Казан укучылары өчен татарча Qazan Quiz уеннарында 300ләп укучы катнашты 💚
Укучыларга татар теле, әдәбият, мәдәнияткә бәйле сораулар, биремнәр тәкъдим ителде.
Чара "Мин татарча сөйләшәм" кысаларында үткәрелде. Җиңүчеләр 26 апрель көнне концертта бүләкләнәчәк диелә.
Быел "Мин татарча сөйләшәм" акциясе беренче тапкыр Казан кирмәнендә узачак, аны үткәрү урыны турында бәхәсләр булды.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
@azatliqradiosi

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤13🔥6👍1
Бүген Башкортстан Югары мәхкәмәсендә активист, җәмәгать эшлеклесе Фаил Алсыновның шикаяте карала. Мәхкәмә Уфада уза, ә Фаил Магнитогорски шәһәренең 2нче тикшерү изоляторында утыра. Аны Уфага китертмичә генә, мәхкәмә утырышына видеоэлемтә аша тоташтыралар. Мәхкәмә шулай Алсыновтан башка узачагы хакында алдан ук әйттеләр.
Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков моңа кадәр "НеМосква" медиасына нидер фаразларга авыр, әмма хөкем карары үзгәртелүенә өмет итәбез диде.
Фаил Алсыновны 4 елга төрмәгә хөкем иттеләр. Ул һәм аның адвокаты шушы карарны шикаять итә.

💔9
Фаил Алсыновның мәхкәмә карарын көткән арада дөньяда ниләр барлыгын карыйк.
🔸Украинаның Ивано-Фракнов, Хмельницкий өлкәләрендә төнлә шартлаулар булган.
🔸Русиянең Ростов, Белгород, Воронеж өлкәләренә Украина гаскәрләренең һөҗүме булды дип белдерде Русиянең саклану министрлыгы.
🔸Кичәге Чернигов шәһәренә һөҗүм аркасында һәлак булучылар саны 18 кешегә җитте, яраланучылар - 77 кеше.
🔸Курган өлкәсендә Тубыл елгасы 970 сантимерга күтәрелгән.
🔸Язгы ташу аркасында Оренбур өлкәсендә һәлак булучылары саны 7 кешегә җитте.
🔸Грузиядә "ят агентлар" канунына каршы урам чаралары дәвам итә. Ике кеше тоткарланан.

👍5😢3
🔺Бүген Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны кулга алып тикшерү изоляторына утыртканнарына ярты ел булды.
Бер елга якын ул үзенең газизләрен күрүдән мәхрүм. Ике кызы әнисез 10 ай яши. Бу вакыт эчендә Алсуның сәламәтлеге какшады, ул утырган изоляторның камерасындагы шартлар турында сөйләгән иде.
"Кайнар су юк. Унитаз урынына — идәндәге тишек. Адым атларга ярты метр буш ара да юк. Ике карават һәм диварда бер киштә. Өстәл дә юк. Диварлар коточкыч. Ремонт ярты гасыр булмагандыр" диде ул.
"Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) халыкара хокук оешмасы ярты ел буе тикшерү изоляторында утыручы журналист Алсу Кормашеваның кешелексез һәм абруйны төшерә торган шартларда тотыла диде. Оешма аны кабат кичекмәстән азат итәргә чакырды һәм аның сәламәтлеге белән бәйле борчу белдерде.
Хәбәр монда. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
Алсу Кормашеваны сак астында тотылу вакыты 5 июньгә кадәр озайтылган иде.

