Лилия Чанышева ире Алмаз Гатин: "Хатынымны коткарып, сез үз киләчәгегезне коткарасыз"
— Хәзер Лилия Чанышева язмышы гына хәл ителми, хатынымны коткарып, сез үз киләчәгегезне коткарасыз! Бу гади сүзләр генә түгел: хатыным республиканы кайгыртты, кешеләрне кайгыртты. Аның бөтен эше хокукый яссылыкта иде, бернинди дәгъвалар булмаган. Кемдер минем хатынымнан уч ала, — диде Гатин һәм Чанышевага теләкләшлек күрсәтергә чакырды.
Бүген Лилия Чанышева һәм Рөстәм Мөлеков эше нигезендә чираттагы утырыш узды. Анда аларның туганнары кертелмәде, ул ябык килеш узды.
Утырыш 9 апрель көнне дәвам итәчәк диелә.
🔸2023 елда Чанышева 7,5 елга колониягә хөкем ителде. Баш прокуратура активистка карата чыгарылган хөкем карарын "йомшак" дип санады һәм эшне кире карауны таләп итте.

Telegram
RusNews ⭕️
⭕️ «Спасая мою супругу — вы спасаете свое будущее!», — муж Лилии Чанышевой* Алмаз Гатин
«Сейчас решается судьба не только Лилии Чанышевой: спасая мою супругу — вы спасаете свое будущее!
И это не просто слова: моя жена заботилась о Республике, заботилась…

🙏4🔥1🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Язгы ташу: Оренбур, Казакъстан татарлары су һәлакәтенә ничек каршы тора? Соңгы ике-өч көндә халык Оренбур өлкәсендәге су басуны күзәтә. Язгы ташу Русиянең Оренбур өлкәсендә дә, Казакъстанның төрле өлкәләрендә дә һәлакат, гадәттән тыш хәл дәрәҗәсенә җитте.…
Быелгы язгы ташу Русиядә гадәттән тыш вазгыять тудырды. Дистәләрчә мең хуҗалык су астында калды. Кайбер урыннарда, әйтик, Орски шәһәрендә су басудан һәлак булучылар да бар.
📸 Татарлар һәм башкортлар укмашып яшәгән төбәкләрдән фоторепортаж карагыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3👍2🔥2🐳2🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Быелгы язгы ташу Русиядә гадәттән тыш вазгыять тудырды. Дистәләрчә мең хуҗалык су астында калды. Кайбер урыннарда, әйтик, Орски шәһәрендә су басудан һәлак булучылар да бар. 📸 Татарлар һәм башкортлар укмашып яшәгән төбәкләрдән фоторепортаж карагыз. VPNсыз…
Орски шәһәрендә йөзләрчә кеше протест чарасына чыккан – алар түрәләрдән ярдәм таләп итә
Кешеләр су басудан соң хакимиятләрнең гамәлләреннән канәгать булмавын күрсәтә. Алар хакимият йорты янына җыелган, дип хәбәр итә RusNews.
Шәһәр башлыгы Василий Козупица протест белдерүчеләр белән сөйләшмәкче булгач аны "Кит!" дип кычкырып бүлдергәннәр.
Полиция чараны канунсыз дип, кешеләрне куып таратмакчы була диелә.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

Митинг в затопленном Орске — местные жители требуют помощи и скандируют «Позор!»
В Орске около сотни жителей вышли на митинг, выражая недовольство действиями властей после наводнения. Горожане собрались у памятника Ленину, требуя помощи и скандируя «Позор!».…

🔥7👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Активист Фаил Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков җинаять эше белән тынышу бетте дип язды. Җинаять эше өч томнан торганлыгы һәм бу эш үзенчәлекле оештырылды дип аңлатты. "Дуслар, җинаять эше белән танышу тәмам. Башкалардан аермалы бу эш Магниторскиның тикшерү…
📍Башкортстан Югары мәхкәмәсе Фаил Алсыновның шикаятен 18 апрель караячак
Утырыш Уфада узачак, әмма Алсыновны анда китермәячәкләр. Мәхкәмәдә ул видеолемтә аша катнашачак.
Фаил Алсыновның хатыны Галия Алсынова да үзенең социаль челтәрләрендә утырышның көнен бик тиз билгеләделәр, "бу кадәр ашыгу нәрсәгә бәйле була ала?" дип язды.
Тулырак 👉 моннан укый аласыз.

