Казандагы "Нәфис Косметикс" оешмасы хезмәткәрләрен Путин өчен тавыш бирергә мәҗбүр итәләр.
Ул хакта "Нәфис"тә эшләүчеләр "Сота" басмасына сөйләгән.
29 февральдә аларны мөдир урынбасары Надежда Үтәгәнова җыйган. Ул сүзне агитатор ханымга биргән, тегесе Путин өчен тавыш бирергә кирәк дигән: янәсе, Путин сайланмаса, 90нчы еллар кире кайтачак һәм илдә гей-парадлар узачак.
Агитатор ханым нәкъ менә 15 һәм 16 мартта тавыш бирергә кирәк дип тәкрарлаган, чөнки сайлау көннәренең соңгысына калу "оят".
Шулай ук, "Нәфис" хезмәткәрләре тавыш бирдем дип телефоннан шалтыратып хисап бирергә һәм сайлау бүлегендә төшкән фотоларын җибәрергә тиеш.
Президент сайлаулары Русиядә 15-17 мартта узачак.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤬9😁3🤮3👍2❤1
Башкортстанда "Баймак эше" нигезендә кулга алынганнарны азат итү таләбе белән петиция чыкты.
Аны бер тоткарланучының туганы Илгиз Байгускаров "ВКонтакте"да чыгарды. Ул Баймакта протест белдерүдә катнашучыларны җибәрүне һәм тәртип саклау оешмалары гамәлләренең канунга никадәр ярашлы булуын тикшерүне таләп итә.
Әлегә петицияне 300дән артык кеше имзалаган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

👍3🙏2👎1😁1
Төркиядә русияләрдән кунакханәләр өчен акча ала алмый башлаганнар.
Русиядән җибәрелгән акчалар яки артык соң күчә, яки кире җибәрелә, дип белдергән Ватан фиркасе рәисе урынбасары Сердар Үскүплү. Аның әйтүенчә, Төркия ширкәтләре Көнбатыш басымы астында, ул исә Мәскәү белән Әнкара арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләрен какшатырга тели.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Русиядән җибәрелгән акчалар яки артык соң күчә, яки кире җибәрелә, дип белдергән Ватан фиркасе рәисе урынбасары Сердар Үскүплү. Аның әйтүенчә, Төркия ширкәтләре Көнбатыш басымы астында, ул исә Мәскәү белән Әнкара арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләрен какшатырга тели.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🔥4😁1🤬1😢1🙏1
Казан мәктәпләренә һәм югары йортларына гаилә белеме дәресләре кертеләчәк.
Хәзер ЗАГС хезмәткәрләре мондый дәресләрне үткәрә дә башлаган инде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Хәзер ЗАГС хезмәткәрләре мондый дәресләрне үткәрә дә башлаган инде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁4🤡1
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! Чәршәмбе иртәсендә сезгә кайда, ни булганын кыскача җиткерәбез.
🔷Украинага бүген төнлә күпсанлы дроннар һөҗүм иткән. Сумы шәһәренә каты эләккән, зыян күрүчеләр бар. Хмельницкий өлкәсенең бер өлеше электр утсыз калган.
🔷Тывада Шагонар ТЭЦында шартлау, аннары янгын аркасында 18 кеше хастаханәгә эләккән, алар авыр хәлдә. Тагын өч кешене һаман да эзлиләр. Шартлау сәбәбе билгесез. Шагонар - 10 мең кеше яши торган җирлек, анда җылылык сүндерелгән.
🔷Хәрби училище курсантын дәүләткә хыянәттә гаепләнеп 12 елга хөкем иткәннәр. Ул гаебен таныган диелә.
🔷2027 елга Европа илләрендә сакланган Русия активларын реинвестицияләү аркасында 15 млрд евро акча алып була, дигән Европа Берлегенең юстиция коммисары. Бу акчалар Украинага ярдәм буларак тотылачак. Әлегә 208 млрд евро акча блокланган.
🔷Русиянең шәраб ясаучылар берләшмәсе НАТО илләреннән китерелгән алкоһол эчемлекләргә пошлинаны 200 %ка арттырга тәкъдим иткән.
🔷Кичә Казанда 221 юл казасы булган.
🔷Уфадагы Үзәк базары сатуга чыгарылган. Бәясе - 6,1 млрд сум. Бина 82280 дүрткел метр зурлыкта, бер дүрткел метр 74,1 мең сумга төшә булып чыга.
Менә шундый чәршәмбе иртәсе! Сезгә имин көннәр телибез һәм бернигә дә карамастан безне укып баруыгызны, лайклар куюгызны сорыйбыз.

