Режиссер, Башкортстанда хатын-кызлар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Таңчулпан Буракаеваның проблемнары туган.
Аның "ТапТаман" исемле бренды бар, Буракаева башкорт бизәкләре белән төрле кул эшләнмәләре белән сәүдә итә. Буракаева Алсыновны яклый, Баймакта тоткарланган кешеләр хакында даими язып бара.
"Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларга ярдәм итү өчен ул тәбрикләмәләр ясап сатты. Нәтиҗәдә "ТапТаман" кибете урнашкан "Арт-Квадрат" мәдәни мәркәзе хуҗалары аннан бинаны бушатуын сораганнар. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
"Арт-Квадрат безнең белән килешүне бер яклы тәртиптә өзә. Сәбәпләрен күрсәтми, килешү нигезендә аларның мондый хакы бар. Шуңа күрә безнең яңа урын табып күчеп китү өчен бер ай вакытыбыз бар", дип язды ул.
Буракаеваның тәбрикләмәләр ясап сатуыннан кергән акчаларның 50 проценты "Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларның гаиләләренә ярдәмгә биреләчәк диелде.
Нишләргә җыена Буракаева? Бу хакта моннан укыгыз.

😱5🤬4
"Башкирская" кошчылык фабрикасы республика хөкүмәтен мәхкәмәгә биргән
Уфа янында – Авдон авылындагы "Башкирская" кошчылык фабрикасында кош гриппы былтыр август башында чыккан иде. Кизү чыкканнан соң "Башкирская"да 3,25 млн баш кош, 18,25 млн йомырка, 70 тонна ит һәм ит ризыклары юк ителде. Ә оешма елына 700 млн йомырка җитештерә, бу республика ихтыяҗларын 70 процентка тәэмин итә.
Башкортстанның ветеринария дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин оешмада кош кизүе чыгуын бөтен республика өчен "бәла булды" дигән иде.
Хәзер "Башкирская" фабрикасы компенсация таләп итә. Ветеранария комитеты 700 млн сум компенсация түләргә тиеш дип саный. Комитет исә баш тарта.
Бу хакта тулырак монда язылган.

Азатлык Радиосы
Башкортстанда "Башкирская" кошчылык фабрикасы хөкүмәттән кош кизүе чыккач юк ителгән тавыклар өчен 700 млн сум таләп итә
Кошчылык фабрикасы аерымлап сатуга йомыркаларын быел җәй чыгармакчы була. Шул ук вакытта оешма ветеринария дәүләт комитетын мәхкәмәгә биргән, 700 млн сум сорый. Башкортстанның ветеринария дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин оешмада кош кизүе чыгуын бөтен…
🤔1
Чехия тышкы эшләр министры: "Алсу Кормашеваны кичекмәстән төрмәдән чагарырга кирәк"
Чехия тышкы эшләр министры Ян Липавский БМО иминлек шурасы дебатларында катнашып Азатлык радиосының Русия кулга алганчы Прагада яшәгән һәм эшләгән татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны хуплап чыгыш ясады.
Ян Липавский сугышлар һәм низагларны булдырмауга багышланган бәхәсләрдә катнашты. Аерым алганда чех министры хатын-кызлар, хокук яклаучылар, активистлар, журналистлар һәм гендер тигезлеген яклаучылар өчен иминлек мохите тудырырга кирәк дип искәртте.
"Шуны да өстисем килә, Чехия Русияне кичекмәстән Алсу Кормашеваны төрмәдән чыгарырга чакыра", диде.
Фикер алышулар барышында Ян Липавский Русия хакимиятләрен тәнкыйтьләде. Аның әйтүенчә, Иминлек шурасының даими әгъзасы булып торучы Русия "Украинага каршы сугыш алып барып БМО асылына каршы килә һәм БМО низамнамәсенә беркетелгән бөтен иминлек структураларының абруен какшата".
Алсу Кормашева хакында 👉 монда укырга мөмкин. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

Чехия тышкы эшләр министры Алсу Кормашеваны азат итәргә чакырды
Бу чыгышын ул БМО иминлек шурасы дебатларында ясады.
❤10👍4😢2
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Русия президенты сайлавында ни рәвешле үзенең Путинның ышанычлы кешесе булуын аңлатты.
"Дөресен генә әйткәндә, белмим дә. Шалтыраттылар да: "Сез ризамы?" дип сорадылар. Әлбәттә, ризамын. Аерым оешмалар бар бит, шулардан килә торгандыр…", дигән ул.
Кичә Салават Фәтхединов ДОСААФ бинасында Путинның сайлау штабында яшьләр белән очрашкан. Һәм аннан ничек Путинның ышанычлы кешесе булып китүен, сайлауларның ничек узуын сораганнар.
"Яшьләр белән эшләргә кирәк. Вакыты шундый аның хәзер. Элек безгә нәрсә әйтәләр шуңа ышана идек, укытучылар ни әйтә, әти-әниләр - тыңлый идек. Бүген яшьләр телефонда яши, шуннан кирәген дә, кирәкмәгәнен дә ала. Күзгә-күз аралашудан да файдалырак берни юк.
Быел минем мөһим вазифа. Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, әмма мин сайлаулар өчен тыныч. Аллаһ боерса, сайлауларда иң югары процентлар бездә булачак. Без бөтен дөньяга, Европага бердәм икәнебезне күрсәтәчәкбез", дип китерә аның сүзләрен "Бизнес Online".
"Бизнес Online" фотосы.

