Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Көн язмасы: Кем ул Ильяс Байгускаров? "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүче блогер һәм активист тарихы

Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзеде. Анда хәзер 70тән артык кеше, алар арасында блогер, активист Ильяс Байгускаров та бар.

Соңгы вакыйгаларга кадәр Ильяс Байгускаров блогер, активист һәм Уфадагы "Карасакал" дигән этник чәчтарашханәгә нигез салучы буларак кына билгеле иде.

2024 елның гыйнварында Байгускаров Башкортстанның көньяк-көнчыгышындагы Баймак районы үзәгендә протест чараларында катнашты.

Бүген сезне Ильяс белән якыннанрак таныштырабыз.

Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2💔2❤‍🔥1
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 26 март, сишәмбе иртәсе хәбәрләренә күз салыйк:

🔸Украина хәрби көчләре төнлә 12 дронны бәреп төшерүен хәбәр итте. Аларның сигезе Харьков шәһәренә очкан диелә.

🔸Русиянең Белгород өлкәсенә дә төнлә һөҗүмнәр булган, 2 кеше яраланган диелә. 20ләп йорт зыян күргән, ди Белгород өлкәсе губернаторы.

🔸Бүген Казанда "Яндекс.Драйв" каршерингын башлап җибәрү планлаштырылган булган, ләкин ул билгесез вакытка кичектерелә. Сәбәпләре дә аталмый.

🔸Пулково һава аланында "Крокуста"гы теракт турында фикер белдергән Н.Конашенканы тоткарлаганнар. Янәсе, ул "Нигә Крокус, Кремль түгел?" дип язган, һәм соңыннан бу язуын бетергән. Тоткарлаудан соң аның "гафу үтенү видеосы" чыккан.

🔸Башкортстанның Белорет шәһәрендә "Агыйдел" сәүдә йортында эшләүчеләргә хезмәт хакы түләмәү аркасында җинаять эше ачылган. Ширкәт хезмәткәрләренә акча 2023 елның декабреннән үк түләнмәгән булган.

🔸Венесуэла президенты Мадуро аңа һөҗүм омтылышы турында сөйләде һәм бу гамәлдә Vente Venezuela оппозицион фиркане гаепләде. Быел Мадуро янә президент сайлавында катнашырга җыена.

Төп хәбәрләр шулар, безнең сайтка да кереп чыгыгыз, анда кызыклы язмалар, хәбәрләр, видеолар күп. Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍6❤1✍1
Израил АКШка делегация җибәрүдән баш тарткан

Моның сәбәбе – БМО Иминлек шурасында Газзәдә ут туктату резолюциясе кабул ителгәндә, АКШның тотылып калуында.

Ак йорт киңәшчесе Джон Кирби белдергәнчә, Кушма штатлар Израилнең реакциясенә аптырый һәм борчылу белдерә. Үз позициясен белдерү өчен АКШ Израил белән барлык югары дәрәҗәдәге очрашуларын кулланачак, ди ул.

25 март көнне БМО Иминлек шурасы Газзәдә ут туктату турында резолюция кабул итте. АКШ беренче тапкыр тавыш бирүдән тотылып калды, моңарчы бу темадагы тавыш бирүләрдә ул вето хокукын куллана иде. АКШ үзе тәкъдим иткән резолюциягә исә Кытай белән Русия вето хокукын куллана иде.

@azatliqradiosi
👍5🤔2
— Без Татарстанның гамәлләрен анестезия буларак кабул иттек. Алар безгә бу процессны узуны җиңеләйтте. Шуннан соң Русия безне абзарга кертеп ябарга тиеш иде. Татарстанга безне абзарга алып бару бурычы куелды. Әмма моннан берни барып чыкмады.


— Без Татарстан [җитәкчелеге] белән сөйләшә башлагач, Татарстанның Путинга сораулары туа башлады. Ни өчен 20 ел дәвамында кырымтатарларның бәйсез матбугат чаралары, бәйсез телевидениесе, туган телдә белем бирүче мәктәпләре эшләде кебек сораулар туды татарларда. Шуннан соң Путин Татарстанны бу эштә туктатты һәм республикага Бакчасарай районы белән шефлык итүне генә калдырды.


10 ел элек Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъярны (Севастополь) аннексияләде. Баскынчы сәясәтен алып баруда Мәскәү Татарстанны актив кулланды.

Татарстан президенты Миңнехановның төп бурычы — Русия аннексиясенә каршы күтәрелгән кырымтатарларны тынычландыру иде. Татарстан президенты Милли Мәҗлесе вәкилләре белән очрашты, кырымтатарларның Корылтаенда чыгыш ясады.

Кырым аннексиясендә Мәскәүнең Татарстанны ничек куллануы турында Азатлык Кырымтатар халкының Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров белән сөйләште.

👉 Көн язмасын безнең сайтта укыгыз
👉 Көзге-сылтама
👍3🤬3😢3
Быел Татарстанда беренче сыйныфка баручылар былтыргыдан 3,7 мең балага азрак дип көтелә

Узган ел Татарстанда 55,3 мең бала беренче сыйныфка барган булса, быел 51,6 мең бала булыр, ди мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстанда, аеруча Казан тирәсендә, мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢2🤔1💘1
Русиянең асаба халыклары оешмалары демократик илләрне Русиядәге сайлау нәтиҗәләрен танымаска чакырды

Белдерүне Русия асаба халыкларының халыкара комитеты, "Свободная Якутия", Ойрат-калмык халкы конгрессы һәм башкалар имзалаган. Имза калдыручылар Русиядә узган президент сайлавын ирексез, гаделсез, канунсыз дип саный.

Мөрәҗәгатьтә Русия асаба халыкларының хокуклары тупас бозылуы турында махсус парламент тыңлаулары уздыру да сорала.

