Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Аннексияләнгән Кырымда "Z" тамгалы баш киеме кигән иргә кисәтү ясаган кырымтатарны бер елга хөкем иткәннәр

Аннексияләнгән Кырымда Русиягә буйсынучы Киров районы мәхкәмәсе кырымтатар Диләвер Сәлимовны бер елга колония-яшәүлеккә хөкем иткән. Бу хакта "Кырым процессы" хәбәр итә.

Ягулык салу станциясендә эшләүче иргә "Z" тамгалы баш киемен салырга кушканга Сәлимовны "сәяси дошманлык аркасында үтерү белән янау"да гаепле дип тапканнар.

Хөкем карарын ябык тәртиптә игълан иткәннәр, бу исә мәхкәмә эшчәнлегенең халыкка җиткерү принципларына каршы килә.

"Хөкем карары игълан ителер алдыннан хөкемдар киңәшләшү бүлмәсендә 60 минут та тормады. Бу исә объектив, бөтен яклап өйрәнелгән карар чыгару өчен җитәрлек вакыт кебек күренми. Мәхкәмәдә караулар төгәлләнгәнче үк хөкемдарның әзер карары булган дигән фикер уята", дип искәртә хокук яклаучылар.

Прокурор Сәлимовны колония-яшәүлеккә 2,6 елга җибәрүне сораган булган.

Бу хәл турында тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3👍2👎2🙏1
Пермьдәге "Мемориал"ның элекке җитәкчесе Роберт Латыйповны үзәк архивларын Русиядән чыгармакчы булган өчен читтән торып кулга алганнар

Пермьнең Ленин районы мәхкәмәсе "Мемориал"ның Пермьдәге бүлегенең элекке башлыгы Роберт Латыйповны "мәдәни кыйммәтләр контрабандасы" турындагы җинаять эше нигезендә читтән торып кулга алу карары чыгарган.

Бу хакта "Пермь Звезда" басмасы хәбәр итә.

Тикшерү фаразынча, Пермьнең Тарихи хәтер үзәгендә элек рәис булган Александр Чернышов һәм Пермьдәге "Мемориал"ның элекке башлыгы Роберт Латыйпов алдан сүз куешкан һәм Русиядән архив документларын Германиягә алып чыкмакчы булган. Бу документлар мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия диелә.

Латыйпов хәзерге вакытта чит илдә.

@azatliqradiosi
🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда балигъ булмаган баланы канунсыз рәвештә ике елдан артык тикшерү изоляторында утыртканнар Башкортстанның мәхкәмә системындагы бу җәнҗал Русия күләменә чыгарга мөмкин, дип яза Mkset. Басмага килеп эләккән документлардан күренгәнчә, 2022 елда…
Башкортстанда канунсыз рәвештә ике ел утырган үсмер журналистлар белән сөйләшкән

Канунсыз рәвештә ике ел буе утырган Уфа үсмере Mkset журналистлары белән сөйләшкән.

Алданрак Азатлык җинаять җаваплылыгы бирелердәй яшькә җитмәгән булса да Уфадагы үсмерне наркотиклар тараткан өчен хөкем итүләре турында язган иде. Гаепләү белдерелгән вакытта аңа 15 яшь кенә булган.

Хөкем карарында әйтелгәнчә, малайны туган көне булып берничә генә көн узгач та тоткарлаганнар. Шулай итеп җинаять кылган вакытта аңа бөтенләй 14 яшь кенә булган, дип яза Mkset.

"Мин тикшерүчегә миңа 15 яшь дип баштан ук әйткән идем. Бернинди җавап булмады", дип белдергән ул журналистларга.

Басмага малайның адвокаты әйтүенчә, эш материалларын өйрәнгәч, хөкемдарда "чын истерика башланган".

▪️Русия кануннарына ярашлы, кешене җинаять маддәләре нигезендә бары тик 16 яше тулганнан соң гына җаваплылыкка тартырга ярый.

@azatliqradiosi
👍1😢1
Көн язмасы: Исламны өйрәнү кафедрасы, "татар" сүзеннән арыну һәм Тукай премиясе. Кем ул — Рамил Хәйретдинов?

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдиновның зур күләмдә хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелеп кулга алынуын хәбәр иткән идек.

Бүгенге язмада элегрәк аның тирәсендә булган җәнҗалларны искә төшереп китәргә булдык.

