Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украинада Ил-76 һәлакәтен анализлыйлар. Хәрби әсирләр белән эш итү штабында РФ саклану министрлыгының һәлакәткә юлыккан очкычта украин хәрби әсирләре булган дигән хәбәрне расламыйлар да, кире дә какмыйлар. "Украинская правда" һәм "РБК-Украина" башта Ил…
Украин күзләве әсирләрне алмашуга әзерлек барганын раслады.

Баш күзләү идарәсе вәкиле Андрей Юсов бүген Русия белән әсирләр алмашу булырга тиеш иде, диде. Ул хакта ул Азатлык Радиосына хәбәр итте.

"Әлегә шуны гына әйтә алам: алмашу булмады" диде ул.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта һәлакәткә юлыккан Ил-76 бортында украин хәрби әсирләре булган дигән версияне тикшерү бара. Бу версияне Русия ягы чыгарды.

Русия ягыннан Думаның саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов исә бүген 192 әсирне алмашу үткәрелергә тиеш булган дип белдерде.

@azatliqradiosi
👍3🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
26 гыйнвар Уфада Радий Хәбировны хуплап митинг-концерт уздырмакчылар Бу хакта UTV каналына "Русия халыклары ассамблеясе" дәүләт оешмасының республикадагы бүлекчәсе рәисе Гөлнур Көлсарина әйткән. Хәбәрне "Пруфы" басмасы да раслый. Басма чыганакларына күрә…
Радий Хәбировны хуплау митинг-концертында чыгыш чыгыш ясаячак җырчылар исемлеге билгеле булды.

26 гыйнварда Салават Юлаев мәйданында Рамил Бәдамшин, Фидан Гаффаров, "Зәйнетдин" милли проекты, Заһит Кунафин (MC Bash), "Дәрман" проекты, "Дәрвиш Хан" төркеме, "Павильон" төркеме, "Кәрван Сарай" төркеме һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Концертны Ильяс Батыргәриев һәм Лилия Курамшина алып барачак.

▪️17 гыйнвар "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.

▪️Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде. Полиция халыкны куып таратырга тырышты, ОМОН көч кулланды, дистәгә якын кеше тоткарланды.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡6😴3😁1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Украин күзләве әсирләрне алмашуга әзерлек барганын раслады. Баш күзләү идарәсе вәкиле Андрей Юсов бүген Русия белән әсирләр алмашу булырга тиеш иде, диде. Ул хакта ул Азатлык Радиосына хәбәр итте. "Әлегә шуны гына әйтә алам: алмашу булмады" диде ул. Аның…
8 меңнән артык украин Русиядә әсирлектә.

Ул хакта Украинаның хәрби әсирләр белән эш итү мәсьәләләре штаб вәкиле Юрий Таранюк белдерде.

"Русия белән әсирләрне 49 тапкыр алмаштык, өйгә 2828 кеше кайтарылды: шуларның 2681е — хәрбиләр, 147се — сивилләр. Хәзер 8 меңнән артык украин — Русиядә әсирлектә. Аларның 1600е — сивилләр. Шул ук вакытта дистәләрчә мең кеше хәбәрсез югалган булып санала" диде Таранюк.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 700нче көне.

@azatliqradiosi
😢5🤬1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🔺Башкортстанның Салават шәһәрендә Лайсан Равилова һәм аның әнисе Әлфинур Рәхмәтуллина фатирында тентү узган. Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнгән Рәхмәтуллинаны тентүдән соң билгесез тарафка алып киткәннәр дип яза RusNews. "Тәртип саклау органнары…
❗️60 яшьлек Әлфинур Рәхмәтуллина 1 ай да 22 көнгә СИЗОга утыртылган.

Ул 17 гыйнварда Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләнә. Моңарчы Әлфинур Рәхмәтуллина һәм аның кызы Ләйсән Равилова фатирында тентү узган иде.

▪️Башкортстан куәт оешмалары активист Фаил Алсыновка теләктәшлек белдергән кешеләрне эзләүне дәвам итә. Тапканнарын тоткарлыйлар һәм мәхкәмәгә бирәләр.

@azatliqtadiosi
🤬10🤯3🙏1😴1
Татарстан халкы кораллы көч чараларыннан тулысынча сакланган, дип белдерде ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе башлыгы Ирек Кадамов.

"Татарстан халкын заманча кораллы көч һөҗүмнәреннән саклау 100 процентка планлаштырылды. Аларның 94 проценты йортларның подваллары һәм башка биналарның җир асты өлешен алып тора, 5 проценты — гражданнарны саклау корылмаларында, 1 проценты — Казан метрополитены станцияләрендә урнашкан", диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1🔥1🤔1
Башкортстан адвокаты Гарифулла Яппаров Уфаның 1нче тикшерү изоляторында булганнан соң, социаль челтәрләрдә Русия президенты Владимир Путинга ачык хат чыгарган.

