Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанда бер елда такси бәясе 22% кыйбатланган һәм бер чакрымга 31,7 сумнан арткан

Бу Росстат белешмәләреннән күренә.

Былтыр сентябрьдә Казанда такси бәяләренең нык күтәрелүе хәбәр ителгән иде. Сәбәпләрнең берсе — Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядән машина җитештерүчеләрнең китүе диелде.

"Машина җитештерүчеләрнең бер өлеше киткәннән соң, машиналарга да, аларга хезмәт күрсәтүгә дә бәяләр артты. Чыгымнар арткан вазгыятьтә кайбер машина йөртүчеләр башка шөгыльгә өстенлек бирә һәм вакытлыча яки озак вакытка һөнәрләрен ташлап тора", ди такси хезмәте вәкиле.


#Татарстан
@azatliqradiosi
😢2
Башкортстанда Хәбировтан концертлар оештыру урынына хастаханәне төзекләндерүне таләп итәләр

Башкортстанның Белорет үзәк район хастаханәсенең инфекция бүлегендә дәваланучы авыру Алсу Заманова республика башлыгы Радий Хәбировка видео-мөрәҗәгать яздырган.

Ул Хәбировны хастаханәгә килеп, "берничә көн булса да ятып чыгарга" чакыра. Аның әйтүенчә монда диварлар җимерелә, тышкы яктан тәрәзәләр бозланып беткән, бинада бик салкын, җиһазлар иске. Видео авторы мондый шартларда Хәбировның үзен хуплатып концертлар оештыруын тәнкыйтьли.

"Бу концертка күпме акча тотылган иде!? Аның каравы сугышчыларыбызга һуманитар ярдәмне бөтен республика белән җыябыз. Республикада проблемнар бик күп. Концерт оештырганчы эшкә алыныгыз", дигән ул.


Кыз фикеренчә, концертка тотылган акчаларны хастаханәне төзекләндерүгә биреп булыр иде, шулай булганда, Башкортстанда яшәүчеләр сайлауда бәлки Хәбиров өчен тавыш та бирер иде.

Заманованың видеосын 99 меңнән артык интернет-кулланучы караган.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥9👍6👏1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2023 елда Татарстанда 18 меңнән артык кешедә яман шеш авыруы ачыкланган Республика онкология диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов моны "тарихи максимум, моңарчы болай булмады", дип белдерде. 18 меңнән артык авыруларның йөзгә якыны 14 яше тулмаган балалар.…
Башкортстанда ел саен яман шешнең 13-14 мең очрагы теркәлә

Аеруча үпкә, күкрәк бизе, мәни бизе, юан эчәк, тире яман шешләре еш очрый. Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин әйтте, дип яза Mkset.

Министр хәзерге вакытта авыруларны дәвалау өчен "колоссаль мөмкинлекләр" бар дигән, әмма профилактика чараларын үткәрү мөһим булуын әйткән һәм халыкны диспансеризациягә чакырган.

▪️Татарстанда исә 2023 елда яман шеш беренче тапкыр 18 152 кешедә ачыкланган дип хәбәр ителде.

▪️Азатлык Әлмәттән әтисе дә әнисе дә яман шеш белән чирләүче кыз белән сөйләшкән иде. Ул табиблар әтисенә вакытында ярдәм күрсәтмәү сәбәпле, тәненә метастазалар таралуын әйтте.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢6💔1
Казанда табиблар һәм шәфкать туташлары җитми, медицина оешмаларында эшләүчеләр еш алмашынып тора

"Табиблар җитмәү безнең дә авырткан җир", дигән Казан мэры Илсур Метшин. Ул бу проблемны хәл итү өчен бөтен мөмкин чараларны да эзләргә кирәк дип искәрткән.

▪️2022 елның 21 сентябрендә игълан ителгән "өлешчә" мобилизация дулкыны Татарстан һәм Башкортстандагы медицина хезмәткәрләрен дә читләтеп узмады. Алар арасында үлем очраклары да бар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤷3👍2
Татарстанда Русия президентын сайлауга 732 млн сум тотылачак. 2018 ел белән чагыштырганда 37% күбрәк

Шушы акчаның  54,4 млн сумы — Татарстан бюджетыннан, 677,4 млн сумы — федераль бюджеттан.

Бу саннарны бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов китерде.

Аның сүзләренчә, акчаларның 233 млн сумын "ИнформУИК" проекты кысаларында өй саен кереп кешеләргә сайлау турында хәбәр җиткереп йөргән комиссия әгъзаларына хезмәт хакы итеп түләячәкләр.

Русия президентын сайлауда катнашырга җыенасызмы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬13👎2
Мәскәүдә татар бию ансамбле җитәкчесе Рәдиф Яваев хәбәрсез югалган

Бу хакта хәбәрне "Мәскәү, нихәл?" телеграм каналы урнаштырган.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, 71 яшьлек Рәдиф Яваевның кайда булуы турында 3 февральдән бирле мәгълүмат юк.

▪️2016 елда Азатлык Мәскәүдәге "Илдан" бию төркеме җитәкчесе Рәдиф әфәнде белән әңгәмә корган иде. Аны монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😱11😢2🙏1
Татарстан мөфтие басып алынган Луһански мәчетендә намаз үткәргән

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе мөфти Камил Сәмигуллин җитәкчелегендә басып алынган Луһански "халык республикасы"на барган. Алар анда һуманитар йөк илткән. Бу хакта Диния нәзарәте җиткерә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Луһанскидагы бу хәрби бүлектә солдатларның 90 проценты — Татарстан ирләре. Аларга яшеренү ятьмәләре, компьютер техникасы, җылыткычлар, окоп бинокльләре, газ баллоннары, дарулар тапшырылган диелә.

