Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия президенты сайлавына намзәт булып баручы Борис Надеждин Казанда үз тарафдарлары белән очрашты.

Аннан татар теленең язмышы турында да сорадылар. Аныңча, татар телен укытуда баланс табарга кирәк.

"Урыс мәктәбендә укучыларның күбесе бу (татар теле) безгә нәрсәгә кирәк дип әйтте. Монда таякны бер якка каеру булды. Икенче яктан, мин җитди сораулар күтәрүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен аңлыйм һәм хуплыйм. Беләсезме, төп проблем нидә — Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) урыс телендә генә тапшырылуында. Ата-аналар балалары карьера төзесен өчен югары уку йортында укуны тели. Әйе, Казан дәүләт университеты бар, ләкин кайберәүләр, әйтик, Мәскәүдә физика техник институтында белем алырга тели

...", диде ул.

Аның сүзләренә караганда, мең ел яшәгән татар теле алга таба да шуның кадәр яшәячәк, чөнки татарлар зур халык.

Ахырдан ул "мәктәпләрдә күпме татар теле укытылуын Татарстан парламенты хәл итәргә тиеш", диде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍11😁4🤡3🦄3✍1
Якшәмбе кичендә бер кызыклы әңгәмә укырга тәкъдим итәбез.

Урта гасырдагы татарларны искә алганда, алар кыргый, вәхши баскынчы, канэчкеч сугышчы итеп тасвирлана. Мондый шаблон Русиядә дә, Европада да бар. Бу караш үзгәрә аламы? Даланың үз цивилизациясе булуы, Алтын Урданың дөньяны үзгәртүе турында тарихчы Юлай Шамилоглы белән сөйләштек.

💬 Алтын Урда кемнеке дигән сорау бар. Бу мәсьәләдә бары тик татарлар белән казакълар гына тартыша. Алар бәхәсләшә. Әйе, чынннан да, шул ук Фавро китабында да монголлар дөньяны ничек үзгәрткән дигән сораулар куя, анда татарлар берничек тә искә алынмый. Дөресен әйтергә кирәк, татарларны белмиләр. Шаккаттам, ни өчен галимнәр моны искә алмый. Кем бу чорны өйрәнә, татар сүзенә килеп төртелә. Татар-монголлар дип искә алына барлык чыганакларда", ди ул.

Тулырак 👉
монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍14
Башкортстанда протест чараларында катнашкан 30дан артык кеше тоткарланган.

"Алга Башкортстан" каналы язуынча, алар турында бернинди дә мәгълүмат юк.

Шуларның берсе Дим Дәүләткилдин сорау алуга чакыру белән Баймак полициясенә баргач тоткарланган. Элегрәк аның йортында тентү уздырганнар иде. Дәүләткилдин үзе анда катнашмады.

Бер тәүлектән соң ул һәм тагын якынча 36 кеше Уфага китерелгән. Туганнары хәбәр итүенчә, тоткарланганнарның телефоннарын алган булулары ихтимал, чөнки алар белән элемтә юк.

Шул ук телеграм канал моңа кадәр Темәс авылында да протестта катнашучыларны этә-төртә автобуска кертеп билгесез тарафка алып китүләрен язды.

@azatliqradiosi
🤬7😢6👍1🥱1😴1
Хәерле иртә, дуслар! 22 гыйнвар иртәсенә дөньяда төп хәбәрләр шулар:

➡️ Төнлә Русия Украинага 8 дрон белән һөҗүм итте, ди Украина хәрби көчләре. Барлык дроннар бәреп төшерелгән диелә.

➡️ Казанда соңгы 5 елда иң көчле буран туктады, тик урамнарны кардан чистартып өлгермиләр. Кайбер мәктәпләрдә дистанцион уку игълан ителгән, Казан үзәгендә юл тыгыннары.

➡️ Моннан тыш Казанның Фатыйх Әмирхан проспектында торбалар шартлаган. Берничә йорт сусыз калган, урамда юл хәрәкәте туктатылган.

