Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген, Халыкара туган тел көнендә, укучыларыбызның Казан урамнарында төшергән фотоларын карарга тәкъдим итәбез.

Бу фотоларда нинди хаталар күрәсез?

Күбрәк фотоларны Азатлыкның youtube каналында карарга була.

@azatliqradiosi
🔥5😢4👍3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 22 февраль, пәнҗешәмбе. Әлегә булган хәбәрләр мондый:

🔸Украина кораллы көчләре Русия армиясе басып алган Херсон өлкәсе өлешендәге Подо-Калиновка авылы янында Русия гаскәрләре җыелып торган урынга һөҗүм иткән. Украина Телеграм каналларында аның видеосы тарала. Һөҗүмне Би-Би-Сига Украина күзләве хезмәткәре дә раслаган. Һөҗүм нәтиҗәсендә күпме Русия хәрбие һәлак булуы билгеле түгел.

🔸Европа Берлеге "Азат Европа/Азатлык Радиосын "теләмәгән оешма" дип тану карарын хөкем итә. Европа Берлеге Тышкы эшләр һәм иминлек сәясәтенең баш матбугат сәркатибе Петер Стано белдерүендә әйтелгәнчә, бу - массакүләм мәгълүмат чаралары, фикер белдерү һәм гражданнарның плюралистик мәгълүмат алу мөмкинлегенә тагын бер һөҗүм. "Русия репрессияләү һәм тәнкыйтьне бастыру өчен кулланылган "теләмәгән оешма" һәм "ят агент" кануннарын юкка чыгарырга тиеш", диелә анда.

🔸Русия югары мәхкәмәсе президентлыкка намзәт булган Борис Надеждинның шикаятен канәгатьләндермәде. Надеждин сайлауга теркәмәүләре өчен Үзәк сайлау комиссиясен мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Утырыш тугыз сәгать барды. Надеждин үзе анда катнашмады.

🔸Мәскәүдә "Собеседник" газетасының соңгы санын сатудан алганнар. Басманың тышында Алексей Навальный фотосы, ә эчендә сәясәтченең соңгы хаты бирелгән булган. Сатудан һәм рекламнан кергән акчага гына чыгучы газетка 300 мең сум зыян салынган.

🔸Хабаровски төбәк мәхкәмәсе "Мин/Без Сергей Фургал" («Я/Мы Сергей Фургал») хәрәкәтен экстремистик дип таныды.

🔸Православ руханилары һәм дин әһелләре Алексей Навальныйның җәсаден гаиләсенә бирергә чакырдылар. "Мир всем" православ проекты сайтында бастырылган ачык хатны якынча 130 кеше имзалаган.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍4✍1
Азатлык сүзлеге.pdf
5 MB
"Азатлык сүзлеге"нән бөтен сүзләрне бер җиргә тупладык 😎

Бу pdf-файлны рәхим итеп алыгыз һәм ул сүзләрне үзегез дә кулланыгыз!

@azatliqradiosi
👍4🔥2❤‍🔥1
Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) чик буе хезмәтендә эшләүчеләр Европа берлеге белән чикне үтүчеләрдән Украинадагы сугыш турында сораулар язылган анкеталар тутырта, дип хәбәр итә "Медиазона".

Аерым алганда бу тәртип Эстония белән чиктәге, Псков өлкәсендә урнашкан "Шумилкино" һәм "Куничина гора" үткәреп җибәрү пунктларында кертелгән.

Кешеләрдән шәхси мәгълүматларын бирүне таләп итәләр, шул исәптән Русиядә һәм чит илдә яшәү урыннарын, паспорт номерларын, хәрби хезмәттә булу-булмау турында мәгълүмат һәм сәфәрләренең максатын сораштыралар диелә.

Моннан тыш алар кайда һәм кем булып эшләүләрен әйтергә, телефоннарының IMEI-ын бирергә, номерларын язарга тиеш.

Анкетаның ахырында сугыш белән бәйле сораулар язылган.

@azatliqradiosi
🤡2❤1👍1
⚡️Кырымның Җанкөй районында җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы кырымтатар активисты Лутфие Зудиева өендә тентү узган.

Зудиеваны "Экстремизмга каршы көрәш" үзәгенә алып киткәннәр. Өйдә булганда янына адвокатларны кертмәгәннәр.

@azatliqradiosi
🤬6🙏1
👆Биш ел элек Лутфие Зудиева һәм "Кырым теләктәшлеге" оешмасы активисты Дилявер Меметов Прагага килгән иде.

