Башкортстанга чираттагы цинк табуты кайтарылган
Вячеслав Хәкимов Авыргазы районының Дүртөйле авылында җирләнгән. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган.
Русия Украинага бәреп керүенә 701 көн тулды. Бу вакыт эчендә Башкорстаннан кимендә 1385 ир һәлак булды. Бу - безнең исәпләүләр, үлүчеләр саны тагын да күбрәк була ала, чөнки хакимият бу саннарны яшерә. Яраланучылар турында мәгълүмат та сер буларак саклана.
Украинадагы сугышта Татарстаннан исә кимендә 972 кеше юк ителде.
Азатлык Русия Украинаны бәреп кергәннән бирле Башкортстан белән Татарстаннан ничә кешенең гомере өзелгәнен исәпләп бара. Барлык мәгълүмат бер урынга бөртекләп туплана, ачык мәгълүмат чыганакларыннан алына. Ачылмаса, бу сылтама аша кереп карагыз.

👍2😢1🍾1
Өйләнешү- аерылышу турында берничә факт
✔️ 2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Ә менә ничә гаилә таркалган дип уйлыйсыз? Аерылышучылар саны14,2 мең кеше булган
✔️ Аерылышуларга иң еш китерә торган сәбәп – тормыш иптәшләренең бер-берсен аңламавы, хыянәт һәм матди хәлдән канәгать булмау, дигән Татарстан хөкүмәт йортының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина.
Ә Башкортстанда бу мәсьәләдә хәлләр ничек дисезме?
✔️ 2023 елда Башкортстанда да14 меңләп пар аерылышкан. Бу хакта Башстат хәбәр итә.
Тулырак мәгълүмат 👉монда. Ачылмаса, бу сылтама бар.
✔️ 2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Ә менә ничә гаилә таркалган дип уйлыйсыз? Аерылышучылар саны
✔️ Аерылышуларга иң еш китерә торган сәбәп – тормыш иптәшләренең бер-берсен аңламавы, хыянәт һәм матди хәлдән канәгать булмау, дигән Татарстан хөкүмәт йортының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина.
Ә Башкортстанда бу мәсьәләдә хәлләр ничек дисезме?
✔️ 2023 елда Башкортстанда да
Тулырак мәгълүмат 👉монда. Ачылмаса, бу сылтама бар.
✍1👍1
❗️Игорь Стрелковка (Гиркин) карата хөкем карары чыкты. Экстремизмга чакыру өчен мәхкәмә аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Гаепләүче як Стрелковны 5 елга төрмәгә утыртуны сораган иде.

🤬1
Башкортстан мәктәпләрендә бер елда 115 низаг теркәлгән
Бу хакта Башкортстан бала хокуклары вәкиле Ольга Панчихина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, иң күп зарлар Уфадан килгән.
Бала хокуклары вәкиле фикеренчә, әгәр һәр мәктәптә медиация хезмәте эшләсә, мондый проблемнарны хәл итеп булыр иде.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

— Кайдадыр буллинг, кайдадыр балалар, ата-аналар һәм укытучылар арасындагы низагларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр булды. Бу бик җитди тема. Һәр очракны аерым тикшерәбез. Кайбер низаглар башланмаган да булыр иде, аларны өлкән сыйныф укучылары ярдәмендә дә җайга салырга була, ди ул.
Бала хокуклары вәкиле фикеренчә, әгәр һәр мәктәптә медиация хезмәте эшләсә, мондый проблемнарны хәл итеп булыр иде.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Игорь Стрелковка (Гиркин) карата хөкем карары чыкты. Экстремизмга чакыру өчен мәхкәмә аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итте. Гаепләүче як Стрелковны 5 елга төрмәгә утыртуны сораган иде.
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Игорь Стрелковны дүрт ел колониягә хөкем итте
Донецки фетнәчеләренең элекке җитәкчесе, ФСБның запастагы полковнигы Игорь Стрелков (Гиркин) экстремизмга чакырулар эше нигезендә дүрт елга гомуми тәртипле колониягә хөкем ителде.
Ул Telegram-каналдагы ике язмасы өчен экстремизмда гаепләнә. Бу язмаларның берсендә "Моның өчен атып үтерү дә әз" дигән сүзләр булган. Анда Стрелков сугышта катнашучыларга акча түләүгә аяк чалучы түрәләр турында язган. Тикшерү бу җөмләдә экстремизмга чакыру тапкан.
Стрелков үзе гаепләүләрне танымый.
▪️2014 елда Стрелков җирле фетнәчеләр ярдәмендә Украинаның Донецки өлкәсендәге Славянски шәһәрен яулап алган русияләр төркемен җитәкләде. Шул вакыттан Добасста хәрби хәрәкәтләр башланды дияргә була. Соңрак Русия хакимиятләре аны өнәми башлады. Стрелков 2022 елның февралендә Русия Украинага бәреп кергәннән соң да үзен фронтка үткәрмәүләренә зарланды.
▪️Экстремизмга чакыру турындагы эш белән бәйле сак астында булганда Стрелков Русия президенты сайлавына үз намзәтен тәкъдим итәчәген белдергән иде. Тик тарафдарлары намзәтне тәкъдим итү җыенын уздыра алмады. Анда бер генә нотариус та катнашырга риза булмаган диелде.

