Татарстанда эшче көчләр, белгечләр җитми. Бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр.
Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.
Бүген Татарстанга күпме эшче кирәк? Республикага мигрантлар күбрәк агылмасмы? Бу демографиягә нинди йогынты ясар?
➡️ Бу язманың бер өлеше генә, аны тулысынча безнең сайтта укый аласыз (көзге сылтама).
Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.
Бүген Татарстанга күпме эшче кирәк? Республикага мигрантлар күбрәк агылмасмы? Бу демографиягә нинди йогынты ясар?
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2🤷♂1
Мәскәү тарихи мәчете янында полиция хезмәткәрләре җыелган, автозаклар китертелгән
Элегрәк социаль челтәрләрдә җомга намазыннан соң Башкортстан халкын яклап чара узу нияте турында хәбәрләр таралган иде. "Ихтимал провокацияләр" турында хәбәрләр кайбер Мәскәү оешмаларына да килгән диелә.
Протест чараларыннан куркып, полиция һәм Росгвардия Большая Татарская урамына күпсанлы хезмәткәрләрне һәм автозакларны китерткән, тимер киртәләр һәм металл эзләү җиһазларын куйган, дип яза RusNews.

Telegram
RusNews ⭕️ exclusive
⭕️ В центре Москвы у мечети силовики выстроили укрепление из-за угрозы протестов
Ранее в социальных сетях анонсировали акцию в поддержку народа Башкортостана после пятничной молитвы у мечети на Большой Татарской.
Опасаясь массовых протестов, сотрудники…

❤3👍1💩1🤡1
Медиа: Русия тышкы эшләр министрлыгы чит илгә күчкән һәм Украинаны хуплаган йолдызларны эзәрлекләргә чакыра
Бу хакта Bloomberg яза. Бу эзәрлекләү ничек тормышка ашырылырга тиеш - монысын басма чыганаклары әйтмәгән.
Bloomberg-та чыккан язмага фикер белдереп, тышкы эшләр министрлыгында ТАСС-ка "Киев режимын финанслаучы яки хуплаучы бөтен кешене эзәрлекләргә түгел, хөкем итәргә кирәк", дигәннәр.
➡️ Тулырак монда укыгыз.
Бу хакта Bloomberg яза. Бу эзәрлекләү ничек тормышка ашырылырга тиеш - монысын басма чыганаклары әйтмәгән.
Bloomberg-та чыккан язмага фикер белдереп, тышкы эшләр министрлыгында ТАСС-ка "Киев режимын финанслаучы яки хуплаучы бөтен кешене эзәрлекләргә түгел, хөкем итәргә кирәк", дигәннәр.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬1
❗️Экоактивист Илдар Йомаголов куәт оешмалары хатынымны каядыр алып киткән, ди.
Баймактагы протестлардан соң Башкортстаннан качып киткән Йомаголов сүзләренчә, бүген иртән аеның өендә тентү узган.
"Тентүе — бер хәл. Хатынымны каядыр алып киткәннәр. Аны сөйләштерергә телиләр, ахрысы" ди ул.
Шулай ук, Йомаголов хатынының аның эшчәнлеген хупламавын белдерә. "Өйдә балигъ яшькә җитмәгән ике балам да калган, ә барлыгы балаларым — 6. Туганнар аша эш итә башлаганнар, күрәмсең", ди ул.
15 гыйнварда Баймакта җыелган меңләгән халык алдында чыгыш ясап, Йомаголов БР башлыгы Радий Хәбиров эшеннән китәргә тиеш дип белдерде. Баймактагы протестлардан соң ул Башкортстаннан күченеп киткәнен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, БРда аңа "куркыныч" яный.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