Ул вакытта Азатлык радиосы алар белән кырымтатарларның тормышы, сәяси эзәрлекләүләр турында сөйләште.

Тулырак👉 монда укый аласыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Юстиция министрлыгы Азат Европа/Азатлык Радиосын теләнмәгән оешма дип таныды.
Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосын эзәрлекләүне һәм "теләнмәгән оешма" дип атап массакүләм мәгълүмат чаралары эшенә комачаулауны туктатырга тиеш.

Бу хакта Журналистларны яклау комитеты белдерде.

"Русия хакимиятенең Азатлык Радиосын эзәрлекләү теләге тамырлары тирән", диелә оешма хәбәрендә.

Журналистларны яклау комитеты шулай ук ​​Азатлыкның Русия аудиториясенә һәрвакыт объектив мәгълүмат биреп барганлыгын искәртә.

@azatliqradiosi
👍3🙏2
Казанда идарәче ширкәт коммуналь түләүләр квитанциясенә кар чыгарган өчен дә акча түләргә дип язган.

"Кар чыгаруга киткән чыгымнарны каплау өчен" казанлылардан 400 сумнан башлап акча таләп итәләр. Шул ук вакытта алар ишек алдындагы кар көртләре әле дә көрәлмәде дип зарлана.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡8🤬2
Русиядә һава, су, тимер юл һәм машина транспортында юлчы ташучы оешмаларны юлчылар турында бөтен мәгълүматны да дәүләткә тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр.

1 сентябрьдән башлап алар мөштәриләренең банк карталары, IP-адреслары, телефоннары, электрон почталары һәм аккаунтларындагы серсүзләре турында белешмәләрне җыеп дәүләт базасына җибәрергә тиеш булачак.

Хәзерге вакытта юлчы ташучылар бары тик паспортлар һәм билетлар турында гына мәгълүмат тапшыра.

@azatliqradiosi
🤬3❤1
Кичә, 21 февральдә украин хәрбиләре Херсон өлкәсенең Русия баскынлыгындагы өлешендәге полигонга, Русия хәрбиләре хәрби әзерлек узган урынга һөҗүм иткән, моны Украина кораллы көчләрендә расладылар.

Украинаның көньягы саклану көчләре вәкиле Наталия Гуменюк әйтүенчә, полигонда штурм төркемнәре хәрби әзерлек узган.

Гуменюк сүзләренчә, Русиянең кимендә 60 хәрбие һәлак булган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🕊1
Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.

Путин Татарстанда туучылар санының кимүен әйткән. Миңнеханов бу хәлне төзәтергә вәгъдә иткән.

"Минем уйлавымча, клиникалар искиткеч. Бездә ирләр шактый ныклы. Ә хатын-кызларны күндерербез", дигән Миңнеханов һәм Путиннан әмер бирүен сораган. "Алга", дигән Путин.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮23🤡3
Кырым журналисты Лутфие Зудиевага ике беркетмә төзегәннәр.

Аны "киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану"да гаеплиләр. Беренче беркетмә "Хизб ут-Тәхрир" турындагы язмасында бу оешманың Русиядә террорчы оешма дип танылуын күрсәтмәгәнгә, икенчесе — Азатлык Радиосы турындагы постында аның "ят агентлар" реестрына кертелүен искәртмәгәнгә төзелгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤬5👍2🤮1🙏1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Баймак районыннан Илнур Абдуллин һәлак булган.

Кичә аны туган ягында җирләделәр. Ул сугышка үзе теләп киткән булган.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1533 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 23е — Баймак районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 729нчы көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢3
Алты ел эчендә Путин Брежневка караганда да күбрәк кешене репрессияләгән.

Соңгы алты елда Русиядә 116 меңләп кеше золымнарга дучар ителгән, дип исәпләп чыгарган "Проект" басмасы.

Хәрби цензураның иң төп коралы — "террорчылыкны аклау" маддәсе. Сугышка каршы булучыларны гаскәр турында "фейклар" тарату түгел, ә нәкъ менә бу маддә нигезендә ешрак җаваплылыкка тарталар диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4🤬3
Русия Диния нәзарәте мөселман сугышчыларына дога һәм зикер китаплары җибәргән.

Моңа кадәр Татарстан мөфтияте дә Украина сугышында баскын сугыш алып баручылар өчен догалар чыгарган иде.

Бу юлы дога китаплары мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән "Медина" нәшрият йортында басылган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡6👎1😢1