👉Төп сайт
👉Көзге сылтама

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥6🥴1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезне иртән кыскача яңалыклар белән таныштыра.

🔸Нальчикта террорга каршы операция узган. Таңда куәт оешмалары вәкилләре торак йортларга бәреп кергән, кешеләрдән сорау алган. Мондый операция вакытында ФСБның кешеләрнең машиналары белән кулланырга ярауадан алып тагын шактый вәкаләтләр бар.

🔸Украинага чираттагы һөҗүм булган. Дүрт төбәк, шул исәптән Киев ут астында калган. Корбаннар хакында мәгълүматлар юк.

🔸Русия саклану министрлыгы Курск, Тамбов, Белгород, Брянск, Липецк һәм Мордовиядә дроннар бәреп төшерелде дип әйтте. Барлыгы 12 дрон. Мордовия сугыш барган сызыктан мең чакрым ераклыкта урнашкан.

🔸Оренбурны су басу дәвам итә. Җаек елгасы 10 метр биеклеккә күтерелгән. Хакимиятләр кешеләрне эвакуацияләнергә кыстый.

🔸Казакъстанда язгы ташу аркасында эвакуацияләнгән кешеләрнең саны 100 меңнән арткан. 17 өлкәдә гадәттән тыш режимы дәвам итә. 70 торак су арасында калган.

🔸Германиянең Lufthansa авиакомпаниясе Иранның Тәһран шәһәренә очышларын туктаткан. Reuters язуынча, бу иминлек белән бәйле, Иран Израилне утка тота ала.

Әлегә шулар. Безне укып барыгыз, башкаларга да Азатлык турында сөйләгез.
❤1🔥1
Иркутск өлкәсенең Байкальск шәһәрендә 4 мең кеше җылысыз калган.

Сәбәбе - җылылык торбаларына атыш оештырылган. Моны кем башкарганы билгеле түгел. Торба янында полиция гильзалар тапкан.

Иркутск өлкәсенең губернаторы Игорь Кобзев моны хулиганлык дип атады. Җинаятьчеләрне эзлиләр.

4 мең кеше һәм алты мөһим социаль объект җылысыз торып калган.
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайга килде

Ул Цзилинь провинциясендә. Бу Кытайның төньяк-көнчыгышындагы зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге. Анда машина төзелеше, нефть һәм химия тармаклары, фармацевтика, тукыма һәм азык-төлек сәнәгате, үсемлекчелек нык үскән.

Бу сәфәрдә җирле чараларны карау, провинция җитәкчелеге белән очрашу ниятләнә. Шулай ук Миңнеханов Цзилинь — Татарстан түгәрәк өстәлендә катнашачак. Татарстан Кытайдан транспорт чаралары, җиһазлар, химик продукция кайтарта. Республика исә Кытайга каучук, пластмасслар, ягулык, авыл хуҗалыгы тауарлары чыгара.

Тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

▪️Азатлык Кытайның Идел буена булган экспансиясе турында язып бара. Кытай Идел буе төбәкләренә астыртын рәвешле үтеп керергә тели.

▪️Кытайда уйгырларны эзәрлекләү һәм күзәтеп тору өчен йөзләрне таный торган камералар кулланалар. Моңарчы Азатлык Татарстанда йөзләрне танучы "Имин шәһәр" системы кертелгәндә Татарстан Мәскәү кушуы белән кытай тәҗрибәсен өйрәнгән, проектны тормышка ашыру өчен кытай ширкәтләрен җәлеп иткән, дип язган иде. Әйтик, бу эштә Hikvision ширкәте катнашкан.

▪️ Синҗан төбәгендә Кытай уйгыр, татар, казакъдарны эзерләклүне дәвам итә.
🤬4👍3
🔺Айгөл Лайон: "Безнең азат булып яшәргә хакыбыз бар"

Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул күләмле, әмма бик кызык. Азат милләтләр лигасына кергән халыклар бәйсезлек өчен көрәшләрен дәвам итә һәм башкортлар бу эштә актив хәрәкәт итә.

4-6 апрельдә Эстониянең Отепя шәһәрендә Азат милләтләр Лигасының беренче конгрессы узды. Биредә төрле халыкларның милли хәрәкәтләре катнашты. Барлыгы — 12 халык вәкиле. Делегатлар саны исә 28 кеше иде. Биредә татар һәм башкорт оешмалары вәкилләре дә, эрзя, бурятлар һәм башкалар булды. Бу җыенда башкорт активисты Айгөл Лайон катнашты һәм берничә көн рәислек итте.

