Башкорт активисты Ильяс Байгускаровка митинг өчен җинаять эше ачылган
Байгускаровка Баймактагы җыен өчен "киңкүләм тәртипсезлекләр" (Җинаять кодексының 212нче маддәсе, 2нче бүлеге) турында җинаять эше ачылган.
Активистны Баймакта 17 гыйнварда тоткарладылар. Соңрак аны җибәрделәр, ләкин 18 гыйнвар кичендә янә тоткарладылар. Аңа митинг уздыру кагыйдәләрен бозу турында административ беркетмә төзелгән. Моны 19 гыйнварда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карарга тиеш иде, ләкин беркетмәдә хилафлыклар бар дип, полициягә кире кайтардылар.
Әлеге вакытта Байгускаровның кайсы полиция бүлегендә икәнлеге дә, чикләү чарасын билгеләү мәхкәмәсе кайчан булыры да билгеле түгел.
▪️17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
▪️Шул ук вакытта Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Баймакта киңкүләм протестлар булмады диде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬13❤1😴1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 21 гыйнвар, якшәмбе. Әлегә булган яңалыклар мондый:
🔺Якшәмбегә каршы төндә Ленинград өлкәсе Усть-Луга бистәсе диңгез портында «Новатэк» газ ширкәтенең терминалында янгын чыккан. Бу хакта өлкә губернаторы Александр Дрозденко хәбәр итте. Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк, эшчеләр эвакуацияләнгән. "Фонтанка" язуынча, янгын дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә чыккан.
🔺Словакия Русия белән мәдәни хезмәттәшлекне торгыза. Әлеге фәрманны яңа мәдәният министры Мартина Шимковичева имзалаган. Хезмәттәшек 2022 елның мартында туктатылган иде.
🔺Башкортстандагы каршылык чараларыннан соң полиция хезмәткәрләренә буйсынмауда гаепләнеп ким дигәндә 25 кешегә административ эш ачылган.
🔺Башкортстанда протестлар вакытында каршылык чараларын яктырткан телеграм каналларны вакытлыча томалауда "Халык фронты"ның «Кибердружина»сы катнашкан. Нәкъ бу оешма каналларга каршы күпсанлы шикаятьләр юллаган. «НацДем» язуынча, спам-һөҗүмнәрдә катнашучыларга баллар языла, аннары аларны онлайн-кибеттә кулланып була.
🔺Бүген Казанда Русия президенты вазифасына намзәт Борис Надеждин үз тарафдарлары белән очрашачак. "Протестная Казань - "Нетвойне" телеграм каналы язуынча, ул демократик һәм федератив илдә Татарстанның киләчәге нинди булачагы турында сөйләячәк, активистлар белән очрашып төбәкнең перспетивалары турында сүз алып барачак.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.
@azatliqradiosi

👍4✍1❤1
2023-2024 уку елында Башкортстанда башкорт телен дәүләт теле буларак 408 781 укучы өйрәнә.
Бу хакта Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбәрдин республикада бу атнада узган туган телләр үсеше киңәшмәсендә белдергән.
Башкортстанда укучыларның 78,5 проценты башкорт телен дәүләт теле буларак укый. Узган уку елы белән чагыштырганда аларның саны 42 мең кешегә арткан.
Шул ук вакытта укучыларның күпчелеге туган тел буларак күбрәк урыс телен сайлаган. Урыс телен санамаганда, мәктәп укучыларының 29,5 проценты гына башка телләрне өйрәнергә гариза биргән. Бу якынча 1523 800 кешене тәшкил иткән. Бер ел эчендә аларның саны 8,5 мең укучыга арткан диелә.
▪️2022-2023 уку елыннан милли республикаларда дәүләт телләре туган тел буларак кына түгел, дәүләт теле буларак та укытыла башлады. Моның өчен ата-аналар гариза язарга тиеш диелде.

