Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
YouTube Татарстан һәм Башкортстанның ДТРК каналларын томалаган.

YouTubeта Татарстанның ДТРК каналына VPN-сервислар ярдәмендә дә кереп булмый.

Башкортстанның ДТРК каналы инде икенче тапкыр томалана. Беренче мәртәбә аны 2022 елның 16 апрелендә томаладылар, шуннан соң ДТРК бүлекчәсе YouTubeта яңа канал ачты, тик кичә ул да томаланды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👍5🤡2🔥1
Газзә сызыгында Израил һөҗүмнәре аркасында үтерелгән балалар саны 11 500дән артып китте.

Һәлак булганнар саны исә 27 585 кешегә җиткән, дип хәбәр итә "әл Җәзирә" телеканалы (бу санга балалар да керә).

Кайбер белгечләр фикеренчә, тагын 5 меңләп сабыйның мәете җимерелгән биналарда ята: аларны әлегә чыгарып күмү мөмкин түгел.

Хәзер Израил блокадасы аркасында Газзә халкына ачлыктан үлү яный.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 27,5 меңнән артып китте, аларның 11,5 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi
😢9💔3
Быел Казанның Мәрҗани мәчете төзекләндереләчәк

Соңгы тапкыр мәчет 2004-2007 елларда төзекләндерелгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍11🙏2
Уфада "Әр-Рәхим" мәчете төзелешенә ике елда 1,7 млрд сум бирмәкчеләр

Бу хакта Дөнья башкортлар корылтае вәкилләре белән очрашуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров әйткән.

Бу акчаның каян алыначагын ул әйтмәгән, әмма беренче 250 млн сумын инде таптык дигән.

Быел төзелешкә 700 млн сум бирмәкчеләр, 2025 елда — 1 млрд сум.

Шул ук вакытта төзелеш эшләренең кайчан төгәлләнәсе әйтелми.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡7🤨1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәете дә юк, үзе дә юк... Нәкъ 8 ел элек — 2016 елның 7 февралендә — Сөләйман Зарипов Мордовиядән Казанга кайтып килгән вакытта югала, юкка чыга. Машинасы Буа шәһәрендә табыла, ә үзен соңгы тапкыр Иске Суыксу авылында күрәләр. 8 ел узгач та сораулар һаман…
Сөләйман Зариповның хәбәрсез югалуына 8 ел тулу уңаеннан Азатлык аның кызы белән сөйләште

— Әтигә бәйле җинаять эше алып барылмый. Ул ни ябылмады, ни нокта куелмады, шулай җинаять эше булып эленеп тора. Берьюлы ике кеше юкка чыгуны тикшергән эшне ябып куя алмыйлар. Төрмәдә дә юк диләр, мәетләр дә юк, — дип сөйләде ул.


Язманы 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💔7🔥3👍2😢2🙏1
2023 елда Татарстанның берләштерелгән бюджеты 566 млрд сум керем алган

Бу санны бүген республиканың финанс министрлыгы җиткерде. Менә тагын берничә кызыклы сан:

▪️Былтыр салым һәм салым булмаган керемнәр 481,14 млрд сумга җиткән.

▪️Бу акчаның 324,35 млрд сумы — керемнән салым, 41,95 млрд сумы — тауар, хезмәтләрдән җыелган салым, 23,88 млрд сумы — җыелма керемгә салым, 55,73 млрд сумы — милеккә салым.

▪️Кире кайтарылмый торган бюджет керемнәре 84,56 млрд сум булган. Штрафлар, килгән зыянны каплау акчалары бюджетны 5,37 млрд сумга тулыландырган.

▪️Татарстанның 2022 елда берләштерелгән бюджет керемнәре 509,4 млрд сум булыр дип ниятләнде, әмма 517,3 млрд сум тәшкил итте.