👍3✍1
Русиялеләр күпләп антидепрессантлар куллана башлаган.
2023 елда антидепрессантлар препаратларын сату арткан, ул 17 млн капка кадәр җиткән. 2022 елда 15 млн кап дарулар сатылган, ә 2021 елда бу сан елына 11 млн капка туры килгән. 2020 елда - 9,6 млн кап.
РАНХиГС уздырган сораштыруга караганда, русиялеләрнең 60%ты даими борчылу, курку хисләрен кичерә, 46,8% кеше үзләренең хәлләрен уртача дип тасвирлаган, 13,2% кеше алардагы хафалану, борчылу, курку кебек хисләр көчле дип белдергән.

😁2😢1
Дүрт елга хөкем ителгән активист Фаил Алсыновның хатыны Галия Алсынова ярдәм йөзеннән үзләре өчен җыелган акчалар турында хисап тотты һәм акча җыюны туктатам дип белдерде.
Ул бу хакта Instagram сәхифәсендә язды.
"Акча җыюны туктатабыз. Кем ярдәм кулын сузган, изгелегегез меңләтә артып кайтсын. Аллаһ Тәгалә сәламәтлектән аермасын, һәркемнең якыннары янында булсын!", дигән ул.
Ул җыелган 790 250 сумның 210 мең сумы адвокатларга, ике айга өйләренең ипотека кредитын, машина өчен кредитын түләргә тотылды дигән. 20 мең сум кулга алынган егетнең гаиләсенә бирелде (кайсы егет - әйтелми), 15 мең сум Фаил Алсыновка китаплар, кирәк-яраклар, азык-төлек, витаминнар алуга кулланылган дип яза Галия. Шулай ук 30 мең сум Фаилнең энесе Иделгә (ул күп төрле җирләргә чапты дип аңлата тоткын хатыны) бирелде, дип язылган. Шулай ук калган акчалар тикшерү изоляторларында утырган егетләргә кирәк-яраклар алуга да тотылган, дигән ул.
Җыелган акчадан 340 950 сум калды. Аларны тагын ике айга ипотеканы түләргә, башка чыгымнар өчен саклап тотачакмын. Машинамны сата алмыйм, ул Фаил исемендә, ә аның бөтен хисаплары томаланды. Кредитны каплау белән проблемнар чыкты. Минем исемгә күчерергә телибез, әмма Фаил янына нотариусларны кертмиләр. Машинаны сата алсам, акча белән проблем булмас иде.
"Фаил акча җыюга каршы, ул башка гаиләләр өчен борчыла. Безнең гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, башка абый, егетләргә бирсеннәр иде, ди Фаил", дигән Галия.

❤13🙏2😢1
👩❤️👨"Онлайн танышулар — бу бик үк дөрес түгел"
"Әгәр яшьләр югары уку йортында, техникумда, көллияттә укып икенче яртысын таба алмаган икән, соңыннан аларга танышу шактый авыр була. Һәм онлайн танышулар башлана — бу бик үк дөрес түгел". Бу сүзләрне Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина әйткән.
Аның сүзләренчә, "өйләнешүчеләрнең уртача яше үсә бара", дип аңлата. Казанда бу 28-30 яшь. "Безнең өчен бу проблем", дигән җитәкче һәм яшь гаиләләрдә балалар тууы да кичегә дигән.
Түрәләр яшьләрне тизрәк өйләндереп балалар таптыруның яңа юлларын эзли. Казанның ЗАГС идарәсе "шәһәрнең иң кызыклы урыннарында" — китапханәләрдә, паркларда һәм кафеда "тиз танышу кичәләре" үткәрергә тәкъдим иткән. Интернет аша танышуларны түрәләр бик өнәп бетермиләр булып чыга.
Хәбәрне 👉 моннан укыгыз. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

