Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Төркиядәге көчле җир тетрәүгә – 1 ел

Ул Төркиядә 50 меңнән артык, күрше Сүриядә 8,4 меңләп кеше гомерен өзгән. Дистләләрчә мең кеше яраланган. 700 меңгә якын кеше йортсыз калган.

Яшәү урынсыз калган кешеләрнең бер өлеше һаман чатырларда яки контейнерларда яши, диелә Euronews тапшыруында.

Кайберәүләр "дәүләт берни аңлатмады, безгә торак кайчан биреләчәге билгесез", дип әйтә. Төркия хакимияте исә йортларны бөтен стандартларны үтәп төзүен, шуңа бу эшкә күбрәк вакыт кирәклеген әйтә.

@azatliqradiosi
😢9
"Балтач районында авыл балаларыннан комикслар укыйсызмы дип сорагач, бер генә бала кул күтәреп, "Мин Марвелны укыйм", диде. Авыл балалары комиксның нәрсә икәнен белмиләр, ә шәһәр балалары татар телен белмиләр. Менә шунысы кызык. Мейнстрим булсын өчен, күп хезмәт түгәргә яки ниндидер трендка эләгергә кирәк".


Казанда татар комиксларының икенче җыентыгы тәкъдим ителде. Ул татар хатын-кыз шәхесләренә багышланган. Китапның татарча версиясе әзер, соңрак урыс телендә дә бастырырга җыеналар.

Проект авторлары Рәдиф Кашапов һәм Регина Гаязова белән комиксларның эчтәлеге, аларның чынбарлыкны никадәр чагылдыра алуы, яңа комикслар өчен каһарманнарны һәм рәссамнарны сайлау нечкәлекләре хакында сөйләштек.

👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
Ачылмаса, көзге-сылтама бар.

@azatliqradiosi
🔥11❤5
📍 Алабугада шәһәр мэрының вазифасыннан китүен таләп итәләр

Алабуга шәһәрендә яшәүче "Алабуга районы башлыгының берни эшләмәвенә чаралар күрергә" дигән петиция чыгарды. Аны хәзергә 2000нән артык кеше имзалаган.

Петиция авторы әйтүенчә, хакимияткә Нуриев килгәннән соң шәһәрдә җитди проблемнар башланган. Коммуналь хезмәтләр карны чистартып җитешә алмый, чүп чыгара торган машина вакытында килми, шәһәрдәге агачларны кисеп бетергәннәр.

Тулырак монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
✍4😁2
Татар өстәл уеннары хәзер ни хәлдә? Нинди уеннарны бүген табып була, ә кайсылары инде чыкмый башлады?

Азатлык кызыклы күзәтү тәкъдим итте, аны безнең сайтта тулысынча укый аласыз.

@azatliqradiosi
🔥6👍3✍1😴1
💬 Борис Надеждин: "Путин үзәкләштерү белән арттырып җибәрде"

Русия президентына намзәт Татарстанда җыелган салымның күп өлеше төбәктә калырга, аз өлеше генә Мәскәүгә китәргә тиеш, ди.

— Мин 90нчы елларда Русия хөкүмәте идарәсендә эшләгән чакта Татарстан федераль үзәккә бөтенләй салым түләми иде. Хәзер федераль үзәк бөтенесен тартып ала. Берәр уртак карар кирәк, — ди ул.


"Минем бурыч – Русиядән беркем аерылып чыгарга теләмәслек итү", дип тә белдерде Надеждин. Аның белән әңгәмә "Idel.Реалии"-да чыкты.

Әңгәмәдән иң кызыклы урыннарын Азатлык хәбәрендә укыгыз. Сайтка сылтама монда.
❤4✍3👏3🤡2😁1🙏1
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышевага бүген 42 яшь тулды.

Ул инде ике айдан артык Пермь өлкәсенең Березникидагы 28нче төзәтү колониясендә утыра.

Декабрь ахырында Лилия янына барган адвокаты Рамил Гыйззәтуллин Чанышеваны тегү цехында эшләргә куюларын әйткән иде.

