Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Украина хөкүмәте тышкы эшләр министрының беренче урынбасары, кырымтатар Эмине Джеппарны вазифасыннан җибәрде.

Быел февральдә Украина президенты Владимир Зеленский Джеппарны Венадагы халыкара оешмалар каршында даими вәкил итеп билгеләде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🥰4❤1✍1
Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүмендә Башкортстаннан да бер студент җәрәхәтләнгән.

Шул ук вакытта оператив хезмәтләрдәге чыганакларына таянып "Baza" кичәге хәлләрдә барлыгы 9 илнең ватандашы җәрәхәтләнгән, алар барысы да "Алабуга-Политех" студентлары дип яза. Алар арасында Зимбабве, Руанда, Конго, Кения, Нигерия, Көньяк Судан, Шри-Ланка, Кыргызстан һәм Русия кешеләре бар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3🤬3👎1🤪1
2022 елның мартыннан Русия мәхкәмәләренә гаскәрне "кимсетү" турында тугыз меңнән артык беркетмә кергән.

Шуларның 9086сы — район мәхкәмәләренә, 12се — хәрби мәхкәмәләргә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4
Татарстанга дроннар һөҗүме: халык социаль челтәрләрдә ни яза?

2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте.

Азатлык сөйләшкән бер ханым (иминлек максатыннан исемен язмыйбыз) әйтүенчә, аның улы да шул тулай-торакта яшәгән. "Аларга бернинди зыян килмәде. Хәзер улымны Чаллыга алып килделәр, психологлар ярдәм күрсәтә", диде.

Гомумән "Алабуга-Политех" көллияте студентларын бернинди мәгълүмат таратмагыз дип кисәткәннәр.

Азатлык бу уңайдан социаль челтәрләргә күзәтү ясады: халык ни сөйли, куркамы, нинди сораулар бирә? Вакыйгага атап шигырь язучылар да бар.

Безнең сайтта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
🔥6👍2❤1✍1
Хокук яклаучылар: Әрмәнстанда русияләрне күзәтеп йөриләр

Әрмәнстанның Ереван һәм Гүмри шәһәрләрендә яшәүче русияләрне Русия хәрби киеменнән булган кешеләр күзәтеп йөри. Бу хакта әрмән хокук яклаучылары җиткерде, дип яза Азатлыкның әрмән хезмәте.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Әрмәнстанга күчеп килгән Русия активистлары еш кына үзләре яши торган йортлар янында шикле кешеләрне күрә диелә. Бу билгесез затларның кайберләре русияләрдән күршеләре турында сораша, дип сөйләгән Һелсинки сивил ассамблеясе вәкиле Артур Сакунц.

Русиядән Әрмәнстанга күчеп киткән журналист Ян Шенкман сүзләренчә, Русия тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре яшеренеп тә тормыйча сугышка каршы бөтен митингларда катнаша.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4👍3😁1
Дрон һөҗүменнән соң «Казакъ һава юллары» Актүбәдән Казанга очышларын туктаткан

QAZAQ AIR һава ширкәте 5 апрельдән Актүбәдән Казанга очышларны туктатып тора. Бу хакта ширкәт сайтында хәбәр ителә. Рейслар «иминлек саклау сәбәбе белән» туктатыла.

«Казакъ һава юллары» Татарстанга шушы бер генә рейс башкара иде. Астана һәм Алматы шәһәрләренә Казаннан «Ред Вингс» һава ширкәте оча.

▪️2 апрель иртәсендә «Алабуга» икътисад зонасына - ике, Түбән Камадагы ТАНЕКО заводына бер дрон төште. 14 кеше яраланды.

▪️Былтыр көз Мәскәү һава аланнары янында дрон һөҗүмнәреннән соң "Төркмәнстан һава юллары" Мәскәүгә очышларын туктатып, Казанга гына оча башлаган иде. Казан һава аланының җәйге тезмәсендә Ашхабадка атнасына өч рейс күренә.
😢5❤1👍1
Мәскәү хакимиятләре мөселманнарга Ураза гаетендә бәйрәм намазын өйдә кылырга куша

Шәһәрнең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты башлыгы Иван Петров перфектуаралар җитәкчеләренә хат җибәргән. Ул мөселманнарны 10 апрель көнне "бәйрәм үткәрүдә чикләүләр һәм үзенчәлекләр булуы" турында кисәтергә кушкан. Дин тотучы мөселманнарга Ураза бәйрәмендә бәйрәм намазын өйдә генә укырга киңәш ителә. Аеруча Үзәк Азиядән килгән мигрантларны бу хакта кисәтергә кушкан.

Мәчетләрдәге бәйрәм намазын онлайн да күрсәтәчәкләр ди Петров.

▪️"Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬10😁3🤮2❤1👍1😢1💊1
Терактта шикләнелүчеләрнең җәзаланганын бөтен дөнья күрде. Аңа кадәр ФСБ тоткын татар һәм башкортларны да газаплады

Дүшәмбе чыккан мәкаләне укырга уңайлы итеп әзерләдек.

ФСБ элек тә кешеләрне җәзалый, кыйный иде. Бары тик моны яшереп башкарды. Азатлык җәзалау аша узган татар, башкорт, кырымтатарларны искә ала. Алардан да, электр белән җәзалап, гаепне үз өстенә алуны таләп итәләр иде.

"Крокус Сити Холлдагы" теракттан соң куәт оешмалары вәкилләре эш ысулларын ачыктан-ачык күрсәтте.

Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса ➡️монда басыгыз.
😢8🤬2👍1
Хәерле иртә, дуслар! Атнакич иртәсендә сезгә кыска хәбәрләр. Нинди алар?

🔸Русия төнлә Харьковны утка тотты, кимендә ун кеше зыян күргән, кимендә дүрт кеше һәлак булган. Һәлак булучыларның өчесе - коткаручылар, алар җимерек йортлардан кешеләрне коткарган.

🔸Русия ягы төнлә Белгород белән Тулада биш дронны бәреп төшердек дип хисап тотты.

🔸Бик каты җил аркасында Мәскәүдә ике кеше һәлак булган, унбиш кеше зыян күргән. Һава торышы начар булганлыктан парклар, ачык җәмәгать урыннары бу көннәрдә ябылган.

🔸Роскомнадзор Төньяк Кавказда ЛГБТ кешеләренә хокукый ярдәм күрсәтүче «СК SOS» сәхифәсен япкан.

🔸Чечня башлыгы түрәләрне кибетләрдә бурычлары булган кешеләрнең әҗәтләрен капларга тәкъдим иткән. Аның сүзләренчә, аңа кызы күп кеше акчасызлыктан бурычка яшәргә мәҗбүр булганын сөйләгән. Кадыйров үз районындагы кешеләрнең бурычларын үзем түлим дип вәгъдә иткән.

🔸Apple-ның сервисларында эш туктап калган. АКШ, Австралия, Канада, Германия, Британия, Русия һәм башка илләрдәге Apple мөштәриләре App Store, Apple Music, TV эшләми дип зарланган.

🔸Казан урамнарында унике яңа җәмәгать бәдрәфләре барлыкка киләчәк. Татарстан бюджетыннан моңа 2 млн сум акча бүленәчәк.

🔸Башкортстанда экология өчен соңгы биш елда 12,3 млрд сум акча тотылган.

Менә шундый хәбәрләр булды. Көннәр тыныч, имин узсын!
👍6✍1💘1
Активист Фаил Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков җинаять эше белән тынышу бетте дип язды.

Җинаять эше өч томнан торганлыгы һәм бу эш үзенчәлекле оештырылды дип аңлатты.

"Дуслар, җинаять эше белән танышу тәмам. Башкалардан аермалы бу эш Магниторскиның тикшерү изоляторында оештырылды. Ягъни Баймак район мәхкәмәсе хезмәткәрләре тикшерү изоляторына үзләре килеп йөрде, папкаларны үзләре ташыды. Моңа барысы да шаккатты. Тикшерү изоляторы кешеләре дә, тәҗрибәле адвокатлар да үз гомерләрендә мондый хәлне күрмәгән булып чыкты. Алсыновны Баймакка этап белән китерергә тиешләр иде, әмма аңлашылмаган сәбәпләр аркасында моны башкармадылар.

Шушы көннәрдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять хаты юлланачак. Утырыш кайчан була - соңрак беләчәкбез", дип язды ул Telegram каналында.

Фаил Алсынов 4 елга хөкем ителде. Мондый карарга каршы Баймак, Уфада кешеләр урамга чыкты. Ахыр чиктә сиксәнләп кеше тоткарланды.
💔2❤1🙏1💘1
"Төрмәне шомлы урын дип күз алдына китерә идем"

"Мин төрмәне шомлы урын, явыз сакчылар эшли дип күз алдына китерә идем. Берәр басым булыр дип сагайдым. Тик монда якты, чиста. Миңа очраган кешеләр барысы да кешечә сөйләшә. Минем камерага урнаштырган чакларында коридорда песи ята иде. Кичә йөрештә булганда җырларга ярыймы дип сорадым, рөхсәт иттеләр". Бу Уфа активисты Ольга Комлева тикшерү изоляторыннан язган хатының бер өлеше.

Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. Мәхкәмә аны ике айга сак астына алды. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр.

Төрмәдән тагын ниләр язган ул?

Бу хакта 👉 моннан укыйсы. Ачылмаса, 👉монда басыгыз.
💔5🤯1
Язгы ташу башланды, казалар артты

▪️ Башкортстанның Кушнарен районының Матвеев авылында Чирмәсән елгасы күтәргән, юлны су баскан. Бүген иртәнге сигездә бу юлдан барган Audi машинасын агым белән юдырып алып киткән. Машинада ир, хатын-кыз һәм 14 яшьлек үсмер булган, алар машинадан чыгып агачка менгән. Коткаручылар килеп, аларны көймә белән имин урынга күчергән. Хәзерге вакытта түбәсеннән суга күмелгән машинаны чыгару мәсьәләсе хәл ителә диелә.

▪️ Кичә 3 апрельдә Башкортстанның Хәйбулла районында да юлга күтәрелгән су йөртүчесе белән бергә бер машинаны агызып алып китте.

▪️Дәүлекән районында сигез кешене су басудан коткарганнар, аларның бишесен вакытлыча тоту урынына урнаштырганнар.

▪️Ык елгасы күтәрелгән, Азнакай районының Тымытык авылы белән Башкортстанның Бакалы районы Яңа Тымытык авылын тоташтырган күпер су астында калган. Күпердә хәрәкәтне туктатканнар.

▪️Кичә исә Буа районында Зөя елгасы күтәрелеп ике күперне су басты.

Тагын кайда ниләр булган?
Моннан укыгыз.
😢3🐳3👍1