Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Уфада Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләрне җирләүне оештыруга 1,63 млн сум тотачаклар

Уфаның Махсуслаштырылган хезмәт күрсәтү муниципаль комбинаты Украинадагы сугышта һәлак булучыларны җирләү эшләрен башкаручыны эзли.

Контракттан күренгәнчә, "тулы хезмәт күрсәткәндә" бәясе бер кешегә кимендә 68 048 сумга чыга. Ягъни 1,63 миллион сум 24 хәрбигә генә җитәчәк. Әмма бөтен кеше дә "тулы хезмәт" алмый.

Сугыш башланганнан бирле бу комбинат төзегән өченче контракт.

Азатлык алып барган үлүчеләр исемлегенә караганда, Уфадан Украинадагы сугышта кимендә 148 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан җыелган мәгълүмат. Хакимият төгәл саннарны яшерә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😐2
Баку белән Ереван бер-берсен чиктә ут ачуда гаепли

Әрмәнстан саклану министрлыгы бүген, 13 февраль иртәсендә Азәрбайҗан гаскәре ачкан атышта дүрт хәрбиенең һәлак булуын җиткерде.

Үз чиратында Азәрбайҗан чик буе дәүләт хезмәте исә сишәмбе көнне хәрби операция уздыруын хәбәр итте, бу әрмән ягының провокациясенә җавап диелде.

🔻2023 елның көзендә Азәрбайҗан хәрби операция уздырып Таулы Карабахны үз контроленә алды. Ике ил арасында бу җирләр белән бәйле бәхәс 30 елдан артык барган иде. Таулы Карабах - Азәрбайҗанның халыкара танылган җирләре. Былтыр 5 октябрьдә Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян аны Азәрбайҗанның бер өлеше дип таный торган декларация имзалады.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
💔2🔥1
Путин кабат сайлау алды дебатларында катнашудан баш тартты.

Ул аларда беркайчан да катнашмады. Башка намзәтләр — Владислав Даванков ("Яңа кешеләр"), Леонид Слуцкий (ЛДПР) һәм Николай Харитонов (КПРФ) 19 февральдән башлап биш федераль каналда һәм өч радио станциясендә фикер алышачак.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡11🤮4😁2
Башкортстандагы мәхкәмә "Баймак эше" нигезендә алты бала атасын тагын ике айга тикшерү изоляторында калдырган.

Айсыуак Яугастинны сак астына алулары турында 28 гыйнварда билгеле булды. Ул башкорт активисты Фаил Алсыновны яклау чараларында катнашканнан соң тоткарланды. Ул чакта кызы әтисен кыйнаулары турында сөйләде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬5🙏1
АКШ Сенаты Украина, Израил һәм Тайваньгә финанс ярдәм каралган канун проектын кабул итте. Сүз 95 млрд доллар турында бара. Кушма Штатларның Сенатын хәзерге вакытта демократлар контрольдә тота.

Документ өчен 70 сенатор тавыш биргән, 29ы аңа каршы чыккан. Проектны хуплаучылар арасында 22 республикан да бар, дип яза Reuters агентлыгы.

Хәзер әлеге канун проектын Вәкилләр пулатына җибәрәчәкләр. Вәкилләр пулатын исә республиканнар контрольдә тота — шуңа күрә әлеге проектның чыннан да канун булып җитәчәгенә шанслар күпкә әзрәк.

@azatliqradiosi
👏2🤡1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Уфа районыннан Тимур Шәйхелисламов һәлак булган.

Ул 1985 елның 19 апрелендә туган, сугышка үзе теләп киткән. Кичә аны туган ягында җирләделәр.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1500 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 16сы — Уфа районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 720нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍5🕊1
Татарстанның ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина буйдак ир-атларны тизрәк өйләнергә чакырды.

Бу хакта ул бүген демографиягә багышланган хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде. Моннан тыш, очрашуда абортларны киметү өчен чаралар күрелә башлавы әйтелде.

"Кызганыч, буйдак ир-атлар азрак яши, хроник авырулардан интегә, стресска бирелә. Шуңа да ялгыз ир-атларны бу мөмкинлектән кулланып, өйләнергә һәм тормышыңны күпкә бәхетлерәк, җылырак һәм уңайлырак итәргә чакырам", диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁12🤔2🤡2
Татарстанда яшьләрнең "социаль яктан үзләрен ничек хис итүләрен" тикшерәчәкләр.

Бу тикшеренү бөтен шәһәрләргә һәм районнарга кагылачак, аның нәтиҗәләре 2030 елга кадәр гамәлдә булачак яшьләр сәясәте стратегиясенә нигез итеп алыначак.

