Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Иран-Израил низагы: ниләр билгеле?

🔸Төрле медиалар һәм телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, Иран Израилга таба дроннар җибәргән. Бу мәгълүматны Израил саклану армиясе дә раслаган. Дроннарны Израилга очып җитүе өчен берничә сәгать вакыт кирәк диелә.

🔸Израил премьер-министры илнең Иран тарафыннан һөҗүменә әзер булуын белдерде. Ул бу һөҗүмнең җавапсыз калмаячагын әйтте.

🔸Үрдүн үзенең һава киңлеген япкан. Израил һәм Иранның да һава киңлекләрен гади очкычлар өчен ябуы турында хәбәрләр бар. Израилдә белем бирү оешмалары вакытлыча эшен туктата, мең кешедән артык җыеннар тыела.

🔸АКШ президенты Джо Байден үзенең ялын вакытыннан алдан туктатып, Ак йортка кайткан. Элегрәк ул бу низагта АКШ Израилгә ярдәм итәчәк дип белдергән иде.

🔸Иранның Израилга ихтимал һөҗүме турында Израилнең Димәшктә урнашкан Иран консуллыгына һөҗүмнән соң кисәтә башлаганнар иде. Ул һөҗүм вакытында Иран хәрбиләре һәлак булган.

Алдагы вазгыять белән таныштыруны дәвам итәчәкбез.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥3❤2😱2👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Иран-Израил низагы: ниләр билгеле? 🔸Төрле медиалар һәм телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, Иран Израилга таба дроннар җибәргән. Бу мәгълүматны Израил саклану армиясе дә раслаган. Дроннарны Израилга очып җитүе өчен берничә сәгать вакыт кирәк диелә. 🔸Израил…
Төнлә Иран Израилгә берничә йөз пилотсыз очкыч һәм ракет белән һөҗүм иткән.

Иран ягы бу — 1 апрельдә Израил Иранның Бәйруттагы илчелегенә оештырган һөҗүмгә җавап дип белдерә. Әлеге һөҗүм аркасында Иран инкыйлабын саклаучылар Корпусының 7 офицеры һәлак булган иде.

The New York Times басмасы төнлә Израилгә 185 дрон-камикадзе, 36 канатлы ракет һәм 110 "җир - җир" классындагы ракет һөҗүм иткән дип яза. Аларның күбесе Иранның үзеннән җибәрелгән, кечкенә өлеше Гыйрак белән Йәмәннән очыртылган, диелә.

Израилнең саклану армиясе ракетларның һәм пилотсыз очкычларның 99%ы бәреп төшерелгән дип ышандыра.

Иран исә Израилнең хәрби һәдәфләрен уңышлы гына утка тоттык дип белдерә. Ә Израил җимерелүләр һәм корбаннар юк ди: фәкать берничә кеше бәреп төшерелгән дрон калдыкларыннан зыян күргән, аларны хастаханәгә илткәннәр диелә.

@azatliqradiosi
👍4❤1👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төнлә Иран Израилгә берничә йөз пилотсыз очкыч һәм ракет белән һөҗүм иткән. Иран ягы бу — 1 апрельдә Израил Иранның Бәйруттагы илчелегенә оештырган һөҗүмгә җавап дип белдерә. Әлеге һөҗүм аркасында Иран инкыйлабын саклаучылар Корпусының 7 офицеры һәлак булган…
Израилнең премьер-министры Биньямин Нетаньяһу саклану министры Йоав Галант һәм хәрби кабинет әгъзасы Бени Ганц белән ике сәгатьлек очрашу үткәргән. "Без җиңәчәкбез", дип язган ул Х соцчелтәрендә.

CNN хәбәр итүенчә, Нетаньяһу беректәшләре белән Иранга һөҗүм итү мөмкинлекләре турында фикер алышачак. Тик менә АКШ президенты Дҗо Байден Америка Израилгә Иранга каршы сугышында ярдәм итмәячәк дип белдергән. Байден киләсе тәүлектә "җиде ил төркеме" лидерлары белән элемтәгә кереп, Иранның агрессиясенә дипломатик җавап турында фикер алышырга җыена.

БМОның баш сәркатибе Антониу Гутерриш Иранның һөҗүмен хөкем итеп чыкты һәм сугыш чараларын кичекмәстән туктатырга чакырды.

