Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Рим папасы Газзә сызыгындагы сугышны кичекмәстән туктатырга чакырды.

Рим католик чиркәве папасы Франциск быел 31 мартта католиклар тарафыннан билгеләп үтелә торган Олы көн — Пасха уңаеннан үзенең "Илгә һәм дөньяга" (Urbi et Orbi) традицион вәгазендә Газзәне дә искә алды. Рим католик чиркәве башлыгы фәләстиннәргә "һуманитар ярдәмне кичекмәстән кертергә, сугышны кичекмәстән туктатырга" чакырды. Франциск шулай ук "Хәмәс" 7 октябрьдә кулга алган Израил тотыкларын да азат итүне таләп итте.

Израилнең Газзәгә каршы башлаган сугышы аркасында һәлак булган фәләстиннәр саны 33 меңгә якынлаша. Аларның кимендә 12,3 меңләбе — балалар. Тагын 75,3 мең кеше яраланган.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 32,7 меңнән артып китте, аларның 12,3 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.


@azatliqradiosi
👍1🙏1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Саба районыннан Руслан Дергунов һәлак булган.

Аны бу атнада гына Татарстанга алып кайтып күмделәр. Үзе исә сугышта алган яралардан узган елның 23 декабрендә үк Украинаның Харьков өлкәсендә вафат булган Сугышка ул мобилизация аркасында җибәрелгән була.

Шунысы да билгеле: хатыны Оксана Руслан вафат булганнан соң ике атна узгач — 5 гыйнварда үлә. Шул рәвешле Дергуновларның уллары Тимур ятим кала. Тимур — инвалид, хәзер аны әбисе Әлфинур тәрбияли.

Русланга 45 яшь булган.

Безнең хисапка күрә
, Татарстаннан бу сугышта кимендә 1365 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 12се — Саба районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 767нче көне.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤯3💔2😭2🤮1
🔥3🙏2❤1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Апрель аена кердек. 1 апрель, дүшәмбе иртәнгә булган яңалыклар мондый:

🔺Русия армиясенең Херсон өлкәсенә һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, ике кеше яраланган. Бу хакта өлкә хакимияте башлыгы Александр Прокудин белдерде. Ике күп катлы йортка һәм 15 шәхси йортка зыян салынган.

🔺Русия тышкы эшләр министрлыгы Украина хакимиятеннән Мәскәү янында булган һәм Русиядәге башка террор һөҗүмендә катнашкан кешеләрне тиз арада кулга алу һәм экстрадицияләүне таләп итте. Исемлектә Украина иминлек хезмәте башлыгы Василий Малюк та бар. Украина Мәскәү сүзләрен мәгънәсез дип атады, һәм Бучаның азат ителүенә бер еллыгы көннәрендә аеруча мыскыллы яңгырый дип өстәде.

🔺Төркиядә муниципаль сайлауларда оппозиция җиңде. Истанбул, Әнкара, Измир кебек зур шәһәрләрдәге мэр сайлауларында президент Рәҗәп Эрдоганга оппозициядәге намзәтләр күбрәк тавыш казанды. Эрдоган үзенең партиясе көткән нәтиҗәләргә ирешмәвен таныды. Җирле сайлаулар якшәмбе көнне узды.

🔺Израилдә Беньямин Нетаньяху хөкүмәтенең отставкага китүен таләп итеп киңкүләм протестлар үтте. Анда катнашучылар, шул исәптән ХӘМӘС сугышчылары тотык итеп алган һәм Газзә сызыгында тотылган йөздән артык тоткынның туганнары, үзләренең якыннарын азат итүен таләп итте.

🔺Казанның Совет районындагы фитнес-клубларның берсендә 7 яшьлек бала бассейнда батып үлгән. Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, җинаять эше ачылган.

🔺Казанда, 1 апрельдән "Миллениум" күперенең бер өлеше ремонтка ябылды. "Казань с огоньком" телеграм каналы язуынча, шул сәбәпле бүген юлда тыгыннар барлыкка килгән.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз. Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍4✍2
Financial Times басмасы Мәскәүдәге "Крокус Сити Холл" концерт залындагы теракт турындагы онлайн сораштыруның нәтиҗәләрен чыгарды. Аны OpenMinds инглиз-украин социологик проекты уздырган. Сораштырулардан күренгәнчә, русияләрнең күпчелеге бу хәлгә Украина җаваплы булуына ышана.