❤1🤔1
Әфганстанның төньягында Бадахшан вилаятендә Мәскәүгә очучы Falcon 10 шәхси очкычы казага юлыккан.
Бу хата Aamaj News хәбәр итә. Очкыч белән элемтә 20 гыйнвар кичендә югалган. Росавиация мәгълүматынча, очкычта алты кеше - дүрт экипаж, ике юлчы булган.
Очкыч "Атлетик Групп" ширкәтенә карый. Хәзер аны эзлиләр. Ул Таиландтан Мәскәү өлкәсенең Жуковский һава аланына очкан.

😱1🤡1😍1
Ленинград өлкәсендә яшәүче активист Александр Правдин Башкортстанда протестка чыккан кешеләргә яклау белдереп ялгыз пикетка чыккан.
Ул «Башкиры — вы лучшие!» дигән шигар тотып торган.
▪️Правдин соңгы көннәрдә Фаил Алсыновны яклап ялгыз пикетларга даими чыкты. Моңа кадәр ул Казанда тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашевага да теләктәшлек белдереп пикетка чыккан иде.
▪️Фаил Алсынов милләтара нәфрәт уятуда гаепләнде һәм 17 гыйнварда 4 ел колония хөкеме алды. Алсыновны яклып, Баймакта һәм Уфада җыеннар узды.

👍20❤2😁1😴1
Газзәдәге сугыштан качып китә алган алган Самирә әл-Бәрави, ниһаять, туганнары белән кавышкан.
Самирәнең әнисе тумышы белән Босниядән. Ул укырга килгән фәләстинле Самирга кияүгә чыга. 1990нчы еллар башында Босниядә сугыш башлангач гаилә Газзәгә күчеп киткән була. Хәзер алар кире Босниягә күченгән. Тулырак безнең видеода карагыз.
▪️ХӘМӘС контролендәге Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, кораллы каршылыклар башланганнан бирле Газзә сызыгында барлыгы 25 105 кеше үлгән, 62 681 кеше яраланган.
▪️Мексика һәм Чили Израильнең "җир өсте чаралары" һәм Газзә сызыгын утка тотуда кылган сугыш җинаятьләрен һәм 7 октябрьдә ХӘМӘСнең һөҗүмнәрен тикшерү өчен Халыкара җинаять мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

YouTube
Ике сугышны күргән гаилә янә бергә кавышкан
1990нчы елларда Сутка әл-Бәрави фәләстинле ире белән Босниядә башланган сугыштан Газзә сызыгына качып китә. 30 ел узгач — янә сугыш аркасында — аларның гаиләсенә янә качып китәргә туры килде: бу юлы Газзәдән — кире Босниягә. Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә…
👍6❤2🥰2🕊1
Русия тарафыннан басып алынган Донецки хакимиятләре Киров районындагы шәһәр базарының утка тотылыу нәтиҗәсендә 18 кешенең һәлак булуын белдерде.
Азатлык бу саннарны бәйсеә рәвештә тикшерә алмый.
Шул ук вакытта Русия хәрбиләре узган тәүлектә Запорожье өлкәсенә 95 тапкыр аткан, бер кеше яраланган, җимерелгән урыннар бар. Бу хакта өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Юрий Малашко хәбәр итте.

