Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 1нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Япония Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне киңәйтте. Хәзер санкцияләр "Калашников" һәм "Алмаз-Антей" концерннары һәм Тинькофф-банкка карата да кертелде.

🔹Русия Украинага Белгород өлкәсендә һәлакәткә юлыккан Ил-76 очкычында һәлак булган кешеләрнең мәетләрен тапшырырга әзер. Ул хакта РФ кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова белдерде.

🔹АКШ Сенаты кыскавакытлы финанслау турында канун проектын кабул итте. Димәк, хөкүмәткә акча бирү дәвам итәчәк, ә шатдаун булмаячак.

🔹Бүген Мәскәүдә сәясәтче Алексей Навальныйны күмәргә тиешләр. Аның үлеме моннан ике атна элек хәбәр ителде.

🔹Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бүген 67 яшь тулды.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1❤1👍1🙏1
Навальный җирләнәсе Борисов зиратында сак һәм күзәтү чаралары арттырылган.

Зират һәм "Борисово" метро станциясе янында полиция патрульләре йөри. Баганаларда күзәтү камералары урнаштырылган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬1🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Навальный җирләнәсе Борисов зиратында сак һәм күзәтү чаралары арттырылган. Зират һәм "Борисово" метро станциясе янында полиция патрульләре йөри. Баганаларда күзәтү камералары урнаштырылган. Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мәскәүдәге "Утоли моя печали" чиркәве янында 40лап полиция машинасы тора.

Алексей Навальный белән хушлашу мәрәсиме бүген нәкъ менә шушы чиркәүдә узарга тиеш: ул "Марьино" метро станциясе янында урнашкан.

Шулай ук, чиркәү янында ОМОН хезмәткәрләре дә тора.

Видео: "SOTA"


@azatliqradiosi
🤬2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәүдәге "Утоли моя печали" чиркәве янында 40лап полиция машинасы тора. Алексей Навальный белән хушлашу мәрәсиме бүген нәкъ менә шушы чиркәүдә узарга тиеш: ул "Марьино" метро станциясе янында урнашкан. Шулай ук, чиркәү янында ОМОН хезмәткәрләре дә тора.…
Алексей Навальный белән хушлашу мәрәсиме узасы чиркәү янында Интернет эшләми башлаган.

Навальный такымы сәясәтчене җирләү процессын турыдан-туры эфирда күрсәтеп барырга җыена. Трансляция Мәскәү вакыты белән сәгать 12дә башланырга тиеш.

@azatliqradiosi
❤2🤬2👍1
The Wall Street Journal газеты 2022 елның апрелендә Русия һәм Украина делегацияләре сөйләшкән солых килешүен бастырган.

Әлеге килешү нигезендә Украина НАТОга керә алмый, ә аның кораллы көчләре киметелергә тиеш булган. Мәскәү Украина кораллы көчләрендә 85 мең хәрби, 342 танк һәм 519 һөҗүм коралы булуын таләп иткән. Украина ягы исә 250 мең хәрби, 800 танк һәм 1900 һөҗүм коралы булсын дигән.

Кырым Русия ягында кала, ә "ЛДНР"ның киләчәге РФ һәм Украина президентларының сөйләшүләре нәтиҗәсендә хәл ителергә тиеш булган.

Әмма ике ел элек Мәскәү белән Киев килешә алмаган һәм нәтиҗәдә сугыш дәвам иткән. 2022 елның сентябрендә Путин Русиядә мобилизация игълан итәргә мәҗбүр булган.

Хәзер исә Украина, Русия аның территориясеннән гаскәрләрен чыгармыйча, солых турында сөйләшүләрне алып барудан баш тарта.

@azatliqradiosi
👍2🤨1
Япония 12 РФ ватандашы һәм Русиянең 36 оешмасына карата чикләүләр кертте.

Шулай ук, башка илләрдән Русия алмазларын кертүне тыйды (сүз сәнәгый булмаган алмазлар турында бара).

Ул хакта Япониянең тышкы эшләр министрлыгы сайтында хәбәр ителгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍1🔥1🤡1🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Навальный фикердәшләре аның мәете әле дә моргта, туганнарына аны һаман да бирмәгәннәр дип яза. @azatliqradiosi
Алексей Навальныйның мәете белән катафалк "Утоли моя печали" чиркәвенә таба кузгалып китә.

Ул хакта Навальныйның фикердәше Иван Жданов хәбәр итте. Катафалк чиркәүгә бер сәгать эчендә барып җитәргә тиеш.

@azatliqradiosi
👍2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Утоли моя печали" чиркәве янында җыелган халык чиратта көтеп тора. Кешеләрне чиркәү территориясенә кертмиләр. Кайберәүләр Алексей Навальный турындагы фикерләрен дә уртаклаша. Видео: "Команда Навального" телеграм-каналы @azatliqradiosi
Алексей Навальный Татарстандагы кланнар, татар теле, башкорт милләтчеләре турында нинди фикердә торган?

Безнең видеоны карарга тәкъдим итәбез.

Исегезгә төшерәбез: сез безне һаман да укый, тыңлый, карап бара аласыз. Төрле соцчелтәрләрдәге безнең акаунтларга язылу ТЫЕЛМАГАН.

Ә менә безнең материалларга фикер калдыру, аларны соцчелтәрләрдә урнаштыру, башкалар белән уртаклашу, хәтта аларга лайк кую да РФ кануннарына күрә җәзаланырга мөмкин, шуңа күрә игътибарлырак булыгыз.

Без сезнең өчен эшләүне дәвам итәбез, кадерле укучыларыбыз.

@azatliqradiosi
💔5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Утоли моя печали" чиркәве янында җыелган халык чиратта көтеп тора. Кешеләрне чиркәү территориясенә кертмиләр. Кайберәүләр Алексей Навальный турындагы фикерләрен дә уртаклаша. Видео: "Команда Навального" телеграм-каналы @azatliqradiosi
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Алексей Навальный белән хушлашырга меңләгән кеше килгән дип хәбәр итә "Коммерсант" корреспонденты Александр Черных.

Аның сүзләренчә, чират минут саен арта, ул инде берничә кварталга сузылган.

Видео: "Команда Навального" телеграм-каналы


@azatliqradiosi
❤4👍1
Навальный белән хушлашырга храмга туганнарын кертә башлаганнар дип хәбәр ителә.

Навальный такымы храм тирәсенә җыелган халыкны күрсәтә. Төрле матбугат чаралары бәяләвенчә, храмга 1,5 километрга кадәр чират барлыкка килгән.

Матәм чарасы булган урында интернет һәм элемтә начар эшли диләр.
❤1