Башкортстанның Белорет районы Исмакай авылында яшәүчеләр үзләре агач күпер салган.
Алар хакимияттән ярдәм көтеп арган, чөнки түрәләр бензин бетте дип юлларны төзекләндерә алмый, дип җиткерә Mash Batash Telegram-каналы.
Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, күптән түгел ашыгыч ярдәм килә алмаган, авыруны үзләренә илтергә туры килгән. Шуннан соң күперне төзәтергә булганнар.
Белорет районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, юл хуҗалыгы идарәсе хәтта вак таш салу өчен грейдер да җибәрә алмаячак, чөнки аларның ягулыгы юк.
Шул ук вакытта Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышына Башкортстан 2024 елда 4,6 млрд сум бүләчәген әйткән иде.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк", "иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү", дигән белдерүләрне еш ясап тора.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

👍3🤬2
Русиядә нәшер ителгән китапларның кануннарга туры килүен тикшерүче, килмәсә аларны алып куярга киңәш итүче белгечләр үзәге төзелгән.
Әлеге үзәкне Русия китап берлеге нигезендә төзегәннәр. Ул Роскомнадзор, Русия тарихи җәмгыяте, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте, Русия мөселманнары диния нәзарәте, Русия православ чиркәве, Русия яһүдләр җәмгыяте федерациясе, Русия юристлар ассоциациясе, Русия мәгариф академиясе, Горький исемендәге әдәбият институты һәм башка оешмалар вәкилләрен үз эченә алган.
Шурадагылар мәсәлән фәнни һәм рәсми булмаган бөтен китапларда да ЛГБТны "пропагандалау" бармы икәнен караячак. Шул ук вакытта китапны сатудан алып кую турындагы ахыргы карарны нәшер үзе кабул итә дип искәртелә. Шулай да шура киңәшен тотып АСТ нәшрияты Владимир Сорокинның "Мирас" ("Наследие"), Майкл Каннингемның "Дөнья читендәге йорт" ("Дом на краю света") һәм Джеймс Болдуинның "Джованни бүлмәсе" ("Комната Джованни") китапларын сатуны туктаткан.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Русиядә китапларны цензура аша уздыручы белгечләр шурасы төзелгән
Шурадагылар мәсәлән фәнни һәм рәсми булмаган бөтен китапларда да ЛГБТны "пропагандалау" бармы икәнен караячак.
🤮6
Cарытау мөфтие алышынды: 32 ел рәислек иткән Мөкаддәс Бибарсов вазифасыннан китте
Сарытау өлкәсе Диния нәзарәтенең яңа рәисе итеп Рәсим Хуҗаәхмәтов сайланды.
Моннан тыш, Диния нәзарәтенең низамнамәсе үзгәртелде һәм мөфтият турыдан-туры мөфти Равил Гайнетдин карамагына күчте.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

Бибарсов Диния нәзарәтен 1992 елдан җитәкләде. Ул Русия мөфтиләр шурасы рәистәше булып торды. Үзгәртеп кору чорыннан башлап милли хәрәкәт эшендә дә актив катнаша. 2019 елда Казанда узган Русия татар дин әһелләре җыенында Бибарсов кайнар нотык тотты һәм Татар конгрессы кабул иткән татарның үсеш стратегиясен тәнкыйтьләп чыкты.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Cарытау мөфтие алышынды: 32 ел рәислек иткән Мөкаддәс Бибарсов вазифасыннан китте
Моннан тыш, Диния нәзарәтенең низамнамәсе үзгәртелде һәм мөфтият турыдан-туры мөфти Равил Гайнетдин карамагына күчте.
😱5
Быел Татарстан Мәскәүгә юллаган салым түләүләре күпмегә арткан дип уйлыйсыз?
Җавап ☝️рәсемдә һәм безнең хәбәрдә.
Гомумән алганда, 2024 елның гыйнвар-март айларында Татарстан үзендә җыелган салымнарның 71 процентын федераль бюджетка юллаган.

