Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Азатлык журналисты Алсу Кормашева тикшерү изоляторында калачак.

Бу - бүген Татарстанның Югары мәхкәмәсе чыгарган карар.

Мәхкәмә утырышы видеоэлемтә аша гына булды.

Алсу Кормашеваның адвокаты аны тикшерү изоляторыннан чыгаруны, изоляторда тотуны өй сагында тотуга алмаштыруны сорады. Алсуның сәламәтлегенә зыян килә дип аңлатты ул үзенең мөрәҗәгатен.

Тик мәхкәмә карарны үзгәрешсез калдырды. Хөкемдар Ольга Мигунова Алсу 4 апрельгә кадәр тикшерү изоляторында тотылачак дип карар чыгарды.

Алсу Кормашева инде дүрт айдан артык сак астында утыра.

Хәбәр ачылмадымы? Моннан укыгыз.
🤬12😢4❤1👍1🙏1💔1
🎭 Камал театры Антальяда спектакль куячак

Камал театры 18-19 майдан Антальяда театр фестивалендә катнашачак. Бу хакта аларның матбугат хезмәте хәбәр итә. Татар театры Төркиядә Йон Фоссеның "Җәйнең бер көнендә" исемле спектаклен тәкъдим итәчәк.

Әлегә Камал театры декорацияләр, кием, реквизитларны Төркиягә илтү-алып кайту мәсьәләләрен хәл итә. Йөк машинасына 7,4 мең километр араны узарга туры киләчәк. Бу хезмәт өчен 1,2 млн сум акча тотылачак.

Узган ел көзендә Камал театрын Истанбулда узган хатын-кыз драматурглар фестивальдә катнашты, ике көн рәттән алар Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" спектаклен күрсәтте. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев тамашачылар белән аралашкан идек.

Антальягә бару - камалларның беренче тәҗрибәсе.

Хәбәрне 👉 моннан укыйсы. Ә бусы 👉 VPNсыз ачыла торган сылтама
❤9🔥1
Сүз уңаеннан, Истанбулдагы гастрольләр зур вакыйга буларак кабул ителгән иде. Истанбулда узшан фестивальдә Төркия, Грузия, Молдова, Греция кебек илләрдән килүче театрлар спектакльләр куйды. Барлыгы 12 театр. Русиядән бердәнбер театр катнашты, ул — Камал театры.

"Килмешәк"тә Икенче дөнья сугышында әсирлеккә эләгеп ахыр чиктә Канадада тормыш корырга туры килгән татар кешесенең язмышы тасвирланса да, тамашачылар Украинадагы сугыш аркасында Төркиягә китәргә мәҗбүр булган татарларның тормышында уртаклык эзләде. Мөһаҗирлек темасы яңадан ачылды дип сөйләгәннәр иде тамашачылар һәм бу спектакль хәзер башка күзлектән карала дип аңлаттылар.

Татар театрының триумфы турында бездә репортаж чыккан иде.

Укымаган булсагыз, 👉 менә монда ул. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
❤7
Былтыр Башкортстанда яшәүчеләр 714 млрд сумлык кредит алган

Бу 2022 ел белән чагыштырганда 57,7 процентка күбрәк.

Русиянең мәхкәмә приставлары федераль хезмәтендә әйтүләренчә, Русияләрнең кредитлар белән бәйле мәҗбүри түләттерелергә тиешле 3,26 триллион сумлык бурычы җыелган.

Бу 2022 ел белән чагыштырганда 200 миллиард сумга күбрәк һәм федераль хезмәт статистика алып бара башлаганнан бирле иң зур күрсәткеч диелә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢1
Татар тарихчылары түрәләрнең Чаллыга 400 ел элек нигез салынган дигән фикере белән килешми

Тарих фәннәре докторы Радик Исхаков моны бәхәсле дата дип атады.