Азатлык Радиосы
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Игорь Стрелковны дүрт ел колониягә хөкем итте
Аны Telegram-каналдагы ике язмасы өчен экстремизмда гаеплиләр.
👍3🔥3🤬1
Миңнеханов Татарстанда экстремистик җинаятьләр саны артуын әйтте һәм протестларга юл куймаска чакырды
Бу хакта ул бүген Татарстан эчке эшләр министрлыгының еллык киңәшмәсендә әйтте.
Моннан тыш, Миңнеханов "протест төркемнәренә үз эшчәнлеген активлаштыруга юл куймаска" чакырды. Шул исәптән, бу Русиянең Украинага каршы алып барган "махсус хәрби операциясе"нә каршы булучыларга карата да үтәлергә тиеш дип өстәде ул.
▪️2023 елда Татарстанда 58 террористик һәм 24 экстремистик җинаять теркәлгән. Ел дәвамында экстремизм һәм террроризм юнәлешендә барлыгы 42 кеше хөкем ителгән, 37 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган диелә.
Тулырак мәгълүмат монда, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу хакта ул бүген Татарстан эчке эшләр министрлыгының еллык киңәшмәсендә әйтте.
— Узган ел экстремистик һәм террористик юнәлештәге җинаятьләр саны артты. Башка хокук саклау оешмалары белән бергә мониторинг үткәрергә, милләтара һәм динара низаглар туу ихтималын алдан кисәтергә һәм профилактика оештырырга кирәк, диде ул.
Моннан тыш, Миңнеханов "протест төркемнәренә үз эшчәнлеген активлаштыруга юл куймаска" чакырды. Шул исәптән, бу Русиянең Украинага каршы алып барган "махсус хәрби операциясе"нә каршы булучыларга карата да үтәлергә тиеш дип өстәде ул.
▪️2023 елда Татарстанда 58 террористик һәм 24 экстремистик җинаять теркәлгән. Ел дәвамында экстремизм һәм террроризм юнәлешендә барлыгы 42 кеше хөкем ителгән, 37 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган диелә.
Тулырак мәгълүмат монда, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮3😁2🤡2😴1
Cугышта катнашучы тоткыннарга ярлыкау бирми башлаганнар — BBC
Украинага каршы сугышырга киткән Русия тоткыннарына хәзер президент ярлыкавы бирелми, моның урынына аларны шартлы рәвештә иреккә чыгаралар, шулай ук аларга сугыш ахырына кадәр хәрби хезмәттә булырга туры киләчәк. Бу хакта ВВС тикшеренүендә әйтелә.
ВВС журналистлары тоткыннарның үзләре һәм туганнары белән сөйләшеп, хәзер колониядән алынганнарның контрактлары элеккечә 6 айга түгел, бер елга төзелүен ачыклаган. Контракт автомат рәвештә озайтылып барыла.
Моннан тыш тоткыннар Путинның ярлыкавын алмый һәм шартлы рәвештә азат ителгәннәр статусында сугыша. Канунда мондый норма әле күптән түгел генә барлыкка килде, диелә басмада.
Тулысынча азат ителүгә яки хөкем карарының гамәлдән чыгуына тоткыннар бары тик дәүләт бүләкләре алса гына яки сәламәтлекләрен югалту, хәрби хезмәткә яраклы яшьтән чыгу сәбәпле сугыштан китсәләр генә өмет итә ала.
▪️ВВС һәм "Медиазона" мәгълүматына күрә, Украинадагы сугышта 8 меңнән артык тоткын һәлак булган.
▪️Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта һәлак булган кимендә 2360 Татарстан һәм Башкортстан кешесенең кимендә 328е сугышка ялланып киткән булган.