Бу стратегиянең төп максаты — республикадагы "яшьләрнең тормыш сыйфатын арттыру".

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡4🤔2🙈2
Кушма штатлар Газзә сызыгында атышны кимендә алты атнага туктатып тору турында сөйләшүләр алып бара.

Бу Израил белән ХӘМӘС радикаль фәләстин хәрәкәте арасындагы зуррак килешү кысаларында булачак, ул тоткыннарны азат итүне дә күз уңында тота.

Моның турында Үрдүн патшасы Абдалла II белән Вашингтонда очрашканнан соң уртак матбугат очрашуында АКШ президенты Дҗо Байден әйтте.

Шул ук вакытта кичә Израил Газзә сызыгының көньягында урнашкан Рафаһ шәһәренә оештырган һөҗүме аркасында кимендә 67 фәләстинле үтерелгән, дип хәбәр итә Reuters. Шулай итеп, Израил һөҗүмнәре аркасында Газзәдә үтерелгән кешеләр саны 28 473кә җитте. Шуларның 11,5 меңләбе — балалар.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 28,4 меңнән артып китте, аларның 11,5 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. 


@azatliqradiosi

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡2🙏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосының YouTube-каналында — 25 мең язылучы!

Зур рәхмәт сезгә! Алга таба да Азатлык Радиосы белән бергә булыгыз! Без сезнең өчен эшлибез.

Безнең каналга яраткан кешеләрегезне, туганнарыгызны, дусларыгызны да чакырыгыз.

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Яшәсен туган телләребез!

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🔥9👍5❤4
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә Иранга сәфәр кылачак.

Ул хакта Иранның Tasnim агентлыгы хәбәр итә, агентлык Иран ислам республикасының Казандагы консулы Давыд Мирзаханига сылтана.

Аның сүзләренчә, президент белән бергә Иранга Татарстанның 50 түрәсе һәм эшкуары да киләчәк. Миңнеханов сәфәренең башка сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Исегезегә төшерәбез: узган елны Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итүләре турында хәбәрләр чыккан иде. Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый дип сөйләде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁3💩3👍1👎1🤨1
Башкортстан белән Татарстан — Русиядә протест чараларында иң күп кеше тоткарланган төбәкләр арасында.

Овд-инфо санап чыгарганча, 2020-2023 елларда Русиядә булган протест чараларында 39 меңнән артык кеше тоткарланган.

Иң күп кеше Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң — 2022 елда — тоткарланган. 2022-2023 елларда кешеләрне гадәттә сугышка каршы оештырылган акцияләрдә һәм сәяси тоткыннарга теләктәшлек белдерү чараларында тоткарлап килгәннәр.

Тоткарлаулар буенча лидерлар — Мәскәү һәм Петербур. 2020 елда өченче урынга Хабаровски төбәге чыккан иде: ул елны халык элекке губернатор Сергей Фургалны яклап күпсанлы протест чараларына чыкты.

Шулай ук, 2020-2023 елларда иң күп кеше тоткарланган төбәкләр исемлегенә Татарстан да эләккән: 2021 елда Алексей Навальныйга теләктәшлек белдерү чараларында тоткарланган кешеләр саны белән республика Русиядә өченче урынга чыкты.

2024 ел башында исә Башкортстанда меңләгән кеше экоактивист Фаил Алсыновны яклап каршылык белдерде. Нәтиҗәдә берничә дистә кеше тоткарланды.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🙏4😢3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 14нче февраль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Эстония полициясе департаменты якын киләчәктә Русия-Эстония чиге ябылырга мөмкин дип кисәтте.

🔹Дәүләт департаменты АКШ Русия белән Украинадагы сугышны туктату турында сөйләшүләр алып бармаган дип белдерде.

🔹Каһирәдә Газзә сызыгыннан Израил тотыкларын азат итү турындагы сөйләшүләр тагын 3 көн дәвам итәчәк. Израил Газзәгә оештырган һөҗүмнәр аркасында һәлак булган фәләстиннәр саны 28 меңнән артып китте, шуларның — 11,5 меңләбе балалар.

🔹Русиянең саклану министрлыгы төнлә Кара диңгез өстендә һәм тагын ике өлкәдә тугыз пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән, ди.

🔹Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Иранда йөри. Ул ил башкаласы Тәһран һәм шулай ук Исфахан шәһәрендә очрашулар үткәрәчәк.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍3✍2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Федерация Шурасы "фейк"лар өчен милекне тартып алу турындагы канунны хуплады. Сүз РФ Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм Русия иминлегенә каршы гамәлләр кылуга чакыру нәтиҗәсендә эшләнгән акчаларга сатып алынган күчемсез мөлкәт турында бара.…
❗️Владимир Путин армия турында "фейклар" тараткан өчен күчемсез мөлкәтне тартып алу турындагы канунны имзалаган.

