"Крокус Сити Холл"дагы теракт эшендә тагын бер фигурант барлыкка килгән. Куәт оешмалары аны кулга алырга кирәк ди.
Ир-атның исеме — Якубҗаный Йосыфзадә. Аңа террорчылык актында гаепләү белдерелгән дип хәбәр итә Русия Тикшерү комитетының Tәlәgram-каналы.
Имеш, "Крокус Сити Холл"дагы һөҗүмгә берничә көн кала Йосыфзадә һөҗүмчеләрнең берсенә акча күчергән булган, диелә.
Йосыфзадә — "Крокус"тагы терактта гаепләнүче 10нчы кеше.
@azatliqradiosi

👎2🤔1🤡1
Русиядә рөхсәтсез сатыла торган хәмер белән көрәшү өчен очсыз аракы җитештерә башларга тәкъдим итәләр.
Бу фикерне News.ru-га"ЦИФРРА" федераль һәм төбәк хәмер базарын тикшерү үзәге мөдире Вадим Дробиз әйткән.
"Фәкыйрьләр өчен дип 100 сумлык "социаль аракы" ясагыз, күпләр ала алырдай аракы дисезме - ничек теләсәгез шулай атагыз. Шул чакта рөхсәтсез хәмер сату проблемы хәл ителер", дигән ул.
FinExpertiza мәгълүматларына күрә, 2023 елда Русиядә көчле спиртлы эчемлекләрне сату соңгы җиде елда иң югары күрсәткечләргә җиткән: җан башына 7,2 литрга кадәр сатылган. Шул ук вакытта иң популяр исерткеч эчемлек - нәкъ менә аракы диелә.
▪️Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде. 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар.
▪️Эчкечелек Татарстанда да артуга таба бара. 2022 елда Татарстан кибетләре 5,84 миллион дал хәмер саткан, бу узган ел белән чагыштырганда дүрт процентка күбрәк.

👍2🤬2💩1🤡1
Русиядә милләтара һәм миграция сәясәте өчен җаваплы оешма булдырмакчылар.
Бу хакта президент идарәсенә һәм хөкүмәткә якын берничә чыганакка таянып "Ведомости" яза.
Яңа оешма турыдан-туры Русия президентына буйсыначак.
Басма чыганаклары әйтүенчә, бу Милләтләр эшләре федераль агентлыгы һәм Миграция мәсьәләләре баш идарәсе вәкаләтләрен үз эченә алган министрлык буларак оешырга мөмкин. Шулай ук яңа оешмага агентлык статусы бирелүе дә ихтимал.
Яңа оешманы булдыру мәсьәләсе 24 апрельдә Владимир Путин катнашачак президент каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы президиумында каралыр дип көтелә.

🤡9❤2👍1
⚡️Татарстанга дрон һөҗүме турында хәбәр ителә
Алабугадагы "Елаз-Нефтепродукт" заводына пилотсыз ике очкыч төшкән дип хәбәр итә Mash.
Шунда яшәүчеләр сөйләвенчә, иртәнге сәгать 6лар тирәсендә "Алабуга" икътисад зонасында да шартлаулар ишетелгән.
Заводның тулай торагына да эләккән, зыян күрүчеләр бар диелә.
Бу хәбәрне шулай ук Inkazan басмасы да язды.

🤷♂7❤4🤬4🔥3😢3🎉2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татарстанга дрон һөҗүме турында хәбәр ителә Алабугадагы "Елаз-Нефтепродукт" заводына пилотсыз ике очкыч төшкән дип хәбәр итә Mash. Шунда яшәүчеләр сөйләвенчә, иртәнге сәгать 6лар тирәсендә "Алабуга" икътисад зонасында да шартлаулар ишетелгән. Заводның…
Татарстанга дрон һөҗүме хәбәрен Татарстан президенты матбугат хезмәте раслады.
Бүген иртән Алабуга һәм Түбән Кама ширкәтләргә пилотсыз очкычлар һөҗүме булды. Җитди җимерекләр юк, технологик эшчәнлеккә зыян килмәде.
Алабуга яраланучылар бар. Аларга бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелә. Бөтен хезмәтләр әзрелек тәртибендә

🤬5👍4🤷♂3🔥3🤯2🎉2😁1🤩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанга дрон һөҗүме хәбәрен Татарстан президенты матбугат хезмәте раслады. Бүген иртән Алабуга һәм Түбән Кама ширкәтләргә пилотсыз очкычлар һөҗүме булды. Җитди җимерекләр юк, технологик эшчәнлеккә зыян килмәде. Алабуга яраланучылар бар. Аларга бөтен…
"Алабуга" икътисади зонасы белдерүенчә, ике кеше яраланган.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
Фотода тулай торак.

