❗️Русия Юстиция министрлыгы Лев Копелев исемендәге форумны "теләнмәгән оешма" дип тамгалады
Хокук яклаучы Лев Копелев (1912-1997) Киевта туып үскән һәм тормышын тынычлык һәм кеше хокукларын яулауга багышлаган.
Лев Копелев исемендәге форум аның вафатыннан соң 1998 елда Кельнда оешкан.
@azatliqradiosi

🤡2👍1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2952 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1287 кеше, Башкортстаннан кимендә 1665 кеше үлгән.
Бүген 14 март, сугышның 750нче көне.
#Татарстанда
#Башкортстан

🙏3💔2😨1
Сәлам, дуслар! 15 март, җомга иртәсен шундый хәбәрләр белән башлыйбыз:
🔸 Русиядә президент сайлау башланды, ул 3 көн дәвам итәчәк. Сайлауга оппозицион намзәтләр үткәрелмәде, медиа президент идарәсендә Путин өчен 80%тан күбрәк тавыш җыю максатын куюларын яза.
🔸 Төнлә Русия Украинага 8 ракет һәм 27 дрон белән һөҗүм итте, барлык дроннар бәреп төшерелгән – Украина хәрби көчләре.
🔸 Русия хәрби көчләре исә Калуга һәм Белгород өлкәләрендә реактив снарядны юк итүләрен хәбәр итте.
🔸 Франция президенты Эммануэль Макрон: "Русия Украинаны җиңсә, Европага ышаныч ноль дәрәҗәсенә төшәчәк". Бу хакта ул француз медиаларына интервьюда әйтте һәм Украинага ярдәмне күбәйтергә тәкъдим итте.
🔸 Өй җиһазларын ясаучы ширкәтләр (Electrolux, Tefal, Braun) Русиягә параллель импортны тыя башлаганнар. Аларның килешүләрендә "реэкспорт"ны тыю турында языла башланды.
Көн дәвамында сезне хәбәрләр белән таныштыруны дәвам итәчәкбез, Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Көн дәвамында сезне хәбәрләр белән таныштыруны дәвам итәчәкбез, Азатлык белән калыгыз!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3✍1
Русиядә президент сайлавында өч көнлек тавыш бирү башланды – иң мөһиме:
📝 Сайлауда дүрт намзәт катнаша, парламент фиркаләреннән булган намзәтләрне (Харитонов, Слуцкий, Даванков) бәйсез белгечләр "техник" дип атый, алар реаль сайлау алды кампаниясен алып бармады.
📝 Сугышка каршы ачыктан чыгучы намзәтләр (Дунцова, Надеждин) Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан сайлауга үткәрелмәде.
📝 Русия президентын сайлау шулай ук аннексияләнгән Кырымда һәм Украинадан басып алынган Донецки, Луһански, Запорожье, Херсон өлкәләрендә дә үтә.
📝 Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" дигән каршылык чарасы игълан итте. Алар сайлау бүлгеләренә 17 мартта сәгать көндезге 12дә килергә чакырды.
📝 Мәскәү прокуратурасы "Путинга каршы төш вакыты"нда катнашкан өчен җинаять җаваплылыгы белән янады.
Бу сайлаулар турында тулырак 👉 монда укый аласыз.
@azatliqradiosi
Бу сайлаулар турында тулырак 👉 монда укый аласыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
💩9😐1
Киләсе өч ел дәвамында Татарстан хөкүмәте татарның үзенчәлеген нигездә җыр-бию, бәйгеләр, сабантуйлар белән сакларга җыена. "Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына каралган финансларның төп өлеше — ягъни 40% якыны җыр-бию, фестиваль, бәйге һәм сабантуйларга китәчәк.
Иң аз сумма — фәнни-тарихи тикшеренүләргә 12,4% тотылачак. Татар телендә дәреслекләр әзерләү һәм аларны таратуга да зур акча каралмаган. Барлык чыгымнарның 16,6% гына татарның милли үзенчәлеген тел аша саклауны күзаллый.
Бүгенге көн язмасында "Татар халкының үзенчәлеген саклау" дәүләт програмын анализладык, аны
👉 безнең сайтта укый аласыз.
VPN булмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Татар халкының үзенчәлеген саклау програмы акчалары кая китә
Азатлык дәүләт програмы чыгымнарының нинди чараларга тотылуын өйрәнде.
😢8🤬2👍1🤡1
2023 елда Русиядә ир-ат инвалидларның саны иң югары күрсәткечләргә җиткән
Узган елда илдә күпме инвалид яшәгәнен (31-59 яшьләр турында сүз бара) өстәге рәсемгә 👆 басып күрә аласыз.
Белгечләр фаразлавынча, Русиядә инвалид ирләрнең саны артуы Украинадагы сугыш белән бәйле, әмма алар фикеренчә, бу бердәнбер сәбәп булып тора дигән сүз түгел.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