#Татарстан
@azatliqradiosi
✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан башлыгы тоткарланудан соң үлгән Рифат Даутовны хөрмәт белән искә алуны "күңел кайтаргыч һәм оятсыз" тәкъдим дип атады. Ул Рифат Даутовны "авыр җинаять кылган кеше" дип атады, аны киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнә диде. Хәбиров әйтүенчә…
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Хәбиров үлгән егетне искә алу тәкъдимен "күңел кайтаргыч һәм оятсыз" дип атады

Баймактагы протестлардан соң тоткарланган һәм шуннан соң билгесез сәбәптән үлгән Рифат Даутовны искә алуны халык артисты Риф Габитов тәкъдим иткән иде.

Республика башлыгы моны "күңел кайтаргыч һәм оятсыз" тәкъдим дип атады. Ул Даутовны "авыр җинаять кылган кеше" дип атады, киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнә диде.

❓Ә сезгә кемнең фикере якынрак? Риф Габитовныкымы, әллә Радий Хәбировныкымы?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬18👍2✍1🖕1
Башкортстанда генетик яктан туры килмәгән парларга өйләнешүне тыярга тәкъдим итәләр

Башкортстанда кайбер медицина хезмәткәрләре яшьләр өйләнешкән чакта ЗАГСка генетик яктан туры килүләре турында белешмә тапшырырга тиеш дип саный. Әгәр шундый белешмә булмаса, яшьләргә никахларын теркәүне тыярга тәкъдим итәләр. Бу киләчәктә пардан сәламәт балалар тусын өчен кирәк дип аңлатыла.

Әлеге тәкъдимне бүген Башкортстан Дәүләт җыенының сәламәтлек саклау комитеты утырышында комитет рәисе Салават Харасов җиткерде.

"Без бит сәламәтлек саклау комитеты, генетиклар, табиблар, галимнәр белән аралашабыз. Балалар тууын арттыру турында сөйлибез дә, әмма башка ягы да бар: балалар генетика белән бәйле авыру булып туа. Аерым бер табиблар сәламәт балалары тусын өчен ЗАГСка егет белән кызның генетик яктан туры килүе турында белешмә китерүен сорарга тәкъдим итә. Мәҗбүр итәргә. Шунсыз язылыштырмаска", дигән ул.


Башкортстан хезмәт министры Ленара Иванова бу фикерне "фашизм" дип атаган.

"Ниндидер фашизм бу. Сезне аңлыйм, мин дә сәламәт балалар тууын бик телим. Тик бу Спарта сыман була. Инвалид балаларның саны даими артып тора, аеруча психик, нерв бозыклыклары булган балалар саны арта. Бу яктан коточкыч хәлләр бездә - аутизм арта, шундыйрак авырулар. Аңлавыбызча, ата-аналарның стрессы соңрак балаларда чагылыш табадыр", дигән ул.


Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев "Коммерсантъ" басмасына, депутатлар бу тәкъдим турында фикер алышмый, дип белдергән.

"Әлбәттә, өйләнешкәндә мәҗбүри генетик экспертиза кертү турында сүз бармый. Кешеләр кемнән һәм кайчан бала табарга икәнен үзләре хәл итәргә хокуклы", дигән ул.


❓Ә сез бу тәкъдим турында ни уйлыйсыз?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁3🤬2❤1🤨1
Казанда мәхкәмә Telegram-каналда фикер калдырган иргә 30 мең сум штраф салган

Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсе Руслан Зәйниевне гаскәрне "дискредитацияләү"дә гаепле дип тапкан һәм аңа 30 мең сум штраф салган. Бу хакта "Idel.Реалии" җиткерә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, Зәйниев исеме аталмаган бер Telegram-каналда кайбер язмаларга төрле фикерләр калдырган. Мәсәлән, алар арасында "Без Украина яклы, без дә урысларны яратмыйбыз, шуңа Украина өчен борчылабыз", дигән сүзләр булган. Мәхкәмә фикеренчә, бу сүзләре белән ул урысларны нәфрәт итүен белдерә һәм Украина кораллы көчләрен хуплый.

Ирнең "Әгәр мине мобилизацияләсәләр, мин урысларны атачакмын" дигән фикерендә исә мәхкәмә урыс милләте вәкилләрен үтерүне хуплау тапкан.