🤬7🔥6🤩3🤷♂2🎉2

Былтыр "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Сугышка хезмәт итүче балалар. Алабугада студентларны дрон җыюга җәлеп итәләр
Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында дроннар җитештерү эше җәелдерелә. Бу дроннар Украинага һөҗүм итү өчен кулланыла. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла. Бу хәлләрнең яңа нечкәлекләре…
🤬8👍2
❗️Алты кеше Татарстанга дрон төшү нәтиҗәсендә яраланган.
Алар арасында ике үсмер дә бар дип хәбәр итә ТАСС ашыгыч хезмәтләргә сылтанып.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте белдерүенчә, өч кеше өйләренә кайтарып җибәрелгән, өч кеше әлегә хастаханәдә кала.

🤷♂6😢6🔥5🤬3🎉2🤩2
Медиа: Алабугага һөҗүмне Украина күзләү идарәсе оештырган
Украинаның баш күзләү идарәсе (ГУР) Алабугада пилотсыз очкычлар җитештерүче заводка һөҗүм оештырган дип яза үз чыганакларына сылтанып "РБК-Украина".
Басма чыганагы белдерүенчә, һөҗүм җитештерү чылбырына зур зыян салган.
Украина басмалары күзләү идарәсенең Русия сәнәгать оешмаларына дрон һөҗүмнәре турында даими хәбәр итеп тора.
Киев һөҗүмнәр турында рәсми рәвештә белдермәде, әмма узган атнада Влдаимир Зеленский Washington Post газетына АКШның мондый һөҗүмнәргә тискәре каравын сөйләде.
"Без үз дроннарыбызны кулланабыз. Беркем дә безгә болай эшли алмыйсыз дип әйтә алмый", диде Зеленский.

😁5🤬2🎉2🤩2
Медиа: ТАНЕКО заводына да дрон төшкән
Baza язуынча, дрон шулай ук Түбән Камадагы ТАНЕКО заводының бер корылмасына төшкән. Моны рәсми раслау булмады.
Вконтактедагы җирле пабликларда Түбән Кама заводларына баручы юллар ябылган дип язалар.

Telegram
Baza
Очевидцы сообщают о попытке удара беспилотника по заводу ТАНЕКО в Нижнекамске.
По предварительным данным, дрон попал в одну из установок. Официальной информации пока нет.

👍6🔥4🤬2🎉2🥰1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Медиа: ТАНЕКО заводына да дрон төшкән Baza язуынча, дрон шулай ук Түбән Камадагы ТАНЕКО заводының бер корылмасына төшкән. Моны рәсми раслау булмады. Вконтактедагы җирле пабликларда Түбән Кама заводларына баручы юллар ябылган дип язалар.
Түбән Камадагы ТАНЕКО заводына дрон төшүен рәсмиләр дә раслый
Шәһәр мэры Рамил Муллин ТАССКа сөйләвенчә, пилотсыз очкыч радиоэлектрон көрәш системы (РЭБ) ярдәмендә бәреп төшерелгән.
"Ул шартламады, РЭБ системы эшләде. Бүген бу очкычның зыяны юк. Янгын юк, бернинди җимерелүләр юк, зыян күрүчеләр юк. Барысы да контрольдә, бөтен хезмәтләр эшли", дигән Муллин.
РИА Новости заводка дрон-камикадзе һөҗүм иткән, янгын чыккан, аны 20 минут эчендә сүндергәннәр дип яза.

😁12🤩6👍2🤬2🎉2
Хәрби-хокук тикшерүләр үзәге җитәкчесе Александр Мусиенко Татарстандагы “Шахед” дроннары җитештерүче заводлар Украинаның кораллы көчләре өчен һөҗүм һәдәфе булып тора дип белдерде.
“Бөтенесе дә халыкара хокук нормаларына ярашлы. Украинаның хәрби объектларга һөҗүм итеп, саклану хокукы бар”, диде ул Настоящее время телеканалына.