👍1
Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин Украинага һәм "имансыз Көнбатыш"ка каршы сугышны ничек пропагандалый?
Узган атна Азатлыкта бу темага зур язма чыкты. Бүген аннан иң кызык урыннарны рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
VPNсыз язманы 👉 монда укыгыз.

👎6🤬6
📍 Башкортстан Белгород өлкәсеннән 500 баланы кабул итәчәк
Алар Илеш һәм Стәрлетамак районнарына урнаштырылачак диелә.
Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Ул район башлыкларына балаларны каршы алу һәм урнаштыруда катнашырга кушкан.
Элегрәк Белгород өлкәсеннән Татарстан белән Тулага да 400 баланы китерделәр.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤯5😁1🤮1
❗️Медиа: КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдинов тоткарланган
Бу хакта бер-берсенә бәйле булмаган 3 чыганакка сылтанып, "Гроза" яза. Беренчел мәгълүматка күрә, Хәйретдиновны хәрәмләшүдә шикләнеп кулга алганнар диелә.
Башка чыганакларда аны тоткарлау турында хәбәрләр әлегә юк.
Хәйретдинов Халыкара мөнәсәбәтләр институты белән 2013 елдан идарә итә. Моңарчы аны галимнәргә басым ясауда һәм исламны өйрәнү кафедрасын бетерүдә гаепләгәннәр иде. Бу хакта Азатлыкта 👉 2019 елда чыккан язманы укырга тәкъдим итәбез (VPNсыз сылтама).
2021 елда КФУның элекке ректоры Илшат Гафуров тоткарланган иде. Ул кеше үтерергә котыртуда гаепләнә, әлегә ул СИЗОда.

👍5🤯2
Казан мэриясе татар телендә балалар пьесалары бәйгесе үткәрмәкче
Иң яхшы эшләр махсус җыентыкка керәчәк һәм театр коллективларына тәкъдим ителәчәк. Җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелә, ди Казан мэриясеннән Гүзәл Сәгыйтова.
Сәгыйтова татар телендә заманча балалар һәм яшүсмерләр пьесаларына кытлык бар дигән.
Күптән түгел Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да бүген татар әдәбиятында төп проблемнарның берсе дип балалар әдәбияты аксавын атаган иде.
Тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

👍13❤2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 9 апрель, сугышның 776нчы көне.
🔸Узган төндә Русия хәрбиләре Украинаның Николаев, Одесса, Херсон, Днепропетровски, Полтава, Винница һәм Львов өлкәләренә Shahed дроннары белән һөҗүм иткән. Украин һава көчләре барлыгы 20ләп дронны бәреп төшерүен хәбәр итә. Одесса өлкәсендә һөҗүмнәр "критик инфраструктурага" ясалган, нәтиҗәдә, электр линиясе өзелгән диелә.
🔸Русия саклану министрлыгы үз чиратында узган төндә украин ягыннан җибәрелгән барлык дроннар һәм ракетларның юк ителүе турында хисап тотты. Белгород һәм Воронеж өлкәләрендә икешәр дрон бәреп төшерелгән, ә Кырым ярлары буенда корабларга каршы "Нептун" ракеты юк ителгән. Килгән зыян турында берни әйтелми.
🔸Русия Тикшерү комитеты Рус теле институты хезмәткәрләренә "канунсыз миграция оештыру" турында эш ачкан. Биш хезмәткәр тоткарланган, алар мигрантларга рус телен белү турында ялган сертификат бирүдә шикләнелә. Бу документ мигрантларга Русиядә яшәүгә рөхсәт алу өчен кирәк. Тикшерү комитеты фикеренчә, чит ил кешеләренең күпчелеге "чынлыкта тиешле белемгә ия булмаган".
🔸Смоленски өлкәсендә күпер җимерелү сәбәпле, Русиядән Беларуска поездларның бер өлеше уратып җибәреләчәк. "Карлыгач" поезды юлчыларына юлның бер өлешен узар өчен автобусларга күчеп утырырга туры киләчәк. Җирле хакимият хәбәр итүенчә, җимерелгән күперне торгызуның мәгънәсе юк, яңасын төзергә кирәк булачак.
🔸Русия хакимиятләре Патриотик тәрбия министрлыгын булдырмакчы. "Ведомости" басмасы язуынча, бу яңа министрлык Мәгариф министрлыгын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин.
Соңгы хәбәргә бераздан тулырак итеп тукталырбыз. Безнең башка хәбәрләрне, язмаларны сайтта таба аласыз, ачылмаса монда басыгыз. Без сезгә башкалар язарга кыймаган әйберләр турында сөйләргә тырышабыз.