🤮10🤬8🤯5
🇺🇸🇨🇳 Русия белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен АКШ кытай банкларына чикләүләр әзерли
Шул рәвешле Вашингтон Пекин тарафыннан Русиянең хәрби сәнәгатенә күрсәтелгән ярдәмне туктатырга өметләнә. Америка түрәләре фикеренчә, Пекин ярдәме Мәскәүгә хәрби-сәнәгать көчләрен торгызырга булышкан, чөнки Кытай электрон схемнар, очкыч, машина һәм станоклар өчен кирәк-яраклар белән төп тәэмин итүче булган.
АКШ Европа белән сәүдә элемтәләре начараю куркынычы, доллар ала алмау ихтималы Пекинны карашларын үзгәртергә мәҗбүр итәр дип саный.
Шул ук вакытта басма язуынча, банкларга каршы чикләүләрне әгәр дә Пекинны Русиягә экспортын чикләү турында дипломатик юллар белән күндерә алмасалар гына кертмәкчеләр.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍9⚡1
Татарстанның кайбер районнарында бүген көчле давыл чыккан, боз яуган.
Бина һәм корылмаларга зыян килгән.
Сезнең якта хәлләр ничек?
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бина һәм корылмаларга зыян килгән.
Сезнең якта хәлләр ничек?
#Татарстан
@azatliqradiosi
YouTube
Татарстанда көчле давыл чыккан, боз яуган
Татарстанның кайбер районнарында бүген көчле давыл чыккан, боз яуган. Бина һәм корылмаларга зыян килгән. Сезнең якта хәлләр ничек?
#Апас #Буа #Чистай
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ…

😁2💔2
📍 Уфада куәт оешмалары вәкилләре 370 чит ил ватандашын тикшергән
Тикшергән чакта мигрантларга Русия саклану министрлыгы белән контракт төзесәләр, ватандашлык биреләчәген дә искәртәләр диелә.
Уфа гарнизоны хәрби тикшерүчеләре Башкортстан тикшерү идарәсе вәкилләре, ФСБ, полиция хезмәткәрләре һәм Росгвардия белән берлектә хәзер мондый рейдларны даими рәвештә ясап тора.
2023 елның маенда Русия президенты Владимир Путин сугышка баручы чит ил контрактчыларына җиңел юл белән ватандашлык бирү турында фәрман имзалады.
Бу хакта 👉 безнең сайтта укый аласыз.

🤬5🌚1
Әйдә! Online-нан яңа башкорт теле дәресе 😍
Бу дәрестә башкортча гаилә турында сөйләргә өйрәнеп була, төп туганлык атамалары тәкъдим ителә, бераз башкорт грамматикасы да бар. Дәрестә күп аудиолар бар, тест һәм интерактив биремнәр тел өйрәнүне кызыклы итә.
Башкортча өйрәнүче яки аның белән кызыксынучы дусларыгызга дәресне җибәрегез. VPNсыз сылтама 👉 монда.
Башка дәресләрне исә биредә таба аласыз.

"Башкирский с нуля": Урок 4 – Ғаилә (Семья)
Когда люди рассказывают о себе, что они часто упоминают? Правильно, свою семью. Семья – особо важный институт для башкир, ведь это главный носитель этнокультурных традиций. Поэтому посвящаем наш очередной урок разговорного башкирского семье.
❤8👍4🥱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 апрель, чәршәмбе, әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Смоленски өлкәсенең ягулык-энергетика комплексы объектларына дрон төшү сәбәпле янгын башланган. Бу хакта төбәк губернаторы Василий Анюхин хәбәр итте. Липецки өлкәсендә пилотсыз очкыч сәнәгать зонасына килеп төшкән.
🔸АКШ Конгрессы сенаты Украинага 61 млрд долларлык ярдәм бирүне күз уңында тоткан канун өлгесен хуплаган. Джо Байден Украина кораллы көчләренә корал тапшыруны бу атнада ук башларга җыена.
🔸Канада Airbus ширкәтенә җитештерүдә Русия титанын кулланырга рөхсәт иткән дип яза Reuters.
🔸Русия Кытайга газны Европа илләренә караганда 28 процентка кимрәк бәягә сатачак. Бу хакта Русия икътиади үсеш макрофаразына сылтанып Bloomberg яза. Агентлык мәгълүматынча, мондый ташлама 2027 елга кадәр сакланачак.
🔸Кичә Мәскәүдә Русия саклану министры урынбасары Тимур Иванов тоткарланган. Ул зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә. Әлеге маддә нигезендә аңа 15 елга кадәр колония яный.

