Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
Русия мәхкәмәләре хәрби хезмәтне ташлап киткән ирләргә карата көн саен 34 хөкем карары чыгара. Бу — "Медиазона" басмасы санап чыгарган сан. Март аенда гына да 700 карар чыгарылган.
Associated Press журналистлары Русия гаскәрен ташлап киткән офицер һәм солдатлар белән сөйләшкән. Алар Мәскәү Украинага каршы башлаган сугышта катнашырга теләмичә илдән качып киткән һәм хәзер Казакъстанда качып яшәргә мәҗбүр. Һәрберсен 10 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Ирләрнең берсе — Казаннан офицер Фәрхәд Җиһаншин.
#Татарстан
@azatliqradiosi

👍12🔥3❤1👎1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 3365 кеше һәлак булган
12 апрель көнне генә кимендә 3327 кеше дип хәбәр иткән идек. Өч көндә исемлеккә тагын 38 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 17 кеше, Башкортстаннан — 21 кеше.
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1485 кеше, Башкортстаннан кимендә 1880 кеше үлгән.
Бүген 15 апрель, сугышның 782нче көне.
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан
#Башкортстан

👍4🔥1🤬1😭1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 16нчы апрель. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Төмән өлкәсендәге Ишем шәһәре халкына йортларын кичекмәстән калдырып китәргә кушканнар. Сәбәбе — Ишем елгасында су дәрәҗәсенең кискен артуы. Шәһәрдә 67,5 мең кеше яши, аларның 5 меңләбе — татарлар.
🔹Казан газоннарында машина куйган өчен штрафларны автомат рәвештә яза башлаганнар — шәһәрнең яшел зоналарын дигитәлләштергәннәр. Машинаны чирәмдә парковкага куйган өчен 2000-3500 сум штраф салачаклар.
🔹Русия, Украина һәм Төркия ике ай дәвамында Кара диңгездәге иминлек турында сөйләшүләр алып барган, әмма украин хакимиятләре соңгы мизгелдә килешүдән чыгарга булган. Ул хакта Reuters агентлыгы хәбәр итте.
🔹АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты спикеры Майк Дҗонсон бу атнада Украина, Израил һәм Тайваньга финанс ярдәм итү проектлары каралачак диде. Бу илләргә ярдәм итү мөмкинлекләре һәрберсе аерым-аерым каралачак.
🔹Русиядә доллар курсы узган елның октябреннән бирле беренче тапкыр янә 94 сумга җиткән.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍2
Башкортстанның элекке вице-премьеры Азат Бадранов Украинадагы сугыштан кайтты да яңа вазифага билгеләнде. Шул ук вакытта контрактлары тәмамланып та сугыштан китә алмаучыларның якыннары бу хәлгә социаль челтәрләрдә канәгатьсезлек белдерә.
15 апрель көнне Азат Бадранов республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Сугышка кадәр ул вице-премьер вазифасын башкарды. Украинадагы сугыштан узган атнада кайтып, Бадранов 8 апрельдә хөкүмәт утырышында катнашты.
Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.
Бадранов сугыштан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән кайтуын әйтте.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

🤮7🤡2👍1🌚1
❗️Төмән өлкәсенең Ишем шәһәрендә яшәүчеләрне язгы ташу аркасында эвакуацияләнергә чакырдылар.
Хакимиятләр Ишем елгасында су тарихта булмаганча нык күтәрелергә мөмкин ди. Төмәндә барлыгы 51 торак пунктны су басуы бар.
"Бөтен шәһәр белән әзерләнәбез, суны көтәбез. Кибетләрдә су һәм шырпы юк, вакытлы яшәү урыннары әзер", дип сөйли Ишем кешеләре. Ташуның иң көчле вакыты 23-25 апрельдә көтелә.
Ишем шәһәрендә 5 меңләп татарның яшәве мәгълүм.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