Якшәбе Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек шурасы утырышы узачак: ул Иран белән Израил арасындагы низагның кискенләшүенә багышланачак.

@azatliqradiosi
💩2❤1👎1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төнлә Иран Израилгә берничә йөз пилотсыз очкыч һәм ракет белән һөҗүм иткән. Иран ягы бу — 1 апрельдә Израил Иранның Бәйруттагы илчелегенә оештырган һөҗүмгә җавап дип белдерә. Әлеге һөҗүм аркасында Иран инкыйлабын саклаучылар Корпусының 7 офицеры һәлак булган…
Узган төннең вакыйгаларын сурәтләүче берничә фото.

Беренче өч кадр Израилдә төшерелгән: аларда Иран җибәргән дроннар һәм ракетлардан Израилнең ни рәвешле саклануын күрергә мөмкин.

Соңгы ике кадр Тәһранның Фәләстин мәйданында төшерелгән: ираннар урамга чыгып Иран һәм Фәләстин байракларын тота.

AFP һәм Reuters фотолары


@azatliqradiosi
🔥6👍2🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төнлә Иран Израилгә берничә йөз пилотсыз очкыч һәм ракет белән һөҗүм иткән. Иран ягы бу — 1 апрельдә Израил Иранның Бәйруттагы илчелегенә оештырган һөҗүмгә җавап дип белдерә. Әлеге һөҗүм аркасында Иран инкыйлабын саклаучылар Корпусының 7 офицеры һәлак булган…
Иран белән Израил арасындагы низаг Казаннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә очучы рейсларга тәэсир итмәгән.

Мәсәлән, бүген төнлә Казаннан Дубайга очкан flyDubai рейсы гадәттәгечә Иран өстеннән очкан.

Ә менә Израилдән Русиягә башкарыла торган рейслар очмый башлаган. Мәскәүдән Иран башкаласы Тәһранга очасы "Аэрофлот" рейсы да Махачкалада төшеп утырган, Тәһран-Мәскәү рейсы исә әлегә булмаячак дип белдерә "Аэрофлот".

Казаннан Израилгә дә, Иранга да туры рейслар юк. Мисыр, Төркия, Гарәп Әмирекләренә рейслар гадәттәгечә башкарыла.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥2👍1🥱1
❗️Быел "Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе Казан кирмәнендә узачак.

Элегрәк аны Казан циркы янында үткәрергә тәкъдим ителгән иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤26👍4🔥3😁1
"Баймак эше": аналы-уллы Үзәнбаевларның тоткарлану тарихы.

Сибайдан 39 яшлек сатучы Сания Үзәнбаева һәм аның 20 яшьлек улы Данис — "Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларның беренчеләре.

Аларның туганнары журналистлар белән сөйләшүдән баш тартты. Әмма танышлары аноним рәвештә ничек тоткарлануларын сөйләде.

Үзәнбаевлар Баймак районы мәхкәмәсе каршына очраклы эләгә ди алар. Баймакта туганнары белән очрашканнан соң, ана белән улы мәхкәмә янында урнашкан төзелеш материаллары кибетенә килә, әмма ул ябык була.

— Алар мәйданда ниләр булып ятуын карамакчы була, ә анда инде бәрелешләр башлана, — дип сөйли бер танышы. — Полиция күз яше чыгаручы газ җибәрә, бер хезмәткәр алар янына ук килеп, Саниянең битенә сиптерә. Газ күзенә керә һәм Сания елый башлый. Данисның, әлбәттә, ачуы чыга, бер кар кисәге алып, хезмәткәргә ыргыта. Бу көнне аларны тоткарламыйлар, алар Баймактан китә.

Сания Үзәнбаеваны Сибайда, "Пятёрочка" кибетендә тоткарлыйлар...

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3💔2🤬1
Yummy Music лейблы "qayNar" музыка лабораториясенең "Коймадан коймага" дигән яңа альбомын чыгарды.

Әлеге җыентыкта төрле жанрлар тупланган: R’n’b, поп-баллада, һип-һоп, диско, Марокко мотивлары. Музыка яздыруда төрли милли уен кораллары — саз, кубыз, думбыра, дров, мандолина кулланылган.