👍3⚡1
Мәхкәмә Русия саклану министры урынбасары Тимур Ивановны ике айга сак астына җибәрде
Тикшерү фаразынча, Иванов саклану министрлыгы өчен кирәкле, милек белән бәйле хезмәтләрне күрсәткәндә зур күләмдә ришвәт алу өчен билгесез затлар белән сүз куешкан.
Иванов саклану министры урынбасары вазифасына 2016 елның 23 маенда килде. Моңа кадәр торак төзү белән бәйле оешмаларда эшләде. Министрлыкта да торак белән шөгыльләнүен дәвам итте.
🔺2022 елның декабрендә Коррупциягә каршы көрәш фонды Иванов турында тикшерү чыгарды. Анда түрәнең кыйбатлы күчемсез милке, яхталары һәм Сан-Тропеда дистәләгән мең еврога ял итүе турында сөйләнде. Шулай ук тикшеренү уздыручылар сугыш башлангач урынбасарның хатыны - Светлана Иванова Парижга киткән, анда шәһәрнең иң кыйбатлы кунакханәләренең берсендә яшәгән, дип белдерде. Шулай ук ул дистәләгән мең еврога алыш-биреш ясаган, русияләр өчен чикләр рәсми ябылган булса да, Лондонга улы янына барган һәм кире Парижга кайткан диелде.
🔺2023 елның маенда Иванов турындагы тикшеренүен "Досье" үзәге дә чыгарды. Тимур Иванов Русия хәрбиләре басып алган Мариупольне төзекләндерү эшләре өчен киткән чыгымнарны берничә тапкырга арттырып күрсәтеп, үз кесәсенә акча эшли, дип белдерде тикшеренүчеләр.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤪4😁3⚡1👍1
"Халыкны биздерү". Ни өчен динчеләр Хәтер көнен яшереп үткәрә
22 апрельдә Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чара үткәрде. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә һәм Сөембикә манарасы янында узды, ләкин намазда да, дога кылуда да чалма-чапанлылардан кала гади халык бик күренмәде.
1 700 кеше сыйдырышлы мәчеттә намаз кылучылар бары дүрт саф кына кора алды: чама белән 100ләп кеше.
Ни өчен көчле ресурслары булган Татарстан мөфтияте Хәтер көнен шулай яшерен генә халыкны җыймыйча үткәрде?
🔺Беренчедән, Хәтер көне узачагы турында алдан игълан итү булмады.
🔺Икенчедән, чара эш вакытында узды.
🔺Өченчедән, ел саен вакыты үзгәреп торган чараның кайчан узачагы анык түгел: халык бит һиҗри түгел, милади календарь белән яши.
"Бу махсус халыкны биздерү өчен эшләнелә. Менә, халык килми, диячәкләр. Аларча, халыкның сәяси үзаңы әкренләп бетерелергә тиеш. Мәсәлән, аны җомга яки ял көнне уздырып була иде. Ник дигәндә, ул — символик дата. Казан ханлыгы бер көн эчендә генә басып алынмаган, сугыш 2-3 ел барган. Җомга көнне оештырылса, мөфти халык белән шыгрым тулы мәчетләрдә кылычын күтәреп сөйләсә, бу бөтенләй башкача, көчле булыр иде. Шундый ук чараны Мәрҗани, Гали мәчетләрендә дә үткәрергә мөмкин. Әлеге мәйданнарда күргәзмә оештырырга, галимнәр белән җыен үткәрергә яисә җомга алдыннан галимнәргә сүз бирергә булыр иде. Болар эшләнмәде. Доганы һәркем кыла ала. Әгәр дә халыкка алдан игълан ясалмаса, бу чараның мәгънәсе нидә? Шуңа күрә, минемчә, бу халыкны биздерү өчен махсус шулай эшләнә", - диде сәясәт белгече Руслан Айсин.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз.

Халыкка чара турында алдан игълан ителмәде, дога кылу эш вакытына туры килде. Өстәвенә, һиҗри календарь белән үткәрелүче чараның вакыты ел саен үзгәреп тора. Белгечләр бу махсус эшләнә дип саный.
👍14🔥4🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Иглин районында яшүсмерне кыйнауда шикләнелгән 42 яшьлек «Toyota Land Cruiser» машинасы йөртүчесе, аның 20 яшьлек улы һәм 42 яшьлек танышлары тоткарланган. Бу хакта Тикшерү комитетына сылтама белән "Аспекты" яза. Сүз Башкортстанның Иглин шәһәрендә җирле…
Иглин районында яшүсмерне кыйнауда шикләнелгән эшкуар Рәүф Габдуллинны ике айга сак астына алганнар.
Мәкхәмәдә ул гаебен өлешчә таныган, низагны яшьләр башлады дигән. Ир йорт сагы сораган.
Шулай ук икенче гаепләнелүче Ислом Надыров та кулга алынган.
Габдуллин һәм аның боксчы улларының үсмерне кыйнавы турында егетнең йөргән кызы сөйләде.
🔺Рәүф Габдуллинның төзелеш бизнесы бар, ул Иглин районы урман хуҗалыгы сәнәгатендә эшләүчеләр ассоциациясе рәисе. 2021 елда Иглин районы Иҗтимагый пулатына кергән.

