммуналь хуҗалыклар чыгара. Анда карның исәбе дә, акча санау да, утилизация тәртибе дә юк. Ишегалдыннан ничә тонна кар чыгарганыңны, аның өчен күпме техника җәлеп итүеңне беркем исәпләми, торак-коммуналь хуҗалыклары анда күп тотылган итеп исәп-хисап счётыннан уздырып, шактый акча юа. Күп очракта, ишегалларындагы кар эретү станцияләренә барып җитми.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
Кар ташучы эшмәкәр: "Кар түгел, акча ява"
Кем өчендер бураннар фаҗига булса, икенчеләргә акча эшләп калу мөмкинлеге. Кар ташучы йөк машиналары хуҗасы, шәхси эшмәкәр белән әңгәмә әзерләдек.
😁7
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбыз! Бүген 20 гыйнвар, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Брянски өлкәсендә дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы. Төбәк губернаторы сүзләренчә, зыян күрүчеләр һәм җимерекләр юк.
🔸Бундестаг Германия ватандашлыгы алуны гадиләштерү турында канун кабул иткән. Ул быел апрельдән эшли башларга тиеш.
🔸Япониянең SLIM (Smart Lander for Investigating Moon) Айны өйрәнүче акыллы җиһазы Ай өстенә утырган. Шулай итеп Япония Җир иярчене өстенә җиһаз утырткан бишенче ил булды. Моңа кадәр бу нәтиҗәгә Советлар берлеге, АКШ, Кытай, Һиндстан ирешкән иде.
🔸Microsoft корпорациясе Русия хакерлары һөҗүме турында белдерде. Нәтиҗәдә корпоратив электрон почта тартмалары, шул исәптән җитәкчелек почталары да җимерелгән диелә.
🔸Казанның элекке транспорт комитеты башлыгы Әмир Сафин Новгород өлкәсенең төзелеш, архитектура һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнгән.

👍3✍1🔥1🥰1
"Һомай" – башкортча акыллы колонка: сорауга җавап бирә, тәрҗемә итә, әкият һәм музыка куша
Башкорт телендә сөйләшүче ясалма колонка сынау өчен инде балалар бакчаларына таратылган. Идея авторы Айгиз Кунафин Азатлыкка милли телдә акыллы колонка ясау өчен күпме акча кирәклеге һәм бу проект белән нинди халыклар кызыксына башлавы турында сөйләде.
Әңгәмәдән бер өзек:
— 2017 елда, Русиядә милли телләргә һөҗүм булганда, мин "Башкорт ата-аналары" хәрәкәтендә катнаштым. Без ул арада балаларны башкорт теленә өйрәтергә дип үгетләп йөрдек. Шул вакытта шуны аңладым: безнең аерым кешеләр йөри, бер авылга йөрибез, ләкин күп кешегә ярдәм итеп булмый. Сөйләгәннең 5-10% гына нәтиҗә бирә кебек.
Шуңа мин IT белгеч буларак ничек ярдәм итә алам дип уйландым да, бу юнәлештә нидер эшләргә кирәк дип карар кылдым. Ул чакта, 2019-2020 елларда башкорт телендә дигитальләштерү юнәлешендә бөтенләй берни юк иде. Клавиатура сыман кечкенә генә проектлар бар иде, ләкин глобаль эшләр эшләнмәгән иде.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

👍16❤5🔥2
19 гыйнварда Төркиянең Анталия шәһәрендә Дөнья татар иҗтимагый үзәге рәисе, "Азат милләтләр лигасы" әгъзасы Фәрит Зәкиев башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап пикетка чыкты.
Активистны яклап Башкортстанда меңләрчә кеше җыелды, Казанда беркем дә чыкмады, шуңа күрә "мин туганыбыз Фаил Алчыновка бөтен татарлар исеменнән теләктәшлек күрсәтергә телим", диде Зәкиев.
▪️Фәрит Зәкиевнең күзенә күптән түгел операция ясатылды, операциягә акчаны төрле илләрдә яшәүче татарлар җыешты.
▪️Фаил Алсынов милләтара нәфрәт уятуда гаепләнде һәм 17 гыйнварда 4 ел колония хөкеме алды. Алсыновны яклып, Баймакта һәм Уфада җыеннар узды.