Ул үзен канунсыз рәвештә ике сәгатьтән артык тотып торуларын сөйли.

"Минем Уфаның 1нче тикшерү изоляторында тотыла торган Рамилә Сәетованы (Галим) һәм Баймактагы вакыйгалар белән бәйле тоткарланган Дим Дәүләткилдинне якларга адвокат кәгазем бар, 2024 елның 23 гыйнварында изоляторга килдем. Мине билгесез затлар канун бозып, канунсыз рәвештә ике сәгатьтән артык тоткарлады", дип яза ул мөрәҗәгатендә.

Путинга мөрәҗәгать юллау хакында ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
👍4✍1
Кар яуганнан соң Татарстан шәһәрләре чүпкә баткан.

Зур кар көртләре аркасында чүп ташый торган машиналар чүп савытлары урнашкан мәйданчыкларга керә алмый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢8😁1
Дума беренче укылышта "фейк"лар өчен милекне тартып алуны хуплады.

Дума рәисе Вячеслав Володин "юньсезләр белән көрәш" өчен хәзерге вакытта гамәлдә булган алымнар гына җитми дип белдерде.

ЛДПРдан депутат Андрей Луговой канун өлгесенең мәгънәсен "Ватанга зыян салырга тырышканнар барысын да югалтачак һәм безнең илдән читтә, соңгы эт кебек дөмегәчәк", дип аңлатты.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤯7🖕5👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Баймак вакыйгаларында "чит ил кулын" эзләүчеләргә тагын бер җавап — бу юлы блогер һәм җырчы Алтынай Вәлитовтан "Үз халкын яклаган башкорт егетен үз илендә төрмәгә утырталар. Ни өчен?!" дип уфтана ул. Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгәннән соң, кайберәүләр…
❗️Фаил Алсыновка теләктәшлек белдереп видеомөрәҗәгатьләр яздырган блогер Алтынай Вәлитов Русиядән качып киткән.

Бу хакта Алтынай үзе хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез: Алсыновны яклаган блогер һәм җырчы Алтынай Вәлитовның видеолары нык таралды, миллионлаган карау җыйды. Шуннан соң ул "мине эзәрлеклиләр, кемдер өемә килеп тәрәзәне ватып киткән" дип белдергән иде.

Хәзер Вәлитов чит илдә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍12😢7😴1
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Миңнехановтан балалар арасындагы үлемнәрне киметү өчен яңа хастаханә төзергә булышуны сорый.

Миңнуллин фикеренчә, республикада күппрофильле балалар стационары булмау балалар арасындагы үлемнәрнең дәрәҗәсенә дә нык йогынты ясый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5
Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов Казан Кирмәнендә булдырылырга тиешле Археология музее проекты бюрократия аркасында туктап калды дип белдерде.

Шулай ук, ул кирмәндә Татар әлифбасы музее төзүне дә сорады.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5🤔5❤2👎1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
👍Speech Tatar! Татар телендә текстны тавышка һәм тавышны текстка әйләндерә алган хезмәт эшли башлады.

Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты хәбәр итте, бу — институт башкарган проект. Tatar Speech дип аталган бу проект өч өлештән тора:

✔️ Татарча сөйләмне текстка әйләндерү.
✔️ Татарча текстны сөйләмгә әйләндерү.
✔️ Youtube видеоларын реаль вакытта татарчага тәрҗемә итеп яңгырату (бу өлеше Татарстан элемтә министрлыгы белән берлектә башкарыла).

@azatliqradiosi
🔥17👍9❤4
Хәерле иртә, дуслар! Яңа көн - яңа хәбәрләр. Кыскача хәлләр мондый:

🔸БМОның Иминлек шурасы Белгород янында килеп төшкән очкыч Ил-76 мәсьәләсен тикшерәчәк. Бу хакта Франция вәкиле белдергән. Русия исә бу мәсьәлә Украина үзенә уңайлы версия тапсын өчен махсус суза диде.

🔸Ил-76 очкычының җимерелүе халыкара дәрәҗәдә тикшерелергә тиеш, диде Украина президенты Владимир Зеленский. Аның сүзләренә караганда, Украина күзләве әсирләрнең язмышларын ачыкларга тырыша. Бу вакыйгадан соң Зеленский Украина буйлап сәфәрләрен дә, аның туган көне уңаеннан очрашуларны да тыйган.

🔸Пермь - Екатеринбург юлында Свердлау өлкәсендә татар иҗтимагый эшләрдә актив катнашкан эшмәкәр, 55 яшьлек Ринат Әскәров һәлак булган. Ул Свердлау өлкәсенең татар Конгрессын җитәкләгән. Ул 2019 елда Екатеринбурда мәчет төзелешенә өлкә хакитмиятләре каршы чыга дип Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка та мөрәҗәгать иткән иде.