"Бүгенге рәсми дата архив материалларына нигезләнә. ХVII гасырда Алабугадан кешеләр күчеп, Чаллы җирлегенә оештырган. Бүгенге Чаллы биләмәләрендә татар шәһәрчеге бар. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Бу мәсьәлә фән ягыннан әһәмиятле. Аны өйрәнергә кирәк. Фәнни конференцияләрдә галимнәр фикер алышырга тиеш", диде ул.


Тарихчы Ленар Мифтахов фикеренчә, Чаллының 400 еллыгын хакимият уйлап чыгарган.

"Мин тарих институты хезмәткәре түгел, шуңа турыдан-туры әйтә алам. Эш шунда, Чаллы шәһәренә нигез салынган дата буенча бернинди фәнни конференция үткәрелмәде. 1626 елда шәһәргә нигез салынган дип фәнни даирә игълан итмәде. Дөресрәге, бу шәһәр җитәкчелегенең, аның башлыгының тәкъдиме. 1626 ел — ул Чаллыга нигез салынган ел түгел. Бу Чаллының Алабуга сарай волостенә кушылуы. Әлеге чорны романтикалаштырырга омтылалар: крестьяннар үзлегеннән күчеп утырганнар, янәсе. Бу чып-чын ялган. Сарай крестьяннары ирекле булмаган. Аларга дәүләт сәясәте нигезендә җир бүленгән һәм алар күчеп утырган", ди ул.


2026 елда Чаллының 400 елыгын билгеләп үтәргә җыеналар. Узган елның октябрендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу датаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады дип белдерде. Алдагы өч елда шәһәрнең 400 еллыгын билгеләп үтәр өчен төрле чаралар узачак.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍2❤1😁1🤔1
Алексей Навальныйның әнисе Людмила Путинга видеомөрәҗәгать чыгарды

"Минем артымда "Полярный волк" 3нче төзәтү колониясе, монда 16 февральдә улым Алексей Навальный үлде. Аны инде бишенче көн күрә алмыйм, җәсәден миңа бирмиләр һәм хәтта аның кайда булуын да әйтмиләр. Владимир Путин, мин сезгә мөрәҗәгать итәм. Мәсьәләне хәл итү сездән генә тора. Миңа ниһаять улымны күрергә мөмкинлек биргез. Кешечә итеп җирли алу өчен Алексейның мәетен кичекмәстән бирүне таләп итәм", ди ул.

▪️Навальный 16 февраль көнне Ямал-Ненец автоном бүлгесендәге "Полярный волк" колониясендә үлде.

▪️Сәясәтченең үлүе белән бәйле тикшерү уздыручы тикшерү комитеты вәкилләре Людмила Навальнаяга мәрхүмнең җәсәде экспертизага җибәрелде, дип хәбәр итте, ул 14 көн узачак диелде

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
💔9👍2🙏1
Медиа: Екатеринбурда дәүләткә хыянәттә гаепләп тоткарланган кыз Украина фондына 51 доллар акча күчергән булган

"Первый отдел" хокук яклау проекты Екатеринбурда дәүләт хыянәтттә гаепләп кулга алынган кыз турында төгәлрәк мәгълүмат чыгарды.

Хокук яклаучылар мәгълүматынча Ксения Һавана (Карелина) үзенең Америка банкындагы хисабыннан Украинаның "Razom for Ukraine" фондына 51,8 доллар акча күчергән.

"Первый отдел" ачыклавынча, кызны 27 гыйнварда "вак хулиганлык" сәбәбе белән тоткарлаганнар. Аны 14 тәүлеккә административ сак астына җибәргәннәр.

Ул махсус тоту урыныннан (спецприемник) чыкмаган. 7 февральдә аны дәүләткә хынәт турындагы җинаять эше нигезендә тоткарлаганнар. "Первый отдел" язуынча, икенче көнне сак астына алганнар.

ФСБ Америка хисабыннан күчерелгән акчалар турында ничек белә алган дигән сорауга "Первый отдел" мөгаен алар моңа дәлилләрне Ксения Һавананың телефонында тапкандыр дип яза.