Айгөл — татар-башкорт дөньясында билгеле шәхес, ул соңгы ике елда Чит илләрдәге башкорт комитетында актив эшчәнлек алып бара. Без аның белән бу авыр һәм шул ук вакытта куркыныч эшкә ни өчен алынуы турында да, туганнары белән мөнәсәбәтләрне ничек саклануы хакында да сөйләштек. Ул Эстониянең Тышкы эшләр министрлыгындагы очрашуда да катнашкан, Баймактагы хәлләрне бәйнә-бәйнә аңлаткан.

— Эстония Баймак хәлләрен ишетеп белә, әмма әлеге дә баягы урыс телле либерал медиасы күзлеге аша гына ишеткән. Ә алар башка призма белән бирде бит ул хәлләрне. Урамга чыгарга мәҗбүр булган башкортларны сепаратистлар, радикаллар дип сөйләделәр. Халыкның зар елавын аяк астына таптап, башкорт агай һәм апаларына, яшьләргә "маргиналлар" дип мөһер салынды. Гаделсез һәм теманы төптән белмичә ясалган гамәл булды. Гомумән, бәйсезлек өчен көрәшкән активистларны, безне, мисал өчен, шулай ук маргиналлар, игътибарга лаек булмаган кешеләр дип мыскыл итеп күрсәтү, тәкъдим итү бара, безне йә күрмәмешкә салышалар, йә акылдан язган кешеләр кебек шәрехлиләр дидем.

Эстоннар үзләре кайчандыр Совет Берлегендә милли азчылык булган халык, алар да "олы агай" астында яшәп күпне күрде. Шуңа да безнең хәлләрне, тел мәсьәләләрен дә, үзебезнең җирдә үзебезчә яши алмавыбызны, хокуксыз тормыш итәргә мәҗбүр булганны аңлыйлар дип саныйм.

Башкорт активисты Айгөл Лайон шулай ук башкорт белән татарлар эстоннардан нәрсәгә өйрәнергә тиешлеге, чит илдә яшәп Русиягә кайтып йөрүче башкортлар турында да сөйләде.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
❤15👍4🤮2🙏1
"Дамба җимерелергә мөмкин"

Уфаның Октябрь районы Зинино авылында яшәүче Артур Ханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать язган.

— Дамба 50нче елларда җирле халык көче белән арбалы атлар һәм кешеләр үтеп йөри алсын өчен төзелгән. Соңрак буадан астарак Транссебер магистраленең тимер юлы салынган. Хәзерге вакытта кисәтүче юл билгеләре куелган булса да, бу дамбадан 25-30 тонна ташый торган зур йөк машиналары үтә. Шуңа күрә дамбада зур чокырлар барлыкка килде, аларга су тула. Дамбадан аска таба үтәли су ага, — ди ул.

Хат авторы әйтүенчә, дамба җимерелсен өчен бөтен шартлар да бар һәм дистәләгән мең шакмак метр су агып чыгарга, тимер юл күтәртмәсенә бәрергә, магистраль өчен коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Артур Ханов моңарчы мондый хатны Уфа мэрына да җибәрдем, тик аңа җавап булмады ди. Радий Хәбировтан җавап бармы?

Бу хакта 👉 моннан укыйсы. Бусы 👉 VPNсыз ачыла торган сылтама.
❤5👍2🙏2
Гадәттән тыш хәлләр булганда Казан метросының ун станциясе яшеренү өчен яраклы.

Шул ук вакытта "Әмәт" станциясе качу өчен яраксыз дип табылган, чөнки ул җир өстендә урнашкан.

Шәһәрдәге торак йортларда 5,4 мең идән астын тикшергәннәр. Шуларның 2,6 меңе яшеренергә яраклы булып чыккан. Шулай ук качу өчен 36 парковка да бар диелә.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤪3🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда канунсыз рәвештә ике ел утырган үсмер журналистлар белән сөйләшкән Канунсыз рәвештә ике ел буе утырган Уфа үсмере Mkset журналистлары белән сөйләшкән. Алданрак Азатлык җинаять җаваплылыгы бирелердәй яшькә җитмәгән булса да Уфадагы үсмерне наркотиклар…
Уфа юристы Виталий Буркин Русия баш прокуроры Игорь Краснов һәм тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин исеменә гариза язган.