Электораль аналитиклар исәпләвенчә, Путинга кәгазь бюллетеньнәр белән кимендә 22 млн тавышны хәрәмләшеп биргән булырга мөмкиннәр.

Тулырак 👉 безнең хәбәрне укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6❤5🔥2
Башкорт автоном республикасы оешуга 105 ел тулыр алдыннан Праганың сивил җәмгыять үзәге "Бабич" фильмын күмәк карау оештырды.

Кинода башкортларның иреккә омтылуы, үз җирләренә үзләре хуҗа булырга теләүләре темасы ярылып ята. "Баймак вакыйгалары" белән дә аваздаш диде катнашучылар.

Бу хакта язманы безнең сайтта укыгыз. Аны кыскартып рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍5❤3🤮1
🇷🇺 Соңгы ике айда Татарстан бюджеты керемнәре арткан

2024 елның гыйнвар-февраль аен Татарстанның берләштерелгән бюджеты 8,1 млрд сум профицит белән тәмамланган. Февраль аенда керемнәрнең нык артуы күренә.

Татарстан казнасына иң күп керемнәр физик затларның керемгә салымыннан (32%), табыш салымыннан (27%), оешмаларның милек салымыннан (15%), салым булмаган керемнәрдән (11%) һәм акцизлардан (10%) кергән.

Мәскәүдән күчерелгән финанслар 12,7 млрд сум (65%) тәшкил иткән.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤡3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Крокус Сити Холл"дан йөзләгән кешене коткарган егетләр

Кием элүче булып эшләгән 15 яшьлек Ислам Хәлилов, официант булып эшләгән Камил Насыйпов һәм 14 яшьлек Артём Донсков һөҗүм вакытында йөзләгән кешенең гомерен саклап калган.

22 март кичендә әлеге концерт залына оештырылган һөҗүмдә 130дан артык кеше һәлак булды.

@azatliqradiosi
❤‍🔥9❤3🔥1🤪1
Татьяна Москалькова: "Тоткарланучыларны җәфалау ярамый"

Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова тоткарланганнарга карата җәфалаулар куллану ярамый дип белдерде. Бу хакта ул ТАССка әйткән.

"Җинаятьчеләрне тоткарлау бик кискен рәвештә булса да һәм җинаять кануны тоткарлаган чакта зарар китергән өчен җаваплылык бирмәсә дә, тоткарланганнарны һәм гаепләнүчеләрне җәфалау бөтенләй ярамый", дигән ул.


Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" концертлар залында теракт оештыруда шикләнелеп дүрт кеше тоткарланган иде. Аларның барысы да кыйналган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3👏1
"Мин татарча сөйләшәм" чарасын цирк янына күчермәкчеләр

Быел 26 апрельдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе цирк бинасы каршындагы мәйданда узар дип көтелә. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясен цирк янына күчерергә телибез. Бу мәсьәләдә фикер алышабыз. Хәзер чаралар оештыруда аерым таләпләр бар. Торак йортлар янында аны оештырырга ярамый. Цирк янында мөмкинлекләр бар", диде ул.


Яңа мәйдан тамашачыларны, кунакларны җыяр дип өметләнәм, дип өстәде министр.

Әюпова 26 апрельдән "Печән базары" цирк тамашасы күрсәтелә башлаячагын да әйтте. Ул Габдулла Тукайга багышлана. Тамашада Казан циркы мәктәбе артистлары катнашачак.

▪️"Мин татарча сөйләшәм" акциясе 2006 елдан бирле Бауман урамында үткәрелде. 2022 елда Казан хакимияте коронавируска сылтанып аны Камал театры каршына күчерде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁6❤5😢2✍1👍1
Прокуратура Рамилә Сәетовага җәзаны кырыслату турындагы мөрәҗәгатен кире алган

Бүген Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованың (Галим) һәм аның яклавының хөкем карарына апелляция шикаятен карауны дәвам итте.

Элегрәк прокуратура Сәетовага җәзаны кырыслатуны сораган иде, ничә елга утыртырга икәне әйтелмәде. Бүгенге мәхкәмәдә прокурор бу мөрәҗәгатьне кире алган. Бу хакта "Idel.Реалии"га активистның утырышта булган тарафдарлары сөйләгән.

Башкортстан ФСБсы белгече Ольга Кривалева Сәетованың мобилизацияләнгәннәргә мөрәҗәгатен тикшереп, анда "хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә өндәү билгеләре бар" дип нәтиҗә ясаган иде.

Бүгенге мәхкәмәдә Сәетованың яклавы белгечтән яңадан сорау алу уздыруны сораган, әмма мәхкәмә баш тарткан. Элегрәк Рамилә Сәетованың яклавы һәм ул чакырган бәйсез белгеч-филолог ФСБ белгеченең нәтиҗәләре "фәнни нигезләнмәгән" дип әйткән иде.

"Белгеч һәм тикшерүче Рамилә Сәетованың мөрәҗәгатеннән ике җөмлә алган, җитмәсә икесе ике урыннан һәм алар бер-берсе белән мантыйклы бәйләнмәгән" диде активистның адвокаты.


Рамилә Сәетованың чираттагы мәхкәмә утырышы 2 апрельдә булачак.

▪️2023 елның 22 декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы (Галим) биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
💔5❤1👍1
"Бердәм Русия"нең Татарстан бүлеге Рөстәм Миңнехановка Дәүләт шурасына сайлауда фирканең республика исемлеген җитәкләргә тәкъдим итәчәк

Бу хакта Дәүләт шурасы рәисе һәм республикадагы "бердәм русияләр" лидеры Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

2019 елда да "Бердәм Русия" исемлеген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡3👍2