Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Беларус президенты Александр Лукашенка 2025 елда узачак сайлауда катнашачагын әйтте.

Быел Лукашенканың президент сайлауларында беренче тапкыр җиңеп, Беларус белән җитәкчелек итүенә 30 ел була.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡8👍3👎3❤1
"Башкорт сословиесендә торган татарлар башкорт булган дигән идеология бар"

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты яңа дөнья күргән хезмәтләрен тәкъдим итте. Аларның бер өлеше башкортлаштыру сәясәтен фаш итә, Тәтешнең юкка чыгып баручы болгар чоры ташлары турында бәян итә. "Татар-информ" дәүләт агентлыгында бу атнада узган матбугат очрашуында Чаллы шәһәренең 400-еллыгын билгеләп үтәргә җыенулары да бәхәсләр уятты. Азатлык яңа китаплар һәм тарихчыларның фикерләре белән уртаклаша.

Тулырак 👉
монда, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍8👎2🥱2😴2❤1✍1🔥1🤬1💩1🤡1
Казанда полиция Архангельски зиратында сәяси золым корбаннары һәйкәленә Борис Немцов истәлегенә чәчәкләр салырга рөхсәт итмәгән.

Бу хакта Rusnews яза.

Алдан ук һәйкәлне кардан чистарткан активистларны зират җирлегеннән чыгарып җибәргәннәр.

▪️Оппозициядәге сәясәтче Немцов 2015 елның 27 февраль кичендә Мәскәүдә үтерелде.

@azatliqradiosi
🤬7👍1
Кичә Казанда канәфер чәчәкләре бәйләме белән сәяси репрессия корбаннары һәйкәле яныннан узып барганда тоткарланган Ксения Уразованы бүген дә төнгелеккә "Япеева"ның 16нчы полиция бүлекчәсендә калдыралар.

ОВД-Инфо язуынча, Уразовага рөхсәт ителмәгән чара оештыру нигезендә беркетмә төзелгән. Аны ун тәүлеккә кадәр сак астында калдырырга мөмкиннәр. Карар чыгару өчен Уразованы иртәгә мәхкәмәгә алып барулары ихтимал.

@azatliqradiosi
🤬4💔4
Көн язмасы: Олы террор һәм язмышлар. Кәрим Тинчуринга нахак җинаять эшен кем һәм ничек ачкан

Кәрим Тинчуринның язмышы — татар мәдәнияте үсешенә йогынты ясаган һәм НКВД бүлмәләрендәге җәфалауларда үз абруен, ныклыгын саклап кала алган талантлы, көчле кешенең фаҗигале тарихы ул. Тинчуринны НКВД тикшерүчеләре кыйнаса да, ул беркемгә яла якмыйча, үзе башкалар яккан яла нәтиҗәсендә үлә.

Татарстанның Милли музеенда уникаль документ — татар актрисасы, драматургның хатыны Заһидә Тинчурина-Әхмированың каләм белән язган сүзләре саклана. Ул "халык дошманы" дип игълан ителгәннәрнең гаилә әгъзалары нинди газаплар кичерүен, ничек билгесезлектә булуын күзалларга мөмкинлек бирә.

"16 сентябрьдән 17сенә каршы төндә кулга алдылар. Үзе йоклый, хатыны машинкада язып утыра иде. Каты итеп ишеккә кактылар. Тикшерүче белән ике сугышчы керде. Тентү. Кулъязмалар салынган күн чемоданны алып киттеләр. Киенде. Йөзеген салды. Кирәк-яраклар тапшыру өчен иртәнге сәгать дүрт-бишләрдән үк чират алдык. Бары тик эчке киемнәрне генә кабул итеп алдылар, аның исеменә дип тапшырылган акчаларны кассага алмыйлар иде. Шулай 14 ай буе дәвам итте. Ноябрьдә (Плетенев төрмәсенә) килдем. Көтәм... бактың исә ул безнең юк икән. Алты елга, ун елга сөргенгә җибәрелде, дип хәбәр иттеләр. 1947 елның декабрендә аның кайда булуын хәбәр итүләрен сорап хат яздым. 1948 елның 13 апрелендә чакырттылар... Сөйләшкән чакта төрмә җитәкчесе Ногманов 1938 елның ноябрендә Мәскәүдән 200 кешене атарга дигән фәрман килүен әйтте..."(Татарстан республикасы Милли музее җыентыгындагы материаллардан) // Тюркологические исследования. 2019. Том 2. № 3. 94-99 б.)

Кәрим Тинчуринны ТАССР НКВДсы "өчлеге" карары белән 1938 елның 15 ноябренә каршы төндә атып үтерәләр.

➡️Азатлык сәхифәсендә
➡️Көзге сәхифә

@azatliqradiosi
💔2😭2❤1
Украина президенты Владимир Зеленский беренче тапкыр Русия белән сугышта ил армиясенең югалтулары турындагы саннарны ачты.

Аның сүзләренчә, Русия агрессиясенә каршы торуда 31 мең украин хәрбие һәлак булган.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢11😁2
Сәлам! 26 февраль, дүшәмбе иртәсенә нинди хәбәрләр белән керәбез?

🔸Төнлә Украинаның Харьков өлкәсенә дроннар белән һөҗүм ясалды, шартлаулар турында хәбәр ителде. Зыян күрүчеләр турында әлегә билгеле түгел.

