Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Тула контрактчысына хәрби бүлекчәне калдырып киткән өчен 6 ел колония биргәннәр

Иннокентий Борматовка
хөкем карарын 400 хәрби алдында игълан иткәннәр.

Соңрак мәхкәмә рәисе бу хәрбиләр белән әңгәмә үткәргән, "хәрби хезмәттә булу тәртибенә каршы җинаятьләр кылган өчен " җинаять җаваплылыгы булуы турында сөйләгән, диелә.

Тулырак монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢2👍1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышевага бүген 42 яшь тулды. Ул инде ике айдан артык Пермь өлкәсенең Березникидагы 28нче төзәтү колониясендә утыра. Декабрь ахырында Лилия янына барган адвокаты Рамил Гыйззәтуллин…
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева һәм активист Рөстәм Мөлеков эшенең кассация шикаятьләрен карау 4 мартка билгеләнгән.

Бу хакта Чанышева адвокаты Рамил Гыйззәтуллинга сылтанып “Аспекты” яза.

Адвокат әйтүенчә, Чанышева үзенең гаепсез булуын белдереп килә, ә прокурор 7,5 елга иректән мәхрүм итүне артык йомшак дип саный һәм аны 10 елга кадәр арттыруны сорый.

“Бик символик, чөнки Лилия Чанышеваның бүген туган көне”, ди Гыйззәтуллин.

▪️2023 елның 14 июнендә Киров районы мәхкәмәсе Рөстәм Мөлековны “Экстремистик оешмада катнашу" нигезендә гаепле дип таныды һәм 2,5 елга аны гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

▪️Рөстәм Мөлеков — I төркем инвалид, атнасына өч тапкыр аңа гемодиализ процедурасын узарга кирәк.

@azatliqradiosi
🙏5
Бюджет акчаларын санауны дәвам итәбез 😉

Иртәгә Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачылышында мәдәни програмга күпме акча тотылачак, дип уйлыйсыз?

Җавапбы ☝🏻 өстәге рәсемдә һәм безнең хәбәрдә.

@azatliqradiosi
😁8🤬2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Русия президентлыгына намзәт Борис Надеждин сез президент булсагыз һәм илдәге бер яки берничә милли республика аерылып чыгарга теләсә, нәрсә эшләр идегез дигән сорауга җавап биреп, "Минем бурыч – Русиядән беркем дә аерылып чыгарга теләмәслек итү", дип белдергән.

Аның белән әңгәмә "Idel.Реалии"да чыкты.

Надеждин Татарстанда җыелган салымның күп өлеше төбәктә калырга, аз өлеше генә Мәскәүгә китәргә тиеш, ди. Путин үзәкләштерү белән арттырып җибәрде дип саный ул.

Басма Надеждиннан Путин фәрманы нигезендә мәктәпләрдә милли телләрне мәҗбүри укытуны тыюлары белән бәйле фикерен сораган.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤷‍♂3👏3👎2👍1😁1🤮1
Башкортстан мәхкәмәләре Баймактагы протест чаралары белән бәйле 152 административ эшне караган.

Бу хакта Башкортстан мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәтендә "Коммерсантъ"ка әйткәннәр.

Протестлардан соң шактый гына тоткарлаулар да булды. Моңарчы "Аспекты" 4 февральгә "Баймак эше" нигезендә 52 кеше тоткарлануын җиткергән иде. Аларның берсе - Рифат Даутов автозакта үлде.

Бүген аны җирләү куәт оешмалары вәкилләре контролендә узган. Алдан беркемгә хәбәр ителмәгән. Даутовның сеңлесе Зәлия әйтүенчә, җирләүдә хәтта туганнарның барысы да катнаша алмаган.

“Монда бөтен җирдә полиция һәм ОМОН” дигән ул “Аспекты”га.

▪️25 гыйнварда Уфада яшәүче Рифат Даутовны да ОМОН хезмәткәрләре алып киткән иде, шуннан соң ул үлде.

“Башта аны Уфада полиция бүлегенә чакырдылар, дебошир дип кәгазь тоттырдылар. Соңыннан Зиянчура районында ОМОНның "Газелька"сына көчләп утырттылар да билгесез тарафка алып киттеләр” дип язган иде Зәлия элегрәк.

@azatliqradiosi
🤬4👍1
Башкортстанда мәхкәмәгә ил гаскәре хакында "ялган хәбәр" тарату турында яңа эш кергән

Русиядә экстремист оешма дип табып тыелган "СССР ватандашлары" хәрәкәте тарафдары Евгений Шепелев "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә 2022 елда ук бер пост чыгарган булган.

Анда ул Украинаның Изюм шәһәрендә Русия гаскәре кылган гамәлләр турында язган. Иргә җинаять эше ачылган һәм мәхкәмәгә барып җиткән.

▪️Җинаять кодексына ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турындагы маддәне Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң керттеләр.
Русия мәхкәмәләре әгәр саклану министрлыгы фаразы белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип таба.
▪️"Овд-Инфо" исәпләүләренә күрә, Русиядә сугышка каршы карашлары өчен кимендә 830 кешегә җинаять эшләре ачылган, шуларның кимендә 250 се - ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә.

@azatliqradiosi
🤬4👍2🙏1
Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе тыныч протест акцияләрендә тоткарланганда хокуклары бозылуга зарланган 45 кешенең һәрберсенә 3-5 мең евро компенсация түләтү турында карар чыгарды.

Әлеге шикаятьне мәхкәмәгә "Мемориал" үзәге һәм "ОВД-Инфо" тапшырганнар иде.

Сүз 2021 елның 25 декабрендә математик Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерү чараларындагы хокук бозулар,

2021 елның 23 гыйнвар, 31 гыйнвар, 2 февраль һәм 21 апрелендә Русиянең төрле шәһәрләрендә Алексей Навальныйга теләктәшлек чараларындагы һәм 2021 елның 6 апрелендә Покров шәһәрендә колониядә утыручы Навальный янына табибларны кертүне таләп иткән акциядәге хокук бозулар,

2021 елның 29 июлендә Петербурда гадел сайлаулар таләп иткән митингта һәм 2022 елның 3 мартында Мәскәүдә Русиянең Украинага бәреп керүенә каршылык белдерү чараларындагы хокук бозулар турында бара.

Үз вакытында Русия мәхкәмәләре әлеге чараларда катнашучыларны акцияне алдан кисәтмичә уздыру, протест чараларында катнашу кагыйдәләрен бозу, юл хәрәкәтенә һәм иҗтимагый инфраструктуралар эшчәнлегенә каршылык тудыруда гаепләп административ җаваплылыкка тарткан иде.

Страсбург мәхкәмәсе әлеге очракларда кеше хокукларын һәм төп ирекләрне яклау турында Европа конвенциясенең кайбер маддәләрен бозуны таныды. Сүз җыелышлар ирегенә, иреккә һәм шәхси кагылгысызлыкка хокук турындагы маддәләр турында бара.

▪️ 2022 елның 11 июнендә Владимир Путин Русия хөкүмәтенә Европа мәхкәмәсенең 2022 елның 15 мартыннан соң кабул ителгән карарларын үтәмәскә мөмкинлек бирүче канунны имзалады. Шул ук вакытта мәхкәмә 2022 елның 14 сентябренә кадәр Русия хакимиятләре тарафыннан кеше хокукларын бозу очракларын карауны дәвам итте. Юристлар Европа Берлеге белән элемтәне саклап калу өчен Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итүдән туктамый. Бу шулай ук Европа илләренә Русиядә кеше хокуклары бозылуының күләме турында мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирә.

@azatliqradiosi
🙏7👍3❤1
Азатлык Радиосы башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп, кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзи. Көн саен диярлек яңа исемнәр өстәлә.

17 гыйнварда башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыкты, ул 4 елга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем ителде. Халыкта бик популяр булган Алсыновны якларга күпләп кеше җыелды, хөкем чыгарылганда Баймакта урамда 5 меңнән артык кеше Фаилгә азатлык таләп итте.

Халык җыелу уңаеннан Башкортстанда берничә җинаять эше ачылды, аның нигезендә берничә дистә кеше тоткарланган. Кешеләргә Җинаять кодексының берничә маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде:

— Киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру (212нче маддәнең 1нче өлеше)
— Киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу (212нче маддәнең 2нче өлеше)
— Хакимият вәкилләренә карата көч куллану (318нче маддә)

Бу вакыйгалардан соң тоткарланган Рифат Даутовның үлеме турында хәбәр иттеләр, ә Дим Дәүләткилдинның туганнары аның кыйналуы турында белдерде.

Даутов 25 гыйнварда тоткарланды, ә 26 гыйнварда туганнарына аның мәетен тану кирәк дип хәбәр иттеләр. 6 февральдә ул җирләнде, аның белән хушлашу турында алдан хәбәр ителмәде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬7❤2👍2🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 7нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Чилиның элекке президенты Себастьян Пиньера Лаго-Ранко коммунасында һәлакәткә юлыккан боралакта һәлак булган. Аңа 74 яшь иде.