Азатлык Радиосы
Татарстанда яшьләр өчен "тиз танышу кичәләре" үткәрмәкчеләр
Казанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе Елена Студеникина бу тәкъдимне "бездә өйләнешүчеләрнең уртача яше үсә бара", дип аңлата. Аның әйтүенчә Казанда бу 28-30 яшь. "Безнең өчен бу проблем", дигән җитәкче һәм яшь гаиләләрдә балалар тууы да кичегә дигән.
🔥2❤1👍1🌚1
Кайда танышу нәтиҗәлерәк?
Anonymous Poll
7%
Кафе, паркларда
1%
Фитнесста
13%
Бәрәңге казыганда! Элекке гадәтләрне кайтарыйк.
10%
Яучыга мөрәҗәгать итсеннәр!
28%
Интернет - тиз, җайлы.
25%
Кысылмагыз, яшьләр үзе белә!
7%
Зиратта, яхшы кешене озатканда фикердәшләрне табып була икән.
1%
"Бердәм Русия" җыеннарында.
25%
"Сәләт", Яшьләр форумы, татар яшьләре көннәре.
❤3
❗️Рөстәм Фәрәретдиновка ачылган җинаять эшен карау 12 мартка билгеләнгән.
Рөстәм - башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның энесе. Фәрәретдиновның эше Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә каралачак.
33 яшьлек Рөстәм Фәрәретдиновны ФСБның Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре былтыр ноябрьдә тоткарлады. Аны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да гаеплиләр. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе ирне ике айга кулга алды.
Быел гыйнварда шул ук мәхкәмә Фәрәретдиновны сак астында тоту вакытын 22 мартка кадәр озайтты.
Террорчы эшчәнлеккә булышу маддәсе нигезендә җиде елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
Хәбәр тулырак 👉 монда. Бусы 👉 VPNсыз ачыла торган сылтама.

🤬3🙏1
📡 Свобода" теле-радио җыелмасы эшли башлады.
Аны "Чикләрне танымаучы репортерлар" халыкара хокук яклау оешмасы тәкъдиме белән Европа берлеге тормышка ашырды.
Нәрсә ул?
"Свобода" - урыс телле иярчен җыелмасы. Бер иярчен каналда урыс телендә барлыгы тугыз теле һәм радиоканал үзенең тапшырулары чыгып бара алачак.
Нинди медиалар?
Мәсәлән, "Свобода" җыелмасында "Эхо", "Радио Сахаров", "Настоящее Время", "Еврорадио", Молдованың ТВ8 телеканалы, Берлинның "Ост/Вест 24" телеширкәте, шулай ук "Важные истории", "Холод", "Новая газета Европа", журналист Ирина Шихман һәм башкаларның берләштерелгән каналы үз тапшыруларын чыгарып барачак. Якындагы айларда аларга башка медиа һәм журналистлар да кушылачак. Шулай ук аерым хәбәрләр каналы әзерлиләр. Нәтиҗәдә иярчен җыелмасында барлыгы 25 бәйсез урыс телле теле-радиоканал булдырырга ниятлиләр.
Кайда һәм кем карый алачак бу каналларны?
Телгә алынган каналларны Русия, Беларус, Украинада, Якын Көнчыгышта һәм Төньяк Африкада карап булачак. Русиядәге 4,5 миллион, Мәскәүнең Украинадан аннексияләгән җирләрендәге якынча 800 меңләп йортта карый алачаклар.
Хәбәр 👉 монда яки 👉 бу сылтамада.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" һәм Европа берлеге "Свобода" теле-радио җыелмасын эшләтеп җибәрде
"Свобода" җыелмасын Eutelsat ширкәтенең Hotbird иярченендә 13Е позициясендә кулланып була.
👍2✍1😁1
29 февраль Екатеринбурда галим Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эше карала башлады. Мәкхәмәдә аңа каршы сөйләгән шаһитлар дә чыгыш ясады. Аларның сүзләре чынбарлыкка туры килми, бу — яла ягу, дип сыный Азатның туганнары.
Ничек барды яңа җинаять эше нигезендә мәхкәмә? Кем Азат Мифтахов өстеннән эләк язган һәм Азат хакында ниләр сөйләгән алар? Без аны бу мәкаләдә язган идек. Күрми калган булсагыз, укырга вакытыгыз булмаса, шушы "карточка"ларга мөһим фикерләрне тупладык.
Без сезнең өчен эшлибез, башкалар язмаган темаларны күтәрәбез. Укыгыз!

🙏4❤3