💔2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә президент сайлавында өч көнлек тавыш бирү башланды – иң мөһиме: 📝 Сайлауда дүрт намзәт катнаша, парламент фиркаләреннән булган намзәтләрне (Харитонов, Слуцкий, Даванков) бәйсез белгечләр "техник" дип атый, алар реаль сайлау алды кампаниясен алып…
Казан хакимияте Май чабу бәйрәме уңаеннан шәһәр үзәгендә үтәргә тиешле бәйрәм чараларын уздырмаска булган
Бу чаралар 17 март көнне көндезге 12дә булырга тиеш иде. Рәсми сәбәбе – күңел ачу чаралары "иминлек таләпләре нигезендә" үткәрелми.
17 март көндезге 12дә Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашырга тәкъдим итте. Бу вакытта алар сайлау бүлгеләренә килергә өнди.
❗️Шулай ук Казандагы активистларга киңкүләм рөхсәтсез чарада катнашмау турында кисәтүләр тапшыралар. Надеждин штабының башлыгы Дмитрий Румянцевка Коррупциягә каршы көрәш фонды игълан иткән чараны оештырырга җыенасың дип кисәтү китергәннәр.

🤬3🙏1
Җомга уңаеннан безнең "Азатлык сүзлеге"ннән яңа бер сүзгә күз салыйк.
Беректәш сүзен ишеткәнегез булдымы? Татарча аны "союзник" мәгънәсендә кулланып була 👌
#Азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
Беректәш сүзен ишеткәнегез булдымы? Татарча аны "союзник" мәгънәсендә кулланып була 👌
#Азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤6💘1
"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Салават Җилкибаевның хатыны Путинга мөрәҗәгать итте
Альмира Сәетова 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә янына килеп, ире бернинди канунсыз эш эшләмәде дип саный. Ул экоактивист Фаил Алсыновны хупларга, аңа "аклаучы хөкем карары чыгаруларын ишетергә" килде, кануннар моны тыймый ди ул.
Ул Путиннан тоткарланган ирләрне һәм аталарны гаиләләренә кайтаруны сорый.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

😢2😱1🙏1
Одессага булган һөҗүм аркасында 8 кеше һәлак булган.
Украина Баш прокуроры офисы хәбәр итүенчә, шәһәргә һөҗүм бүген сәгать 11дә булган.
"Әлегә 8 кеше һәлак булган дигән хәбәребез бар. 20дән артык кеше яраланган", диелә офис тараткан хәбәрдә.
Шулай ук, сивил инфраструктурага да зыян килгән: сүз торак йортлар, хуҗалык биналары, автотранспорт турында бара. Сугыш кануннарын бозу турында җинаять эше кузгатылган.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — шушы сугышның 751нче көне.

🤬6💔2👍1
Русиядә президент сайлаулары башланды.
Азатлык Радиосының YouTube-каналында "Кем өчен тавыш бирәсез?" дигән сораштыру оештырган идек. Әлегә нәтиҗәләр әнә шундый.
Шушы сораштыруга калдырылган иң кызыклы фикерләр белән дә танышырга тәкъдим итәбез.