— Минем уйлану өчен вакытым күп булды, дип җиткергән адвокаты аша Лилия. — Һәм мин менә нәрсә дип әйтәм: иректән мәхрүм ителүем белән бәйле кичергән хисләремә һәм сынауларыма карамастан, гражданнарны яклау юлын сайлавым дөрес булган. Мин бу юлны кабат сайлар идем һәм Русиядән китмәс идем.

Гаиләмә, республика халкына һәм илгә тугъры калам. Бөтен кешегә оптимист калулар телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Бар да яхшы булачак, дигән.

▪️2023 елның июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Азамат Бикчурин Чанышеваны экстремист оешма төзү эше нигезендә 7,5 елга колониягә хөкем итте. Баш прокуратура җәзаны кырыслатуны таләп итә.

@azatliqradiosi
😢7💔7🙏1
Тула контрактчысына хәрби бүлекчәне калдырып киткән өчен 6 ел колония биргәннәр

Иннокентий Борматовка
хөкем карарын 400 хәрби алдында игълан иткәннәр.

Соңрак мәхкәмә рәисе бу хәрбиләр белән әңгәмә үткәргән, "хәрби хезмәттә булу тәртибенә каршы җинаятьләр кылган өчен " җинаять җаваплылыгы булуы турында сөйләгән, диелә.

Тулырак монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢2👍1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышевага бүген 42 яшь тулды. Ул инде ике айдан артык Пермь өлкәсенең Березникидагы 28нче төзәтү колониясендә утыра. Декабрь ахырында Лилия янына барган адвокаты Рамил Гыйззәтуллин…
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева һәм активист Рөстәм Мөлеков эшенең кассация шикаятьләрен карау 4 мартка билгеләнгән.

Бу хакта Чанышева адвокаты Рамил Гыйззәтуллинга сылтанып “Аспекты” яза.

Адвокат әйтүенчә, Чанышева үзенең гаепсез булуын белдереп килә, ә прокурор 7,5 елга иректән мәхрүм итүне артык йомшак дип саный һәм аны 10 елга кадәр арттыруны сорый.

“Бик символик, чөнки Лилия Чанышеваның бүген туган көне”, ди Гыйззәтуллин.

▪️2023 елның 14 июнендә Киров районы мәхкәмәсе Рөстәм Мөлековны “Экстремистик оешмада катнашу" нигезендә гаепле дип таныды һәм 2,5 елга аны гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

▪️Рөстәм Мөлеков — I төркем инвалид, атнасына өч тапкыр аңа гемодиализ процедурасын узарга кирәк.

@azatliqradiosi
🙏5
Бюджет акчаларын санауны дәвам итәбез 😉

Иртәгә Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачылышында мәдәни програмга күпме акча тотылачак, дип уйлыйсыз?

Җавапбы ☝🏻 өстәге рәсемдә һәм безнең хәбәрдә.

@azatliqradiosi
😁8🤬2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Русия президентлыгына намзәт Борис Надеждин сез президент булсагыз һәм илдәге бер яки берничә милли республика аерылып чыгарга теләсә, нәрсә эшләр идегез дигән сорауга җавап биреп, "Минем бурыч – Русиядән беркем дә аерылып чыгарга теләмәслек итү", дип белдергән.

Аның белән әңгәмә "Idel.Реалии"да чыкты.

Надеждин Татарстанда җыелган салымның күп өлеше төбәктә калырга, аз өлеше генә Мәскәүгә китәргә тиеш, ди. Путин үзәкләштерү белән арттырып җибәрде дип саный ул.

Басма Надеждиннан Путин фәрманы нигезендә мәктәпләрдә милли телләрне мәҗбүри укытуны тыюлары белән бәйле фикерен сораган.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤷‍♂3👏3👎2👍1😁1🤮1
Башкортстан мәхкәмәләре Баймактагы протест чаралары белән бәйле 152 административ эшне караган.

Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәтендә "Коммерсантъ"ка әйткәннәр.

Протестлардан соң шактый гына тоткарлаулар да булды. Моңарчы "Аспекты" 4 февральгә "Баймак эше" нигезендә 52 кеше тоткарлануын җиткергән иде. Аларның берсе - Рифат Даутов автозакта үлде.