Азатлык Радиосы
"Чикләрне танымаучы репортерлар" Алсу Кормашеваны азат итәргә чакыра
Алсу Кормашева 1 апрель Казанда узган мәхкәмә вакытында журналистларга җавап биргәндә Казанның 2нче тикшерү изоляторындагы шартлар турында, сәламәтлеге какшавы турында сөйләде. Оешма аның сәламәтлеге белән бәйле борчу белдерә, аның "кешелексез, абруйны төшерүче…
💔9😢3🤬1
Мәхкәмә приставларына ышанасызмы?
500 мең сум бурычы булган бер ир шушы бүлекчәдә эшләүче мәхкәмә приставы Ильвина Җамалиевага үтенеч белән мөрәҗәгать иткән, үзенең Mazda 6 машинасын саттырып, әҗәтен капларга тәкъдим иткән.
Җамалиева риза булган, машинаны кулга алган һәм аны сатуга чыгарган. Машинаны приставның егете сатып алган. Әмма акчаларны мәхкәмә приставлары хезмәтенең хисабына күчермәгәннәр һәм мөрәҗәгать итүченең бурычы түләнмәгән. Ул тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.
Шул мөрәҗәгать нигезендә мәхкәмә приставлары федераль хезмәтенең (ФССП) Казандагы Идел буе районы бүлекчәсендә тентү узган. Вазифаи вәкаләтләрне арттыру турында җинаять эше ачылган.
Бу эшнең нечкәлекләре турында 👉 моннан укыгыз. Яки 👉 бу сылтамага керегез.

😁4🤯2
⚡️ Югары мәхкәмә Фаил Алсыновка хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.
Моннан тыш Башкортстан прокуратурасы Фаил Алсыновка 2 ел һәм алты ай буе сайтлар алып баруны, чаралар оештыру һәм үткәрү, аларда катнашуны тыюны сорады. Мәхкәмә моны канәгатьләндерде, дип язды аның адвокаты Илнур Сөендеков үзенең Telegram каналында. Фаил мәхкәмәдә видеодемтә аша катнашты. Аны Уфага китерүне кирәк дип тапмадылар.

🤬4
Төрмәдән хат. Фаил Алсынов ниләр турында яза?
Көн язмасын укырга тәкъдим итәбез.
Алсынов хатларны күп ала һәм үзе дә хатынына да, адвокат Илнур Сөендековка да еш язарга тырыша. Шуны да әйтергә кирәк, тикшерү изоляторы, төрмәдән язылган һәм анда утыручылар исеменә юлланган барлык хатлар да цензор аша уза, җентекле тикшерелә. Хат язучылар моны исәпкә алып эш итәргә мәҗбүр.
Фаил Алсынов сәлам хатларын туган телендә, йөгерек саф башкорт телендә яза. Нәрсә өчен борчыла дүрт бала атасы, нәрсәгә үкенә, нәрсәгә рәхмәтле?
— Өч ай вакыт та үтеп китеп бара. Тәүге айлар борчылулар, уйланулар белән озак үтте. Рамазан ае, әллә ураза тоткангамы, сизелмичә узды. Барыгызның да тоткан уразалары, укыган намазлары, кылган догалары Аллаһ Тәгалә тарафыннан кабул ителсен, — дигән ул. — Гомумән алганда, хәлләрем яхшы. Караңгы камерада берүзем утырам. Телевизор, радио кебек әйберләргә рөхсәт юк. Көннәрем китаплар укып, намазлар кылып, спорт белән шөгыльләнеп уза. Хатларыгызны алып торам, күп волонтерлар, хәтта бәләкәй балалар тәбрикләмәләр җибәрә, хатлар яза. Укыган чакта күзләргә яшь тула. Рәхмәт сезгә! Адвокатым белән даими бәйләнештәмен, дусларым кирәк-яракларны китереп тора.
Баймакта булган хәлләрдән соң, кайбер кешеләр гаеп эзләп, шулай итмәсәләр, болай булмас иде, тегеләй итмәсәләр, шушылай килеп чыкмас иде, шул гаепле, бу гаепле дип яза. Азагы шушылай тәмамланыр дип кем уйлаган? Белгән булсам, шушы хәлгә тарымас өчен бар көчемне салыр идем… Һәр мәхкәмәдән соң чыккан саен бу салкыннарда килеп йөрмәгез дип кабатлап тордым. Шулай дип әйткәнемә әрлиләр иде үземне. Килгән кешене куып кайтарып булмый бит.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Төрмәдән хат. Фаил Алсынов аны гаепләүчеләргә ни дип җавап биргән
Башкорт активисты Фаил Алсынов үзен гаепле санамый, әмма үз өстемнән җаваплылыкны төшермим, дигән хатында. Аны гаепләүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр шактый. Ни дип җавап биргән ул аларга?
❤5👍1
Кемдер баюын дәвам иттерә…
Forbes исемлегенә кергән Татарстанның дүрт миллиардеры бер ел эчендә 1,5 тапкырга керемнәрен арттырган. Дүртесе дә элеккеге "ТАИФ" кешеләре. "ТАИФ" "Сибур"га сатылгач, бу бизнесменнар да баеган.
Кем бу кешеләр?
▫️61 урын — Айрат Шаймиев, "Татавтодор"ның генераль мөдире ( аның кереме 2,4 млрд доллар белән исәпләнә);
▫️63 урын — Рөстәм Сүлтиев, "ТАИФ"ның идарә рәисенең урынбасары( ул 2,2 млрд долларга ия);
▫️64 урын — Радик Шаймиев, "НИРА-экспорт" ширкәте башлыгы (аның кереме 2,2 млрд долларны тәшкил итә);
▫️65 урын — Альберт Шиһабетдинов, "Сибур"ның мөдирләр шурасының әгъзасы(аның 2,2 млрд доллары бар).
Быел Русиядән миллиардерлар саны 125кә җиткән, узган елны алар 110 кеше булган. Forbes исемлегенең беренче урынын "Лукойл"ның башлыгы Вагит Алекперов били, аның кесесендә 28,6 млрд доллар акча бар. Узган елда ул исемлекнең икенче урынында иде.