🔸Туапседагы янгын туктатылган. Корбаннар, зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгу сәбәпләре әйтелми. Әмма медиа дроннарның очып килүе турында хәбәр итеп өлгергән иде.

🔸Русия партриахы Кирилл Гашыйклар көнен тыюны сорап Кремль сараенда чыгыш ясаган. Ул шулай ук мәктәпләредә гаилә тормышын алып бару курсын ачарга тәкъдим иткән.

🔸АКШ президенты Джо Байден Конгресстан Төркиягә F-16 хәрби очкычларны сатарга рөхсәт итүне сораган. Очкычларны сату 20 млрд долларга төшәчәк. Байден мөрәҗәгате Төркия Швециянең НАТОга керүен хуплаганнан соң яңгырады.

🔸Казакъстанның Алмата шәһәрендә 5 баллы җир тетрәве кабатланган.

🔸Бүген дә Казан урамнарында зур тыгыннар хасил булган.

🔸 Иртән Уфа һава аланыннан Уфа-Омск маршруты белән очып киткән очкыч кире әйләнеп кайткан. "Азимут" авиакомпаниясенең экипажы моны техник сәбәпләр дип аңлаткан.

Менә шундый хәбәләр. Сездә нинди хәлләр бар?
👍5🔥3✍1
Русиянең баш прокуратурасы "Doxa" медиасын теләнмәгән оешма дип таныган.

Бу хакта Русиянең Дәүләт Думасының дәүләтнең эчке эшләренә чит илләрнең тыкшыну фактларын ачыклаучы комиссиясенең Телеграм каналында язылган.

Прокуратура үзе бу хакта игълан итмәде, аның "кара" исемлегендә "Doxa" күренми әлегә.

Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬1💩1🙏1
📍100 көн рәшәткә артында.

100 көн Алсу Кормашева тотык хәлендә
100 көн ул ике баласын күрми, коча алмый
100 көн билгесезлек

Бүген 25 гыйнвар хезмәттәшебез, журналист Алсу Кормашеваны тоткарлауга 100 көн тулды. Аның белән хәзер хатлар аша гына аралашып була. Соңгы хатларында ул Яңа ел аллары һәм бәйрәмнән соңгы хәле турында сөйләде. Яңа ел яллары сәбәпле, Алсудан хатлар килми торды. Цензор ялда булды, ә бөтен хатлар бары тик аның аша узарга тиеш. Шул сәбәпле, алар урыс телендә языла, чөнки татар телендә яки башка телдә язылганнары тәрҗемә көтеп озаграк ята.

Менә бер хатыннан өзек.

— Бүген төгәл өч ай. Бөтен нәрсә үзгәрде. Мин үзгәрдем, сез үзгәрдегез, сезнең хатлар үзгәрде. Озак вакыт өзеклектән соң сезнең бәйрәм вакытларында язган хатларыгызны алдым. Алар шулкадәр фикерле, сез миңа үз куркуларыгызны сөйлисез, башкалар оливье ашаганда, сез барысына да "кул селтәп", минем белән уртаклашасыз. Бу бәяләп бетергесез.

Миңа монда утырган вакытларны беркем дә кире кайтармаячак. Мин үз гаиләм өчен җаваплы. Кечкенә балаларым, карт әнием өчен. Минем гомеремдә 2024 елның 18 гыйнвары бүтән булмаячак. Без бүген нишләдек? Кемгә ишекләр ачтык? Иртәгә барысы да башкача булачак бит. Бүген минем өстәлдә ачык ишекләр һәм тәрәзәләр төшерелгән сезнең открыткалар. Сез көчле һәм үз-үзегезгә ышанган кешеләр. Үзегезнең сорауларга сез һәрчак дөрес җаваплар таба аласыз. Үзегез һәм башкаларга ишекләрне ачыгыз, моннан курыкмагыз. Мин сезгә бик рәхмәтле.


Алсу изоляторда авырган, әмма дарулар юк булып чыккан. Казанның тикшерү изоляторында хәлләр ничегрәк булганын күз алдына китерер өчен тагын бер хаттан өзек.

Тамагым, башым авыртты, хәлем начарайды. Табибка мөрәҗәгать иттем. Сөйләшүебез шундыйрак булды.

— Минем тамакны карагызчы һәм үпкәләрне тыңлагызчы.
— Ник?
— Тамагым авырта һәм күкрәктә гыжлау бар.
— Карауның мәгънәсе юк, мин сезгә барыбер берничек тә ярдәм итә алмыйм.
— ???
— Бернинди дә дару юк.
— Хәтта парацетомол дамы?
— Парацетомол да.
— Шулай да карагызчы, зинһар һәм әйтегез: бик начармы, әллә бик начар түгелме. Камерада көзге юк, үзем карар идем.