Настоящее Время
Руководитель Центра военно-правовых исследований Александр Мусиенко рассказал Настоящему Времени, что предприятие в Татарстане, где производят дроны-камикадзе "Шахед" это "вполне легитимная военная цель" для атак ВСУ: "Все согласно нормам международного права.…
👍5🔥2🎉2🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанга дроннар һөҗүм итте: 2 апрель иртәсендә Алабуга белән Түбән Камага пилотсыз очкычлар килеп төште.
Президент Миңнеханов 7 кеше яраланган диде.
Исегезгә төшерәбез: Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота. Хәзер менә сугыш өчен дроннар җитештергән Татарстанның үзенә дә һөҗүм ясалды.
Киев бу хакта берни дәшми. Экспертлар исә Украинаның Алабугадагы дрон җитештерү цехларын утка тотарга тулы хокукы бар дип сөйләгән иде.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 769нчы көне.
#Татарстан

😭7🔥4🤬2🎉2😁1
Алабугада дрон һөҗүмендә зыян күрүчеләрнең барысы да – студентлар.
Бу хакта РБК язды. Аларның икесенә 17 яшь.
Былтыр апрельдә Татарстанда "Алабуга Политех" көллияте белән бәйле шау-шу чыкты. Монда беренче курс студенты үзенә кул салды. Ул буллингка дучар булган һәм уку йортыннан куылудан курыккан дип фаразланды. Денисның үлеменнән соң журналистлар көллияттә студентларны кырыс шартларда укытуларын ачыклады. "Аларны төнлә дә эшләргә мәҗбүр итәләр, авырганда ял бирмиләр, бөтен нәрсә өчен дә диярлек премияләреннән мәхрүм итәләр һәм җәза буларак окоплар казыталар", дип язган иде ул вакытта 116.ru.

🔥5🤬5🤩4🎉2👍1👎1🥰1
❗️Алабугада дрон һөҗүме нәтиҗәсендә яраланучылар саны 12гә җиткән.
Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Элегрәк “Алабуга”да дрон заводында студентларны эшләтү турында язган идек.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

— Балалар өзлегеп беткән анда, хәлдән тайган. Чынында бу - куркыныч җитештерү, алар нидер ябыштыра, ниндидер химик матдә, ул да куркыныч, сәламәтлеккә зарарлы. Андый эшкә өлкәннәр дә бармый. Балаларга әти-әниләренә нидер сөйләүне тыялар. Нык каты кисәтәләр. Дәшмәскә таләп итәләр. Ата-аналар андагы хәлләрне ничек беләдер - аңламыйм, әмма барыбер нидер чыга, димәк кемдер сөйли һәм ата-аналар чатка бу хакта яза. Укысаң, ул хәлләрдән чәчләр үрә торырлык, — диде бер ана кеше.
— Дроннар өчен композитларны ябыштырырга дип аңладым, бу - химия белән бәйле җитештерү, яшүсмерләр респираторлар киеп 15 сәгать буена эшли дә эшли. Кем баш тарта, аларны ялсыз калдырачаклар дип куркытканнар. Моны да кызым сөйләде. Кызым минем композитлар җитештерүендә эшлисем килми дигәч, аңа басым ясый башлаганнар. "Кайда синең патриотизмың?" дип мыскыллаганнар, - дип сөйләде икенче ана.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬6🔥4😁4🎉2🤩2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Түбән Камадагы ТАНЕКО заводына дрон төшүен рәсмиләр дә раслый Шәһәр мэры Рамил Муллин ТАССКа сөйләвенчә, пилотсыз очкыч радиоэлектрон көрәш системы (РЭБ) ярдәмендә бәреп төшерелгән. "Ул шартламады, РЭБ системы эшләде. Бүген бу очкычның зыяны юк. Янгын юк…
Reuters: Түбән Камада дрон нефтьне беренчел эшкәртү корылмасына килеп төшкән
Reuters агентлыгы Түбән Камадан таралган фотоны анализлап, шундый нәтиҗәгә килгән.
Заводның еллык җитештерү куәтенең яртысы әлеге корылмага туры килә. Бу елына 17 млн тоннадан артык, ягъни көненә 340 мең мичкә.
Түбән Кама мэры Рамил Муллин РЭБ системы дронны тотып калган, зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр юк дигән иде.

