Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Юстиция министрлыгы Азат Европа/Азатлык Радиосын теләнмәгән оешма дип таныды.
Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосын эзәрлекләүне һәм "теләнмәгән оешма" дип атап массакүләм мәгълүмат чаралары эшенә комачаулауны туктатырга тиеш.
Бу хакта Журналистларны яклау комитеты белдерде.
"Русия хакимиятенең Азатлык Радиосын эзәрлекләү теләге тамырлары тирән", диелә оешма хәбәрендә.
Журналистларны яклау комитеты шулай ук Азатлыкның Русия аудиториясенә һәрвакыт объектив мәгълүмат биреп барганлыгын искәртә.
@azatliqradiosi

👍3🙏2
Казанда идарәче ширкәт коммуналь түләүләр квитанциясенә кар чыгарган өчен дә акча түләргә дип язган.
"Кар чыгаруга киткән чыгымнарны каплау өчен" казанлылардан 400 сумнан башлап акча таләп итәләр. Шул ук вакытта алар ишек алдындагы кар көртләре әле дә көрәлмәде дип зарлана.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

🤡8🤬2
Русиядә һава, су, тимер юл һәм машина транспортында юлчы ташучы оешмаларны юлчылар турында бөтен мәгълүматны да дәүләткә тапшырырга мәҗбүр итәчәкләр.
1 сентябрьдән башлап алар мөштәриләренең банк карталары, IP-адреслары, телефоннары, электрон почталары һәм аккаунтларындагы серсүзләре турында белешмәләрне җыеп дәүләт базасына җибәрергә тиеш булачак.
Хәзерге вакытта юлчы ташучылар бары тик паспортлар һәм билетлар турында гына мәгълүмат тапшыра.

Азатлык Радиосы
ФСБ сәяхәт итүчеләрнең банк карталары, IP-адреслары, телефоннары белешмәләрен җыячак
Юлчыларның барлык шәхси мәгълүматлары да Транспорт иминлеген тәэмин итү бердәм дәүләт мәгълүмати системына (ЕГИС ОТБ) килеп барачак, андагы белешмәләрне ФСБ, эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Ространснадзор һәм Росавиация карый ала. Базага кергән мәгълүматлар…
🤬3❤1
Кичә, 21 февральдә украин хәрбиләре Херсон өлкәсенең Русия баскынлыгындагы өлешендәге полигонга, Русия хәрбиләре хәрби әзерлек узган урынга һөҗүм иткән, моны Украина кораллы көчләрендә расладылар.
Украинаның көньягы саклану көчләре вәкиле Наталия Гуменюк әйтүенчә, полигонда штурм төркемнәре хәрби әзерлек узган.
Гуменюк сүзләренчә, Русиянең кимендә 60 хәрбие һәлак булган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Украинаның көньягы саклану көчләре вәкиле Наталия Гуменюк әйтүенчә, полигонда штурм төркемнәре хәрби әзерлек узган.
Гуменюк сүзләренчә, Русиянең кимендә 60 хәрбие һәлак булган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Украина кораллы көчләрендә украин хәрбиләренең Херсон өлкәсендә урнашкан Русия хәрби полигонына һөҗүм итүләрен расладылар
Украинаның көньягы саклану көчләре вәкиле Наталия Гуменюк әйтүенчә, полигонда Русиянең штурм төркемнәре хәрби әзерлек узган, алар Днепрның сул як ярындагы Крынки авылына һөҗүмдә катнашырга тиеш булган. Кимендә 60 хәрбинең үлүе әйтелә.
🕊1
Миңнеханов Путинга хатын-кызларны күбрәк бала табарга күндерәчәкбез дип сүз бирде.
Путин Татарстанда туучылар санының кимүен әйткән. Миңнеханов бу хәлне төзәтергә вәгъдә иткән.
"Минем уйлавымча, клиникалар искиткеч. Бездә ирләр шактый ныклы. Ә хатын-кызларны күндерербез", дигән Миңнеханов һәм Путиннан әмер бирүен сораган. "Алга", дигән Путин.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