18-30 яшьлек, сугышка каршы респондентлар Киев түгел, "Ислам дәүләте" гаепле дип уйлый, диелә язмада. Сугышка каршы булучыларның 50 проценты терактта җиһадчыларны гаепли. Ә сугыш яклы булганнар арасында андыйлар 12 процент.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁2😢1
67 яшендә Башкортстанның атказанган артисты, билгеле опера җырчысы Салих Сөләйманов вафат.

Ул 1987 елдан башкорт дәүләт опера һәм балет театрының опера труппасы солисты булды. Аның репертуарында Горо («Мадам Баттерфляй»), Пеппе («Паяцы»), Леопольд («Сильва») һәм Блинд («Летучая мышь»), Бомелий («Царская невеста») һәм Ротшильд («Скрипка Ротшильда»), Бохаир («Салават Юлаев») һәм Яппар («Кодаса») бар иде.

Озак еллар Уфа сәнгать мәктәбенең башкорт халык уен кораллары бүлегендә вокал дәресләрен укытты.

Салих Сөләйманов иртәгә Баймак районының Югары Җаекбай авылында җирләнәчәк.

Фото: Башинформ
😢4
Воронежда «Восточный» чәйханәсендә шартлау булган.

Бинадагы тәрәзәләр ватылган.

Бу хакта Воронежның эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Әлегә башка мәгълүмат юк.

@azatliqradiosi
🤬2🤔1
Башкортстан эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Росгвардия белән берлектә Уфада миграция кануннарын бозучыларны ачыклау рейды уздырган.

Бу хакта "Уфа с огоньком" телеграм каналы яза.

Рейд башлыча мигрантлар эшли торган базар һәм сәүдә урыннарында үткән.

Нәтиҗәдә, миграция кануннары таләпләрен бозган дүрт чит ил кешесе ачыкланган, диелә.

Моннан тыш, Русия ватандашлыгы алып та хәрби хисапка теркәлмәгән 30дан артык кеше ачыкланган. Аларны Уфа шәһәренең хәрби комиссариатларына алып киткәннәр.

@azatliqradiosi
🤡6👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанлы шахтерлар һаман җир астында Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә коткару эшләренең күпчелек өлешен туктатканнар. Бу хакта ТАСС җиткерә. Анда әле дә 13 эшче, шул исәптән Башкортстаннан биш вахтачы кала бирә. Оператив хезмәтләрдә әйтүләренчә…
Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә коткару эшләре туктатылган.

Биредә шахта җимерелеп 13 кеше, шул исәптән Башкортстанның биш вахтачысы да эчтә калган иде.

Яңа борауланган тишекләрдән күренгәнчә, эшчеләр була алган урын тау калдыклары һәм су белән тулган.

Коткару эшләре тау токымнары кабат ишелү һәм коткаручыларга зыян килү куркынычы сәбәпле туктатылган.

▪️"Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде.
▪️Узган атнада "Пионер" мәгъдәнлеге мөдирен кулга алганнар иде.

@azatliqradiosi
🤬2😢2👍1
31 мартта Төркиядә узган җирле сайлауда иң күп тавышны Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга оппозициядә булган Җөмһүрият халык фиркасе җыйды.

Аерым алганда, Истанбулда Әкрәм Имамоглу (51,1 %), Әнкара шәһәрендә — Мансур Яваш (60,4 %), Измирда — Җәмил Тугай (48,9 %) казанды. Моннан тыш, Анталья, Бурса, Мерсин кебек шәһәрләрдә дә оппозиция вәкилләре өстен чыкты.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍7🔥2❤1
The Wall Street Journal Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга алмашка килергә мөмкин кешеләрнең берсе - Сәлчүк Байрактар дип белдерде.

"Төркиядә "Байрактар" дроннары 42 яшьлек аэрогаләм инженеры [Сәлчүк Байрактарны] үзенә күрә дөнья мәйданына чыккан халык каһарманы, ә бәлки киләчәктә булачак лидер итте", дип яза басма.

▪️Байрактар дроннар җитештерә, аларны Русия сугыш башлагач башта Украина да саклану өчен куллана иде. 2020 елда Азәрбайҗан бу дроннарны Әрмәнстан көчләренә каршы кулланды.

@azatliqradiosi
👍2✍1
Русия Украинага бәреп кергәннән соң барлыкка килгән "Астра" басмасы эшен туктатырга мәҗбүр: акчалары юк.

Ул хакта басманың хуҗасы Анастасия Чумакова белдерде.

Аның сүзләренчә, басмага бик зур салым салынган, журналистлар аны түли алмый. "Бурычларым муеннан, инде ике ел чатырда яшим, сәламәтлегем нык какшаган", ди ул. "Астра" журналистлары өстәмә акча эшләр өчен башка эштә эшләргә мәҗбүр.

