Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан мәктәпләрендә пилотсыз очкычлар ясау сыйныфлары булачак

Бу елның июль аена кадәр Татарстанның 18 мәктәбендә һәм бер урта махсус белем йортында махсус сыйныфлар барлыкка киләчәк, алардда балалар пилотсыз очкычлар уйлап табачак һәм аларны проектлаштырачак.

Пилотсыз очкыч ясау сыйныфлары Казанның - биш, Яшел Үзәннең - биш, Чаллының ике мәктәбендә ачыла. Моннан тыш алар Иннополис, Бөгелмә, Болгар, Лаеш районының Усады авылындагы һәм Столбищедагы мәктәпләрдә булачак.

▪️Моңарчы "Шахед" иран дроннарын җыюга Алабуга көллияте студентларын җәлеп итүләре турында язылган иде. Студентларның күбесе – балигъ түгел.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, VPN-сыз ачыла.
🤬10😱3
Көн язмасы: Исландия телен саклау өчен ясалма интеллект куллана. Татарлар да шулай эшли аламы?

Исландия президенты тәкъдиме белән илнең OpenAI ясалма интеллект ширкәте белән хезмәттәшлеге башланды.

Исландия утрау-дәүләте технологияләр һәм туризм тиз үскән илләрнең берсе. Шул ук вакытта, халык саны нибары 370 мең чамасы булган илдә, Европа берлеге һәм АКШ белән тирән интеграция һәм глобализация сәбәпле, исланд теленең югалу куркынычы туды. Белгечләр бүген исланд теле дигитальләшү юлына басмаса, берничә буыннан соң ул юкка чыгарга мөмкин дип борчыла.

Төп максат: OpenAI-ның GPT исемле танылган нейрочелтәрен исланд телен саклау өчен куллану. Бу эштә алар беренчеләрдән булыр дип саный.

— Милли телдә мәгълүмат базасын туплау һәм локаль програмнар булдыру гына җитми. Без телебезне кешеләр көн саен кулланган програмнар һәм кушымталарга өстәргә тиеш. Ахыр чиктә, ясалма интеллект тел, мәдәният һәм тарихны саклауга гына түгел, безнең икътисади үсешкә дә ярдәм итәчәгенә ышанабыз, — дип саный IT үзәк мөдире Йоханна Гудмундсдоттир,

Исланд телен нейрочелтәр ярдәмендә ничек сакларга тырышуларын Азатлыкта аңлатабыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN кирәкми.
👍8❤5
Медиа: Русия хакимиятләре икенче тапкыр мобилизация үткәрергә ниятли

Русия хакимиятләре Украинага каршы сугышучы төркемнәрен ныгыту һәм бәлки Харьковны чолгап алу өчен гаскәргә күпләп хәрбиләр җыя башларга ниятли.

Бу хакта "Вёрстка"га Русия президенты хакимиятенә һәм саклану министрлыгына якын дүрт чыганагы сөйләгән. Алар әйтүенчә, әгәр мобилизация була калса 300 меңгә кадәр кешене чакырмакчы булалар.

"Вёрстка" әңгәмәдәшләре гаскәргә хәрбиләр җыярга әзерләнүне "мобилизация 2.0" дип атый.

Президент хакимиятендәге бер чыганак Харьковны чолгап алу ихтималы турындагы сорауга шәһәрдән "икенче Мариуполь" ясау ниятләнә дип әйткән.

Бу мәгълүматлар рәсми расланмады.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬6😭3❤1😐1
⚡️Мәскәүдә Крокус Сити Холл сәүдә үзәгендә атыш һәм шартлау. Һәлак булучылар бар диелә.
😭8😢2🔥1🤬1
Крокус Ситида кимендә 14 кеше һәлак булган дип хәбәр итә База.

Бинаның өчтән бер өлешен янгын камап алган, 50ләп ашыгыч ярдәм машинасы килгән, Росгвардия сугышчылары шунда.
🔥2🤬1
“Крокус Сити холл”дагы хәлләр турында нәрсә билгеле?

— 20 сәгатьтә әлеге концерт залында "Пикник" төркеменең концерты башланырга тиеш иде. Концерт алдыннан залга камуфляж формасы һәм битлекләр кигән берничә кеше бәреп кергән. Алар ата башлаган, кимендә берничә кешене үтергән. Шуннан соң бинада көчле янгын чыккан.

— Һөҗүм итүчеләр — кимендә бишәү. Аларның мотивлары билгеле түгел. Кем икәннәре дә билгесез. Куәт структуралары бу һөҗүмне теракт дип тасвирлый.

— Вакыйга урынына 50ләп "ашыгыч ярдәм" машинасы килгән. Бинаның түшәме ишелә. Спецназ да килгән диләр.

— 112 телеграм-каналы 40 кеше һәлак булган, 100 кеше яраланган дип хәбәр итте.