Исегезгә төшерәбез: сүз РФ Кораллы көчләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм Русия иминлегенә каршы гамәлләр кылуга чакыру нәтиҗәсендә эшләнгән акчаларга сатып алынган күчемсез милек турында бара.

▪️Русия мәхкәмәләре, әгәр саклану министрлыгы фаразы белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип таба. "ОВД-Инфо" исәпләүләренә күрә, Русиядә сугышка каршы карашлары өчен кимендә 830 кешегә җинаять эшләре ачылган, шуларның кимендә 250се — ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә.

@azatliqradiosi
🤮5🤬4👍1🖕1
Русия халкы таҗик, казакъ һәм азәрбайҗан телләрен өйрәнә башлаган икән.

Ул хакта "Ведомости" басмасы яза. Әлеге газет ачыклаганча, 2022 елдан бирле Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре телләрен укыткан репетиторларның хезмәтләренә ихтыяҗ шактый арткан.

Мәсәлән, YouDo платформасында 2022 елдан бирле россияннар БДБ илләре телләрен ныграк өйрәнә башлаган:

🔹әрмән теленә ихтыяҗ 50%ка арткан;
🔹казакъ теленә ихтыяҗ — 44%ка;
🔹грузин теленә ихтыяҗ — 41%ка;
🔹азәрбайҗан теленә ихтыяҗ — 30%ка;
🔹беларус теленә ихтыяҗ 25%ка арткан.

"Авито.Услуги" хезмәтендә исә таҗик теле укытучыларына ихтыяҗ — 17 тапкыр, ә азәрбайҗан теле укытучыларына ихтыяҗ 11 тапкыр арткан.

Сәбәбе нидәме? Кайбер россияннар шушы илләргә күченеп китәргә планлаштыра, шуңа күрә җирле телләрне өйрәнергә мәҗбүр. Казакъстан, Таҗикстан һәм башка бу илләр бәйсез республикалар булгач, аларда яшәүче халык дәүләт телләрен яхшы белергә тиеш дип санала.

Ә менә Татарстанда — киресенчә: Мәскәү кушуы аркасында 2017 елдан бирле дәүләт теле булган татар телен өйрәнмәсәң дә була. Хәзер аны хәтта республика президенты белмәсә дә ярый. Хәер, бер ел элек үзгәртелгән ТР Конституциясенә күрә, хәзер Татарстанның үз президенты да юк: ул рәис дип атала.

@azatliqradiosi
😭18✍2😁2
Татарстан китап нәшрияте баш мөдире Илдар Сәгъдәтшинга җинаять эше ачылган.

Аны хезмәткәрләрнең иминиятләштерү кертемнәрен куллануда гаеплиләр.

Татарстан китап нәшрияты "Ак Барс Мед"ка медицина иминиятләштерү кертемнәре түләгән, ә Сәгъдәтшин ялган юридик затлар ярдәмендә 500 мең сумнан артык акчаны кире алган: акчаларны гаиләсенә юлламалар сатып алуга тоткан, диелә.

Аны дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤯10👍3✍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанда Гашыйклар көненә туры китереп "Без Путинны яратабыз" дигән автойөреш оештырганнар.

М12 трассасыннан барган машиналарда рульдә кем булган: хатын-кызлармы, әллә ир-атлармы — анысы билгеле түгел. Исегезгә төшерәбез: Русиядә ЛГБТ "пропагандасы" тыелган, ә "ЛГБТ-хәрәкәт" экстремистик дип танылган.

14 февральдә дөньяның кайбер илләрендә Изге Валентин көне билгеләнеп үтелә. Аны Гашыйклар көне дип тә йөртәләр.

Видео: соцчелтәрләр


#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮21😁4💊2❤1😱1💩1
Борис Немцовның әнисе вафат.

Динә Немцова (кыз фамилиясе — Эйдман) бүген иртән 96 яшендә вафат булган. Ул хакта Борис Немцовның кызы Жанна хәбәр итә.

Динә Немцова 1928 елның 3 мартында туган. Табибә-педиатр булып эшләгән.

Фото: "Новости" агентлыгы


@azatliqradiosi
🕊13😢6🔥1🙏1
Украина Русиянең "Цезарь Куников" десант көймәсенә һөҗүм иткән.

Украина ягы көймә батты дип ышандыра, Русия саклану министрлыгы әлегә фикер белдермәде.

"Цезарь Куников" — Русиянең иң зур десант көймәләреннән берсе. Ул 1986 елда төзелгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
✍4👍3🤷‍♂1🆒1