🌚5🤮3💩2😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Русиядә өч көнлек президенты сайлаулары бара.
Татарстан түрәләре инде беренче көнне үк тавыш биреп куйды.
Мәскәүдә исә кайбер сайлаучылар протест йөзеннән сайлау тартмаларына ут төртеп карады, ә кемдер зелёнка да түкте.

👍5😁5✍3🙏1
❗️Казанда активист Дмитрий Румянцевка һөҗүм булган.
Румянцев миңа Җәмәгать пулатыннан билгеләнгән күзәтүчеләр һөҗүм итте ди. Ул хакта ул RusNews басмасына сөйләгән.
RusNews язуынча, Четаев урамындагы 1нче йортта урнашкан сайлау бүлгесендә аның янына "Коммунисты России" фиркасеннән "титушка"лар килгән (алар Җәмәгать пулаты таныклыкларын күрсәткән) һәм аны ике тапкыр җилкәсенә суккан.
Полиция активист үзе шикаять иткәннән соң гына нидер эшли башлаган диелә.
#Татарстан

🤬6❤1👍1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Одессага булган һөҗүм аркасында 8 кеше һәлак булган. Украина Баш прокуроры офисы хәбәр итүенчә, шәһәргә һөҗүм бүген сәгать 11дә булган. "Әлегә 8 кеше һәлак булган дигән хәбәребез бар. 20дән артык кеше яраланган", диелә офис тараткан хәбәрдә. Шулай ук, сивил…
Одессага ясалган һөҗүм аркасында һәлак булган кешеләр саны 16га җиткән.
Алар арасында гади кешеләр, табиб һәм коткаручы бар, дип хәбәр итте өлкә хакимияте башлыгы Олег Кипер. Тагын 55 кеше яраланган.
"Зыян күргән кешеләргә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелә. Иртәгә Одессада һәм өлкәдә матәм көне игълан ителәчәк", – диде Кипер.

😢3🤬1🙏1
Думаның Татарстаннан депутаты биналарны тузудан саклау өчен ясалган ремонт бурычларын яңа фатир хуҗаларына түләттерергә тәкъдим итә.
Кануннарга ярашлы хәзерге вакытта фатирны сатып алган кешегә капиталь төзекләндерү бурычлары гына күчә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Кануннарга ярашлы хәзерге вакытта фатирны сатып алган кешегә капиталь төзекләндерү бурычлары гына күчә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁3🤡1
Татарстанда 220 авылны су басарга мөмкин.
Хәзер су басудан зыян күрүчеләр өчен 158 вакытлыча яшәү урыны әзерләнгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Хәзер су басудан зыян күрүчеләр өчен 158 вакытлыча яшәү урыны әзерләнгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢5🙏1
Русия мәктәпләрендә җыр дәресләрендә укучыларга Украинадагы сугыш турында җырлар җырлатачаклар.
Мәгариф министрлыгына моны тәкъдим иткән депутат фикеренчә, патриотик җырлар, шул исәптән "махсус хәрби операция" турындагы җырларны өйрәнү балаларда "Ватанга мәхәббәт, иле өчен горурлану хисе" тәрбияләячәк.
Русия хакимияте Украинага каршы башлаган сугышны "махсус операция" дип атый.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Мәгариф министрлыгына моны тәкъдим иткән депутат фикеренчә, патриотик җырлар, шул исәптән "махсус хәрби операция" турындагы җырларны өйрәнү балаларда "Ватанга мәхәббәт, иле өчен горурлану хисе" тәрбияләячәк.
Русия хакимияте Украинага каршы башлаган сугышны "махсус операция" дип атый.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤮12👎2😁2🙏1🥱1😭1
РФ юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты.
Бүген шушы исемлеккә түбәндәгеләр өстәлде:
🔸Игорь Липсиц, икътисадчы;
🔸Семён Трескунов, актёр;
🔸Светлана Каверзина, Новосибирскидан муниципаль депутат;
🔸Роман Либеров, режиссер;
🔸Марианна Беленькая, журналист

❤1🔥1🤬1