@azatliqradiosi
🔥2🤬1
⚡️"Крокус Сити холл"дагы атыш вакытында әлеге бинада Татарстаннан Дума депутаты Айдар Метшин да булган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱3🔥1🤯1
⚡️"Крокус Сити холл"да әле генә тагын бер шартлау булган.

@azatliqradiosi
🔥1😱1🤬1
"Крокус Сити холл"га һөҗүм иткән кешеләр әле һаман да бинаның эчендә.

Ул хакта "Baza" хәбәр итә. Алар ничә кеше? Беркем дә әйтә алмый. "Автомат тоткан сакаллы ир-атлар, бишәү" дип тасвирлый аларны кайберәүләр. Берничәсе рюкзак аскан, дип яза "Baza".

@azatliqradiosi
🔥1🤬1😭1
"Крокус Сити холл"га һөҗүм итүчеләрнең дүртесе качып киткән.

Ул хакта "Baza" хәбәр итә.

Ә яраланган кешеләр саны 130га җиткән дип яза 112 каналы.

@azatliqradiosi
🔥1🤬1
АКШның Ак йорт вәкиле Дҗон Кирби Мәскәүдәге вакыйгаларга фикерен белдерде:

"Бу кадрлар коточкыч. Аларны карау да авыр. Күңелебез белән без, әлбәттә, шушы коточкыч һөҗүмнең корбаннары белән", диде ул.

@azatliqradiosi
😢4👍1😁1🤮1
Куәт оешмалары вәкилләре "Крокус Сити холл"ны штурмлый башлаган.

Алар белән бергә концерт залына янгын сүндерүчеләр белән коткаручылар да керергә тырыша.

Бина эчендә атыш ишетелә.

@azatliqradiosi
😢1🤡1
"Москва 24" язуынча, бүген "Крокус Сити Холл"да булачак "Пикник" рок-концертына бөтен билетлар да сатылып беткән. Залда барлыгы 7300 урын.
🤯1
Мәскәүдә бөтен спорт, мәдәни, күңел ачу чаралары кичектерелгән.

Шәһәр мэры Сергей Собянин зыян күрүчеләргә ярдәм ителәчәк дип вәгъдә бирде.

Корбаннарның төгәл саны әле билгеле түгел, ФСБ һөҗүм нәтиҗәсендә "һәлак булучылар һәм яраланучылар" бар дип кенә белдерде.
🔥1😢1
Тикшерү комитеты "Крокус Сити Холл"да атыш сәбәпле теракт турында җинаять эше ачкан.

Бу Русия җинаять кодексының 205нче маддәсе.
✍1🔥1
⚡️Беренчел мәгълүматларга караганда, "Крокус Сити Холл"да теракт нәтиҗәсендә 40 кеше һәлак булган. Бу хакта ФСБ хәбәр итте.
😭5❤1👍1🔥1🤬1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов концерт залында һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты. "Бөтен йөрәгем белән сезнең белән" дип язды ул.

Республикада иртәгә буласы бөтен чаралар кичектерелгән.
😢5🤡3
Айдар Метшин: "Без ниндидер бер ишектән чыгып китә алдык"

Русия думасы депутаты, Түбән Каманың элекке мэры Айдар Метшин "Крокус Сити Холл"да "Пикник" төркеме концертына килгән булган.

"Мин концерт башланырга 15 минут кала партерда идем. Зал якынча 30 процентка тулы иде. Бер ир белән сөйләшеп торганда артта ниндидер тавыш ишетелә башлады. Борылып карасам, кешеләр төп ишеккә каршы якка йөгерә. Глушительдән аткан тавышлар ишетелде. Бу бер генә автомат түгел, берничә мылтыктан аткан тавыш иде", дип сөйләгән Метшин Татар-информга.

Аның сүзләренчә, концертка килүчеләр музыкантлар белән бергә сәхнә аркылы башка ишеккә йөгергән.

"Сәхнә әле ачык түгел иде, музыкантлар сәхнәдә тора иде. Паника башланды, кешеләр ишеккә таба йөгерде. Без ниндидер бер ишектән чыгып киттек. Меңләгән кеше урамга агылды. Бер ир баласын күтәреп чаба иде. Ни булганын беркем аңламады. Таптау башланыр, кешеләр бер-берсенә зыян салыр дип курыктым", дигән депутат.

Аннары Метшин бина яныннан киткән.

"Һәлак булучылар турында мәгълүмат килә. Мин шок хәлендә. Күңелдә шом. Бу курку да түгел, ә ни булганын аңламау. Кешеләр бер-берсен төртү булмады, әмма нишләргә белмәү бар иде", дигән ул.
💩10😢4👍2🤬1🤡1
Росгвардия: "җинаятьчеләрне эзләү дәвам итә".

"Росгвардиянең махсус бүлекләре "Крокус Сити Холл"дагы теракт урынында эшли. Җинаятьчеләрне эзләү һәм кешеләрне бинадан эвакуацияләү дәвам итә", дип язылган Росгвардия телеграм каналында.
🤡3✍1