🤔2❤1
Русиядә 900дән артык кешене сугышка каршы фикерләре өчен эзәрлеклиләр
Шулар арасыннан 261 кешене ирегеннән мәхрүм иткәннәр: алар тикшерү изоляторларында, колонияләрдә яки мәҗбүри дәвалану узалар. Бу "ОВД-Инфо"ның яңартылган статистикасында чыккан саннар.
Гаепләнүчеләр арасында 122 активист, 46 журналист, 43 сәясәтчк һәм 37 сәнгать эшлеклесе бар. Шулай ук хәрбиләрне, блогерларны, укытучыларны да эзәрлеклиләр.
Эзәрлекләнүчеләрнең 260ы хәзер Русиядә түгел: аларга хөкем карарлары һәм чикләү чаралары читтән торып бирелгән.

🤬8❤1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин Татарстанны күрше төбәкләр белән берләшеп агломерация корырга чакырды. Әлеге тәкъдим икътисадчыларда фикер каршылыгы уятты. Кайбер белгечләр моның артында милли республикаларны юкка чыгару сәясәте ята дип саный. @azatliq…
Матвиенко Русиянең кайбер төбәкләрен берләштерергә кирәк диде
"Төбәкләрнең исемен атамыйм, әмма минемчә берләштерү кирәк булган төбәкләр бар, алар бер-берсен икътисади һәм социаль яктан тулыландырыр иде. Моның вакыты җитәчәк", дигән Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко.
Бүген, 24 апрельдә Федерация шурасы пленар утырышында Русия фәннәр академиясен ил киңлеген үстерү концепциясен әзерләүгә катнашуын сораячак.
Моңа кадәр төбәкләрне эреләндерү тәкъдиме белән вице-премьер Марат Хөснуллин, Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин, ЛДПРның элекке җитәкчесе Владимир Жириновский да чыккан иде.
Кудрин, мәсәлән, Татарстанны күрше төбәкләр белән кушып, Идел буе агломерациясе булдырырга кирәк дип саный.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

💩12🤬4👍1
Кировта мәхкәмә пенсионерны үтергән һәм көчләгән "вагнерчы"ны 22 ел колониягә хөкем иткән
Мәхкәмә ирдән зыян күрүчеләрнең гаиләләренә компенсация буларак ике миллион сум түләттерү карары да чыгарган.
Сүз 2023 елның мартында Украинадагы сугыштан туган ягы Киров өлкәсенең Новый Бурец авылына кайткан Иван Россомахин турында бара диелә.
Сугыштан кайткач ул авылда яшәүчеләрне куркытып тора башлый. Аның урамда балта һәм пычак күтәреп йөрүе, машиналарны җимерүе әйтелә, авылдашлары егетнең үтерү белән янавын сөйли.
Элегрәк ир авылдашын үтергән өчен 14 елга хөкем ителгән була, тик "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән контракт төзеп, 2022 елның сентябрендә колониядән чыга.

😁2🤡2🤪2👍1🌚1
Казанда 626 күпкатлы йортның идән асларына "яшеренү урыны" дип язылган элмә такталар кагачаклар.
Яшеренү урыннарының һәркайсысына бу йортта яшәүчеләр арасыннан бер җаваплы кешене билгеләячәкләр, ачкычлар шул кешедә сакланачак.
Бүген — Русия Украинага каршы башлаган сугышның 791нче көне.
P.S. Ә татарча язмаганнар...
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Фото: "Бизнес-online"
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁8🤡1🤣1
Татарстан таможнясы конфискацияләгән өч чит ил машинасын фронтка тапшырган.
Таможня башлыгы Марат Гәрәев машина документларын хәрбиләргә шәхсән үзе тапшырган, дип яза "Татмедиа" агентлыгы.
Автомобильләрнең һәрберсе – Nissan Elgrand, Subaru Impreza һәм Toyota Crown Athlete – кайчандыр Русиягә Евразия икътисади зонасы кагыйдәләрен бозып кертелгән һәм мәхкәмә аларны федераль милеккә күчергән булган.
Бу машиналар Украинадагы сугышта ни рәвешле кирәк соң? Таможнячылар сүзләренчә, фронтның алгы сызыгында сугыша торган Татарстан ирләре машиналарның кирәге чыга ала дип белдергән, шуңа күрә конфискацияләнгән автоларны шунда җибәрергә булганнар.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 791нче көне. Татарстаннан әлеге сугышта кимендә 1522 ир үтерелгән.

💩5😁4🤡2
Думада диверсияләр өчен 35 елга кадәр төрмәгә утыртырга тәкъдим итәләр.
Хәзерге вакытта диверсия турындагы маддә нигезендә 30 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Әгәр диверсия нәтиҗәсендә кешеләр дә үлгән булса, гомерлеккә утыртып куярга мөмкиннәр.

💩6👍1