Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кырым журналисты Лутфие Зудиевага ике беркетмә төзегәннәр.

Аны "киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану"да гаеплиләр. Беренче беркетмә "Хизб ут-Тәхрир" турындагы язмасында бу оешманың Русиядә террорчы оешма дип танылуын күрсәтмәгәнгә, икенчесе — Азатлык Радиосы турындагы постында аның "ят агентлар" реестрына кертелүен искәртмәгәнгә төзелгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤬5👍2🤮1🙏1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Баймак районыннан Илнур Абдуллин һәлак булган.

Кичә аны туган ягында җирләделәр. Ул сугышка үзе теләп киткән булган.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1533 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 23е — Баймак районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 729нчы көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢3
Алты ел эчендә Путин Брежневка караганда да күбрәк кешене репрессияләгән.

Соңгы алты елда Русиядә 116 меңләп кеше золымнарга дучар ителгән, дип исәпләп чыгарган "Проект" басмасы.

Хәрби цензураның иң төп коралы — "террорчылыкны аклау" маддәсе. Сугышка каршы булучыларны гаскәр турында "фейклар" тарату түгел, ә нәкъ менә бу маддә нигезендә ешрак җаваплылыкка тарталар диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4🤬3
Русия Диния нәзарәте мөселман сугышчыларына дога һәм зикер китаплары җибәргән.

Моңа кадәр Татарстан мөфтияте дә Украина сугышында баскын сугыш алып баручылар өчен догалар чыгарган иде.

Бу юлы дога китаплары мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән "Медина" нәшрият йортында басылган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡6👎1😢1
Чехия Беларус һәм Русия ватандашларына вакытлыча яшәүгә рөхсәт һәм визаларны башка бирмәячәк.

Бу чикләү Чехиядә яшәүгә рөхсәте инде булган кешеләргә кагылмый.

Шулай ук, кеше Чехия яки Европа берлеге иле ватандашының гаилә әгъзасы булып тора икән — аларга да кыска вакытлы визаларга гаризалар кабул ителә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🤡1
Халыкара туган тел көне уңаеннан без туган теле урыс булган, ләкин татарлар белән проект ясаганнан соң үзлегеннән татарча өйрәнгән Максим белән сөйләштек.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥9❤‍🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 февраль, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төнлә Одессада дрон-камикадзе Кара диңгез портындагы бинага төшкән, янгын башланган, өч кеше һәлак булган.

🔸Днепрда "шахед" дроны күп катлы йортка төшкән, берничә фатир юк ителгән. 8 кешенең яралануы турында билгеле, җимерекләр астында кешеләрне эзләү дәвам итә.

🔸Азатлык хәрби низаг тарафлары биргән мәгълүматны тикшерә алмый.

🔸Әрмәнстан илнең Коллектив иминлек килешүе оешмаларында (ОДКБ) канашуын туктатып тора. Ил премьер-министры Никол Пашинян France 24 телеканалына белдерүенчә, килешүнең Әрмәнстанга карата шартлары үтәлмәгән.

🔸АКШ финанс министрлыгы җомга Украинадагы сугыш һәм Алексей Навальный үлеменә бәйле Русиягә карата тагын 500 санкция турында игълан итәчәк.

🔸Пассажирлар йөртүче ширкәтләр хакимиятләргә юлчыларның исем-фамилияләрен, паспорт мәгълүматларын гына түгел, банк карталары номерларын, телефон номерларын һәм аккаунтларының парольләрен дә тапшырачак. Бу яңалык 2024 елның 1 сентябреннән кертелә.
😨5✍1👍1
Алексей Навальныйның әнисенә улының җәсәден күрсәткәннәр, ләкин бирмиләр

Алексей Навальныйның үлеменә бер атна узуга карамастан, сәясәтнең җәсәде әле дә туганнарына тапшырылмаган. Кичә Навальныйның әнисенә улының мәетен күрсәткәннәр. Бу хакта ул видеомөрәҗәгатьтә әйтте. Ананың сүзләренчә, Алексейны яшерен генә җирләмәкче булалар.

"Кануни яктан алар миңа Алексейның гәүдәсен бирергә тиеш булсалар да, әлегә кадәр моны эшләмәделәр. Киресенчә, алар мине шантажлыйлар, Алексей кайда, кайчан һәм ничек күмелергә тиеш дигән шартлар куялар. Бу канунсыз. Алар моның яшерен рәвештә, хушлашмыйча гына эшләнүен телиләр. Мине зиратка, яңа кабергә алып килеп: "Монда сезнең улыгыз ята" димәкчеләр. Мин моңа ризалаша алмыйм", диде Людмила Навальная.

Аның әйтүенчә, һәр теләгән кешенең дә Алексей белән хушлашу мөмкинлеге булырга тиеш.

Навальныйның үлеме турында 16 февральлә хәбәр ителде. Сәясәтченең көрәштәшләре аны үтерделәр дип саный. Оппозиционерның тол калган хатыны Юлия Навальная аның җәсәден бирмиләр, чөнки хакимиятләр "чираттагы Путин "Новичогы" эзләре юкка чыгуын көтә", дип белдерде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬5❤1👍1
Казандагы "Киләчәк уеннары"нда чыгыш ясаган Латвия хоккейчыларының лицензияләрен вакытлыча туктатып торалар

Латвиянең хоккей федерациясе (LHF) Казандагы "Киләчәк уеннары"нда чыгыш ясаган җиде хоккейчының лицензияләрен вакытлыча туктатып тора. Бу хакта LHF сайтында әйтелгән.

Baltic Select "Киләчәк уеннары"нда ярымфиналга кадәр җитте, әмма Cosmos x17-гә җиңелде. Өченче урын ярышында такым "Ак Барс" белән сынашачак.

"Киләчәк уеннары"ның рәсми ачылышы 21 февральдә үтте. Аны Русия президенты Владимир Путин һәм кайбер БДБ илләренең башлыклары ачты.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍2🤡2
БМО: Русиянең Украинага каршы сугышы куркыныч корбаннарга китерде

БМОның Украинада кеше хокуклары үтәлешен күзәтү оешмасы үзенең соңгы хисабында 2022 елның 24 февралендә сугыш башланганнан бирле 10 582 гади кешенең үлүен раслады. Белешмәләргә күрә 19 875 кеше яраланган.

БМОның кеше хокуклары Югары комиссары Фолькер Тюрк сугыш китергән зыян буыннар дәвамында сизеләчәк, дип искәртте.

Шул ук вакытта Русия без сивил инфраструктурага һөҗүм ясамыйбыз, гади халыкны саклыйбыз, дип белдереп килә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢2
Роскомнадзор ел башыннан русияләрнең шәхси мәгълүматы кергән 510 млн язуның читкә таралуы турында белдерде

2024 ел башыннан, ике айдан да әзрәк вакыт эчендә интернетка русияләрнең шәхси белешмәләре булган 510 миллионнан артык исемлек таралган. Бу хакта Роскомнадзор башлыгы урынбасары Милош Вагнер хәбәр итте.

"Шуларның 500 миллионы - бер урыннан берьюлы аккан", диде ул һәм бу хәлне хәзер тикшерәләр диде.

🔻Русия Украинага бәреп кергәч тә икенче көнне үк Anonymous халыкара аноним һакерлар төркеме Русия хөкүмәтенә кибер-сугыш игълан итте.

🔻Шул вакыттан бирле берничә зур кибер-һөҗүм ясалды: һакерлар Русиядәге зур мәгълүмат чараларының, дәүләт оешмаларының һәм арбитраж мәхкәмәләрнең сайтларын җимерде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍2🤬1