🤬3✍1❤1😱1
🔻Фәләстиннән 100 качакны Татарстан кабул итәчәк, 250 кешене Башкортстанга җибәрәчәкләр.
Эвакуацияләнгәннәрне Русиянең Төньяк Кавказ, Үзәк һәм Идел буе федераль бүлгеләрендәге 12 төбәгендә кабул итәчәкләр. Сүз барлыгы 1447 качак турында бара.
Чечняга да Газзә сызыгы качакларын җибәрәчәкләр. Аларга инде эш тә табылган. Качак фәләстиннәрне "Чеченавто"га эшкә урнаштырачаклар, бу заводта Русия гаскәре куллансын өчен ГАЗ һәм УАЗ машиналары җыялар. Бу хакта Грозныйда качаклар белән очрашуда республиканың сәнәгать министры Адам Хәкимов һәм Дәүләт сәясәте, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Ахмед Дудаев белдерде, дип яза "Осторожно Новости".
Ә Татарстан белән Башкорстан фәләстиннәрне ничек кабул итәчәк?
Бу хакта 👉 моннан укыйсы. Яки 👉 бу сылтамага басасы.

❤7🤮2👍1🤔1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көннең төп вакыйгасы: бүген Татарстанда тагын бер дрон бәреп төшерелде. Русиянең саклану министрлыгы аны Украина җибәргән пилотсыз очкыч диде. Дәүләт медиалары дрон Алабуга районында бәреп төшерелде дип язып чыкты. Һавадан һөҗүм була ала дип Казанның һәм…
Татарстанда инде икенче тапкыр дрон бәреп төшерелде. Украинадан диләр. Сугыш Татарстанга да килеп җитәр дип куркасызмы?
Anonymous Poll
55%
Әйе, куркам. Килеп җитәр кебек
45%
Юк, курыкмыйм. Килеп җитмәс кебек
🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🔺Бүген Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны кулга алып тикшерү изоляторына утыртканнарына ярты ел булды. Бер елга якын ул үзенең газизләрен күрүдән мәхрүм. Ике кызы әнисез 10 ай яши. Бу вакыт эчендә Алсуның сәламәтлеге какшады, ул утырган изоляторның камерасындагы…
— Синең әле сеңлең дә бар бит?
— Әйе, сеңлем бар. Аңа 12 яшь. Әниебездән башка шундый авыр!
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева инде ярты ел Казандагы изоляторда утыра. Алсуның кызлары да, ире Павел да аның өйгә кайтуын тели. АКШ хакимияте Казанда тоткарланган Кормашева журналист булганга күрә эзәрлекләнә ди.
Күптән түгел "Безнең гәҗит" газеты Алсуның төрмәдән язылган хатын бастырып чыгарды. "Мин барыбер иреккә чыгам" дип яза Алсу...
Безнең яңа видеоны карагыз.
#freeAlsu #Татарстан