Яңа альбомга 9 җыр кергән: “Бармак очларына кадәр”, “Онытылмаячак”, “Кукмарага”, “Аерылабыз, ахрысы”, “Әдәпсез вайб”, “Күрешкәнче”, “Әти эшләде”, “Яшьләр тели котырырга” һәм “Балтач киче”. Текстлар арасында сөюгә багышланганнары да, дусларны сагыну турындагысы да, чит илләрдә йөрергә мәҗбүр калучылар турында да юллар табарга була.

Шулай ук “Базарыбыз — Ирек мәйданы, зиратыбыз — Черек күл зинданы”, “Балалар өчен борчылам, төн килгәндә ишекләр ябам” кебек актуаль юллар да очрый.

@azatliqradiosi
👍8❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Yummy Music лейблы "qayNar" музыка лабораториясенең "Коймадан коймага" дигән яңа альбомын чыгарды. Әлеге җыентыкта төрле жанрлар тупланган: R’n’b, поп-баллада, һип-һоп, диско, Марокко мотивлары. Музыка яздыруда төрли милли уен кораллары — саз, кубыз, думбыра…
Альбомны яздыруда музыкантлар Рәдиф Кашәпов, Александр Аблаев, Алинә Беляева, Сергей Костюжов, Шәүкәт Кашәпов, Александр Старостин катнашкан. Әдилә Әхмәтова, Илгиз Шәйхразиев, Алсу Мансурова тавышларын ишетергә була. Көйләү һәм мастериңг эшләрен Тимур Милүков, Эдуард Свилин, Илнар Тарханов башкарган.

Альбомны iTunes, Apple Music, Spotify, YouTube Music һәм башка музыкаль стрим-платформаларында тыңларга була.

@azatliqradiosi
❤2
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов татар телен гаиләдә сакларга һәм әлеге мәсьәләне сәясиләштермәскә чакырды.

Бу хакта ул "Мәскәү — Татарстан күпере" яшьләр форумында белдерде. Җыенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

"Татарстанда татар теле турында бик күп сөйләшүләр бара. Елдан-ел татарча сөйләшүчеләр кими. Күпләр борчыла, кемдер баш күтәрә, кемдер яза. Миңа калса, сугышырга да, баш күтәрергә дә, кычкырырга да, урамга байрак күтәреп чыгарга да кирәкми. Тел саклансын өчен бары ул телдә сөйләшергә кирәк, һичьюгы өйдә. Әгәр өйдә тәртипсезлек икән, без президентны гаепли һәм сәбәп эзли башлыйбыз. Сәбәбе — өйдә"

диде җырчы.

Ул чын татар урысча акцент белән сөйләшергә тиеш, дип тә шаярды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡36👍8💩7🤔4🤬3❤1👎1🤮1
❗️Бүген Казанның Гаврилов урамындагы әрәмәлекне саклауны сорап янәшәдәге йортта яшәүчеләр, экология өчен битараф булмаган казаннар урамга чыкты.

2020 елда әлеге территория тыюлык дип кабул ителде. Моңа карамастан, биредә күңел ачу үзәге төзергә телиләр, ди активистлар.

"Әлбәттә, монда кешеләр киләчәк, чүп булачак, машиналар йөриячәк. Алга таба яр буен тулысынча яулап алырга ниятлиләр", дип белдергән экоактивист Юлия Булавко.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3❤2
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Күгәрчен районыннан Азат Түләгәнов һәлак булган.

Аны гает көнне (10 апрельдә) туган ягында җирләделәр.

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1859 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 17се — Күгәрчен районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 781нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 15 апрель, дүшәмбе. Әлегә булган кыскача хәбәрләр:

🔺Украина Кораллы Көчләренең баш җитәкчесе Александр Сырский сүзләренчә, Русия гаскәрләренә 9 майга кадәр Часов Ярны басып алуга боерык бирелгән. "Русия гаскәрләренең максаты аңлашыла бу Часов Яр торак пунктына, аннан соң Константиновкага, Дружковкага, Славянскига, Краматорскига һөҗүм итү һәм алга таба Донецки өлкәсе чикләренә чыгу", дигән иде ул элегрәк. Украина президенты Владимир Зеленский да үзенең кичке мөрәҗәгатендә Донецки ягында хәлнең авырлашуын әйтте.