🤡18👎15🤮9💩3❤2👍2
Шәриф Камал турында укырга тәкьдим итәбез.Аның турында бездә зур язма чыккан иде. Кызыл террор ничек татар зыяларын юк итү турында ул. Кем укып өлгермәде - менә шушыннан күз йөгертеп чыга ала.
🔥4❤3👍1
Баймаклылар үзләре асылмалы басманы ремонтлаган.
Буранбай авылы кешеләре Сакмар елгасы аша күперне тәртипкә китергән. Үзара акча туплаганнар, эшне дә үзләре башкарган. Күпер 1969 елда ук салынган, начар хәлгә килгән.
Хакимияттән бернинди дә ярдәм булмаган.
Февраль башында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дөнья Башкорт корылтае әгъзалары, милли зыялылар белән очрашкан иде. Баймак якташлыгы исеменнән, "Курай ТВ" телеканалы башлыгы Рита Өметбаева Баймак районына даими ярдәм итүе, Урал аръягы төбәкләренә финанслар арттыруы өчен Хәбировка рәхмәт укыды.
"Баймак эше" нигезендә хәзерге вакытка 79 кешегә җинаять эше ачылган, бу кешеләр барысы да тикшерү изоляторларында утыра. Араларында күп балалы гаилә башлыклары да бар, өлкән яшьтәге хатыннар да бар. Без алар хакында мәгълүматны җентекләп монда тупладык.

💔3❤1👍1🥰1👏1
Мәхкәмә Илья Яшинга "ят агент" тамгасы куймаган өчен 30 мең сум штраф карары чыгарды
Әлеге карарны бүген Смоленски өлкәсенең Сафонов районы мәхкәмәсе чыгарды.
Аның шушы сүзләреннән соң хөкемдар трансляция тавышын сүндереп куйган. RusNews язуынча, Яшинга "Хөрмәтле хөкемдар, мин болай да төрмәдә утырам, шуңа миңа әллә ни куркырдай әйбер юк", дигән сүзләреннән соң җаваплылык турында хәтерләткәннәр.
Яшин үзен Youtube-тан (Ирландия) килгән акчалар өчен ят агент дип табуларын, әмма реестрда үзен Украин агенты дип теркәүләрен искәрткән.
▪️Илья Яшин — сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
@azatliqradiosi

"Оппозиционерларны үзләренең илләренә каршы эшләүдә, чит дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен яклауда гаеплиләр. Элек дәүләт безне халык дошманы дип игълан итә иде, ә хәзер оппозиция вәкилләре үзләренә үзләре тамга да салсын дип уйлап таптылар. Без җинаять эзәрлекләве, административ эзәрлекләү янаганга үзебез үзебезне халык дошманына тиңләштерергә тиеш" дигән Яшин утырышта.
Аның шушы сүзләреннән соң хөкемдар трансляция тавышын сүндереп куйган. RusNews язуынча, Яшинга "Хөрмәтле хөкемдар, мин болай да төрмәдә утырам, шуңа миңа әллә ни куркырдай әйбер юк", дигән сүзләреннән соң җаваплылык турында хәтерләткәннәр.
Яшин үзен Youtube-тан (Ирландия) килгән акчалар өчен ят агент дип табуларын, әмма реестрда үзен Украин агенты дип теркәүләрен искәрткән.
"Мине — Русия сәясәтчесен, Русия ватанпәрвәрен нәрсәгә нигезләнеп ят агент дип таптылар? Минем өчен бу тамга — мәсхәрәләү. Илемә, халкыма һәрчак тугры булдым, тугры булып калам да", дигән ул.
▪️Илья Яшин — сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Илья Яшинга "ят агент" тамгасы куймаган өчен 30 мең сум штраф карары чыгарды
Яшин үзе "минем өчен бу тамга — мәсхәрәләү", диде. "Оппозиционерларны үзләренең илләренә каршы эшләүдә, чит дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен яклауда гаеплиләр. Элек дәүләт безне халык дошманы дип игълан гына итә иде, ә хәзер оппозиция вәкилләре үзләренә үзләре…
🤬6👍1
Башкортстан Югары мәхкәмәсендә Рамилә Сәетовага чыккан хөкем карарына шикаять карала башлады
Бүген Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованың (Галим) һәм аның яклавының апелляция шикаятен карый башлады.
2023 елның 22 декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе активистны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты (Русия җинаять кодексының 280.4 маддәсе, "в" пункты).
Сәетова һәм аның яклавы бу карарны шикаять итте. Тарафдарлары әйтүенчә, бүгенге мәхкәмә утырышы озак бармаган. Сәетова утырышта тикшерү изоляторында килеш видео аша гына катнашкан. Ул хөкемдарларга да, дәүләт гаепләүчесенә дә каршы чыккан. Каршы чыгуларны мәхкәмә канәгатьләндермәгән.
Шуннан соң Сәетова һәм аның яклавы мәхкәмә утырышын кичектерүне сораган, чөнки адвокатлар апелляция шикаятенә ул өстәгән әйберләр белән танышырга җитешмәгән.
Бу үтенечне мәхкәмә канәгатьләндергән. Киләсе утырыш 26 мартка билгеләнгән.
RusNews язуынча, утырышта активист үзен начар хис итүен әйткән, үзенә "ниндидер дарулар" эчертәләр бугай дигән. Шуңа күрә "бер ай буе диярлек гел йокымсыравын" әйткән.
▪️Былтыр 17 майда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 56 яшьлек башкорт активисты Рамилә Сәетованы кулга алды. Тикшерү мәгълүматынча, Сәетова YouTube каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист мобилизацияләнүчеләрне үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.
#Башкортстан