Ул Уфада балигъ булмаган баланы канунсыз эзәрлекләүләре уңаеннан җинаять эше ачуны сорый.

"Башкортстан Югары мәхкәмәсенең җинаять эшләре мәхкәмә коллегиясе бары тик 2024 елның 3 апрелендә генә җинаять эзәрлекләвен туктату карары кабул иткән, аның гамәлләрендә җинаять табылмаган", дип яза гаризасында Буркин.

▪️Алданрак Азатлык җинаять җаваплылыгы бирелердәй яшькә җитмәгән булса да Уфадагы үсмерне наркотиклар тараткан өчен хөкем итүләре турында язган иде.

@azatliqradiosi
👍3🙏2
Русия мәктәпләрендә укучыларга тарих дәресендә Совет берлегендәге әләкләрне өйрәтергә тәкъдим итәләр.
 

Русия думасында яшьләргә әләкләүнең зыяны турында аңлату кирәк, бу җәмгыятьтә курку һәм шикләнүләр таралуга каршы көрәшергә булышачак дип саныйлар.

▪️Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары да ешайды.Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
 
Тулырак ➡️монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatloqradiosi
👍4🤮4🤯1🌚1
Режиссер Айдар Җәббаровның "Казанга Тукай кайткан" спектаклендә Тукай образын ни кадәр "дөрес" күрсәтелүен белгечләр тикшерәчәк.

2023 елның 26 апрелендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана булды. Тамашада Тукай образы күнегелгән күзаллаудан аерыла. Сәхнәгә ул күзлек киеп, таушалган киемнән чыга. Совет әдәбиятында сурәтләнгәнчә таза гәүдәле итеп күрсәтелми. Шагыйрь тамашачы хозурына ябык, бераз югалып калган, борчылган һәм авыру хәлендә килеп баса.

"Узган ел тамашачыларның зур өлеше Тукай образын төрлечә кабул итте. Хәзер зур спектакльнең премьерасы көтелә. Теләк: белгечләр, эксперт профессионаллар аны карасын әле", диде Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Җаббаров әлеге тамашаны киңәйтеп, зур спектакль әзерләде. Ул Камал театрының кече залында күрсәтеләчәк.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤3🔥3😁1
👆Узган елның 26 апрелендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантанада күрсәтелгән "Казанга Тукай кайткан" спектакленнән өзекне Азатлыкның YouTube каналында карарга мөмкин.

▪️2023 елның 8 июнендә Дәүләт шурасы сессиясендә КПРФ фракциясе җитәкчесе, депутат Хафиз Миргалимов Тукайдан көлгәннәр дип, Мәдәният министрлыгын тәнкыйтьләде.

▪️"Бердәм Русия" депутаты Азат Хамаев "Тукайны төзелеш аяк киеме кигән итеп күрсәткәннәр", дип коммунист фикеренә кушылды. Ул парламентны аерым карар кабул итәргән чакырган иде.

▪️Ул вакытта Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла Җаббаровны яклап чыкты.

"Бу Дәүләт шурасында карала торган эш түгел инде. Без совет вакытыннан милли каһарманнарны күз алдына һәйкәл сыман китерергә өйрәнгән. Ул төрлечә булырга мөмкин. Режиссер Җәббаров Тукайны үзенчә күргән. Хамаев киләсе елга әзерләр дә Тукайны үзенчә күрер", диде ул.

@azatliqradiosi
👍2😁1
Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 1130 русиялене Русиядә хәрби хезмәт белән бәйле булмаган җинаятьләр кылуда гаепләгән.

Алар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозудан алып үтерүгә кадәр бар.

Барлык очракларның якынча өчтән икесендә сугышта катнашуларын сәбәп итеп хөкем карарларын йомшартканнар.

Мәсәлән, элекке хатынын каты итеп кыйнаган "Вагнер" сугышчысына аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зарар китерү турында җинаять эше ачылган булган, әмма ул мәхкәмәгә "Бахмутны алган өчен" дигән медаль китергән һәм биш мең сум штраф кына салганнар.

Тулырак👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 апрель, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Оренбург янында Җаек елгасы биеклеге 1120 сантиметрга кадәр җиткән. Тагын 361 йорт һәм 900 ихата су астында калган. Елгада бүген иң югары дәрәҗәгә күтәреләчәк дип көтелә.