🔺Израил президенты Ицхак Герцог Иран тарафыннан һөҗүмне сугыш игълан итү дип атады. Бу хакта ул Sky News эфирында әйтте.

🔺Дүшәмбегә каршы төндә Башкортстанга Белгород өлкәсеннән 498 бала китерелгән. Шулай ук Фәләстиннән сигез гаилә кабул ителгән. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров әйтте.

🔺"Москва" крейсерында һәлак булган диңгезчеләр истәлегенә һәйкәл ачуга үлгәннәрнең гаилә әгъзаларының барысы да чакырылмаган. Бу хакта көймәдә һәлак булган "срочник" Егор Шкребецның әтисе Дмитрий "Вконтакте" битендә язган. Аның сүзләренчә, һәйкәлдә 20 кеше исеме язылган, гәрчә Саклану министрлыгы рәсми рәвештә бер кешенең генә үлүен хәбәр итте. Көймә 2022 елның апрель уртасында батты.

🔺"Ашан" кибетләр челтәре Русиядәге бизнесын саткан. РБК язуынча, аны Татарстаннан "Торговые галереи" ширкәте сатып алган. Ширкәтнең җитәкчесе - Таһир Шәймәрданов.

🔺Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры җитәкчесе Луиза Янсуар (Шарова) үз теләге белән эшеннән китә. Бу хакта ул үзенең "Вконтекте" битендә язган.

🔺Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районының Мартыш авылын юкка чыгару турында канун имзалаган. Авыл 1678 елдан билгеле. 2008 елда монда яшәүчеләр Мартыш елгасының пычрануына зарлана башлаган, соңрак анда һава һәм туфракның да пычрануын ачыклаганнар. Авыл санитар-яклау зонасына керә, хакимиятләр анда имин яшәү өчен шартлар тудырып булмый дип таба.

🔺Бүген, 15 апрельдә, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салу чарасы була. Анда язучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.


@azatliqradiosi
👍4❤3🔥2
Башкортстанның гаскәрдә хезмәт итмәгән килеш 2022 елның ноябрендә сугышка киткән һәм узган атнада кайткан беренче вице-премьеры Азат Бадрановны яңа вазифага билгеләгәннәр.

Ул хәзер Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары булачак. Бу хакта хөкүмәт киңәшмәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте, дип җиткерә "Аспекты".

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡4👎2
Көн язмасы:"Мондый авыруны төрмәдә тотарга ярамый". Көн аралаш гемодиализга йөртелүче Рөстәм Мөлековның хөкеме йомшартылмады

9 апрельдә Башкортстан Югары мәхкәмәсе Навальныйның Уфадагы штабының элекке координаторы, активист Лилия Чанышеваның эше нигезендә 37 яшьлек активист һәм беренче төркем инвалид Рөстәм Мөлековның 2,5 ел колония хөкемен үз көчендә калдырды.

Кем ул Мөлеков, оппозициягә ничек килгән?

Рөстәм Мөлеков Башкортстанда 2015-2017 елларда сайлау кампанияләре барышында танылды. Аңа кадәр төзелеш һәм юридик эшчәнлек белән шөгыльләнә иде. 2007 елда аңа мошенниклык белән бәйле берничә җинаять эше ачылды. 2010 елның сентябрендә Уфадагы мәхкәмә Мөлековны 8 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм 550 мең штраф салды. Тикшерү барышында ул гаебен танымады, эш ялганга корылган дип барды. 2011 елда Мөлеков иреккә чыкты, 2013 елда аның хөкем карары вакытыннан алда гамәлдән чыгарылды.

"Шушы ялганга корылган эштән соң улым оппозиция эшчәнлегенә кереп китте, — дип сөйләгән иде активистның әнисе Алмира Мөлекова.

Ана сүзләренчә, төрмәдән чыккач, улы бизнесын кайтарырга тырышып карый, ләкин килеп чыкмый.

Җинаять эзәрлекләнүеннән соң Мөлеков иҗтимагый эш белән шөгыльләнә башлый. Аерым алганда, сайлауларда күзәтүче булып эшли.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4👍3🙏1