Бүген аны җирләү куәт оешмалары вәкилләре контролендә узган. Алдан беркемгә хәбәр ителмәгән. Даутовның сеңлесе Зәлия әйтүенчә, җирләүдә хәтта туганнарның барысы да катнаша алмаган.

“Монда бөтен җирдә полиция һәм ОМОН” дигән ул “Аспекты”га.

▪️25 гыйнварда Уфада яшәүче Рифат Даутовны да ОМОН хезмәткәрләре алып киткән иде, шуннан соң ул үлде.

“Башта аны Уфада полиция бүлегенә чакырдылар, дебошир дип кәгазь тоттырдылар. Соңыннан Зиянчура районында ОМОНның "Газелька"сына көчләп утырттылар да билгесез тарафка алып киттеләр” дип язган иде Зәлия элегрәк.

@azatliqradiosi
🤬4👍1
Башкортстанда мәхкәмәгә ил гаскәре хакында "ялган хәбәр" тарату турында яңа эш кергән

Русиядә экстремист оешма дип табып тыелган "СССР ватандашлары" хәрәкәте тарафдары Евгений Шепелев "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә 2022 елда ук бер пост чыгарган булган.

Анда ул Украинаның Изюм шәһәрендә Русия гаскәре кылган гамәлләр турында язган. Иргә җинаять эше ачылган һәм мәхкәмәгә барып җиткән.

▪️Җинаять кодексына ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турындагы маддәне Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң керттеләр.
Русия мәхкәмәләре әгәр саклану министрлыгы фаразы белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип таба.
▪️"Овд-Инфо" исәпләүләренә күрә, Русиядә сугышка каршы карашлары өчен кимендә 830 кешегә җинаять эшләре ачылган, шуларның кимендә 250 се - ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә.

@azatliqradiosi
🤬4👍2🙏1
Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе тыныч протест акцияләрендә тоткарланганда хокуклары бозылуга зарланган 45 кешенең һәрберсенә 3-5 мең евро компенсация түләтү турында карар чыгарды.

Әлеге шикаятьне мәхкәмәгә "Мемориал" үзәге һәм "ОВД-Инфо" тапшырганнар иде.

Сүз 2021 елның 25 декабрендә математик Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерү чараларындагы хокук бозулар,

2021 елның 23 гыйнвар, 31 гыйнвар, 2 февраль һәм 21 апрелендә Русиянең төрле шәһәрләрендә Алексей Навальныйга теләктәшлек чараларындагы һәм 2021 елның 6 апрелендә Покров шәһәрендә колониядә утыручы Навальный янына табибларны кертүне таләп иткән акциядәге хокук бозулар,

2021 елның 29 июлендә Петербурда гадел сайлаулар таләп иткән митингта һәм 2022 елның 3 мартында Мәскәүдә Русиянең Украинага бәреп керүенә каршылык белдерү чараларындагы хокук бозулар турында бара.

Үз вакытында Русия мәхкәмәләре әлеге чараларда катнашучыларны акцияне алдан кисәтмичә уздыру, протест чараларында катнашу кагыйдәләрен бозу, юл хәрәкәтенә һәм иҗтимагый инфраструктуралар эшчәнлегенә каршылык тудыруда гаепләп административ җаваплылыкка тарткан иде.

Страсбург мәхкәмәсе әлеге очракларда кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турында Европа конвенциясенең кайбер маддәләрен бозуны таныды. Сүз җыелышлар ирегенә, иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокук турындагы маддәләр турында бара.

▪️ 2022 елның 11 июнендә Владимир Путин Русия хөкүмәтенә Европа мәхкәмәсенең 2022 елның 15 мартыннан соң кабул ителгән карарларын үтәмәскә мөмкинлек бирүче канунны имзалады. Шул ук вакытта мәхкәмә 2022 елның 14 сентябренә кадәр Русия хакимиятләре тарафыннан кеше хокукларын бозу очракларын карауны дәвам итте. Юристлар Европа Берлеге белән элемтәне саклап калу өчен Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүдән туктамый. Бу шулай ук Европа илләренә Русиядә кеше хокуклары бозылуының күләме турында мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирә.

@azatliqradiosi
🙏7👍3❤1