Моңарчы "Астра" халык биргән акчага һәм рекламга яшәп килгән. Бәйсез журналистикага ярдәм итүче Европа фондыннан 14 мең евролык грант та отканнары булды.

Башка чыганаклар тәкъдим иткән финанс ярдәменнән Чумакова баш тарткан: "Cүз иреге һәм бәйсез журналистика принципларына каршы килә торган шартлар булыр иде ул", ди Анастасия. Аның фикеренчә, медиага ярдәм итүче төрле оешмалар ул грантларны әшнәлек нигезендә тарата.

Шулай да, кайчан да булса эшне дәвам итә алырбыз дип тә өсти ул. "Йә кемдер акча бирәчәк, йә ул акчаны башка эштә үземә эшләп табарга туры киләчәк" ди ул.

"Астра" журналистлары Русия Украинада басып алган җирләрдә дистәдән артык подвал тапкан: ул подвалларда фронтка сугышырга китүдән баш тарткан Русия хәрбиләре утыра.

@azatliqradiosi
👍2😢2❤1🔥1
⚡️⚡️Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның сак астында калу вакыты тагын 2 айга озайтылды.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе әле генә ул 5 июньгә кадәр сак астында калачак дигән карар чыгарды. Ул хакта RusNews басмасы хәбәр итә.

Журналистның яклаучысы аңа өй сагы да җиткән дип белдерсә дә, мәхкәмә Кормашеваны изоляторда тотарга дәвам итәргә кирәк дип хәл итте.

Утырыштан соң Алсу Кормашева "хәлем бик үк яхшы түгел, шартлар бик начар" дип белдерде. "Сәламәтлегемне кайгыртырга мөмкинлегем юк, ә табиблар минималь ярдәм күрсәтә" диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#freeAlsu #Татарстан

@azatliqradiosi
🤬11💔2
Сигәндә кан сия — бөерләренә зарар тигән.


Арт юлына билгесез сыеклык агызганнар һәм көчләү белән янаганнар.


Аңымны югалтып егылгач, нашатыр спирты алып килеп аңга китереп чишендереп өстәлгә яткырдылар. Көчлибез дип куркыттылар.


Башка пакет кидереп будылар. Пакет ертылгач, противогаз кидереп буа башладылар. Куллар — богауда. Егылганчы тоталар.


Терактта шикләнелүчеләрнең җәзаланганын бөтен дөнья күрде. Аңа кадәр ФСБ тоткын татар һәм башкортларны да газаплады
.

22 март кичендә "Крокус Сити Холл"да булган теракттан соң Русиянең куәт органнары террорчылыкка каршы көрәшнең яңа сәхифәсен ачты. Хәзер ысуллар башка — башка түгел, шундый ук, әмма кыйнау һәм җәзалау инде яшерелми.

Шикләнүчеләр кулга алынгач, бөтен дөнья аларның каты җәзалаулар аша узганын күрде. Тоткарланган беренче дүрт кеше мәхкәмәгә китерелде: берсенең колагы бәйләнгән, икенчесенең аңсыз булуы һәм күзе агып төшүе күренде, өченчесенең муенында полиэтилен пакет калдыклары иде. Тагын бер таралган фотодан тотылган кешенең электр тогы белән җәзалануы аңлашыла.

ФСБның шикләнүчеләрне кыйнавы, җәзалавы — яңалык түгел. Путинның террорчыларны кирәк икән "бәдрәфләрдә манчыйбыз" дигән танылган сүзләрен барысы да белә һәм шуңа нигезләнеп эш ителде дә. Әмма моңа кадәр җәзалауларны бөтененсенә дә ачыктан-ачык күрсәтү дә, бу гамәл өчен мактау сүзләрен әйтүләр дә юк иде. Моңа кадәр бөтен дөнья бары тик террорчыларның кешеләрне атып үтергәнен, кулларны чапкан куркыныч кадрларны күрсә — хәзер бу рольне Русиянең куәт структуралары башкара.

Инде куәт структураларының эш ысулларын яшерү мәгънәсе калмады дигән фикер белән эш ителә башлады.

Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬12❤1👍1
Чаллыда Украинадагы сугышта һәлак булган ир каберләрен су баскан.

Ул хакта "Татарстан 24" телеканалы хәбәр итә. Сүз Ак каланың Көнчыгыш зиратындагы "дан аллея"сендәге каберләр турында бара. Бу аллеядә Украинадагы сугышка җибәрелеп, шунда үтерелгән ирләр җирләнгән.