Азатлык Радиосы
Донецкиның утка тотылуы нәтиҗәсендә 18 кеше һәлак булган
Русия билгеләгән өлкә җитәкчеләре сүзләренчә, шәһәр базары утка тотылган.
🕊3🤬1
2023 елның гыйнварыннан октябренә кадәр Русиядә бума ютәл йоктыруның 27,8 мең очрагы теркәлгән.
Бу хакта Росстатның "Русиянең социаль-икътисади хәле" дигән җыентыгына сылтама белән "Коммерсантъ" яза. Басма искәртүенчә, бу соңгы елларның иң зур күрсәткече.
Чагыштыру өчен: 2022 елда Русиядә бума ютәл йоктыруның 3,1 мең, ә 2021дә 1,1 мең очрагы ачыкланган булган. Соңгы алты елда иң зур күрсәткечләр бары тик 2019 елда гына теркәлгән, әмма ул вакытта да 14,4 мең очрак кына ачыкланган.
Сораштырылган табиблар фикеренчә, бума ютәл йоктыруның артуы мөһаҗирләр агымы контрольдә тотылмавы һәм халык арасынңда вакцина ясатуга каршы пропаганданың куәтле булуы белән бәйле. Шулай ук халык вакцина ясатуның мөһимлеге турында белми дигән җаваплар да булган.
▪️Былтыр ноябрь аенда Татарстанда да бума ютәл белән авыручылар саны 43 тапкырга артуы хәбәр ителгән иде. Сигез айда 100 мең кешегә шундый 8,1 очрак туры килгән.
▪️Бума ютәл - бактериаль инфекция, ул көчле һәм өянәк кебек ютәл чыгара. Бу өянәкләр берничә минут дәвам итеп, кешене бик йончытырга мөмкин. Аеруча әлеге авыру алты айдан кечерәк балалар өчен куркыныч. Өч айдан кечерәк булган сабыйлар 1-3 процент очракта бу инфекциядән үлә.
▪️Русиядә бума ютәлдән балачакта бушлай вакцина кадыйлар, әмма соңрак үскәч тә тагын бер вакцина ясату кирәк. Анысын инде үз акчаңа эшлисе. Кайбер чоракларда һәр 10 ел саен бер тапкыр вакцина ясатырга да кушалар, моның белән бәйле фикерләр аерыла.
Сез вакцина ясатасызмы?

👍5🔥2😢1
Русия президенты сайлавына намзәт булып баручы Борис Надеждин Казанда үз тарафдарлары белән очрашты.
Аннан татар теленең язмышы турында да сорадылар. Аныңча, татар телен укытуда баланс табарга кирәк.
...", диде ул.
Аның сүзләренә караганда, мең ел яшәгән татар теле алга таба да шуның кадәр яшәячәк, чөнки татарлар зур халык.
Ахырдан ул "мәктәпләрдә күпме татар теле укытылуын Татарстан парламенты хәл итәргә тиеш", диде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Аннан татар теленең язмышы турында да сорадылар. Аныңча, татар телен укытуда баланс табарга кирәк.
"Урыс мәктәбендә укучыларның күбесе бу (татар теле) безгә нәрсәгә кирәк дип әйтте. Монда таякны бер якка каеру булды. Икенче яктан, мин җитди сораулар күтәрүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен аңлыйм һәм хуплыйм. Беләсезме, төп проблем нидә — Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) урыс телендә генә тапшырылуында. Ата-аналар балалары карьера төзесен өчен югары уку йортында укуны тели. Әйе, Казан дәүләт университеты бар, ләкин кайберәүләр, әйтик, Мәскәүдә физика техник институтында белем алырга тели
...", диде ул.
Аның сүзләренә караганда, мең ел яшәгән татар теле алга таба да шуның кадәр яшәячәк, чөнки татарлар зур халык.
Ахырдан ул "мәктәпләрдә күпме татар теле укытылуын Татарстан парламенты хәл итәргә тиеш", диде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Русия президентына намзәт: "Татар теленең күпме укытылуын Татарстан парламенты хәл итәргә тиеш"
Русия президенты сайлавына намзәт булып баручы Борис Надеждин Казанда үз тарафдарлары белән очрашты. Аннан татар теленең язмышы турында да сорадылар. Аныңча, татар телен укытуда баланс табарга кирәк.
"Урыс мәктәбендә укучыларның күбесе бу (татар теле) безгә…