Шулай ук мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, "Казаннан Яңа ел котлавы, Украина җиңәчәк, Аллаһ боерса" дип Украина кораллы көчләрен хуплаган, "Украинага дан", "Каһарманнарга дан" дигән сүзләр дә язган.

Мәхкәмә утырышында Зәйниев гаебен таныган һәм үзен кырыс хөкем итмәүне сораган диелә.

▪️Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

▪️Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары ешайды. Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬3
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2520 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 1442, Татарстаннан кимендә 1078 кеше үлгән.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 7 февраль, сугышның 714нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬2
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезнең өчен тәүлек буена эшли. Менә иртәнге соңгы яңалыклар.

🔸АКШның Сенаты Украинага дигән 60 млрд долларлык хәрби ярдәм турындагы канунны блоклады.

🔸Израил премьер-министры ХӘМӘСнең Гәззәдән хәрбиләрне чыгару таләбе белән килешмәгән. ХӘМӘС моның өчен бер-берартлы тотыкларны Изриалгә тапшырырга вәгъдә иткән иде. Израил ягы мәгълүматына күрә, 7 октябрьдә кулга алынган 130 тотыкның 31е үтерелгән.

🔸Азәрбайҗандагы президент сайлауларында Илһам Алиев 92% тавыш җыйган. Оппозиция хәрәмләшүләр булуы, сәяси репрессияләрнең баруы турында белдерде. Илһам Алиев 20 елдан артык президент вазифасын били. Ул - моңа кадәр булган Азәрбайҗанның беренче президенты Хәйдәр Алиевның улы.

🔸РЖД яңа кагыйдәләр чыгырган - поездларда хуҗасыз хайваннар табыла икән, алар махсус контейнерларга урнаштырылып иң якын, әмма эре станциягә кадәр җиткерелергә тиеш. Бу кагыйдә Твикс исемле песине зәмһәрир салкында поездан төшереп калдырганнан соң булдырылган. Песи белән бәйле вакыйга зур шау-шу тудырган иде.

🔸Владивостокта да Кристина Орбакайтеның концерты булмый калган. Моны мэр һәм патриотик активтстлар таләп иткән. Җырчының концертлары моңа кадәр Красноярск, Братск, Иркутск,Благовещенск, Хабаровск кебек шәһәрләрдә дә булмый калды. Патриотик активистлар җырчының әнисе Алла Пугачеваның сәяси позициясенә сылтый.

🔸Башкорстанда "Айнык авыл" конкурсындагы приз фонды 48 млн 400 меңгә кадәр арткан. Республикада мондый бәйге бишенче тапкыр уза. Бу вакыт аралагында 39 авыл бәйгедә катнашып төрле урыннар яулаган.

🔸Казанда яшәүчеләрнең һәр өченче кешесе (бу 31%) эшмәкәрлек белән шөгыльләнәсе килә, ә һәр унынчы кеше инде бизнес алып бара. Бу - "СберСтрахование" уздырган сораштыру саннары.

Менә шундый хәбәрләр. Сездә нинди яңалыклар? Исән-аманмы барыгыз да?
👍5❤1✍1
📍"Сезнең бу тәкъдимегез күңел кайтаргыч һәм оятыз!"

Бу сүзләрне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Башкорстанның танылган һәм абруйлы шәхесләренә биюче һәм хореграф Риф Габитов белән профессор Фәнил Күзбәковка әйтте.

Бу ике шәхес һәм тагын профессор Марат Колшәрипов Баймактагы хәлләр турында хакимиятләрне өстәл артына утырып ачыктан-ачык сөйләшергә чакырды. Алар белән Радий Хәбиров 6 февраль очрашты, әмма эш арасында гына килеп чыккан ул. Профессор Фәнил Күзбәков башкорт халкын борчыган, моңа кадәр Башкортстан тарихында булмаган вакыйгалар турында сөйләшү Дөнья Башкорт корылтаеның Башкарма комитетының очрашуының азагына куелган иде, иркенләп, ачыктан-ачык сөйләшү килеп чыкмады, диде ул Азатлыкка.

