Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2360 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1384, Татарстаннан кимендә 976 кеше үлгән.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 25 гыйнвар, сугышның 701нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi

😢2👍1🔥1💔1
Дарья Трепованы блогерны үтерү эше нигезендә 27 ел колониягә хөкем иттеләр
Петербурдагы мәхкәмә хәрби блогер Владлен Татарскийны үтерү турындагы эш нигезендә Дарья Трепованы 27 елга колониягә хөкем итте.
"Медиазона" искәртүенчә, бу — Русиядә хатын-кызга чыгарылган иң кырыс җәза.
▪️Владлен Татарский былтыр 3 апрельдә Петербур кафесында үзенең иҗат кичәсендә бүләк ителгән бюст шартлау нәтиҗәсендә үлде.
▪️Икенче көнгә үк Дарья Трепова кулга алынды. Тикшерү ышандыруынча, ул Татарскийга бүләк иткән сынга шартлаткыч җайланма урнаштырылган булган.
▪️2022 елда Татарский Мәскәү Кремлендә "Бөтенесен җиңәчәкбез, бөтенесен үтерәчәкбез, кемне кирәк, бөтенесен талаячакбыз. Барысы да без яратканча булачак!" дигән мөрәҗәгать яздырып мәшһүр булган иде.

Азатлык Радиосы
Дарья Трепованы блогерны үтерү эше нигезендә 27 ел колониягә хөкем иттеләр
"Медиазона" искәртүенчә, бу - Русиядә моңа кадәр хатын-кызларга чыгарылган һәм халыкка билгеле булган хөкем карарлары арасында иң кырыс җәза бирелгән очрак.
🤯7👍3😢2🔥1💔1
Ни өчен үзләрен либераль дип санаган сәясәтчеләр, оппозицион медиа, Русия хакимиятенә кушылып, Башкортстандагы халык җыеннарын экстремизм, милләтчелек, сепаратизм күренешенә әйләндерде?
Бу хакта Moscow Times журналисты, милли республикаларда антиколониализм темасын даими күтәреп торучы активист Ләйлә Латыйпова белән сөйләштек. Аның фикеренчә, дәүләт медиасы да, оппозиция медиасы да, Русия хакимияте дә, аңа каршы сәясәтчеләрнең дә Фаил Алсыновка эсктремист тамгасын тагулары, аны милләтчелектә гаепләүләре гап-гади ксенофобия күренеше белән бәйле.
Укыган идегезме бу мәкаләне? Укымаган булсагыз, бу — VPNсыз ачыла торган сылтама.
Сезгә уңайлы булсын дип карточкалар да ясадык. Башкаларга да күрсәтегез, яме?
Ә сез ничек уйлыйсыз, ни өчен хакимият тә, оппозиция дә Башкортстандагы хәлләрне кара буяу белән тасвирлауда бердәм булып чыкты? Сәбәпләре нидә?

👍9✍1
🔖 "Шәехзадә Бабич – коммунизмның беренче корбаннарыннан берсе булган"
1988 елда эфирга чыккан тапшыруны Гариф Солтан шундый сүзләр белән башлый. Башкортстан тарихының яшереп тотылган караңгы якларын яктырту һәм совет дәвере тарихын яңадан дөрес итеп язу мәсьәләсе көн тәртибенә менде, ди ул. Шул тапшыруны тыңларга чакырабыз.
Азатлык архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив

❤16👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 гыйнвар, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Швециянең НАТОга керү документын раслаган. Элегрәк моны парламент хуплаган иде.
🔸Баймактагы протестлардан соң куәт оешмалары 20ләп кешене җинаять эшләрендә гаепләп, тикшерү изоляторына япкан, адмнинистратив беркетмәләр 120дән артык кеше төзелгән. Бу саннар арта бара.
🔸Уфада Радий Хәбировны яклау концерты узу сәбәпле, бүген кичке бишкә кадәр Телеүзәк тирәсендәге Театральная, Гафури (Пушкин урамыннан Пятигорскаяга кадәр), Зәки Вәлиди (Гафуридан Аксаковка кадәр) урамнары ябылачак.
🔸АКШның Алабама штатында үлем җәзасын беренче тапкыр чиста азот сулату ярдәмендә башкарганнар. Бу җәза 1988 елда бер хатын-кызны үтерү өчен Кеннет Юджинга карата кулланылган. Ул хөкем карарын шикаять иткән, ләкин өч апелляция дә кире кагылган.

👍3✍1
Башкорт блогеры һәм активист Ильяс Байгускаровны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу эше нигезендә тикшерү изоляторына япканнар
Байгускаровны Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе 2нче өлешендә - киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда гаеплиләр. СИЗОга аны 17 мартка кадәр җибәргәннәр.
Блогерны бер тоткарладылар, бер җибәрделәр, аннары ул 7 тәүлеккә административ сак астына алынды. Кичә бу мөддәтне тутырып чыкканда янә тоткарланды һәм мәхкәмә тикшерү изоляторына җибәрү карары чыгарды.
🔸Баймактагы протестлардан соң куәт оешмалары 20ләп кешене җинаять эшләрендә гаепләп, тикшерү изоляторына япкан, адмнинистратив беркетмәләр 120дән артык кеше төзелгән. Бу саннар арта бара.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬10😴2👍1🌚1
Халык телиме, мәҗбүр ителәме? Уфада Хәбировны яклау чарасы оештырыла
Уфада әлеге вакытта Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны яклап митинг-концерт бара.
Дәүләт медиасы моны "халык тели" дип язса да, чынлыкта күп нәрсәнең өстән кушылуы күренә. Башкорт активисты Фаил Алсыновка теләктәшлек күрсәтү җыеннарыннан соң башланды бу эш. Башта Вконтактеда Хәбировны яклап постлар чыга башлады, аларның барысы да диярлек укытучылар, тәрбиячеләр, депутатлар, хакимияткә якын язучылар, җырчылар, гомумән, дәүләт хезмәткәрләренеке.
Ә инде 25 гыйнварда халыкны концертка җыю башланды. Төрле дәүләт оешмаларыннан күпме кеше җыю турында хәбәрләр таралды.
Мәсәлән, Пруфы сайты телеграм каналы язуынча, "Вся Уфа" продюсерлык үзәгеннән 90, "Уфа" нәшрият йортыннан 80 кешегә килергә кушылган. Һәм мондый хәбәрләр бик күп.
Сәясәт белгече Андрей Потылицын моны архаизм дип атый. "Мондый архаик чаралар үткәрү юлы белән ХХ йөз башында диктаторлар эш иткән. Алар хакимият өчен отышсыз вакытта халыкны урамга куып чыгарган, алар исә төрле байрак күтәрергә һәм фирка белән хөкүмәтне хупларга тиеш булган" ди ул.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