🔹Кытайның Chouzhou Commercial Bank банкы Русия белән эшләүне туктата. Ул хакта "Ведомости" хәбәр итә.

🔹АКШның Вәкилләр пулаты Израилгә 17,6 млрд долларлык ярдәм күрсәтү турындагы канун проектын кире какты. Сәбәбе — бу пакетта Украинага ярдәм булмавы.

🔹YouTube видеоһостиңгы "Башкортстан" һәм "Татарстан" дәүләт телерадиоширкәтләренең каналларын юкка чыгарган. Гомумән, "Русия" дәүләт телерадиоширкәтенә кергән 40лап канал блокланган.

🔹Буран сәбәпле Татарстанның Баулы һәм Бөгелмә районнарында М5 "Урал" трассасында машиналар хәрәкәте чикләнгән. Йөк машиналары, автобуслар һәм таксиларга юлга чыгу тыела.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍5✍1
Мәете дә юк, үзе дә юк...

Нәкъ 8 ел элек — 2016 елның 7 февралендә — Сөләйман Зарипов Мордовиядән Казанга кайтып килгән вакытта югала, юкка чыга. Машинасы Буа шәһәрендә табыла, ә үзен соңгы тапкыр Иске Суыксу авылында күрәләр.

8 ел узгач та сораулар һаман шул ук: Зариповка нәрсә булган? Кызы Зөлфия намаз укыган саен әтиебез өчен дога укыйбыз, ди: исән булса — кайтсын, вафат булган булса — урыны җәннәттә булсын дип...

Безнең видеоны карагыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢16💔5🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия думасы "фейк"лар өчен милекне тартып алу турындагы канун өлгесен кабул итте Хәзер канун өлгесен Федерация шурасы расларга һәм Русия президенты имзаларга тиеш. Канун өлгесендә берничә маддә санап үтелә. "Фейклар"дан тыш анда дезертирлык, фәрманны үтәмәү…
❗️Федерация Шурасы "фейк"лар өчен милекне тартып алу турындагы канунны хуплады.

Сүз РФ Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм Русия иминлегенә каршы гамәлләр кылуга чакыру нәтиҗәсендә эшләнгән акчаларга сатып алынган күчемсез мөлкәт турында бара.

Федерация Шурасында бу канунга каршы чыгучылар булмады.

▪️Русия мәхкәмәләре, әгәр саклану министрлыгы фаразы белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип таба. "ОВД-Инфо" исәпләүләренә күрә, Русиядә сугышка каршы карашлары өчен кимендә 830 кешегә җинаять эшләре ачылган, шуларның кимендә 250се — ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә.

@azatliqradiosi
👎6😢3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада Корылтай бинасы каршында Мортаза Рәхимовка һәйкәл куелачак Бу хакта бүген Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Максим Забелин җиткерде. Һәйкәл 7 февральдә Рәхимовның туган көнендә ачылачак. Бу көнне аңа 90 яшь тулган булыр иде. Шулай ук ул яшәгән…
Бүген Уфада Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачылды.

Һәйкәл ачылышына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Исән булса, Рәхимовка бүген 90 яшь тулган булыр иде. Ул бер ел элек вафат булды.

Башкорт халкы өчен Рәхимов милли яңарыш, башкорт мәктәпләре ачылу, башкорт районнарына күпләп акча кертү чоры белән бәйле булса, Башкортстандагы татарлар өчен ул — гаять каршылыклы фигура, ди белгечләр.

Мортаза Рәхимов нинди шәхес булган? Безнең видеодан карагыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡11🤮4👍1
Башкортстан башлыгы тоткарланудан соң үлгән Рифат Даутовны хөрмәт белән искә алуны "күңел кайтаргыч һәм оятсыз" тәкъдим дип атады.

Ул Рифат Даутовны "авыр җинаять кылган кеше" дип атады, аны киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнә диде.

Хәбиров әйтүенчә, мәрхүмне "спецназ белән алырга туры килгән", тик ул "бәлагә юлыккан, моны беркем дә көтмәгән".

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬14
YouTube Татарстан һәм Башкортстанның ДТРК каналларын томалаган.

YouTubeта Татарстанның ДТРК каналына VPN-сервислар ярдәмендә дә кереп булмый.