😢3❤1👍1🐳1
Фаил Алсынов хөкем карарына шикаять каралган көнне халыкка мәхкәмә янына килмәскә кушты.
дигән ул хатында.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
"18 апрель Югары мәхкәмә минем эшемне карый. Тагын җыелырга кирәк диючеләр бар. Дуслар, килергә кирәкми. Мәхкәмә ябык була. Мине Магнитогорски шәһәреннән видео аша тыңлаячаклар. Минем өчен дога кылыгыз — зур ярдәм булыр"
дигән ул хатында.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤5👍1🔥1🙏1
Ел башыннан Татарстанда исерткеч эчемлекләр сату 6 процентка арткан.
Иң күп алкоһол Югары Ослан, Лаеш, Казан, Чаллыда сатыла.
Татарстанда бер кеше башына уртача 3,7 литр хәмер сатылган. Моңа сыра керми.
Хәмер иң аз сатылган районнар исемлегенә Аксубай һәм Чүпрәле кергән. Анда кеше башына 2 литрдан азрак исерткеч эчемлек туры килә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Иң күп алкоһол Югары Ослан, Лаеш, Казан, Чаллыда сатыла.
Татарстанда бер кеше башына уртача 3,7 литр хәмер сатылган. Моңа сыра керми.
Хәмер иң аз сатылган районнар исемлегенә Аксубай һәм Чүпрәле кергән. Анда кеше башына 2 литрдан азрак исерткеч эчемлек туры килә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😱4🤬4👍1🔥1
Узган ялларда Берлинда татар яшьләре “Ядәч! Истә!" фильмын тәкъдим итте.
Киносеанс Германиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче 40лап тамашачыны җыйган. Фильмнан соң тамашачылар видеоэлемтә аша бер сәгатькә якын аның режиссеры Байбулат Батулла белән аралашып, төрле сорауларына җавап алган.
Арада мактау сүзләре дә, конструктив тәнкыйть тә яңгыраган. Күпләр комедия карау нияте белән килеп, фильмны караганнан соң аның тирән мәгънәле драма икәнен аңлавын белдергән.
Әңгәмә татар телендә барган, чит телдә сөйләшүче кунаклар өчен инглиз теленә тәрҗемә оештырылган.

Бу фотоларны социаль челтәрләрдән алдык.
@azatliqradiosi
❤9🔥3👍2🥰2😁2
"Крокус"тагы теракттан соң Татарстанда полиция мигрантларны тикшереп 566 рейд үткәргән.
Былтыр полиция ел буена мигрантларны 2,8 мең тапкыр тикшергән булса, быел ел башыннан гына башлап та мондый рейдлар саны 2,5 меңгә җиткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Былтыр полиция ел буена мигрантларны 2,8 мең тапкыр тикшергән булса, быел ел башыннан гына башлап та мондый рейдлар саны 2,5 меңгә җиткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡6👍2❤1😱1🌚1
Башкортстанда авыл җирлеге депутатының кибетендә ялган аракы сатуга каршы көрәшкән активистны авылдан куалар.
Аургазы районының Мәсәле авыл җирлегендә өч депутат бар: берсенең — үз кибете, икенчесенең дә бу кибеттә өлеше бар, ә өченчесе анда сатучы булып эшли.
Кибеттә ялган хәмер сатыла дип көрәшкән активистны депутатларның берсе авылдан куа. Ул янәсе активист авыл җирлеге башлыгын "бәреп төшерергә" тели ди.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Аургазы районының Мәсәле авыл җирлегендә өч депутат бар: берсенең — үз кибете, икенчесенең дә бу кибеттә өлеше бар, ә өченчесе анда сатучы булып эшли.
Кибеттә ялган хәмер сатыла дип көрәшкән активистны депутатларның берсе авылдан куа. Ул янәсе активист авыл җирлеге башлыгын "бәреп төшерергә" тели ди.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😱7😁2👍1
37 яшьлек активист һәм беренче төркем инвалид Рөстәм Мөлековның 2,5 ел колония хөкеме үз көчендә калды. Әнисе бу "канунсыз карар", мондый авыруны рәшәткә артында тотарга ярамый дип белдерә.
Кем ул Рөстәм Мөлеков? Атнасына өч тапкыр колониядән гемодиализга йөртелүче бу кеше үзенең азатлыгы өчен ничек көрәшә?
Бу хакта 👉 безнең язманы укыгыз. Вакытыгыз булмаса, сезгә язманы кыскартып, рәсемнәр тәкъдим итәбез.

👍1🔥1😢1🙏1