😱6🤬3🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ирландия белән Норвегия БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итүче агентлыкны финанслауны дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез: UNRWA агентлыгын финанслауны 9 ил туктатты. Беренче бу карарны кабул иткән АКШка Британия, Германия, Италия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия…
БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итүче агентлыкны финанслауны Ирландия белән Норвегия генә түгел, шулай ук Испания, Словения һәм Шотландия дә дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез: UNRWA агентлыгын финанслауны берничә ил туктатты. Беренче бу карарны кабул иткән АКШка Британия, Германия, Италия, Нидерланд, Швейцария, Финляндия, Австралия һәм Канада кушылды.
Акча бирү агентлыктагы 12 хезмәткәрнең 7 октябрьдә ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүмендә катнашы булудагы шикләрдән соң туктатылды. Бу хактагы документлар пакетын узган атнада Израил тапшырды.
Ирландия белән Норвегия исә бу хәлләрне һичшиксез тикшерергә кирәк, әмма Газзә халкына ярдәмне туктатырга ярамый дип карар кылган иде. Ирландия белән Норвегия позициясенә хәзер Испания, Словения һәм Шотландия дә кушылган.
Шунысы кызык: Шотландия — бәйсез дәүләт түгел, әмма бу очракта Лондонның рәсми позициясенә каршы чыга. Шотландия хөкүмәте рәисе (беренче министры) Хәмзә Йосыф "Без Газзә халкына кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез, башкаларны да шуңа өндибез" диде.
Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны 26 меңнән артып китте. Шуларның 11 меңнән артыгы — балалар. Хәзер Израил блокадасы аркасында Газзә халкына ачлыктан үлү яный.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 26 меңнән артып китте, аларның 11 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi
👍9👎1🥰1🤔1
Кичә, 1 февраль көнне, Казанның вакытлыча тоту изоляторыннан азат ителгән мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәковка тәртип саклау оешмалары вәкилләренең бернинди дәгъвалары да юк.
Тикшерү Тәүдирәковның Русиядә тыелган оешмаларны иганә итүгә бернинди катнашы булмавына инанган. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

😁4👍1👏1🤡1
🥚 Русиягә чит илләрдән кертелгән йомыркалар кибетләргә барып җитмәгән
Төркиядән, Азәрбайҗаннан һәм Беларустан кертелгән йомыркаларны нигездә кондитер эшләнмәләре һәм башка тауарлар өчен эшкәртүгә җибәргәннәр.
Сүз 78 млн данә йомырка турында бара.
Русиядә йомырка бәясен тотрыкландыруга башка илләрдән йомыркалар сатып алу түгел, ә эчке базарда күрелгән чаралар ярдәм иткән, диде "Руспродсоюз" түрәсе.
➡️ Тулырак монда укый аласыз.
Ә сез йомырка бәясе төшүен сиздегезме? Сезнең кибетләрдә бер дистә йомырка күпме тора?

😁10👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәү тарихи мәчете янында полиция хезмәткәрләре җыелган, автозаклар китертелгән Элегрәк социаль челтәрләрдә җомга намазыннан соң Башкортстан халкын яклап чара узу нияте турында хәбәрләр таралган иде. "Ихтимал провокацияләр" турында хәбәрләр кайбер Мәскәү…
Мәскәүнең тарихи мәчетенә җомга намазына килгән халыкка мәчет имамы мөрәҗәгать иткән.
Шушы мөрәҗәгатендә ул Башкортстан халкына теләктәшлек белдереп протестларга чакырулар турында да сөйләгән:
Безнең мәгълүматларга караганда, бу сүзләрне Мәскәү Тарихи мәчете имамнарының берсе: Рамил Садыйков яки Руфат Әхмәтҗанов әйткән.
Исегезгә төшерәбез: соцчелтәрләрдә бүген җомга намазыннан соң Башкортстан халкына теләктәшлек акциясе узачак дигән хәбәрләр таралды. Акция Мәскәүнең Тарихи мәчетендә узачак дип хәбәр ителде. Нәтиҗәдә РФ башкаласының Зур Татар урамында урнашкан әлеге мәчет янына полиция вәкилләре, автозаклар килде.
Башкортстандагы протестлар башкорт активисты Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителгәннән соң башланды.
@azatliqradiosi
Шушы мөрәҗәгатендә ул Башкортстан халкына теләктәшлек белдереп протестларга чакырулар турында да сөйләгән:
"Намазны, безнең мәйданчыкны кулланырга теләгән төркемнәр бар. Ачыктан-ачык әйтәм: мөселманнар аша бөтенебезне дә дошманлаштырып бетерергә телиләр — бу "махсус операция", билгеле көчләрнең социаль янаулары белән бәйле. Моны эшләргә маташкан бер бик зур төркем булды — аларның барысын да тоткарладылар, алар җәза алды... Мөселманнар, сезгә беркем дә мөрәҗәгать итми! Имам мөрәҗәгать итми! Алар шәригать кануннарын боза! Хәзер хәлләр шундый. Үтенеп сорыйм! Фетнәгә бирешмәгез! Килгәнсез икән — намазыгызны укыгыз. Калган бөтен гамәлләр дә туктатылачак. Мөселман кардәшләр, шушы аңлашылмый торган хәрәкәтләргә ярдәм итмәгез".
Безнең мәгълүматларга караганда, бу сүзләрне Мәскәү Тарихи мәчете имамнарының берсе: Рамил Садыйков яки Руфат Әхмәтҗанов әйткән.
Исегезгә төшерәбез: соцчелтәрләрдә бүген җомга намазыннан соң Башкортстан халкына теләктәшлек акциясе узачак дигән хәбәрләр таралды. Акция Мәскәүнең Тарихи мәчетендә узачак дип хәбәр ителде. Нәтиҗәдә РФ башкаласының Зур Татар урамында урнашкан әлеге мәчет янына полиция вәкилләре, автозаклар килде.
Башкортстандагы протестлар башкорт активисты Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителгәннән соң башланды.
@azatliqradiosi
🤡2😁1🤔1
2023 елда Татарстанда бөлгенлеккә төшү турында гаризалар 19 процентка арткан.
Аеруча юридик затлар арасында бөлгенлеккә төшүчеләр арткан.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аеруча юридик затлар арасында бөлгенлеккә төшүчеләр арткан.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢1
Бүген безнең "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә хәрәмләшү дигән сүзгә күз салыйк.
Бу сүзне куллану мисалын безнең элекке хәбәрдә күреп була.
Ә сез хәрәмләшү сүзен кулланасызмы, моңарчы ишеткәнегез булдымы?
#Азатлыксүзлеге