👍11😁4🤡3🦄3✍1
Якшәмбе кичендә бер кызыклы әңгәмә укырга тәкъдим итәбез.
Урта гасырдагы татарларны искә алганда, алар кыргый, вәхши баскынчы, канэчкеч сугышчы итеп тасвирлана. Мондый шаблон Русиядә дә, Европада да бар. Бу караш үзгәрә аламы? Даланың үз цивилизациясе булуы, Алтын Урданың дөньяны үзгәртүе турында тарихчы Юлай Шамилоглы белән сөйләштек.
💬 Алтын Урда кемнеке дигән сорау бар. Бу мәсьәләдә бары тик татарлар белән казакълар гына тартыша. Алар бәхәсләшә. Әйе, чынннан да, шул ук Фавро китабында да монголлар дөньяны ничек үзгәрткән дигән сораулар куя, анда татарлар берничек тә искә алынмый. Дөресен әйтергә кирәк, татарларны белмиләр. Шаккаттам, ни өчен галимнәр моны искә алмый. Кем бу чорны өйрәнә, татар сүзенә килеп төртелә. Татар-монголлар дип искә алына барлык чыганакларда", ди ул.

"Алтын Урда турында беләме халык? Чыңгызхан һәйкәле Казанда бармы?"
Тарихчы Юлай Шамилоглы белән әңгәмә
👍14
Башкортстанда протест чараларында катнашкан 30дан артык кеше тоткарланган.
"Алга Башкортстан" каналы язуынча, алар турында бернинди дә мәгълүмат юк.
Шуларның берсе Дим Дәүләткилдин сорау алуга чакыру белән Баймак полициясенә баргач тоткарланган. Элегрәк аның йортында тентү уздырганнар иде. Дәүләткилдин үзе анда катнашмады.
Бер тәүлектән соң ул һәм тагын якынча 36 кеше Уфага китерелгән. Туганнары хәбәр итүенчә, тоткарланганнарның телефоннарын алган булулары ихтимал, чөнки алар белән элемтә юк.
Шул ук телеграм канал моңа кадәр Темәс авылында да протестта катнашучыларны этә-төртә автобуска кертеп билгесез тарафка алып китүләрен язды.

Telegram
Алга Башкортостан
Больше 30 человек, замеченные на сходах в поддержку Фаиля Алсынова, были задержаны в Башкортостане — с ними нет связи
Об этом сообщают родственники задержанных.
В частности, Дим Давлеткильдин (на фото) был задержан в отделении полиции в Баймаке, куда пришел…

🤬7😢6👍1🥱1😴1
Хәерле иртә, дуслар! 22 гыйнвар иртәсенә дөньяда төп хәбәрләр шулар:
➡️ Төнлә Русия Украинага 8 дрон белән һөҗүм итте, ди Украина хәрби көчләре. Барлык дроннар бәреп төшерелгән диелә.
➡️ Казанда соңгы 5 елда иң көчле буран туктады, тик урамнарны кардан чистартып өлгермиләр. Кайбер мәктәпләрдә дистанцион уку игълан ителгән, Казан үзәгендә юл тыгыннары.
➡️ Моннан тыш Казанның Фатыйх Әмирхан проспектында торбалар шартлаган. Берничә йорт сусыз калган, урамда юл хәрәкәте туктатылган.
➡️ Башкортстанда исә бөтен юлларда хәрәкәт торгызылган. Шәһәрара автобуслар да сәфәрләрен башлаган. Моңарчы республикада 700гә якын автобус сәфәре башкарылмаган иде.
➡️ Республикан Рон Десантис АКШ президентлыгына көндәшлектән баш тартты һәм Дональд Трампны хуплаячагын белдерде. Хәзер Трамптан тыш республиканнардан президентлык өчен Никки Хейли гына көрәшә.
Көн дәвамында безнең белән булыгыз!
Көн дәвамында безнең белән булыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5✍2
📍 Башкортстан башлыгы Баймактагы протестларның чит илдән оештырылуын белдергән видео урнаштырган
"Фаш итү" видеосында "Башкорт"ның элекке лидерлары эшчәнлегенә "көнбатыш күзләү идарәләре ярдәм итү"е әйтелә. Моңа дәлил булып башкорт активисты Руслан Габбасовның хәзерге вакытта Литвада яшәве китерелә.
"Көнбатыш кураторлары юнәлеш биргән Габбасовның" Баймактагы хәлләргә кагылышы бар, диелә Хәбиров чыгарган видеода.
Сюжетта "Башкорт" хәрәкәтенең элекке лидерларына көнкүреш җинатьләрдә дә гаепләү белдерелә: кешеләрне үтерү, кыйнау, наркотиклар тарату һәм башкалар. Аларга чит ил агенты булып танылган медиа оешмалары ярдәм итә диелә.
Бу хакта тулырак монда укый аласыз. VPNсыз сылтама да бар.