👍17❤1🙏1🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Һомай" – башкортча акыллы колонка: сорауга җавап бирә, тәрҗемә итә, әкият һәм музыка куша Башкорт телендә сөйләшүче ясалма колонка сынау өчен инде балалар бакчаларына таратылган. Идея авторы Айгиз Кунафин Азатлыкка милли телдә акыллы колонка ясау өчен күпме…
Урыс телле видеоларны татарчага тәрҗемә итә алган Tatar Speech хезмәте эшли башлады.
Татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады дип хәбәр итте Татарстан фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты.
Ләкин Азатлык журналистлары, төрлечә сынап та, аны эшләтә алмады.
Моннан тыш институт Tatar Speech онлайн хезмәтенең дә эшли башлавын язды. Бу хезмәт YouTube-та булган урыс телле видеоларын реаль вакытта татарчага тәрҗемә итәргә мөмкинлек бирә дип хәбәр ителә. Проект Татарстан элемтә министрлыгы белән бергә эшләнгән.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
Сездә бу хезмәтләр эшлиме, языгыз әле. Менә аның сайты: https://speech.tatar/

🔥14👍7❤1😴1
Шәйморатов батальонында хезмәт иткән хәрби фельдшер эзләүгә бирелгән
Башкортстанның Кыйгы районында яшәүче 26 яшьлек Фидрат Габитовка мобилизация вакытында хәрби бүлекне ташлап китү турында җинаять эше ачылган (337нче маддәнең 5нче бүлеге).
Габитов 2002 елның августыннан Шәйморатов батальонында фельдшер булып хезмәт иткән. 2023 елның февралендә яраланганнан һәм контузия алганнан соң Уфага дәваланырга кайта. Шул вакытта Батырлык ордены белән дә бүләкләнә.
Хәрби гаебен танымаган. Контракт вакыты чыкты, мин аны озайтмадым дип белдергән. Сәламәтлек тә какшады дигән.
Мәхкәмә утырышлары былтыр ноябрьдә башланган. Соңгы ике утырышка Габитов килмәгән.
▪️Русия Украинага сугыш башлаганнан бирле 2023 елның ноябрь ахырына кадәр Уфа гарнизоны хәрби мәхкәмәсе "Хәрби бүлектән яки хезмәт урыныннан үз белдеклеге белән китү маддәсе нигезендә 93 хөкем карары чыгарылган. Кемдер әле дә качып йөри, 6 елга кадәр төрмәгә утыртылучылар да бар.
👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

😴3😢1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Һомай" – башкортча акыллы колонка: сорауга җавап бирә, тәрҗемә итә, әкият һәм музыка куша Башкорт телендә сөйләшүче ясалма колонка сынау өчен инде балалар бакчаларына таратылган. Идея авторы Айгиз Кунафин Азатлыкка милли телдә акыллы колонка ясау өчен күпме…
Башкорт телен дигитальләштерү җиңел
IT белгеч Айгиз Кунафин белән әңгәмәдән тагын бер өзек:
- Башкортча без ничек ишетәбез, шулай языла. Шуңа күрә башкорт телен дигитальләштерү җиңел. Гомумән, төрки телләрнең структур төзелеше аркасында, аларны дигитальләштерү чагыштырмача җиңелрәк. Ә башкорт теле очрагында бу тагын да кулайрак.
Мин татар теле дә бу юнәлештә җиңел дип уйлаган идем, ләкин күптән түгел генә шулай түгеллеген аңладым. Ул яктан мин башкорт белән татар телләрен беларус һәм урыс телләре белән чагыштырыр идем. Беларус телендә дә барысы да ничек әйтелә, шулай языла да. Урыс телендә исә, татар телендәге кебек, язылыш катлаулырак.
Татар теле очрагында тагын бер кызыклы нәрсә: ул кайбер башка төрки телләргә, мәсәлән, казакъ теленә бик якын. Шуңа күрә ясалма интеллект та еш кына бутала. Ул татар теленнән башка төрки телләргә "чыгып" китә.
Шуңа күрә Chat-GPT башкортча чагыштырмача яхшы яза, аның белән башкортча язышып була. 90% очракта аның җаваплары яхшы. Бер генә проблем бар: инглизчә, урысча ул күпкә тизрәк сөйләшә, башкорт телендә әкренрәк җавап бирә.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
IT белгеч Айгиз Кунафин белән әңгәмәдән тагын бер өзек:
- Башкортча без ничек ишетәбез, шулай языла. Шуңа күрә башкорт телен дигитальләштерү җиңел. Гомумән, төрки телләрнең структур төзелеше аркасында, аларны дигитальләштерү чагыштырмача җиңелрәк. Ә башкорт теле очрагында бу тагын да кулайрак.
Мин татар теле дә бу юнәлештә җиңел дип уйлаган идем, ләкин күптән түгел генә шулай түгеллеген аңладым. Ул яктан мин башкорт белән татар телләрен беларус һәм урыс телләре белән чагыштырыр идем. Беларус телендә дә барысы да ничек әйтелә, шулай языла да. Урыс телендә исә, татар телендәге кебек, язылыш катлаулырак.
Татар теле очрагында тагын бер кызыклы нәрсә: ул кайбер башка төрки телләргә, мәсәлән, казакъ теленә бик якын. Шуңа күрә ясалма интеллект та еш кына бутала. Ул татар теленнән башка төрки телләргә "чыгып" китә.
Шуңа күрә Chat-GPT башкортча чагыштырмача яхшы яза, аның белән башкортча язышып була. 90% очракта аның җаваплары яхшы. Бер генә проблем бар: инглизчә, урысча ул күпкә тизрәк сөйләшә, башкорт телендә әкренрәк җавап бирә.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
Азатлык Радиосы
"Һомай" – башкортча акыллы колонка: сорауга җавап бирә, тәрҗемә итә, әкият һәм музыка куша
Башкорт телендә сөйләшүче ясалма колонка сынау өчен инде балалар бакчаларына таратылган. Идея авторы Айгиз Кунафин Азатлыкка милли телдә акыллы колонка ясау өчен күпме акча кирәклеге һәм бу проект белән нинди халыклар кызыксына башлавы турында сөйләде.
👍10😍4❤2🤔1
Башкорт активисты Ильяс Байгускаровка митинг өчен җинаять эше ачылган
Байгускаровка Баймактагы җыен өчен "киңкүләм тәртипсезлекләр" (Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче бүлеге) турында җинаять эше ачылган.
Активистны Баймакта 17 гыйнварда тоткарладылар. Соңрак аны җибәрделәр, ләкин 18 гыйнвар кичендә янә тоткарладылар. Аңа митинг уздыру кагыйдәләрен бозу турында административ беркетмә төзелгән. Моны 19 гыйнварда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карарга тиеш иде, ләкин беркетмәдә хилафлыклар бар дип, полициягә кире кайтардылар.
Әлеге вакытта Байгускаровның кайсы полиция бүлегендә икәнлеге дә, чикләү чарасын билгеләү мәхкәмәсе кайчан булыры да билгеле түгел.
▪️17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
▪️Шул ук вакытта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Баймакта киңкүләм протестлар булмады диде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬13❤1😴1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 21 гыйнвар, якшәмбе. Әлегә булган яңалыклар мондый:
🔺Якшәмбегә каршы төндә Ленинград өлкәсе Усть-Луга бистәсе диңгез портында «Новатэк» газ ширкәтенең терминалында янгын чыккан. Бу хакта өлкә губернаторы Александр Дрозденко хәбәр итте. Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк, эшчеләр эвакуацияләнгән. "Фонтанка" язуынча, янгын дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә чыккан.
🔺Словакия Русия белән мәдәни хезмәттәшлекне торгыза. Әлеге фәрманны яңа мәдәният министры Мартина Шимковичева имзалаган. Хезмәттәшек 2022 елның мартында туктатылган иде.
🔺Башкортстандагы каршылык чараларыннан соң полиция хезмәткәрләренә буйсынмауда гаепләнеп ким дигәндә 25 кешегә административ эш ачылган.
🔺Башкортстанда протестлар вакытында каршылык чараларын яктырткан телеграм каналларны вакытлыча томалауда "Халык фронты"ның «Кибердружина»сы катнашкан. Нәкъ бу оешма каналларга каршы күпсанлы шикаятьләр юллаган. «НацДем» язуынча, спам-һөҗүмнәрдә катнашучыларга баллар языла, аннары аларны онлайн-кибеттә кулланып була.
🔺Бүген Казанда Русия президенты вазифасына намзәт Борис Надеждин үз тарафдарлары белән очрашачак. "Протестная Казань - "Нетвойне" телеграм каналы язуынча, ул демократик һәм федератив илдә Татарстанның киләчәге нинди булачагы турында сөйләячәк, активистлар белән очрашып төбәкнең перспетивалары турында сүз алып барачак.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.
@azatliqradiosi