👍7🔥5🤬2🎉2
Украина хәрби белгече: әгәр технология чылбыры өзелмәгән икән, "Алабуга"га һөҗүмнәр дәвам итәчәк
Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар, дип саный белгеч.
"Ә бит сугыш булмаса, пилотсыз очкыч та очып килмәс иде", ди ул.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
— Әгәр Украина күзләве максатка ирешелде дип расласа һәм технология чылбыры өзелгән булса, ул торгызылганга кадәр һөҗүмне кабатлауның мәгънәсе юк. Әгәр технология чылбыры бозылмаган икән, әйе, аны кабатлауда мәгънә бар, диде Украина хәрби белгече Олег Жданов.
Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар, дип саный белгеч.
— Җирле хакимиятләр Кремль яклы, алар яшерергә тырышачак, кешеләрне ялгыштырырга... Әмма минемчә социаль кәефләр үзгәрәчәк, һәм сугышны туктатырга кирәк дигән якка таба үзгәрәчәк, дип фаразлый ул.
"Ә бит сугыш булмаса, пилотсыз очкыч та очып килмәс иде", ди ул.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥3⚡2🤬2🎉2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанга дроннар һөҗүм итте.
Блогер Рүзәл Минһаҗев шушы уңайдан янә Русия Украинага каршы башлаган сугышны яклап чыкты, ә "Алабуга" икътисадый зонасы мөдире Тимур Шаһивәлиев 1815 елдагы Париж яулауларны искә алды.
2 апрель иртәсендә Алабуга белән Түбән Камага пилотсыз очкычлар килеп төште.
Исегезгә төшерәбез: Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота.
Хәзер менә сугыш өчен дроннар җитештергән Татарстанның үзенә дә һөҗүм ясалды. Киев бу хакта берни дәшми.
Экспертлар исә Украинаның Алабугадагы дрон җитештерү цехларын утка тотарга тулы хокукы бар дип сөйләгән иде.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 769нчы көне.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Блогер Рүзәл Минһаҗев шушы уңайдан янә Русия Украинага каршы башлаган сугышны яклап чыкты, ә "Алабуга" икътисадый зонасы мөдире Тимур Шаһивәлиев 1815 елдагы Париж яулауларны искә алды.
2 апрель иртәсендә Алабуга белән Түбән Камага пилотсыз очкычлар килеп төште.
Исегезгә төшерәбез: Алабугада дроннар җитештерелә, Русия бу дроннарны Украинадагы сугышта куллана, шушы дроннар белән украин шәһәрләрен утка тота.
Хәзер менә сугыш өчен дроннар җитештергән Татарстанның үзенә дә һөҗүм ясалды. Киев бу хакта берни дәшми.
Экспертлар исә Украинаның Алабугадагы дрон җитештерү цехларын утка тотарга тулы хокукы бар дип сөйләгән иде.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 769нчы көне.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4😁2🎉2❤1🤬1
Экоактивист Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан Баймактагы провокаторларга җинаять эше ачуны сорый
"Социаль челтәрләрдә күп санлы видеоматериаллар тарала, анда күренгәнчә, Башкортстан тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре активист Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгәндә мәхкәмә бинасы янына җыелган сивил затларны провокацияли башлый", диелә мөрәҗәгатьтә.
Тыныч җыенны полиция хезмәткәрләре бозды дип саный ул.
"Полиция хезмәткәрләре канун таләпләрен бозып тәртипсезлекләр чыгарды, аларның максаты - эш күрсәтү иде һәм алар кешеләрне ялгыштырды - мегафоннан 17 гыйнварда көндезге сәгать өчтә Алсыновка хөкем карары яңадан каралачак дип әйттеләр һәм халыкка таралышырга юл куймадылар", дип сөйли активист.
▪️17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә бинасы янына халык җыелды. Әлеге җыеннардан соң "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. Барлыгы 80ләп кеше кулга алынды.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

❤3😢2