🔸Русиядә медиа һәм түрәләр сугышның 2 еллыгы турында хәтерләтмәде диярлек. Сугышны өйрәнү институты (ISW) фикеренчә, бу Русиянең уңышсызлыкларына игътибар бирмәс өчен һәм җәмгыятьнең сугышка битарафлыгын саклау өчен эшләнә.

🔸Стәрлетамак мэры мәктәпләрдә теракт әзерләнә дип таралган хәбәрләрне фейк дип атады, һәр очрак аерым тикшерелә, иминлек чаралары күрелә дип ышандырды.

🔸Монополиягә каршы хезмәт Яндекс.Таксига "җитди дәгъвалар" турында хат юллады. Аерым алганда, дәгъвалар зур бәяләргә һәм бәя булдыру алгоритмына бәйле диелә.

Башка хәбәрләр безнең сайтта, Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2✍1
Казанда узучы "Киләчәк уеннары" халыкара мультиспорт турниры Татарстанга нәрсә бирә?

Казанда "Киләчәк уеннары" уза. Бу, Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанда оештырылган беренче зур халыкара чара. Аның ачылышына БДБ илләре башлыклары, Русия президенты Владимир Путин килде. Ярышларда АКШ, Канада, Европа берлеге илләре дә бар.

"Бу — Мәскәүнең Татарстанны үзенә ныграк туплау. Путинның килүе, аның Миңнехановка боерыклар бирүе — болар барысы да Мәскәүнең Татарстан белән турыдан-туры идарә итүен күрсәтә", дип саный сәясәт белгече.


Бу чара Татарстанга нәрсә бирә? Азатлык Радиосы "Киләчәк уеннары"на, Путинның Казан сәфәренә күзәтү ясады һәм сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләште.

👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
👉 Көзге-сылтама.
👉 Телеграмда уку.

@azatliqradiosi
🤮5😁3👍2❤1🤡1
📍Русия төбәкләре арасында бензин арзанлыгы ягыннан Татарстан – 28, Башкортстан – 38нче урында

Татарстанда яшәүчеләр гыйнварда бер айлык уртача хезмәт хакына 1072 литр ягулык ала алган, Башкортстанда исә 929 литр.

Русиядә уртача айлык хезмәт хаына иң күп бензинны Мәскәүдә, Ямал-ненец автоном бүлгесендә һәм Чукотка автоном бүлгесендә алып була. Ә иң аз күләмдә – Төньяк Кавказ республикаларында.

Былтыр көз, нәкъ урып-җыю вакытында Русиядә ягулык җитмәү күзәтелде. Ягулыкка кытлык бензин һәм дизельгә бәяләрнең үсүенә китерде.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍2❤1✍1
📍Русия хәрбиләрен Бахмут янында украин әсирләрен үтерүдә шикләнәләр

Бу хәлнең видеосы якшәмбе, 25 февральдә Украина һәм Русиянең берничә Telegram-каналында чыкты. Дроннан төшерелгән кадрларда бер төркем хәрбинең берничә метр ераклыктан коралсыз килеш торган икенче бер төркем хәрбиләргә атуы күренә.

Украина кеше хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец бу үтерү Донецки өлкәсенең Бахмут районында 24 февральдә булган, дип белдерде. Аның әйтүенчә кимендә җиде украин солдаты үлгән.

Былтыр мартта БМО мониторинг миссиясе чираттагы хисабында Русия һөҗүме дәвам иткәндә Украинада әсирләрне үтерүнең кимендә 40 очрагы теркәлде дип белдерде. 25 тапкырында Русия хәрбиләре, 15 очракта украин хәрбиләре үтерелгән. Халыкара хокук әсирләрне үтерүне сугыш җинаяте дип бәяли, ул ике илнең кануннары белән дә тыелган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤯3
Шимбә көнне Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганга 2 ел булды. Азатлык сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара.

Ике ел узуга без хисап әзерләдек, аның безнең сайтта укый аласыз. Төп саннар исә — рәсемнәрдә.

@azatliqradiosi
💔1
📍 Казан институты Кабулда урыс телен өйрәтмәкче

Казанның Африка һәм Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек институты мөдире Фисал Атеф Хассан әйтүенчә, "Татарстанда белем алу һәм Татарстан оешмаларында тәҗрибә үтү мөмкинлеге кызыксындырган" абитуриентларга урыс телен өйрәтәчәкләр.

Русиянең Кабулдагы эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин татар телен өйрәнүгә дә ихтыяҗ бар дип искәртә.

"Әфганстан яшьләре Русия югары уку йортларында, аеруча да Татарстанда югары белем алу белән кызыксына. Урыс телен, шулай ук татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ зур. Монда бит зур татар җәмгыяте бар", ди ул.


Бу хакта тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤4👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда "Яблоко" фиркасенең төбәк бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин Навальный җәсәңен гаиләсенә тапшыру таләбе белән ялгыз пикетка чыккан. Полиция аны һәм чараны төшергән ике журналистны тоткарлаган. Зиннәтуллин "Путин, ир бул, җәсәдне анасына тапшыр" ("Путин…
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Руслан Зиннәтуллинга ялгыз пикетка чыккан өчен 25 мең сум штраф салды.

Исегезгә төшерәбез: шимбә көнне Зиннәтуллин Навальный җәсәден гаиләсенә тапшыру таләбе белән ялгыз пикетка чыккан иде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬6