Баймак протестында катнашуда шикләнелүче Зәки Ильясов, куәт оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланганнан соң комага киткән.
Ильясовны 24 апрельдә 6:40 сәгатьтә тоткарлыйлар һәм 7:48 сәгатьтә ул хастаханәгә эләгә.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Баймак протестында катнашуда шикләнелүче Зәки Ильясов тоткарланганнан соң бер көн комада булган
Ильясовны 6:40 сәгатьтә тоткарлыйлар һәм 7:48 сәгатьтә ул хастаханәгә эләгә.
🤬5👍1😢1🙏1
Гюнер Акмолла: "Румыниядә татарларда ассимиляция бик көчле бара"
5 май Румыниядә рәсми рәвештә "Кырымтатар теле" көне билгеләнә. Татарстанда 26 апрельдә Тукай бүләге бирелгән кебек, Румыниядә 5 майда кырымтатар шагыйре Мемет Ниязи бүләге тапшырыла. Кырымтатарларның бу көнне ничек билгеләве турында Румыниядә туып үскән, Көстәнҗә шәһәрендә яшәүче кырымтатар һәм румын язучысы, 83 яшьлек Гюнер Акмолла белән сөйләштек.
— Мәктәбебез юк. Шимбә көнне бер румын мәктәбендә дәресләр бирелә. Чара шунда уза. Хәзер милләт тупланып берни дә эшләми. Милли оешмалар башында булган кешеләр милләтне тупламый.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Гюнер Акмолла: "Румыния татарларында бик көчле ассимиляция бара"
5 май Румыниядә рәсми рәвештә "Кырымтатар теле" көне билгеләнә һәм кырымтатар шагыйре Мемет Ниязи бүләге тапшырыла. Кырымтатарларның бу көнне ничек билгеләве турында Румыниядә туып үскән, Көстәнҗә шәһәрендә яшәүче кырымтатар һәм румын язучысы, 83 яшьлек Гюнер…
😢3🔥2❤1
Кырымтатар теле дигәннән, элегрәк Азатлыкның "Әйдә!Online" проектының "Easy Tatar" рубрикасында татар, кырымтатар һәм казакъ телләрен чагыштырган идек.
Тагын бер кат тыңлап карагыз әле.
@azatliqradiosi
Тагын бер кат тыңлап карагыз әле.
@azatliqradiosi
YouTube
Easy Tatar: Насколько похожи татарский, крымскотатарский и казахский языки?
Сегодня у нас необычный формат: мы решили оценить схожесть татарского, крымскотатарского и казахского языков. Послушайте и оцените и вы 😎
Булат Шәйми белән бергә кырымтатары Ленур һәм казакъ егете Җаксылык төрки телләрнең якынлыгын дәлилли. Лайк куегыз һәм…

❤14
Кырымда мәхкәмә Җадра авылы мәчетенең элекке имамы Ремзи Куртнезировны йорт сагында калдыруны 4 августка кадәр озайткан.
Хәзер аңа үз йортының ишегалдына чыгу да тыела.
Куртнезиров каты авырый, шуңа күрә аны СИЗОга утыртырга ярамый. Аерым алганда, ул өч инсульт кичергән, шикәр авыруы бар.
5 март иртәсендә Русия куәт оешмалары Бакчасарй һәм Җанкой районнарында 10 кырымтатар йортында тентүләр уздырды. Шуннан соң Мемет Люманов, Азиз Азизов, Рустем Османов, Мустафа Абдурахманов, Энвер Халиллаев, Нариман Аметов, имам Вахид Мустафаев һәм активист Арсен Кашка Тикшерү изоляторына җибәрелде.
Алар Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнә. Ирләрнең күбесе – күп балалы әтиләр.
▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.
▪️Русиядә тыелган, ләкин Украинада тыелмаган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.

🤬5🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 6нчы май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Журналист Надежда Кеворкованың өендә тентү уза. Ул хакта "Известия" газеты хәбәр итә. Полиция Кеворкованың өенә имеш ул террорчылыкны аклаган дигән сылтау белән килгән диелә. Соңгы айларда Кеворкова еш кына Израил хакимиятләренең Газзә сызыгында кылган гамәлләрен тәнкыйтьләп торды.
🔹АКШ Конгрессы Вәкилләр пулатындагы демократларның лидеры Хәким Дҗәффрис Америка Украинага үзенең гаскәрләрен җибәрергә мөмкин дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу адымга Киев Русиягә җиңелә башлаган очракта барырга мөмкиннәр. Моңарчы АКШ депутатларыннан андый фикерләр яңгырамаган иде әле.
🔹Русиянең эчке эшләр министрлыгы Украинаның элекке эчке эшләр министр Арсен Аваков, Украинаның элекке мәгълүмат сәясәте министры Юрий Стець, Украинаның элекке тышкы эшләр министры Павел Климкинны эзләүгә биргән.
🔹Казаннан Бурятия Республикаы башкаласы Улан-Удэ шәһәренә туры рейс ачылды. Nordwind һава ширкәте ике республика башкаласы арасында атнага ике тапкыр — дүшәмбе вә җомга көннәрендә — очачак. Бер каладан икенчесенә 5 сәгать очасы.
🔹Исегезгә төшерәбез: май бәйрәмнәре аркасында Русиядә яллар күчерелгән. Бу атнада 9-12 май ял көннәре булачак.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍4😁1
⚡️⚡️Украина дроннары Русиянең Белгород өлкәсендәге Борисов районына һөҗүм иткән. Әлеге һөҗүм аркасында 6 кеше һәлак булган.
Ул хакта район башлыгына сылтанып "Новости" агентлыгы хәбәр итә. Тагын 33 кеше яраланган диелә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 803нче көне.

😭3👍2🔥2🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️⚡️Украина дроннары Русиянең Белгород өлкәсендәге Борисов районына һөҗүм иткән. Әлеге һөҗүм аркасында 6 кеше һәлак булган. Ул хакта район башлыгына сылтанып "Новости" агентлыгы хәбәр итә. Тагын 33 кеше яраланган диелә. Русия Украинага каршы сугышын 2022…
Белгород өлкәсендә һәлак булган һәм яраланган кешеләр "Газель" микроавтобусларында эшкә бара торган булган.
Русия ягы Украина ягыннан җибәрелгән дроннар һөҗүме аркасында 6 кеше һәлак булган, 33 кеше яраланган дип белдерә. Украиннар әлегә бу хакта дәшми.
Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышын Мәскәү 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 803нче көне.

Фото: "Настоящий Гладков" Telegram-каналы
@azatliqradiosi
👍2🔥2😭2
Уфада давыллы җил котыра.
Башкортстан гидрометеорология үзәге мәгълүматынча, давыл бүген чигенергә уйламый. Секундына 25-26 метр тизлектә җил көтелә. Беренче җәрәхәтләнүче дә бар: төзелеш яныннан үтеп барган хатын-кызга койма ауган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliradiosi

👍2
😷🫥Казанда яшәүчеләр президент Рөстәм Миңнехановка билгесез бер ширкәтнең һавага агулы маддәләр чыгаруына зарлана.
Авиатөзелеш районында яшәүчеләр әйтүенчә, төнлә шәһәрдә начар ис чыга, ул күңелне болгата, башны әйләндерә, тәнне кычыттыра.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤯2⚡1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 6нчы май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹Журналист Надежда Кеворкованың өендә тентү уза. Ул хакта "Известия" газеты хәбәр итә. Полиция Кеворкованың өенә имеш ул террорчылыкны…
Журналист Надежда Кеворкованың өендә үткәрелгән тентүнең нечкәлекләре билгеле.
Аны террорчылыкны аклауда гаеплиләр: имеш, ул 2005 елда Шамил Басаевның Нальчикка һөҗүм иткәнен һәм "Талибан" эшчәнлеген аклаган.
Кеворкованың элекке ире Максим Шевченко Надежда беркайчан да террорчылыкны акламаган дип белдерә. Аның сүзләренчә, "журналист буларак ул, әлбәттә, берничә елга сузылган мәхкәмә процессын яктырткан, гаепләнүчеләрнең җәзаланганнары турында да язган... Басаевның Нальчикка оештырган һөҗүмен исә ул һәрвакытта да террорчылык акты дип санаган һәм аны хөкем иткән, ә "Талибан" белән РФ хакимиятләре дә очрашкан".
Надежда Кеворкованы адвокат Калой Ахильгов яклый. Алар икесе дә хәзерге вакытта Тикшерү комитетында.

💔4🤯2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Журналист Надежда Кеворкованың өендә үткәрелгән тентүнең нечкәлекләре билгеле. Аны террорчылыкны аклауда гаеплиләр: имеш, ул 2005 елда Шамил Басаевның Нальчикка һөҗүм иткәнен һәм "Талибан" эшчәнлеген аклаган. Кеворкованың элекке ире Максим Шевченко Надежда…
Шул ук вакытта Шевченко Кеворкованы Фәләстингә теләктәшлек белдергәне өчен эзәрлеклиләр, ди.
дип яза журналист Максим Шевченко.
@azatliqradiosi
"Надежданың Фәләстингә теләктәшлек белдерүеннән үч алалар дип ышанасым килми. Болай булса, Газзәдәге геноцидны хөкем иткән, Израилне тәнкыйтьләгән кешедә Русиядә проблемнар килеп чыгарга мөмкин. Ә менә Фәләстин халкының геноцидын яклаучыларга берни дә янамыймы?"
дип яза журналист Максим Шевченко.
@azatliqradiosi
❤🔥5🤯2🙏1
"DDT" төркеме лидеры Юрий Шевчукны экстремизмга эндәгән дип шикләнәләр.
Җырчы Дубайдагы концертында чыгыш ясаган. Шушы чыгышта әйткән фикерләренә "Русия әтиләр шурасы" рәисе Андрей Згонников РФ прокуратурасына һәм юстиция министрлыгына әләк язган.
Шевчук үзенең концертында барысы да революция белән тәмамлана дигән. Згонников бу сүзләр экстремизм да булырга мөмкин дип әләк язган. Шевчукның чит илдән дә акча алып ятканы ачыкланса, аны шулай ук "ят агентлар" исемлегенә дә кертергә мөмкиннәр.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң әлеге җырчы сугышка каршы фикерен белдергән иде инде. Шушы фикере өчен Шевчукны 50 мең сумлык штрафка тартканнар иде.

🤬5👍3🤯1🙏1
9 майда Татарстанда бер җирдә дә салют аттырмаячаклар.
Югыйсә аңа кадәр, әйтик, Казанда шәһәр хакимиятләре "Җиңү бәрәме" уңаеннан чаралар оештыру һәм үткәрүгә 41,8 миллион сум акча бүлеп бирде һәм дүрт минутлык салют та ниятләнде.
Исегезгә төшерәбез: 2 һәм 17 апрельдә Татарстанга дроннар һөҗүм итте, берничә кеше яраланды. Дроннар Украина ягыннан очыртылды диелде.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Татарстанның Алабуга шәһәрендә Мәскәү бу сугышта куллана торган дроннар җитештерелә. Кайбер экспертлар Украинаның Алабугада дроннар җитештерелә торган цехларга һөҗүм итәргә хокукы бар дип исәпли.

👍7🤪2👏1
Русия думасы "ят агентлар"га сайлауларда катнашуны тыя торган канунны кабул итте.
Әлеге канун проекты "ят агентлар" дип тамгаланган оппозицион сәясәтчеләр һәм журналистлар Мәскәү шәһәр думасына узасы сайлауларда катнашырга теләк белдергәннән соң эшләнде. Сайлау сентябрьдә үтәргә тиеш.
Бүген кабул ителгән канунга күрә "ят агент" дип тамгаланган РФ ватандашлары федераль һәм төбәк хакимият органнарына, шулай ук, җирле үзидарә органнарына да сайлана алмый.
Моннан кала депутатлар "ят агентлар"га сайлау комиссиясе әгъзалары булуны да тыярга тели.

💩8👍1
❗️Мәскәү Татарстанда ашлык җитештерүчеләргә субсидияне 2,5 тапкырга киметкән
Шул ук вакытта чыгымнар 1,5 млрд сумга арткан, ә ашлык бәяләре һаман түбән бәядән сатыла.
Өстәвенә авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә Украина сугышына алынудан бронь да юк...
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