👍4✍1❤1
2023-2024 уку елында Башкортстанда башкорт телен дәүләт теле буларак 408 781 укучы өйрәнә.
Бу хакта Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбәрдин республикада бу атнада узган туган телләр үсеше киңәшмәсендә белдергән.
Башкортстанда укучыларның 78,5 проценты башкорт телен дәүләт теле буларак укый. Узган уку елы белән чагыштырганда аларның саны 42 мең кешегә арткан.
Шул ук вакытта укучыларның күпчелеге туган тел буларак күбрәк урыс телен сайлаган. Урыс телен санамаганда, мәктәп укучыларының 29,5 проценты гына башка телләрне өйрәнергә гариза биргән. Бу якынча 1523 800 кешене тәшкил иткән. Бер ел эчендә аларның саны 8,5 мең укучыга арткан диелә.
▪️2022-2023 уку елыннан милли республикаларда дәүләт телләре туган тел буларак кына түгел, дәүләт теле буларак та укытыла башлады. Моның өчен ата-аналар гариза язарга тиеш диелде.

❤1🤔1
Әфганстанның төньягында Бадахшан вилаятендә Мәскәүгә очучы Falcon 10 шәхси очкычы казага юлыккан.
Бу хата Aamaj News хәбәр итә. Очкыч белән элемтә 20 гыйнвар кичендә югалган. Росавиация мәгълүматынча, очкычта алты кеше - дүрт экипаж, ике юлчы булган.
Очкыч "Атлетик Групп" ширкәтенә карый. Хәзер аны эзлиләр. Ул Таиландтан Мәскәү өлкәсенең Жуковский һава аланына очкан.

😱1🤡1😍1
Ленинград өлкәсендә яшәүче активист Александр Правдин Башкортстанда протестка чыккан кешеләргә яклау белдереп ялгыз пикетка чыккан.
Ул «Башкиры — вы лучшие!» дигән шигар тотып торган.
▪️Правдин соңгы көннәрдә Фаил Алсыновны яклап ялгыз пикетларга даими чыкты. Моңа кадәр ул Казанда тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашевага да теләктәшлек белдереп пикетка чыккан иде.
▪️Фаил Алсынов милләтара нәфрәт уятуда гаепләнде һәм 17 гыйнварда 4 ел колония хөкеме алды. Алсыновны яклып, Баймакта һәм Уфада җыеннар узды.
@azatliqradiosi
Ул «Башкиры — вы лучшие!» дигән шигар тотып торган.
▪️Правдин соңгы көннәрдә Фаил Алсыновны яклап ялгыз пикетларга даими чыкты. Моңа кадәр ул Казанда тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашевага да теләктәшлек белдереп пикетка чыккан иде.
▪️Фаил Алсынов милләтара нәфрәт уятуда гаепләнде һәм 17 гыйнварда 4 ел колония хөкеме алды. Алсыновны яклып, Баймакта һәм Уфада җыеннар узды.
@azatliqradiosi
👍20❤2😁1😴1
Газзәдәге сугыштан качып китә алган алган Самирә әл-Бәрави, ниһаять, туганнары белән кавышкан.
Самирәнең әнисе тумышы белән Босниядән. Ул укырга килгән фәләстинле Самирга кияүгә чыга. 1990нчы еллар башында Босниядә сугыш башлангач гаилә Газзәгә күчеп киткән була. Хәзер алар кире Босниягә күченгән. Тулырак безнең видеода карагыз.
▪️ХӘМӘС контролендәге Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, кораллы каршылыклар башланганнан бирле Газзә сызыгында барлыгы 25 105 кеше үлгән, 62 681 кеше яраланган.
▪️Мексика һәм Чили Израильнең "җир өсте чаралары" һәм Газзә сызыгын утка тотуда кылган сугыш җинаятьләрен һәм 7 октябрьдә ХӘМӘСнең һөҗүмнәрен тикшерү өчен Халыкара җинаять мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

YouTube
Ике сугышны күргән гаилә янә бергә кавышкан
1990нчы елларда Сутка әл-Бәрави фәләстинле ире белән Босниядә башланган сугыштан Газзә сызыгына качып китә. 30 ел узгач — янә сугыш аркасында — аларның гаиләсенә янә качып китәргә туры килде: бу юлы Газзәдән — кире Босниягә. Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә…
👍6❤2🥰2🕊1