➡️ Башкортстанда исә бөтен юлларда хәрәкәт торгызылган. Шәһәрара автобуслар да сәфәрләрен башлаган. Моңарчы республикада 700гә якын автобус сәфәре башкарылмаган иде.

➡️ Республикан Рон Десантис АКШ президентлыгына көндәшлектән баш тартты һәм Дональд Трампны хуплаячагын белдерде. Хәзер Трамптан тыш республиканнардан президентлык өчен Никки Хейли гына көрәшә.

Көн дәвамында безнең белән булыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5✍2
📍 Башкортстан башлыгы Баймактагы протестларның чит илдән оештырылуын белдергән видео урнаштырган

"Фаш итү" видеосында "Башкорт"ның элекке лидерлары эшчәнлегенә "көнбатыш күзләү идарәләре ярдәм итү"е әйтелә. Моңа дәлил булып башкорт активисты Руслан Габбасовның хәзерге вакытта Литвада яшәве китерелә.

"Көнбатыш кураторлары юнәлеш биргән Габбасовның" Баймактагы хәлләргә кагылышы бар, диелә Хәбиров чыгарган видеода.

Сюжетта "Башкорт" хәрәкәтенең элекке лидерларына көнкүреш җинатьләрдә дә гаепләү белдерелә: кешеләрне үтерү, кыйнау, наркотиклар тарату һәм башкалар. Аларга чит ил агенты булып танылган медиа оешмалары ярдәм итә диелә.

Бу хакта тулырак монда укый аласыз. VPNсыз сылтама да бар.
🤡15🥱4🙈2😁1
Лилия Чанышева: "Мин бу юлны кабат сайлар идем"

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышева инде икенче ай Пермьдагы колониядә утыра. Аның белән хат алышу авыр: бу колониягә хатлар атналар буе бара. Хәзер активист турында яңалыкларны аның янына адвокаты килсә, яки телефоннан ире Алмаз Гатин белән сөйләшсә генә белеп була.

— Иректән мәхрүм ителүем белән бәйле кичергән хисләремә һәм сынауларыма карамастан, гражданнарны яклау юлын сайлавым дөрес булган. Мин бу юлны кабат сайлар идем һәм Русиядән китмәс идем. Гаиләмә, республика халкына һәм илгә тугъры калам, — дип язды Лилия колониядән.


Декабрь башында Алмаз Гатин хатыны янында булу өчен Березникига күченде. "Idel.Реалии" Гатин белән һәм декабрь ахырында Лилия Чанышева янына барган адвокат Рамил Гыйззәтуллин белән сөйләшкән.

👉 Язманы безнең сайтта укыгыз
👉 VPN булмаса, монда басыгыз.
👉 Язманы Telegram-да укыгыз.
💔8❤‍🔥3🙏2❤1
Русия думасына армия турында "фейклар" өчен милек тартып алу турында канун өлгесе кертелде ⚖️

Канун "Русия иминлегенә каршы җинаять эшчәнлеген финанслау өчен кулланылган яки кулланырга ниятләнгән милекне" тартып алырга мөмкинлек бирәчәк.

Русия думасы спикеры Вячеслав Володин белдергәнчә, канун өлгесенә ярашлы, Русия ватандашын 8 җинаять маддәсе нигезендә хөкем иткән очракта, аның милкен конфискацияли алачаклар дип белдерде. Алар арасында: Русия армиясе турында "ялган мәгълүмат" тарату, армияне "кимсетү", шулай ук экстремистик эшчәнлеккә ачыктан өндәү, нацизм реабилитациясе кебек маддәләр бар.

Йә, бу канун өлгесе сездә нинди фикерләр уята?

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬7❤1
2024 елда Татарстан белән Башкортстанны ни көтә? Сәясәт белгече Руслан Айсин федераль үзәктән милли республикаларга басым дәвам итәчәк дип саный.

Аның белән әңгәмәне безнең сайтта укый аласыз, төп фикерләрне исә рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

VPNсыз сылтама монда.
👍6✍2😁1😴1
Казан юлларын кардан чистарту өчен 2 атналап вакыт кирәк булачак ❄️

Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев белдерде. Якын көннәрдә Казанда явым-төшем көтелми, ләкин юл хезмәтләре эшен көчәятә, ди ул.