🤬9👍2👎1🙏1
Казан мәхкәмәсе Илназ Галәвиевтан 175нче мәктәпкә 1,4 млн сум түләттерү турында карар чыгарды
Мәхкәмәдән моны Татарстан прокуратурасы сораган иде. 2021 елның 11 маенда мәктәпкә һөҗүм иткән чакта Илназ Галәвиев гимназия бинасында 30 мәртәбә мылтыктан атты һәм беренче катта үзе ясаган шартлаткычны шартлатты. Соңрак бинаны тулысынча төзекләндерделәр.
Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliradiosi
Мәхкәмәдән моны Татарстан прокуратурасы сораган иде. 2021 елның 11 маенда мәктәпкә һөҗүм иткән чакта Илназ Галәвиев гимназия бинасында 30 мәртәбә мылтыктан атты һәм беренче катта үзе ясаган шартлаткычны шартлатты. Соңрак бинаны тулысынча төзекләндерделәр.
Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliradiosi
👍6🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Журналист Надежда Кеворкованың өендә үткәрелгән тентүнең нечкәлекләре билгеле. Аны террорчылыкны аклауда гаеплиләр: имеш, ул 2005 елда Шамил Басаевның Нальчикка һөҗүм иткәнен һәм "Талибан" эшчәнлеген аклаган. Кеворкованың элекке ире Максим Шевченко Надежда…
Журналист Надежда Кеворковага "Талибан" турындагы посты өчен террорчылыкны аклау гаепләве белдерелгән
Бу хакта журналистның адвокаты Калой Ахильгов хәбәр итте. Чикләү чарасы иртәгә, 7 май сайланачак диелә.
▪️Бүген иртән Кеворкованың өендә тентү үтте.
▪️Гаепләүгә күрә, имеш журналист телеграм каналында Басаевның Нальчикка һөҗүмен һәм "Талибан" эшчәнлеген аклаган язмалар бастырган.
▪️Кеворкованың элекке ире Максим Шевченко Надежда беркайчан да террорчылыкны акламады дип белдерде.
▪️"Талибан" Русиядә террорчы оешма дип танылган. Шул ук вакытта Русия рәсмиләре оешма белән элемтәдә торуын эшерми.

Бүген иртән узган тентүдән соң журналистны тоткарлап тикшерү изоляторына яптылар. Аңа чикләү чарасы иртәгә, 7 май көнне сайланачак.
🤬6👍3❤1🕊1🤡1
Прокуратура Казан активисты Андрей Бояршиновны алты елга колониягә утыртуны сорый
Андрей Бояршинов — биология фәннәре кандидаты, Казандагы сивил активист.
▪️2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты.
▪️Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."
▪️Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аңа белдерелгән гаепне танымый.
▪️"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

😱4❤3👍2🙏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфада бүген көчле давыл күзәтелде
Башкортстан гидрометеорология үзәге мәгълүматына күрә, җилнең тизлеге секундына 25-26 метр тәшкил иткән.
Җәрәхәтләнүче дә бар: төзелеш яныннан үтеп барган бер ханым өстенә койма ауган, ул исән калган диелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliradiosi
Башкортстан гидрометеорология үзәге мәгълүматына күрә, җилнең тизлеге секундына 25-26 метр тәшкил иткән.
Җәрәхәтләнүче дә бар: төзелеш яныннан үтеп барган бер ханым өстенә койма ауган, ул исән калган диелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliradiosi
😱1
Навальный тарафдарлары "Путин сарае" эчендә төшерелгән видео чыгарды
Владимир Путинның иртәгә буласы инаугурациясе алдыннан Русия колониясендә үлгән оппозиционер Алексей Навальный тарафдарлары Геленджик янындагы сарай интерьерларының видеосы белән фотоларын чыгарды. Навальный тарафдарлары ышандыруынча, бу сарай нәкъ менә Путин өчен төзелгән.
2021 елда "Коррупциягә каршы көрәш фонды" (ФБК) бу сарай турында иң танылган тикшеренүләренең берсен чыгарган иде. Бу тикшеренүдән соң Русия президентының дусты, эшкуар Аркадий Ротенберг бу бина минеке, ә төзекләндергәннән соң анда апарт-кунакханә ачылачак диде.
Әмма ФБК ачыклавынча, Идокопас борынындагы сарайда бернинди апарт-кунакханә дә ачылмаган, югыйсә төзекләндерү эшләре инде тәмамланган. "Мәрмәр идәннәр чистартылган, җиһазларны урнаштырганнар, затлы декор әзер. Бу элек ничек Путин сарае булган булса, хәзер дә шулай кала бирә", диелә тикшеренүдә.
▪️2021 елда сарай турында фильм чыкканнан соң Путин, ул минеке түгел, анда беркайчан да булмадым, дип ышандырган иде.
👉Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

СКРЫТАЯ СЪЕМКА ВО ДВОРЦЕ ПУТИНА. Разоблачаем вранье и показываем «царские» интерьеры
Скрытая камера во дворце Путина! Мы смогли получить видеозаписи изнутри дворца Путина в Геленджике, который уже полностью достроили. И теперь мы увидим всё своими глазами — лепнину, хрустальные люстры, личную часовню и, конечно же, аквадискотеку.
Сегодня…
Сегодня…
❤7👍4😁3🔥1