❤6💘1
БМОның Халыкара мәхкәмәсе Украинаның Русиягә карата белдерелгән дәгъвасын караячак.
Мәхкәмә Украина эшен карарга кирәк дигән карар чыгарды. Украина Русия геноцид төшенчәсен бозган дип белдерә. Русия ягы исә Халыкара мәхкәмә бу дәгъваны карарга тиеш түгел дип саный.
Украина мәхкәмәгә 2022 елның 26 февралендә (Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң ике көн узгач) мөрәҗәгать иткән иде. Украиннар фикеренчә, Русия — Украинага башлаган һөҗүмен аклар өчен — геноцидны булдырмау Конвенциясен бозган: Путин "махсус хәрби операция"не башлыйбыз дип сөйләгәндә, моңа сылтау итеп Донбасстагы урыс телле халыкның геноцидын туктатабыз дигән булган.
Украина бу гаепләүләрне ялгыш дип саный. Мәхкәмә геноцид чыннан да булганмы дигән сорауга җавап бирергә тиеш. Шулай да, БМОның Халыкара мәхкәмәсе чыгарган карарларны үтәү — мәҗбүри түгел.
Кайбер белгечләр — Русия бу мәхкәмәдә оттырган очракта — Киевның Мәскәүдән репарацияләр алырга бөтен хокуклары булачак дип саный.
Бүген — Русия Украинага каршы башлаган сугышның 709нчы көне.

🤡1
Әсгать Сәфәров Татарстан журналистларын “фейк”лар белән көрәшергә чакырды.
Аныңча, Русия президенты сайлавы алдыннан мәгълүмати һөҗүм артачак.
диде ул.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан матбугаты сугыш пропагандасы алып бара. Бу район газетларында ныграк сизелә. Район журналистларының фронт кырына тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куюы күзәтелә.
ТНВ да федераль каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш кулланып килде, "сигез ел кайда идегез" дигән сафсатаны кабатлап торды, контракт нигезендә сугышка барырга өндәде. Русия-Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде. Ә күптән түгел ТНВ хәтта Украинаның басып алынган җирләрендә үз вәкиллеген ачуы турында хәбәр итте.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аныңча, Русия президенты сайлавы алдыннан мәгълүмати һөҗүм артачак.
"Безнең уртак бурыч — "фейк"ларның таралуына юл куймау, халыкны ялган мәгълүматтан саклау һәм шул рәвешле аларны тынычландыру. Безгә оперативрак эшләргә кирәк. Бу хәбәрләрне аңлаешсыз итеп кире кагу гына җитми, аларны дәлилле эчтәлек белән эшләргә һәм күмәк көнбатыш омтылган киеренкелекне киметергә кирәк"
диде ул.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан матбугаты сугыш пропагандасы алып бара. Бу район газетларында ныграк сизелә. Район журналистларының фронт кырына тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куюы күзәтелә.
ТНВ да федераль каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш кулланып килде, "сигез ел кайда идегез" дигән сафсатаны кабатлап торды, контракт нигезендә сугышка барырга өндәде. Русия-Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде. Ә күптән түгел ТНВ хәтта Украинаның басып алынган җирләрендә үз вәкиллеген ачуы турында хәбәр итте.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮9😁2
🔖 Азатлык архивыннан уникаль язма: Гаяз Исхакый мирасы.
1989 елда яңгыраган тапшыруда Исхакый шәхесе һәм иҗаты турында ниһаять сөйләшүләр башланды диелә. Язучы иҗатында үз халкының милли иреккә, гаделлеккә омтылышы ничек сурәтләнгән?
Азатлык архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#Азатлыкка70 #архив

👍10❤6