🤮23🤡3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Юстиция министрлыгы Азатлык Радиосы проектларын "теләнмәгән оешмалар" реестрына кертте. Русиядә безне укучыларга моның йогынтысы бармы? Төп сорауларга җавап бирәбез 📌Азатлыкны укырга ярыймы? Ярый, бу куркыныч түгел! Без Азатлык Радиосы проектларына язылырга…
Каналыбызда комментарийлар калдыру мөмкинлеген саклыйкмы?
Anonymous Poll
82%
Әйе, комментлау калсын
18%
Юк, комментлау мөмкинлеге кирәк түгел
🔥4🙏1
Кырым журналисты Лутфие Зудиевага ике беркетмә төзегәннәр.
Аны "киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану"да гаеплиләр. Беренче беркетмә "Хизб ут-Тәхрир" турындагы язмасында бу оешманың Русиядә террорчы оешма дип танылуын күрсәтмәгәнгә, икенчесе — Азатлык Радиосы турындагы постында аның "ят агентлар" реестрына кертелүен искәртмәгәнгә төзелгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Кырым

🤬5👍2🤮1🙏1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
2022 елда башланган сугышта Баймак районыннан Илнур Абдуллин һәлак булган.
Кичә аны туган ягында җирләделәр. Ул сугышка үзе теләп киткән булган.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1533 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 23е — Баймак районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 729нчы көне.
#Башкортстан

😢3
Алты ел эчендә Путин Брежневка караганда да күбрәк кешене репрессияләгән.
Соңгы алты елда Русиядә 116 меңләп кеше золымнарга дучар ителгән, дип исәпләп чыгарган "Проект" басмасы.
Хәрби цензураның иң төп коралы — "террорчылыкны аклау" маддәсе. Сугышка каршы булучыларны гаскәр турында "фейклар" тарату түгел, ә нәкъ менә бу маддә нигезендә ешрак җаваплылыкка тарталар диелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Соңгы алты елда Русиядә 116 меңләп кеше золымнарга дучар ителгән, дип исәпләп чыгарган "Проект" басмасы.
Хәрби цензураның иң төп коралы — "террорчылыкны аклау" маддәсе. Сугышка каршы булучыларны гаскәр турында "фейклар" тарату түгел, ә нәкъ менә бу маддә нигезендә ешрак җаваплылыкка тарталар диелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🔥4🤬3
Русия Диния нәзарәте мөселман сугышчыларына дога һәм зикер китаплары җибәргән.
Моңа кадәр Татарстан мөфтияте дә Украина сугышында баскын сугыш алып баручылар өчен догалар чыгарган иде.
Бу юлы дога китаплары мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән "Медина" нәшрият йортында басылган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Моңа кадәр Татарстан мөфтияте дә Украина сугышында баскын сугыш алып баручылар өчен догалар чыгарган иде.
Бу юлы дога китаплары мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән "Медина" нәшрият йортында басылган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤡6👎1😢1
Чехия Беларус һәм Русия ватандашларына вакытлыча яшәүгә рөхсәт һәм визаларны башка бирмәячәк.
Бу чикләү Чехиядә яшәүгә рөхсәте инде булган кешеләргә кагылмый.
Шулай ук, кеше Чехия яки Европа берлеге иле ватандашының гаилә әгъзасы булып тора икән — аларга да кыска вакытлы визаларга гаризалар кабул ителә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Бу чикләү Чехиядә яшәүгә рөхсәте инде булган кешеләргә кагылмый.
Шулай ук, кеше Чехия яки Европа берлеге иле ватандашының гаилә әгъзасы булып тора икән — аларга да кыска вакытлы визаларга гаризалар кабул ителә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍4🤡1
Халыкара туган тел көне уңаеннан без туган теле урыс булган, ләкин татарлар белән проект ясаганнан соң үзлегеннән татарча өйрәнгән Максим белән сөйләштек.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥9❤🔥1