"Бу — шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү түгел, чөнки анысы өчен мәхкәмәдән рөхсәт алырга кирәк. Ә шартлы рәвештә азат ителү өчен колониянең яки тоткыннар белән контракт имзалый торган хәрби комиссариатның карары да җитә. Бу процесста президентның катнашуы да кирәкми", дип искәртә басма.
Тулысынча азат ителүгә яки хөкем карарының гамәлдән чыгуына тоткыннар бары тик дәүләт бүләкләре алса гына яки сәламәтлекләрен югалту, хәрби хезмәткә яраклы яшьтән чыгу сәбәпле сугыштан китсәләр генә өмет итә ала.
▪️ВВС һәм "Медиазона" мәгълүматына күрә, Украинадагы сугышта 8 меңнән артык тоткын һәлак булган.
▪️Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта һәлак булган кимендә 2360 Татарстан һәм Башкортстан кешесенең кимендә 328е сугышка ялланып киткән булган.
@azatliqradiosi
👍3🔥2🤡1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2360 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1384, Татарстаннан кимендә 976 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 25 гыйнвар, сугышның 701нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1384, Татарстаннан кимендә 976 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 25 гыйнвар, сугышның 701нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢2👍1🔥1💔1
Дарья Трепованы блогерны үтерү эше нигезендә 27 ел колониягә хөкем иттеләр
Петербурдагы мәхкәмә хәрби блогер Владлен Татарскийны үтерү турындагы эш нигезендә Дарья Трепованы 27 елга колониягә хөкем итте.
"Медиазона" искәртүенчә, бу — Русиядә хатын-кызга чыгарылган иң кырыс җәза.
▪️Владлен Татарский былтыр 3 апрельдә Петербур кафесында үзенең иҗат кичәсендә бүләк ителгән бюст шартлау нәтиҗәсендә үлде.
▪️Икенче көнгә үк Дарья Трепова кулга алынды. Тикшерү ышандыруынча, ул Татарскийга бүләк иткән сынга шартлаткыч җайланма урнаштырылган булган.
▪️2022 елда Татарский Мәскәү Кремлендә "Бөтенесен җиңәчәкбез, бөтенесен үтерәчәкбез, кемне кирәк, бөтенесен талаячакбыз. Барысы да без яратканча булачак!" дигән мөрәҗәгать яздырып мәшһүр булган иде.

"Медиазона" искәртүенчә, бу - Русиядә моңа кадәр хатын-кызларга чыгарылган һәм халыкка билгеле булган хөкем карарлары арасында иң кырыс җәза бирелгән очрак.
🤯7👍3😢2🔥1💔1
Ни өчен үзләрен либераль дип санаган сәясәтчеләр, оппозицион медиа, Русия хакимиятенә кушылып, Башкортстандагы халык җыеннарын экстремизм, милләтчелек, сепаратизм күренешенә әйләндерде?
Бу хакта Moscow Times журналисты, милли республикаларда антиколониализм темасын даими күтәреп торучы активист Ләйлә Латыйпова белән сөйләштек. Аның фикеренчә, дәүләт медиасы да, оппозиция медиасы да, Русия хакимияте дә, аңа каршы сәясәтчеләрнең дә Фаил Алсыновка эсктремист тамгасын тагулары, аны милләтчелектә гаепләүләре гап-гади ксенофобия күренеше белән бәйле.
Укыган идегезме бу мәкаләне? Укымаган булсагыз, бу — VPNсыз ачыла торган сылтама.
Сезгә уңайлы булсын дип карточкалар да ясадык. Башкаларга да күрсәтегез, яме?
Ә сез ничек уйлыйсыз, ни өчен хакимият тә, оппозиция дә Башкортстандагы хәлләрне кара буяу белән тасвирлауда бердәм булып чыкты? Сәбәпләре нидә?

👍9✍1
🔖 "Шәехзадә Бабич – коммунизмның беренче корбаннарыннан берсе булган"
1988 елда эфирга чыккан тапшыруны Гариф Солтан шундый сүзләр белән башлый. Башкортстан тарихының яшереп тотылган караңгы якларын яктырту һәм совет дәвере тарихын яңадан дөрес итеп язу мәсьәләсе көн тәртибенә менде, ди ул. Шул тапшыруны тыңларга чакырабыз.
Азатлык архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив

❤16👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 гыйнвар, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Швециянең НАТОга керү документын раслаган. Элегрәк моны парламент хуплаган иде.
🔸Баймактагы протестлардан соң куәт оешмалары 20ләп кешене җинаять эшләрендә гаепләп, тикшерү изоляторына япкан, адмнинистратив беркетмәләр 120дән артык кеше төзелгән. Бу саннар арта бара.
🔸Уфада Радий Хәбировны яклау концерты узу сәбәпле, бүген кичке бишкә кадәр Телеүзәк тирәсендәге Театральная, Гафури (Пушкин урамыннан Пятигорскаяга кадәр), Зәки Вәлиди (Гафуридан Аксаковка кадәр) урамнары ябылачак.
🔸АКШның Алабама штатында үлем җәзасын беренче тапкыр чиста азот сулату ярдәмендә башкарганнар. Бу җәза 1988 елда бер хатын-кызны үтерү өчен Кеннет Юджинга карата кулланылган. Ул хөкем карарын шикаять иткән, ләкин өч апелляция дә кире кагылган.

👍3✍1