Ул үзе нинди чыгыш ясаганы һәм Радий Хәбировның, җыенда катнашкан башка кешеләрнең аларга карата тәнкыйте турында ни уйлаганы, Башкортстанда милли зыялылар арасында каршылык бармы, юкмы һәм ул белем биргән, пропаганда медиаларында эшләүче журналистларга карата мөнәсәбәте ничек үзгәрүе турында профессор Күзбәковның бездә бүген чыккан "Куркып яшәү — ул яшәү түгел" әңгәмәсендә укып була.

Зур әңгәмәдән бер өзек.

💬 Кешенең көчсез яклары күп инде ул, басым ясыйм дисәләр, сәбәпләрен табып була. Уйлыйсың инде төрлесен, әмма куркып яшәү — ул яшәү түгел. Үземнең фикеремне әйтми булдыра алмыйм. Әлбәттә, авызны үлчәп ачасы хәзер, төрле кануннар чыкты, аларны бозмаслык итеп сөйләргә кирәк. Аллаһка шөкер, шалтыратулар, янаулар булмады.

Якыннан аралашып йөргән кешеләрдә битарафлыкны күрү җиңел түгел. Аңлап кабул итәргә тырышам. Аларның тормышын белеп бетмимдер дип фикер йөртергә тырышам. Әмма, дөрес әйтәсез, күңел кайткан кешеләрем булды, кызганыч. Баймактагы хәлләрдән соң ярдәм сорап берничә кешегә мөрәҗәгать иттем, кемдер читләште, кемдер дәшми калуны хуп күрде. Нишләтәсең, тормыш, кешеләр шундый.


👉 Төп сәхифә
👉
VPNсыз алыча торган сылтама

Әңгәмә азагында Фәнил Күзбәков үзенең студент журналистлары турында сөйли. Ул үзенең элеккеге студентына, хәзерге вакытта Башкорстанда танылган шәхескә: "Синең белән горурландым моңа кадәр, яхшы алып баручы идең, әмма бүгенге чыгышыңнан соң сиңа карата барлык фикерләрем үзгәрде" дип әйткән. Кемнән күңеле кайткан Фәнил Күзбәковның? Танучы бармы?

Әңгәмәдә яңгыраган фикерләр турында фикерләшик. Мәсәлән, куркуны ничек җиңәргә? Языгыз!
❤‍🔥11🙏2
Башкортстан җырчысы Минзәлә Яхина Уфада ачылган Мортаза Рәхимов һәйкәле янында полиция тарафыннан тоткарланып, аннары вафат булган Рифат Даутовны бер минут тынлык белән искә алган.

Моны ул видеога төшергән һәм Вконтакте челтәренә элгән. Җырчы шул рәвешле биюче, хореограф Риф Габитовның Радий Хәбиров катнашында узган җыенда яңгыраткан тәкъдименә теләктәшлек күрсәтү дип аңлата.

"Мин бу һәйкәл янында Рифат Даутовның авылдашын очраттым һәм ул миңа ышандырып әйтте: Рифат беркайчан да эчкече булмады. Армиягә киткәндә дә хәмер кулланмады, айнык китте дип сөйләде. Мин Риф Габитовка кушылып мәрхүм булган Рифат Даутовны бер минут тынлык белән искә алам", дип әйтә ул видеода.

Ул шулай ук Риф Габитов минем исеменнән дә чыгыш ясады, мин - Башкортстан халкы дип язган.
❤6❤‍🔥2👍2
"Имин интернет лигасы"ның башлыгы Екатерина Мизулина Казанга килә.

Казанда ул мәктәп укучылары, студентлар белән очрашырга тели. Бу хакта ул үзенең Telegram каналында язган.

— Казанга барам. Бөтен мәгълүмат, анонслар шушында булачак, — дигән Мизулина.

Очрашулар 9,10 февральләргә билгеләнгән. Башка бернинди дә мәгълүмат юк.