▪️Узган ел апрель ахырында Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексындагы кайбер маддәләрне кырыслатучы канун имзалады. Алар арасында дәүләткә хыянәт өчен гомерлек төрмә бирү дә бар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬5👍2😢2🙏1
⚡️Юстиция министрлыгы Азат Европа/Азатлык Радиосын теләнмәгән оешма дип таныды.
🏆4🤬2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Юстиция министрлыгы Азат Европа/Азатлык Радиосын теләнмәгән оешма дип таныды.
Русия юстиция министрлыгы илдә эшчәнлеге теләнмәгән чит ил һәм дәүләтнеке булмаган халыкара оешмалар исемлегенә Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен кертте.

Хәзер бу исемлектә 142 оешма.

Реестрга хакимиятләр эшчәнлекләре илнең конституция корылышына, иминлегенә куркыныч тудыра дип санаган оешмаларны кертә. Исемлеккә кертелгәч, оешмага илдә эшләү, ә Русия ватандашларына бу оешма белән хезмәттәшлек итү тыела.

🔻Азат Европа/Азатлык Радиосы - АКШның глобаль медиа агентлыгы аша финансланучы бәйсез америка медиакорпорациясе. Азатлык Радиосы медиа иреге чикләнгән 23 илдә, 27 телдә эшли.

🔻Азатлык Радиосының Русиягә эшләүче сайтлары Русиянең Украинага һөҗүме турындагы мәгълүматны алып куймау өчен 2022 елда томаланды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4🏆3❤2
"Караклардан кала – властьтан калмый"

20 февральдә Әлмәт театры Казанда Туфан Миңнуллин пьесасы буенча әзерләнгән “Ат карагы” спектаклен күрсәтте. Режиссёр Айдар Җәббаров, 1917-1923 елларда барган вакыйгаларга бәйләп, бу заманга да кайтаваз булып яңгырарлык сәяси спектакль әзерләгән.

Спектакльне цитаталарга сүтеп җыярга мөмкин: “Күпме укыса да, мужик баласы патша булмый”, “байларга гына якты киләчәк килә, ә гади халыкка туганнан алып үлгәнче – ахырзаман”, “патша да халыкны талады, яңа власть та халыкны талагач, аның өчен көрәш нигә кирәк иде” һ.б.

Аклар белән кызылларны авылларыннан камчы белән кыйнап җибәргән караклар җитәкчесе Сибгать “безгә бу канкоештан файда юк, башкалагызга кайтып сугышыгыз” дигәч, тамашачы аны гөрләтеп алкышлады.

Спектакль азагына сорау туа: кайсы караклар куркынычрак – ирекле караклармы, әллә хакимияттә утыручыларымы? Бу сорауга һәр тамашачы үзе өчен үзе җавап бирә.

Укучыларыбыз җибәргән күбрәк фотоларны сайтка кереп карагыз.
🔥6👍5❤3
Юстиция министрлыгы Азатлык Радиосы проектларын "теләнмәгән оешмалар" реестрына кертте. Русиядә безне укучыларга моның йогынтысы бармы? Төп сорауларга җавап бирәбез

📌Азатлыкны укырга ярыймы?

Ярый, бу куркыныч түгел! Без Азатлык Радиосы проектларына язылырга чакырабыз! Язылуны һәм укуны канун тыймый.

📌Ни өчен Азатлыкны теләнмәгән дип таныдылар?

Русия хакимиятләре үз карарларын аңлатып бармый. Репрессив канун авторлары "теләнмәгән оешма" статусы безне - мәкаләләр язудан, ә сезне - безне укудан туктата дип уйлый. Ләкин без үз эшебезне дәвам итәчәкбез.

📌Азатлык социаль челтәрләреннән китсәк, әйбәтрәк булмасмы?

Бу сезнең карамакта. Моңарчы "теләнмәгән" материалларга лайк, комментарийлар калдыру һәм аккаунтларга язылу өчен административ яки җинаять эшләре ачылганы хакында ишетмәдек.

📌Азатлык материалларына элекке репостларны бетерергә кирәкме?