🔸Төнлә Русия гаскәрләре янә Украинаның берничә төбәгендә энергетика объектларына аткан. Shahed тибындагы дроннар җибәрелгән дип белдерде украин хәрбиләре.

🔸Нигерга 10 апрельдә Русиянең 100 хәрби инструкторы килгән. Алар илгә Русиядә сатып алынган хәрби техника китергән.

🔸Израиль 24-48 сәгать эчендә Иран ягыннан һөҗүм көтә һәм әзерләнә.

🔸Кытай банклары Русиядән түләүләр шартларын үзгәртә. Берничә банк трансакцияләрнең Украина, Иран, Төньяк Корея, Куба яки Сүрия белән бәйле булу-булмавы турында сорый башлаган.
👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезне иртән кыскача яңалыклар белән таныштыра. 🔸Нальчикта террорга каршы операция узган. Таңда куәт оешмалары вәкилләре торак йортларга бәреп кергән, кешеләрдән сорау алган. Мондый операция вакытында ФСБның кешеләрнең машиналары…
Мордовиядә бәреп төшерелгән пилотсыз очкычлар Казанга очкан булырга мөмкин

Кичә Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин. Бу хакта Ura.ru басмасына хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов әйткән.

Аның сүзләренчә, Украинадан Казанга кадәр юл мордовия аша уза, ә Казан - хәрби сәнәгать үзәкләренең берсе булып тора. Татарстан башкаласында боралаклар җитештерәләр, хәрби училище һәм Украина өчен "кызыклы булган башка күп кенә объектлар бар", ди ул.

▪️11 апрельгә каршы төндә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Төбәк башлыгы Артем Здунов һава һөҗүменә каршы чаралар ике дронны юк итте дип белдерде. Җәрәхәтләнүчеләр турында мәгълүмат юк.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😁3😱2🎉2🤬1
Башкортстан депутатлары "ят агентлар" турындагы канунны кырыслатырга тәкъдим итә

"Ят агент"ларның акча белән бәйле хисапларын Русия юстиция министрлыгына гына түгел, аның төбәкләрдәге идарәләренә дә тапшыруны таләп итмәкчеләр.

▪️Әле яңарак кына Башкортстан Корылтае "ят агентлар"ның керемнәрен чикләү турында канун өлгесе әзерләгән иде. Аның авторлары "ят агент"ка килгән акчаларның минималь хезмәт хакы кадәр өлеше генә үзенә калырга, ә калганы дәүләткә бирелергә тиеш дип саный.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😁4🤡3👎2
Орскида дамбадагы тишекне күмгәннәр, Оренбурда су иң югары ноктасына кадәр күтәреләчәк дип көтелә

Су басу турында соңгы хәбәрләр:

🔸12 апрель иртәсенә Оренбур янындагы Җаек (Урал) елгасындагы суның биеклеге 11,29 метрга кадәр күтәрелгән.

🔸12 меңгә якын торак йорт һәм 15 меңнән артык ихата су астында кала бирә.

🔸Орски шәһәре янында Җаек 798 сантиметрга калып кимегән.

🔸11 апрельдә, ниһаять, дамбадагы тишекне күмгәннәр.

🔸Орскида су кайтуыннан соң шәһәр халкы урамнарда үлгән хайваннарның үләксәләрен таба.

🔸Су баскан урыннарда яшәүчеләр су, һуманитар ярдәм һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алу өчен күп функцияле үзәкләргә (МФЦ) чиратта тора.
🐳5
"Балаларның 90 проценты урысча белем ала, гәрчә халыкның яртысы — татарлар"

9 апрельдә Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутатлар көтмәгәндә милли мәгарифнең юкка чыгып баруы турында ачынып сөйләшеп алды.

Баксаң, соңгы елларда төзелгән яңа мәктәпләрдә татар телендә белем бирүче беренче сыйныфлар юк дәрәҗәсендә булган, ди алар. Депутатлар монысы да күз буяу өчен генә эшләнүен таныды.

Яшел Үзән шәһәрендә татар сыйныфы бөтенләй ачылмаган. Полилингваль укытучы булырга теләүчеләр дә нык кимегән. Депутатлар аерым микрорайонга беркетелмәгән татар мәктәбе ачарга кирәк дип саный.

Шулай да Башкортстан тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Мәскәү мондый мәктәпләр ачуга каршы чыга.

Әлеге утырыш турында Азатлык тәфсилләп язды.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз ачыла.
🤬8👍2👎2