5 февраль Екатерина Мизулина Екатеринбурда яшьләр белән очрашты. Иван Доронин исемле студент Мизулинаны эләкләр таратуга этәрүдә һәм цензура булдыруда гаепләде. Шулай ук рэперчы Даня Милохинга басым ясыйсыз дип тә өстәде.

Мизулина моңа җавап итеп "Русия армиясен дискредитацияләү" нигезендә җинаять эшен ача алуы белән куркытты.

Сезнеңчә, Мизулина Казанда нишләп йөри?
🤮27
⚡️Русиянең Үзәк сайлау комитеты Борис Надеждинны Русия президенты сайлауларында катнашыр өчен намзәт итеп теркәмәгән. 9 мең имза яраксыз дип табылган. Надеждин бу карарны Югары мәхкәмәгә шикаять итәм дип белдерде.

Тулырак 👉 монда. Ачылмаса, бу 👉 сылтамага басыгыз.
🤡9👎6🫡2👍1😁1🤬1
Татарстанда психик авырулары булган 87 мең кеше яши

Казанда андыйлар саны 26 мең. Республикадагы психик авырулы кешеләрнең 19,4 проценты (16 856) — балалар, 29,9 проценты (25 933) — 18-39 яшендәге яшьләр. Казанда да күрсәткечләр шундыйрак: Татарстан башкаласындагы психик авырууы булган кешеләрнең 19,2 проценты (5044) — балалар, 25,6 проценты (6731) — яшьләр.

Тулырак мәгълүмат 👉 монда. Ачылмаса 👉 монда басыгыз.

Куркытамы сезне бу саннар?
😢5👍2❤1🤔1
Башкортстан авылларында беләсезме ничә кеше юкка чыккан?

Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
😢8
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Русиянең Үзәк сайлау комитеты Борис Надеждинны Русия президенты сайлауларында катнашыр өчен намзәт итеп теркәмәгән. 9 мең имза яраксыз дип табылган. Надеждин бу карарны Югары мәхкәмәгә шикаять итәм дип белдерде. Тулырак 👉 монда. Ачылмаса, бу 👉 сылтамага…
❗️Быел Русия президенты сайлау бюллетеньнәрендә 4 намзәт булачак.

Ул хакта Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Элла Памфилова белдерде.

Менә бу намзәтләр:

Владислав Даванков ("Новые люди"),
Владимир Путин (сайлауда үзлегеннән катнаша),
Леонид Слуцкий (ЛДПР),
Николай Харитонов (КПРФ).

Борис Надеждин, Сергей Малинкович, Анатолий Баташев һәм Рада Русскихны намзәт итеп теркәмәделәр.

@azatliqradiosi
🤡12😁3🥴1😐1
"ЮВТ Аэро" ширкәте Ту-214 очкычларын алырга җыена.

Барлыгы 4 очкыч алу каралган: беренче икесе — 2025 елның октябрендә, калган икесе 2026 елда алыныр дип көтелә.

Казанда җитештерелгән бу яңа очкычларга хезмәт күрсәтү өчен Татарстан башкаласы аэропортында махсус ангар төзелә. "ЮВТ Аэро" шушы очкычта оча ала торган 6 пилотны әзерләп, өйрәтеп тә куйган икән инде.

"Шушы очкычларда Ерак Көнчыгышка очачакбыз. Әлбәттә, Урта Азия, БДБ илләре, Төркия, Берләшкән Гарәб Әмирлекләренә дә очачакбыз" ди "ЮВТ Аэро" мөдире Пётр Трубаев.

Ту-214 7,5 мең км ераклыкка очарга сәләтле, очкыч Казанда җитештерелә.

Узган атнада "Red Wings" ширкәте Ту-214 очкычында беренче тапкыр Мәскәүдән Сочига рейс башкарды. 2009 елда ясалган әлеге очкыч берничә ел очмый торганнан соң Казанда төзекләндерелгән иде.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, башка илләр тарафыннан чикләүләр кертелде. Бу чикләүләр Русиянең авиация өлкәсенә дә нык китереп сукты. Ул хакта тулырак монда укый аласыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
✍1🤔1