🤡15🥱4🙈2😁1
Лилия Чанышева: "Мин бу юлны кабат сайлар идем"
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышева инде икенче ай Пермьдагы колониядә утыра. Аның белән хат алышу авыр: бу колониягә хатлар атналар буе бара. Хәзер активист турында яңалыкларны аның янына адвокаты килсә, яки телефоннан ире Алмаз Гатин белән сөйләшсә генә белеп була.
Декабрь башында Алмаз Гатин хатыны янында булу өчен Березникига күченде. "Idel.Реалии" Гатин белән һәм декабрь ахырында Лилия Чанышева янына барган адвокат Рамил Гыйззәтуллин белән сөйләшкән.
👉 Язманы безнең сайтта укыгыз
👉 VPN булмаса, монда басыгыз.
👉 Язманы Telegram-да укыгыз.

— Иректән мәхрүм ителүем белән бәйле кичергән хисләремә һәм сынауларыма карамастан, гражданнарны яклау юлын сайлавым дөрес булган. Мин бу юлны кабат сайлар идем һәм Русиядән китмәс идем. Гаиләмә, республика халкына һәм илгә тугъры калам, — дип язды Лилия колониядән.
Декабрь башында Алмаз Гатин хатыны янында булу өчен Березникига күченде. "Idel.Реалии" Гатин белән һәм декабрь ахырында Лилия Чанышева янына барган адвокат Рамил Гыйззәтуллин белән сөйләшкән.
👉 Язманы безнең сайтта укыгыз
👉 VPN булмаса, монда басыгыз.
👉 Язманы Telegram-да укыгыз.
Азатлык Радиосы
Лилия Чанышева: "Мин бу юлны кабат сайлар идем"
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышева инде икенче ай Пермь краеның Березники шәһәрендәге 28нче колониядә утыра. Аның белән хат алышу авыр: бу колониягә хатлар атналар буе бара.
💔8❤🔥3🙏2❤1
Русия думасына армия турында "фейклар" өчен милек тартып алу турында канун өлгесе кертелде ⚖️
Канун "Русия иминлегенә каршы җинаять эшчәнлеген финанслау өчен кулланылган яки кулланырга ниятләнгән милекне" тартып алырга мөмкинлек бирәчәк.
Русия думасы спикеры Вячеслав Володин белдергәнчә, канун өлгесенә ярашлы, Русия ватандашын 8 җинаять маддәсе нигезендә хөкем иткән очракта, аның милкен конфискацияли алачаклар дип белдерде. Алар арасында: Русия армиясе турында "ялган мәгълүмат" тарату, армияне "кимсетү", шулай ук экстремистик эшчәнлеккә ачыктан өндәү, нацизм реабилитациясе кебек маддәләр бар.
Йә, бу канун өлгесе сездә нинди фикерләр уята?
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤬7❤1
2024 елда Татарстан белән Башкортстанны ни көтә? Сәясәт белгече Руслан Айсин федераль үзәктән милли республикаларга басым дәвам итәчәк дип саный.
Аның белән әңгәмәне безнең сайтта укый аласыз, төп фикерләрне исә рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
VPNсыз сылтама монда.

👍6✍2😁1😴1