Башкортстанның Баймак районында һәм Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау җыеннары узып, Башкортстан даны дөньяга таралганнан соң, республика башлыгын да "яклау" чаралары башланды. Дәүләт медиасы моны "халык тели" дип язса да, чынлыкта күп нәрсәнең…
💩4😴3
Bloomberg: Русия 2023 елда АКШ һәм Европада җитештерелгән бер млрд долларлык чип сатып алган
Агентлык тапкан документлардан күренгәнчә, Русия хәрби техника җитештергәндә дә куллана алырдай ярымүткәргечләр һәм интеграль схемнар өчен бер елда 1 млрд 700 млн доллар тоткан. Аларның яртысы АКШ һәм Европа берлегендә җитештерелгән.
Чикләүләргә эләккән технологияләрнең күбесе Русиягә ялган юллар белән өченче илләр, шул исәптән Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия аша керә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

👍1😁1
2023 елда русияләр займ оешмаларыннан "хезмәт хакына кадәр" дип моңарчы күрелмәгәнчә күп әҗәт алган
2023 елда Русия ватандашлары займ оешмаларыннан "хезмәт хакына кадәр" диеп 34,91 млн сумлык әҗәт алып торган. Болар 30 көнгә кадәр 30 мең сумга кадәр бирелә торган акчалар.
Займ оешмаларының былтыр бурычка биргән акчалары 2022 елдагысы белән чагыштырганда 12,25 процентка , 2021 елгыдан 22 процентка күбрәк.
🔸Белгечләр моны инфляциянең югары булуы белән аңлата, чын керемнәр артып өлгерә алмый ди. Кредит бурычларының артуы Русиядә финанс киеренкелеге булуын күрсәтә. Кешеләр гадәтләнгән тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен кредит ала.
👉Хәбәрне Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзәдәге хәлләр турында. Газзә сызыгына һөҗүм иткән Израилнең соңгы тәүлектә 24 солдаты һәлак булган. Бу — Израил Газзәгә каршы сугыш башлаганнан бирле бер көн дәвамында булган иң зур югалту. Сызыкның көньягында урнашкан Наср хастаханәсендә эшләүче табиблар…
❗️Бүген Берләшкән Милләтләр Оешмасының Халыкара мәхкәмәсе Израилгә карата белдерелгән геноцид гаепләүләре эшендә карар чыгарырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез: Көньяк Африка Республикасы Израилне — бу дәүләт Газзә сызыгындагы халыкны геноцидка дучар иткән дип — Халыкара мәхкәмәгә бирде. Израил бу гаепләүләрне кире кага.
Халыкара мәхкәмә үз карарын бүген чыгарыр дип көтелә.
Израилнең һөҗүмнәре аркасында Газзәдә һәлак булган кешеләр саны 26 меңнән артып китте. Шуларның 10 меңләбе — балалар. ХӘМӘС һөҗүме аркасында һәлак булган израилләр саны — 1139.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 10 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. Көньяк Африка Республикасы Израил Фәләстин халкына карата геноцид үткәрә дип аны Берләшкән Милләтләр Оешмасының Халыкара мәхкәмәсенә бирде. Израил бу гаепләүне кире кага. Мәхкәмә карарны әлегә чыгармаган.
@azatliqradiosi
✍1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Халык телиме, мәҗбүр ителәме? Уфада Хәбировны яклау чарасы оештырыла Уфада әлеге вакытта Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны яклап митинг-концерт бара. Дәүләт медиасы моны "халык тели" дип язса да, чынлыкта күп нәрсәнең өстән кушылуы күренә. Башкорт активисты…
Радий Хәбировны "яклау" концертына берничә мең кеше килгән.
Җыелган халык алдында Хәбиров үзе дә чыгыш ясады.
"Минем белән, мин үткәргән сәясәт һәм мин кабул иткән карарлар белән риза булмаган, ләкин Башкортстанны ихластан яраткан һәм диалогка әзер булган кешеләргә дуслык кулымны сузам һәм шуны әйтәм: әйдәгез, туган Башкортстаныбызны бергә төзибез!" диде ул.
Баймак районында һәм Уфада башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау җыеннары узып, Башкортстан даны дөньяга таралганнан соң, республика башлыгын да "яклау" чаралары башланды. Дәүләт медиасы моны "халык тели" дип язса да, чынлыкта күп нәрсәнең өстән кушылуы күренә. Ул хакта монда укыгыз.

👎8😴2👍1🤡1