Карый.

— Нык начар түгел. Тозлы су белән чайкатыгыз.
— Рәхмәт, — ди Алсу, күзләре белән генә. — Ни өчен сез монда төп дарулар бар дип, якыннардан дарулар кертүне тыясыз?
— Бу сорауны миңа бирмәгез. Мин фельдшер гына. Менә берничә төймә Но-шпа калды, биримме?
— Бирегез!

Журналист Алсу Кормашева рәшәткә артында ниләр укый, кем белән аралаша, ниләр уйлый, Казаннан беренче һәм бердәнбер хатта ниләр язылган? Бу хакта безнең мәкаләдән укыгыз.

#freealsu

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
😢10🥰2😱2👍1🤬1🙏1💔1😴1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍100 көн рәшәткә артында. 100 көн Алсу Кормашева тотык хәлендә 100 көн ул ике баласын күрми, коча алмый 100 көн билгесезлек Бүген 25 гыйнвар хезмәттәшебез, журналист Алсу Кормашеваны тоткарлауга 100 көн тулды. Аның белән хәзер хатлар аша гына аралашып була.…
Ә бу Азат Европа/Азатлык радиосының президент вазифаларын үтәүче Стивен Капусның белдерүе:
👇👇👇

"Алсу Кормашеваны рәшәткә артында гаделсез рәвештә хәтта бер көн тотулары — фаҗига, АКШ ватандашын Русия төрмәсендә 100 көн буе гаделсез тоту — ачу китергеч.

Алсу — хатын, әни, безнең оешманың яраткан хезмәткәре. Русия аны кичекмәстән азат итәргә тиеш. Без АКШ дәүләт департаменты Алсуны тиз арада "гаделсез тоткарланган" дип таныр дип ышанабыз", диде Капус.


#freealsu
👍7❤2
Башкортстанда нинди хәлләр бар?

2023 елның ноябрь-декабрь айларында Башкортстанда күптән түгел Русия ватандашлыгы алган 111 эшче мигрантны хәрби исәпкә куйганнар. Аларның өчесен хәрби чакырылыш кысаларында мәҗбүри хәрби хезмәткә алганнар, өчесе исә ихтыяри буларак контракт төзеп Русия гаскәренә ялланган.

👉Хәбәр ачылмаса, 👉 бу сылтамадан файдаланыгыз.

Мигрантларны эшли һәм яши торган урыннарыннан эзләгәннәр.

Урта Азиядән килеп эшләүчеләрне эзләү рейдлары Татарстанда да узган иде.
🔥3👍2😢2❤1
Башкортстанга чираттагы цинк табуты кайтарылган

Вячеслав Хәкимов Авыргазы районының Дүртөйле авылында җирләнгән. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган.

Русия Украинага бәреп керүенә 701 көн тулды. Бу вакыт эчендә Башкорстаннан кимендә 1385 ир һәлак булды. Бу - безнең исәпләүләр, үлүчеләр саны тагын да күбрәк була ала, чөнки хакимият бу саннарны яшерә. Яраланучылар турында мәгълүмат та сер буларак саклана.

Украинадагы сугышта Татарстаннан исә кимендә 972 кеше юк ителде.

Азатлык Русия Украинаны бәреп кергәннән бирле Башкортстан белән Татарстаннан ничә кешенең гомере өзелгәнен исәпләп бара. Барлык мәгълүмат бер урынга бөртекләп туплана, ачык мәгълүмат чыганакларыннан алына. Ачылмаса, бу сылтама аша кереп карагыз.
👍2😢1🍾1
Өйләнешү- аерылышу турында берничә факт

✔️ 2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Ә менә ничә гаилә таркалган дип уйлыйсыз? Аерылышучылар саны 14,2 мең кеше булган

✔️ Аерылышуларга иң еш китерә торган сәбәп – тормыш иптәшләренең бер-берсен аңламавы, хыянәт һәм матди хәлдән канәгать булмау, дигән Татарстан хөкүмәт йортының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина.

Ә Башкортстанда бу мәсьәләдә хәлләр ничек дисезме?

✔️ 2023 елда Башкортстанда да 14 меңләп пар аерылышкан. Бу хакта Башстат хәбәр итә.

Тулырак мәгълүмат 👉монда. Ачылмаса, бу сылтама бар.
✍1👍1
❗️Игорь Стрелковка (Гиркин) карата хөкем карары чыкты. Экстремизмга чакыру өчен мәхкәмә аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Гаепләүче як Стрелковны 5 елга төрмәгә утыртуны сораган иде.
🤬1