Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Сәясәтче, журналист Йосыф Акчура кемгә гашыйк булган?

Төркия республикасының башында торучы сәясәтче Йосыф Акчураның хатларыннан торган китап басылып чыкты. Аны профессор Исмаил Төркоглы нәшир итте. Бу китап Акчураның гомерлек дусты, озак еллар буена Төркиянең дәрәҗәле дипломаты булган Әхмәт Фәриткә язылган хатларыннан тора. Хатларда алар сәясәт, иҗтимагый тормыш турында фикерләшә, әмма Йосыф Акчура йөрәк серләрен дә ачкан.

Акчураның love story мондыйрак булган.

"Бер хатында ул бер чибәр кызга гашыйк булуын яза. Ул кыз урыс милләтеннән. Кем ул, нинди гаиләдән — һич берни билгеле түгел. Бары тик Казаннан булуы, гимназиядә укыганы, пианинода уйный белүе турында мәгълүмат бар. Аның исемен дә белмибез, чөнки Йосыф Акчура аны "Нихәл" дип яза. Ул йөрәк серен Әхмәт Фәриткә ача. Татарларда ул вакытта марҗа кызы белән аралашу проблем тудырган, ә никахлашу — җинаять. Әмма өйләнгәнме икән ул — бер хәбәр юк. Бәлки, Казанның ЗАГС архивында нинди дә булса документ бардыр, чөнки дусты Әхмәт Фәрит хатыны Мөфидә ханым алар өйләнешкән дә булган дип әйтә.

Йосыф Акчура мәхәббәт утында янгандыр, әмма кавышмагандыр дип уйлыйм, чөнки катнаш никахка барысы да каршы. Ул бай, алдынгы фикерле нәселдә туган булса да, гаилә кору мәсьәләсендә консерватив булгандыр дип уйлыйм".

Озак еллар буена буйдак булып йөргән Йосыф Акчура ахыр чиктә кайчан һәм кемгә гашыйк була соң? Бу мәхәббәт тарихы ничек языла? Йосыф Акчураның оныклары бүген кем һәм ни белән шөгыльләнә? Барысы да безнең материалда.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

Ошадымы, юкмы, белгертегез, яме?
❤‍🔥3❤3👍2🤮1
‼️Кичә адвокат Марат Ашимов тоткарланган

Бу хакта үзенең Telergram каналында адвокат Руслан Нәгыев яза. Ул алдау маддәсе нигезендә тоткарланган. Ашимов өстеннән шикаятьне аңа мөрәҗәгать иткән кеше язган, ди Нәгыев.

"Иртәгә, 29 мартта Саранскиның Ленин районы мәхкәмәсендә Марат Ашимовның эшенә бәйле утырыш булачак, аны кулга алу хөкеме каралачак. Адвокатлар Ашимов яклы. Төгәлрәк мәгълүмат соңрак булачак", дип язган Руслан Нәгыев.

Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши, ул мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Мордовиянең Азюрка авылында мәктәп укытучыларына яулык ябу рөхсәт итмәү турында низаг чыккач, ул берничә адвокат белән мөгаллимнәрне яклады. Ул еш кына төрмәдә утырган мөселманнарның яшәү шартлары турында да язды.
🤬10😢1
2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъярны (Севастополь) аннексияләде. Ярымутрауда Русия гаскәрләре контролендә референдум үткәрелде. Ул Украина кануннарына каршы килде. Кырым аннексиясен дөньядагы илләрнең күпчелеге танымады.

Русиянең бу баскынчы сәясәтен алып баруда Мәскәү Татарстанны актив кулланды. Башта Казаннан килгән 50ләп артист Акмәчеттә һәм Русия хәрби бүлегендә концертлар куйды. Татарстан депутатлары Кырымда Русияне мактап Мәскәү сәясәтен агитацияләп йөрде. Мөфтиләр дә бу сәясәткә буйсынып ярымутрауга килде.

Кырымда иң актив эшне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул фетнәчеләр хөкүмәте белән килешүләр имзалады.
Кырымтатар халкының Милли Мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров Кырым аннексиясендә Мәскәүнең Татарстанны ничек куллануы турында Азатлыкка сөйләде.
❤3😢2🔥1😁1🤬1
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла оешманың низамнамәсен (уставын) үзгәртергә чакырды.

Бу хакта ул бүген берлекнең утырышында белдерде: Корылтайда сайланган идарә әгъзалары үзара гына рәисне билгеләп куярга тәкъдим итте.

"Тәкъдимем шундый. Уйлагыз әле: президент республикасы һәм парламент республикасы бар. Безнең берлек президент республикасына туры килә. Рәис үзе идарә әгъзаларын тәкъдим итә. Корылтайда җиңеп чыккан кешегә каршы килмиләр. Ул үзенең фикердәшләрен, үзенә каршы килмәгән кешеләрне сайлый, яшерен-батырын түгел. Гомумән, мин сәяси системда парламент республикасы яклы кеше. Корылтай башта идарәне сайлап, аннан соң идарә рәисне сайларга тиеш дип саныйм мин", диде ул.