Сәмигуллин Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшин белән Луһански, Северодонецки һәм Татарстанга төзекләндерергә бирелгән Лисичански шәһәрләрендә булган, Луһанскиның Җәмигъ мәчетендә җомга намазы үткәргән диелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩8😐8👍3👎2😢2😁1🤮1🍾1🖕1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2470 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1434, Татарстаннан кимендә 1036 кеше үлгән.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 4 февраль, сугышның 712нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭6⚡1🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдә татар бию ансамбле җитәкчесе Рәдиф Яваев хәбәрсез югалган Бу хакта хәбәрне "Мәскәү, нихәл?" телеграм каналы урнаштырган. Хәбәрдә әйтелгәнчә, 71 яшьлек Рәдиф Яваевның кайда булуы турында 3 февральдән бирле мәгълүмат юк. ▪️2016 елда Азатлык Мәскәүдәге…
Мәскәүдә югалган Рәдиф Яваев мәете табылган

Аны төнге сәгать икедә тимер юлы янында тапканнар. "Көч куллану эзләре күренми кебек, ләкин нәтиҗә ясарга иртә, криминалистлар эшләячәк", диде Мәскәү автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов.

Татар бию ансамбленең 71 яшьлек җитәкчесе Рәдиф Яваевның кайда булуы турында 3 февральдән бирле мәгълүмат булмаган иде.

▪️2016 елда Азатлык Мәскәүдәге "Илдан" бию төркеме җитәкчесе Рәдиф әфәнде белән әңгәмә корган иде. Аны монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢15😱3🙏1
6 февраль, сишәмбе иртәсенә башка төп хәбәрләр:

🔸Төнлә Русия янә һавадан Украинага һөҗүм ясаган, Харков өлкәсендә кунакханә җимерелгән. Җимерекләр астында кешеләрне эзләү бара.

🔸Белгород өлкәсенә дә дрон һөҗүм иткән, ди өлкә губернаторы. Аның дүрт торак йортка зыян итүе турында әйтелә. Зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.

🔸Украина үтенече белән тоткарланган русияле Аргентинада сыену сораган. Чуркин фамилияле русиялене Украинага тапшыру турында мәхкәмә 45 көн дәвамында узарга тиеш.

🔸Британиянең 75 яшьлек патшасы Чарлз IIIдә яман шәш табылган. Патша дәүләт эшләрен башкаруын дәвам итәчәк, ләкин әлегә чараларда катнашмаячак, ул дәвалануга уңай өметләр баглый, ди Букинһем сарае.

🔸Башкортстаннан Украина сугышына 110нчы "һуманитар конвой" җибәргәннәр, ди Башинформ. Ул республикадан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән киткән сугышчыларга җибәрелгән диелә.

Азатлыктан аерылмагыз, без татарча башка беркем дә язмый торган хәбәрләрне тапшырабыз. Безнең сайтка да керергә онытмагыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3✍1
Төркиядәге көчле җир тетрәүгә – 1 ел

Ул Төркиядә 50 меңнән артык, күрше Сүриядә 8,4 меңләп кеше гомерен өзгән. Дистләләрчә мең кеше яраланган. 700 меңгә якын кеше йортсыз калган.

Яшәү урынсыз калган кешеләрнең бер өлеше һаман чатырларда яки контейнерларда яши, диелә Euronews тапшыруында.

Кайберәүләр "дәүләт берни аңлатмады, безгә торак кайчан биреләчәге билгесез", дип әйтә. Төркия хакимияте исә йортларны бөтен стандартларны үтәп төзүен, шуңа бу эшкә күбрәк вакыт кирәклеген әйтә.

@azatliqradiosi
😢9
"Балтач районында авыл балаларыннан комикслар укыйсызмы дип сорагач, бер генә бала кул күтәреп, "Мин Марвелны укыйм", диде. Авыл балалары комиксның нәрсә икәнен белмиләр, ә шәһәр балалары татар телен белмиләр. Менә шунысы кызык. Мейнстрим булсын өчен, күп хезмәт түгәргә яки ниндидер трендка эләгергә кирәк".


Казанда татар комиксларының икенче җыентыгы тәкъдим ителде. Ул татар хатын-кыз шәхесләренә багышланган. Китапның татарча версиясе әзер, соңрак урыс телендә дә бастырырга җыеналар.

Проект авторлары Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова белән комиксларның эчтәлеге, аларның чынбарлыкны никадәр чагылдыра алуы, яңа комикслар өчен каһарманнарны һәм рәссамнарны сайлау нечкәлекләре хакында сөйләштек.

👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
Ачылмаса, көзге-сылтама бар.

@azatliqradiosi
🔥11❤5
📍 Алабугада шәһәр мэрының вазифасыннан китүен таләп итәләр

Алабуга шәһәрендә яшәүче "Алабуга районы башлыгының берни эшләмәвенә чаралар күрергә" дигән петиция чыгарды. Аны хәзергә 2000нән артык кеше имзалаган.

Петиция авторы әйтүенчә, хакимияткә Нуриев килгәннән соң шәһәрдә җитди проблемнар башланган. Коммуналь хезмәтләр карны чистартып җитешә алмый, чүп чыгара торган машина вакытында килми, шәһәрдәге агачларны кисеп бетергәннәр.

Тулырак монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
✍4😁2
Татар өстәл уеннары хәзер ни хәлдә? Нинди уеннарны бүген табып була, ә кайсылары инде чыкмый башлады?

Азатлык кызыклы күзәтү тәкъдим итте, аны безнең сайтта тулысынча укый аласыз.

@azatliqradiosi
🔥6👍3✍1😴1