YouTube
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ярты ел төрмәдә утыра
— Синең әле сеңлең дә бар бит?
— Әйе, сеңлем бар. Аңа 12 яшь. Әниебездән башка шундый авыр!
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева инде ярты ел Казандагы изоляторда утыра. Алсуның кызлары да, ире Павел да аның өйгә кайтуын тели. АКШ хакимияте Казанда тоткарланган…

😢6❤2🙏2
Сугыш башланганнан соң Русиянең 10 хәрбиен гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләп хөкем иткәннәр.
Алар арасында Даниил Фролкин да бар. 2022 елның августында Даниил журналистларга Андреевка авылында талаулар һәм тыныч халыкны үтерүләр турында сөйләде.
Ул коралсыз украиннарга атарга боерган хәрби җитәкчеләрнең исемнәрен дә атады.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

👍3🙏1
🇦🇷 Аргентина НАТОның глобаль партнеры булырга тели.
Альянска глобаль партнер рәвешендә кушылу турындагы гаризаны инде тапшырдык дип белдерде илнең саклану министры Луис Петри.
НАТОның глобаль партнерлары арасында Әфганстан, Австралия, Колумбия, Гыйрак, Япония, Көньяк Корея, Монголия, Яңа Зеландия, Пакстан кебек илләр бар. Алар НАТОның үзенә керми, әмма альянс белән хезмәттәшлек итә.

👍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төрмәдән хат. Фаил Алсынов ниләр турында яза? Көн язмасын укырга тәкъдим итәбез. Алсынов хатларны күп ала һәм үзе дә хатынына да, адвокат Илнур Сөендековка да еш язарга тырыша. Шуны да әйтергә кирәк, тикшерү изоляторы, төрмәдән язылган һәм анда утыручылар…
Фаил Алсыновның төрмәдән язган хатына кайтавызны җыйдык. Халык төрлечә яза:
#Башкортстан #халыкфикере
@azatliqradiosi
"Иҫән-һау әйләнеп кайтыгыҙ балаларығыҙ янына. Ғәйеплеләр үҙ язаһын алыр тип уйлайым. Бирешмәгеҙ берҡасан да. Аллаһ, ярҙам ит халҡыма!"
"— Минем классташ Фаел бар. Аңа тиюче юк. Нишләп икән?
— Ул дөнья буталап ятмый торгандыр, эшли, семьясын кайгырта торган кеше — шуңа тимиләр."
"Аллаһ ярдәм һәм көч-куәт бирсен, барысы да якшы булыр."
"Башкортстан герое Фаил Алсыновка — азатлык. Ул гаепле түгел! Ул укымышлы һәм интеллигент."
"Көчле бул, чибәркәй."
"Фаил Алсыновка һәм сәяси тоткыннарга — азатлык!"
"Алсынов Фаилгә — Аллаһ Тәгаләнең сынаулары, һәм башкорт халкын Аллаһ Тәгалә Әгъләм үзе ярдәменнән ташламасын. Динебезгә кайтайыйк, башкортлар!"
"Очар канатлар юк шул... Җанны елатмый җир йөзендә яшәп булмый... ахрысы..."
#Башкортстан #халыкфикере
@azatliqradiosi
❤3🔥1
Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) Владимир Путинны Русия президенты вазифасына сайлауны легитим түгел дип танучы резолюция чыгарды.
Резолюциядә әйтелгәнчә, Путин президент вазифасына 2024 елгы ирекле һәм гадел булмаган сайлаулар нәтиҗәсендә килгән.
Шулай ук, документта әйтелгәнчә, Путин режимы вакытында Русия "тоталитар дәүләткә" әйләнгән, режим "үз халкына сугыш игълан итте" һәм Русияне этник күптөрлелектән мәхрүм итү өчен аның асаба халыкларын махсус юк итә.
Моннан кала Европа шурасы парламент ассамблеясе оппозиционер Алексей Навальный үлемендә Русия дәүләтен гаепли.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Резолюциядә әйтелгәнчә, Путин президент вазифасына 2024 елгы ирекле һәм гадел булмаган сайлаулар нәтиҗәсендә килгән.
Шулай ук, документта әйтелгәнчә, Путин режимы вакытында Русия "тоталитар дәүләткә" әйләнгән, режим "үз халкына сугыш игълан итте" һәм Русияне этник күптөрлелектән мәхрүм итү өчен аның асаба халыкларын махсус юк итә.
Моннан кала Европа шурасы парламент ассамблеясе оппозиционер Алексей Навальный үлемендә Русия дәүләтен гаепли.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍11👎1
Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Филипп Киркоровның шикаятен кире каккан.
Җырчы Литва мине үзенә кертми дип зарланган иде.
Литва хакимиятләре Киркоровны 2021 елдан бирле кертми башлаган. Сәбәбен болай аңлаталар: җырчыдан илгә куркыныч янарга мөмкин, чөнки ул Мәскәү Кирмәненең агрессив сәясәтен аклый.
Кеше хокуклары мәхкәмәсе дә шундыйрак фикергә килгән: ул Литва хакимиятләре дөрес фикер йөрткән дип саный. Моннан кала, Киркоровның Литвада туганнары юк, ә, димәк, аның хокуклары бозылмаган булып чыга, диелгән мәхкәмә карарында.