Азатлык Радиосы Чаллыда җирләнгән Татарстан ирләре, аларның каберләре турында видео да ясаган иде. Аны монда карый аласыз.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — шушы сугышның 768нче көне. Татарстаннан әлеге сугышта кимендә 1365 ир һәлак булган, аларның кимендә 150се — Чаллыдан. Бу саннар күпкә зуррак та була ала, хакимият чын саннарны яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3😢1
"Крокус Сити Холл"дагы теракт эшендә тагын бер фигурант барлыкка килгән. Куәт оешмалары аны кулга алырга кирәк ди.

Ир-атның исеме — Якубҗаный Йосыфзадә. Аңа террорчылык актында гаепләү белдерелгән дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитетының Tәlәgram-каналы.

Имеш, "Крокус Сити Холл"дагы һөҗүмгә берничә көн кала Йосыфзадә һөҗүмчеләрнең берсенә акча күчергән булган, диелә.

Йосыфзадә — "Крокус"тагы терактта гаепләнүче 10нчы кеше.

@azatliqradiosi
👎2🤔1🤡1
Русиядә рөхсәтсез сатыла торган хәмер белән көрәшү өчен очсыз аракы җитештерә башларга тәкъдим итәләр.

Бу фикерне News.ru-га"ЦИФРРА" федераль һәм төбәк хәмер базарын тикшерү үзәге мөдире Вадим Дробиз әйткән.

"Фәкыйрьләр өчен дип 100 сумлык "социаль аракы" ясагыз, күпләр ала алырдай аракы дисезме - ничек теләсәгез шулай атагыз. Шул чакта рөхсәтсез хәмер сату проблемы хәл ителер", дигән ул.

FinExpertiza мәгълүматларына күрә, 2023 елда Русиядә көчле спиртлы эчемлекләрне сату соңгы җиде елда иң югары күрсәткечләргә җиткән: җан башына 7,2 литрга кадәр сатылган. Шул ук вакытта иң популяр исерткеч эчемлек - нәкъ менә аракы диелә.

▪️Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде. 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар.
▪️Эчкечелек Татарстанда да артуга таба бара. 2022 елда Татарстан кибетләре 5,84 миллион дал хәмер саткан, бу узган ел белән чагыштырганда дүрт процентка күбрәк.

@azatliqradiosi
👍2🤬2💩1🤡1
Русиядә милләтара һәм миграция сәясәте өчен җаваплы оешма булдырмакчылар.

Бу хакта президент идарәсенә һәм хөкүмәткә якын берничә чыганакка таянып "Ведомости" яза.

Яңа оешма турыдан-туры Русия президентына буйсыначак.

Басма чыганаклары әйтүенчә, бу Милләтләр эшләре федераль агентлыгы һәм Миграция мәсьәләләре баш идарәсе вәкаләтләрен үз эченә алган министрлык буларак оешырга мөмкин. Шулай ук яңа оешмага агентлык статусы бирелүе дә ихтимал.

Яңа оешманы булдыру мәсьәләсе 24 апрельдә Владимир Путин катнашачак президент каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы президиумында каралыр дип көтелә.

@azatliqradiosi
🤡9❤2👍1
⚡️Татарстанга дрон һөҗүме турында хәбәр ителә

Алабугадагы "Елаз-Нефтепродукт" заводына пилотсыз ике очкыч төшкән дип хәбәр итә Mash.

Шунда яшәүчеләр сөйләвенчә, иртәнге сәгать 6лар тирәсендә "Алабуга" икътисад зонасында да шартлаулар ишетелгән.

Заводның тулай торагына да эләккән, зыян күрүчеләр бар диелә.

Бу хәбәрне шулай ук Inkazan басмасы да язды.
🤷‍♂7❤4🤬4🔥3😢3🎉2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татарстанга дрон һөҗүме турында хәбәр ителә Алабугадагы "Елаз-Нефтепродукт" заводына пилотсыз ике очкыч төшкән дип хәбәр итә Mash. Шунда яшәүчеләр сөйләвенчә, иртәнге сәгать 6лар тирәсендә "Алабуга" икътисад зонасында да шартлаулар ишетелгән. Заводның…
Татарстанга дрон һөҗүме хәбәрен Татарстан президенты матбугат хезмәте раслады.

Бүген иртән Алабуга һәм Түбән Кама ширкәтләргә пилотсыз очкычлар һөҗүме булды. Җитди җимерекләр юк, технологик эшчәнлеккә зыян килмәде.

Алабуга яраланучылар бар. Аларга бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелә. Бөтен хезмәтләр әзрелек тәртибендә
🤬5👍4🤷‍♂3🔥3🤯2🎉2😁1🤩1