Әгәр Русия яшисез яки анда кайтырга җыенасыз икән, бетерү әйбәт. Русия куәт оешмалары интернеттагы элекке постларны да тикшерә. Мәкалә Азатлыкны "теләнмәгән" оешма дип танылганчы репостланганмы, аннан соңмы - полициягә барыбер.

📌Азатлык материалларына репостлар һәм сылтамалар бирү ни белән яный?

Административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсен һәм Русия җинаять кодексының 284.1 маддәсен карагыз. Беренчесе "теләнмәгән оешма" эшчәнлегендә катнашу турында. Аның нигезендә 15 меңгә кадәр штраф яный. Әгәр бу эш кабатланса, җинаять эше ачылырга мөмкин. Аның нигезендә 300 мең сум штрафтан алып, 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

👉"Теләнмәгән оешма" статусы һәм чикләүләр турында монда тулырак укырга була. Ул Русиядән VPN-сыз ачыла.
❤21👍12🤬6
Татарстанда исә татар телле мохит табып була — урамнарда гына түгел, махсус чараларга, махсус җирләргә барсаң....
Икенче яктан, бу гына җитми, чөнки ул чаралар мәдәнияткә, театрга, тарихка бәйле... Ә менә сәясәткә бәйлесе юк диярлек. Тыштан караганда сәяси импульс күрдем кебек, әмма үз күзләрем белән килеп күргәннән соң, хәзер мин аны романтик милләтчелек (национализм) итеп сизәм: "без — татарлар, без баш имибез". Бу милләтчелек көчле һәм минем өчен бик яңа һәм мөһим иде. Әмма ул практик адымнарга барып җитми.
Әйе, "Ачык университет" бар, төрле-төрле әйберләр уза, әмма яшьләр арасында, мәсәлән, татарча сәяси сөйләшү юк диярлек. Булса да, ул фәкать романтик милләтчелек дәрәҗәсендә генә: "без — татарлар, татар теле яшәсен". Килешәм, әлбәттә, татар теле яшәсен, ләкин минем өчен җитди түгел бу.

— Максим, ә ни өчен сез урыс була торып татарча өйрәндегез соң?

— Татар телен өйрәнү өчен тагын бер сәбәп бар иде — мин татар егетенә гашыйк булдым. Аның белән татарча сөйләшәсем килде.

— Ул татарча сөйләшәме?

— Әйе. Минем аның белән шәхси яктан да, сәяси яктан да татар телендә сөйләшәсем килде.

21 февраль — Халыкара туган тел көнендә — без туган теле урыс булган, ләкин татарлар белән проект ясаганнан соң үзлегеннән татарча өйрәнгән Максим белән сөйләштек.

Әңгәмәне 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍8🥰3😁2🥴1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы pinned «Юстиция министрлыгы Азатлык Радиосы проектларын "теләнмәгән оешмалар" реестрына кертте. Русиядә безне укучыларга моның йогынтысы бармы? Төп сорауларга җавап бирәбез 📌Азатлыкны укырга ярыймы? Ярый, бу куркыныч түгел! Без Азатлык Радиосы проектларына язылырга…»
⚡️❗️👍😀 Халыкара туган тел көнендә "Әйдә! Online" башкорт телен өйрәнү курсын башлап җибәрә.

Курс башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнүчеләр өчен юнәлгән. Дәресләрне интернетта бушлай укып, тыңлап булачак.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍18❤9❤‍🔥2🔥2
Алексей Навальныйның әнисе Людмила улының җәсәден бирүне таләп итеп язган дәгъваны мәхкәмә ике атнадан соң гына караячак.

Дәгъваны 4 мартта караячаклар.

Тикшерү комитеты Навальныйның җәсәден бирмәүне аның үлеме белән бәйле тикшерү уздырылганга дип аңлата. 19 февральдә Навальныйның сүзчесе Кира Ярмыш тикшерү комитеты тикшерүен кимендә ике атнага озайтты дип белдергән иде. Ягъни ул 3 марттан да иртәрәк бетмәячәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬10❤3🙏1