👍9😁3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Су ләүкәгә кадәр диярлек җиткән... Быел су куркыныч, әллә ничек котырып килә... Безнең районда бер гидролог та юк!.." Оренбур өлкәсе Сарыкташ районының Биктимер һәм Кабан авыллары су астында калырга мөмкин. Хатыннар авылдан чыгып киткән, анда ирләр генә…
Бу — Оренбур өлкәсенең Сарыкташ районында урнашкан Кабан авылы.
Язгы ташу дәвам итә. Бүген өйләр су астында калган.
Авылда 225 йорт, 421 кеше яши. Кабан — башкорт белән татарлар гомер иткән сала.

😢11🐳1💔1
⚡️Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тоткарланган. Аны ришвәт алуда шикләнәләр.
Chelny-biz басмасы хәбәр итүенчә, Камаев 1,3 млн сум күләмендә төзелеш материаллары алган булырга мөмкин. Аны сорау алуга алып киткәннәр.
Район хакимиятеннән дә, Тикшерү комитетыннан да рәсми мәгълүматлар әлегә юк.
#Татарстан

😁2🤡2❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тоткарланган. Аны ришвәт алуда шикләнәләр. Chelny-biz басмасы хәбәр итүенчә, Камаев 1,3 млн сум күләмендә төзелеш материаллары алган булырга мөмкин. Аны сорау алуга алып киткәннәр. Район хакимиятеннән дә, Тикшерү комитетыннан…
Inkazan басмасының чыганаклары Фаил Камаев тоткарланмаган ди.
Әмма район башлыгының өендә дә, эшендә дә тентү булган, диләр. Камаевтан сорау алганнар, шуннан соң җибәргәннәр, диелә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Әмма район башлыгының өендә дә, эшендә дә тентү булган, диләр. Камаевтан сорау алганнар, шуннан соң җибәргәннәр, диелә.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👎1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
2022 елда башланган сугышта Зилаер районыннан Идел Нәзарголов һәлак булган.
Аны 11 апрельдә туган ягында җирләделәр. Идел сугышка үзе теләп киткән, мотоукчылар бригадасында өлкән снайпер булган.
Сеңлесе Алия Иделдән килгән соңгы хәбәрне социаль челтәргә чыгарган:
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1880 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 11е — Зилаер районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 785нче көне.
#Башкортстан

"1 елга контракт. Бер елдан өйдә булам, Алла бирсә. Рәхмәт, сеңлем"

😭4👍1👏1🤬1🎉1