Соңгы көннәрдә Казанда кар күпләп яуды. Бу соңгы 5 елда иң күп кар яву күренеше булды.

Казан мәгариф идарәсе мәктәпләргә 22 гыйнвар көнне дистанцион укуга күчәргә рөхсәт итте.

Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.
🤡5👍1🤔1🫡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Нью-Йорк Таймс-скверында сәяси тоткыннар (шул исәптән Алсу Кормашева) исемнәре күрсәтелде

Якшәмбе көнне анда "Код 58" проекты кысаларында сәяси тоткыннар рәсемнәре күрсәтелде. Бу Алексей Навальныйны иректән мәхрүм итүнең 3 еллыгына багышланган акция.

Бу атнада безнең хезмәттәшебез Алсу Кормашева тоткарлануына 100 көн була. Аңа каршы барлыгы 3 җинаять эше ачылган.

📹 Язылучыбыздан килгән видео

@azatliqradiosi #FreeAlsu #АлсугаАзатлык
❤‍🔥9❤3👍1🙏1🕊1🤡1
Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Баймакта башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау чарасында катнашкан Азат Мирзин, Даян Вәлиев, Раят Дәүләтбаев, Вилюр Карачуринны 17 мартка кадәр сак астына алды.

Мәхкәмә аларны киңкүләм тәртипсезлекләр катнашуда гаепләде. Активистлар үзләренә чыгарылган чикләү карары белән килешмәде.

Шулай ук мәхкәмә активист Юлдаш Тимербаевны тугыз тәүлеккә сак астында калдырган. Мәхкәмә фикеренчә, Тимербаев "Алга Башкортостан" телеграм каналында Фаил Алсыновны яклап 19 гыйнварда Уфаның Салават Юлаев мәйданына чыгарга чакырган. Мәхкәмә Тимербаевны каналның бердәнбер администраторы дип таныган.

▪️17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм
▪️Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

@azatliqradiosi
🤬3🙏1
Татарстанда торак-коммуналь челтәрләрен алыштыру өчен кимендә 230 миллиард сум акча кирәк.

Бу республиканың еллык бюджетының яртысыннан күбрәге дигән сүз. Әлеге саннарны бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының еллык киңәшмәсендә белдерде.

"Татэнерго" оешмасы баш мөдире Рәүзил Хаҗиев сүзләренә караганда, бүген Татарстанда җылылык белән тәэмин итү челтәрләренең яртысыннан күбрәк таушалган хәлдә. Моның төп сәбәбе — җитәрлек акча бүленмәвендә.

"Татэнерго" җитәкчесе Мәскәүдән күбрәк акча бүленергә тиеш дип саный. Мәсәлән, узган ел бюджеттан бары 800 млн сум бүленгән.

▪️Бүген Казанның Фатыйх Әмирхан проспектында су торбалары шартлады. Берничә йорт сусыз калды, урамда юл хәрәкәте туктатылды.

▪️Узган атнада Чистайда да коммуналь авария булды. Шул сәбәпле шәһәрнең 9 районында су бетте. Соңгы ике атнада бу өченче авария.

@azatliqradiosi
🔥1🤡1
Фаил Алсынов гаиләсенә ярдәм җыю өчен ачылган банк хисабы томаланган

Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә активистның кардәше Идел Алсынов хәбәр итте.

— Безгә билгеле булмаган сәбәпләр аркасында хисапны томалаганнар, — диде ул. Аның сүзләренчә, ярдәм җыю өчен башка банкларда да хисаплар ачылган.

Акча җибәргәндә, ул Фаил Алсынов исемен язмаска өнди, чөнки ул экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән, бу "экстремизмны финанслау" буларак бәяләнә ала, дип борчыла Идел Алсынов.

Активист Фаил Алсыновның 4 баласы бар.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤9👍1🤬1🙏1🦄1