Аның бу фикеренә язучы Нәҗибә Сафина каршы төште.

"Бөтен язучылар юк дип әйттеләр, һаман шуны кузгатасыз, — диде ул. — Рәисне бөтен язучы сайларга тиеш, вертикаль түгел".

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5✍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
13 мартта Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә яшь галим Азат Мифтаховка ачылган җинаять эше каралган чираттагы утырыш үтте. Бүген элек Азат утырган Киров өлкәсендәге 17нче колониянең отряд җитәкчесе Алексей Костицыннан шаһит буларак сорау алдылар.…
⚡️Татар математигы Азат Мифтаховны тагын 3 елга колониягә утыртырга телиләр.

Мондый җәзаны прокуратура сорый.

Исегезгә төшерәбез: 2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган — тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".

Моңарчы Мифтахов "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә гаепле дип танылып хулиганлык өчен 6 елга хөкем ителгән иде. Яңа җинаять эше буенча аны төрмәдән чыгып берничә минут узгач тоткарладылар.

Хокук яклаучылар Мифтаховны сәяси тоткын ди. Куәт оешмалары Азатны җәфалаган дигән хәбәрләр дә булды. Ул үзе исә "Бердәм Русия" офисына беркайчан да һөҗүм итмәдем дип белдерә. Яңа ачылган җинаять эшендә дә гаебен танымый.

Азат Мифтахов — татар язучысы Фәнзаман Батталның (1939-2015) оныгы.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬12😢2
4 елга утыртылган башкорт активисты Фаил Алсыновның хатыны Галия ире янына төрмәгә барып кайткан.

Хәзер Алсынов Магнитогорскидагы СИЗОда утыра.

"Мине соңгы сеанска гына керттеләр. Фаил башкалар белән кисешергә тиеш түгел, диделәр. Барыгызның да сәламен җиткердем. Шартлар бик җүнле булмаса да, хәлләре әйбәт. Ураза тота, китап укый, намаз укый. Тышны күргәне юк, сагынган. Подвалда һава начар, алышынмый, ди. Еш чучка ите бирәләр, ул вакытта чәй белән икмәк кенә яки кертелгән ризык ашый"

дип язган Галия соцчелтәрләрнең берсендә.

Аның сүзләренчә, Фаил хәзер мәхкәмә көнен көтә. Баймактагы карарны Югары мәхкәмә яңадан карарга тиеш.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬12💔5
⚡️Казанның халыкара һава аланында ашыгыч рәвештә тәрәзәсенә зыян килгән очкыч төшеп утырган.

Очкыч Уфадан Ярославльгә очкан булган, очкычта 25 юлчы бар дип хәбәр итә "Татарстан 24" телеканалы.

Беркем дә зыян күрмәгән диелә.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🔥3🙏3
"Мин үземчә урманда качып йөрермен дип уйлаган идем."

Русиядән качып киткән башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов илдән ни рәвешле качканын сөйләде. Чикне узганда чәчем агарды, ди ул.

Башкортстаннан — Казакътсанга, Казакъстаннан — Төркиягә, Төркиядән — икенче илгә... Юлымда гел башкортлар һәм казакълар ярдәм итеп торды, ди Алтынай.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢6❤1😁1🤮1
Татарстанда кафе һәм барларда кичке уннан соң хәмер сатуны тыймакчылар.

Моннан тыш утырып ашый торган җирләре 50 дүрткел метрдан да кимрәк булган туклану урыннарында алкоһол сатуны тулысынча тыярга мөмкиннәр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5😁3🤡2
Тикшерү комитеты "Крокус Сити Холл"дагы терактта катнашуда шикләнелүче тагын бер кешене тоткарлаган дип хәбәр итә.

"Террорчыларны финанслаган тагын бер кешене ачыкладык һәм тоткарладык", – диелә комитет тараткан хәбәрдә.

Кулга алынган кешенең исеме әйтелми.

Шулай ук, Русиянең куәт оешмалары "Крокус"ка һөҗүм иткән кешеләр "украин милләтчеләре" белән бәйле дип белдерә. Имеш, алар Украинадан акча һәм криптовалюта алган булган.

"Крокус Сити Холл"дагы теракттан соң тоткарланган ирләр турында Азатлык видео да әзерләгән иде. Аны моннан карагыз.

@azatliqradiosi
🤡4👍1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татар математигы Азат Мифтаховны тагын 3 елга колониягә утыртырга телиләр. Мондый җәзаны прокуратура сорый. Исегезгә төшерәбез: 2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча,…
⚡️Азат Мифтаховка карар чыгарылды: яңа җинаять эше нигезендә аны 4 елга хөкем иттеләр.

Беренче ике елны ул төрмәдә, калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә утырачак .

Татар математигы үз гаебен танымады.

@azatliqradiosi
🤬16👍2💔2
Австриянең кирпеч җитештерүче Wienerberger оешмасы Русиядәге заводларын саткан.

Заводларның берсе Татарстанда урнашкан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍6😢1