Киләсе утырыш 26 мартка билгеләнгән.
💔2🙏1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бер җырчыдан ике фикер 😊
Җырчы Салават Фәтхетдинов Путин штабында яшьләр белән очрашуда шактый каршылыклы әйберләр сөйләде.
Башта ул Путинның президент булып сайлануы "безнең өчен бәхет" диде. "Фәкать Путин! Башка вариант юк!" дип язып та куйды.
Аннары нигәдер татарның бер гадәтен искә алды. "Әгәр берәр көрәшче Сабантуйда 2-3 ел рәттән батыр калса, 4нче елга бөтен авыл аңа каршы чыга, чөнки яңа геройлар кирәк!" диде ул.
Ә бит Путин бу атнада кабат сайланса, инде 5нче тапкыр президент булачак!
❓Салават "татар гадәте" турында сөйләп нәрсә әйтергә теләде икән? 😉
#Татарстан

😁13👎4🤔2💊1
Көн язмасы: Рәми Гарипов – тел өчен йодрык белән дә көрәшергә әзер шагыйрь
Рәми Гарипов "Башкорт теле" шигыре белән танылган шагыйрь. 1957 елда язылган ул шигырьдә мондый сүзләр бар:
"Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Бер телдән дә телем ким түгел —
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер аны тик ким күңел".
Шушы шигыре аркасында ул камчылана һәм озак еллар буена ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр ителә.
Кем ул соң Рами Гарипов һәм ни өчен ул башкорт күңеленә якын? Ул нәрсә өчен һәм ничек эзерлекләнә? Аның исемен ничек оныттырырга тырышалар һәм ул ни рәвешле халыкка кайтарыла?
Бу хакта башкорт әдәбияты белгече белән сөйләштек.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

Рәми Гарипов – тел өчен йодрык белән дә көрәшергә әзер шагыйрь
Узган ел "Шагыйрь көндәлеге" дип исемләнгән нәфис фильм дөнья күрде. Ул Башкорстанның халык шагыйре Рәми Гарипов турында. Аны ошатучылар да шагыйрьнең совет пропагандасы вакытында тел өчен көрәше күрсәтелмәде дип тәнкыйтьләде. Кем ул Рәми Гарипов һәм аның…
🔥8❤🔥1
Казанда быелгы "Үлемсез полк" чарасына Украинада һәлак булган "Алга" батальоны хәрбиләре сурәтләрен тотып чыгачаклар
Бу хакта Украинадагы сугышта һәлак булган Владислав Мариненконың әтисе Юрий Мариненко әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".
Аерым алганда, йөрештә узган елның 6 февралендә Угледар янында үлгән 30 хәрбинең сурәте күрсәтеләчәк. Ул чакта "Алга" батальонының 3нче ротасының 38 хәрбие Павловка авылы янында камауга эләкте. Төркемнең яртысы гына исән калды.
▪️Азатлык хисабына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 1287 кеше һәлак булган. Шулардан кимендә 73 кеше — "Алга" батальоныннан.
#Татартстан

Казанда быелгы "Үлемсез полк" чарасына Украинадагы сугышта үлгән "Алга" батальоны хәрбиләре сурәтләрен тотып чыгачаклар
Аерым алганда узган елның февралендә Угледар янында үлгән хәрбиләр күрсәтеләчәк. Ул чакта батальонның 3нче ротасының 38 штурмчысы Павловка авылы янында позицияләренә кергәндә поскынга юлыкты. Ул чакта төркемнең яртысы гына исән калды, алар авыр җәрәхәтләр…
🤡7🤮3🎉1💩1🙏1
❗️Русия Юстиция министрлыгы Лев Копелев исемендәге форумны "теләнмәгән оешма" дип тамгалады
Хокук яклаучы Лев Копелев (1912-1997) Киевта туып үскән һәм тормышын тынычлык һәм кеше хокукларын яулауга багышлаган.
Лев Копелев исемендәге форум аның вафатыннан соң 1998 елда Кельнда оешкан.

🤡2👍1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2952 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1287 кеше, Башкортстаннан кимендә 1665 кеше үлгән.
Бүген 14 март, сугышның 750нче көне.
#Татарстанда

🙏3💔2😨1