Башкортстанның ДТРК каналы инде икенче тапкыр томалана. Беренче мәртәбә аны 2022 елның 16 апрелендә томаладылар, шуннан соң ДТРК бүлекчәсе YouTubeта яңа канал ачты, тик кичә ул да томаланды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👍5🤡2🔥1
Газзә сызыгында Израил һөҗүмнәре аркасында үтерелгән балалар саны 11 500дән артып китте.

Һәлак булганнар саны исә 27 585 кешегә җиткән, дип хәбәр итә "әл Җәзирә" телеканалы (бу санга балалар да керә).

Кайбер белгечләр фикеренчә, тагын 5 меңләп сабыйның мәете җимерелгән биналарда ята: аларны әлегә чыгарып күмү мөмкин түгел.

Хәзер Израил блокадасы аркасында Газзә халкына ачлыктан үлү яный.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 27,5 меңнән артып китте, аларның 11,5 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi
😢9💔3
Быел Казанның Мәрҗани мәчете төзекләндереләчәк

Соңгы тапкыр мәчет 2004-2007 елларда төзекләндерелгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍11🙏2
Уфада "Әр-Рәхим" мәчете төзелешенә ике елда 1,7 млрд сум бирмәкчеләр

Бу хакта Дөнья башкортлар корылтае вәкилләре белән очрашуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйткән.

Бу акчаның каян алыначагын ул әйтмәгән, әмма беренче 250 млн сумын инде таптык дигән.

Быел төзелешкә 700 млн сум бирмәкчеләр, 2025 елда — 1 млрд сум.

Шул ук вакытта төзелеш эшләренең кайчан төгәлләнәсе әйтелми.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡7🤨1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәете дә юк, үзе дә юк... Нәкъ 8 ел элек — 2016 елның 7 февралендә — Сөләйман Зарипов Мордовиядән Казанга кайтып килгән вакытта югала, юкка чыга. Машинасы Буа шәһәрендә табыла, ә үзен соңгы тапкыр Иске Суыксу авылында күрәләр. 8 ел узгач та сораулар һаман…
Сөләйман Зариповның хәбәрсез югалуына 8 ел тулу уңаеннан Азатлык аның кызы белән сөйләште

— Әтигә бәйле җинаять эше алып барылмый. Ул ни ябылмады, ни нокта куелмады, шулай җинаять эше булып эленеп тора. Берьюлы ике кеше юкка чыгуны тикшергән эшне ябып куя алмыйлар. Төрмәдә дә юк диләр, мәетләр дә юк, — дип сөйләде ул.


Язманы 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💔7🔥3👍2😢2🙏1
2023 елда Татарстанның берләштерелгән бюджеты 566 млрд сум керем алган

Бу санны бүген республиканың финанс министрлыгы җиткерде. Менә тагын берничә кызыклы сан:

▪️Былтыр салым һәм салым булмаган керемнәр 481,14 млрд сумга җиткән.

▪️Бу акчаның 324,35 млрд сумы — керемнән салым, 41,95 млрд сумы — тауар, хезмәтләрдән җыелган салым, 23,88 млрд сумы — җыелма керемгә салым, 55,73 млрд сумы — милеккә салым.

▪️Кире кайтарылмый торган бюджет керемнәре 84,56 млрд сум булган. Штрафлар, килгән зыянны каплау акчалары бюджетны 5,37 млрд сумга тулыландырган.

▪️Татарстанның 2022 елда берләштерелгән бюджет керемнәре 509,4 млрд сум булыр дип ниятләнде, әмма 517,3 млрд сум тәшкил итте.

#Татарстан
@azatliqradiosi
✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан башлыгы тоткарланудан соң үлгән Рифат Даутовны хөрмәт белән искә алуны "күңел кайтаргыч һәм оятсыз" тәкъдим дип атады. Ул Рифат Даутовны "авыр җинаять кылган кеше" дип атады, аны киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнә диде. Хәбиров әйтүенчә…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хәбиров үлгән егетне искә алу тәкъдимен "күңел кайтаргыч һәм оятсыз" дип атады

Баймактагы протестлардан соң тоткарланган һәм шуннан соң билгесез сәбәптән үлгән Рифат Даутовны искә алуны халык артисты Риф Габитов тәкъдим иткән иде.

Республика башлыгы моны "күңел кайтаргыч һәм оятсыз" тәкъдим дип атады. Ул Даутовны "авыр җинаять кылган кеше" дип атады, киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнә диде.

❓Ә сезгә кемнең фикере якынрак? Риф Габитовныкымы, әллә Радий Хәбировныкымы?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬18👍2✍1🖕1