Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Журналист Надежда Кеворкованың өендә үткәрелгән тентүнең нечкәлекләре билгеле. Аны террорчылыкны аклауда гаеплиләр: имеш, ул 2005 елда Шамил Басаевның Нальчикка һөҗүм иткәнен һәм "Талибан" эшчәнлеген аклаган. Кеворкованың элекке ире Максим Шевченко Надежда…
Шул ук вакытта Шевченко Кеворкованы Фәләстингә теләктәшлек белдергәне өчен эзәрлеклиләр, ди.

"Надежданың Фәләстингә теләктәшлек белдерүеннән үч алалар дип ышанасым килми. Болай булса, Газзәдәге геноцидны хөкем иткән, Израилне тәнкыйтьләгән кешедә Русиядә проблемнар килеп чыгарга мөмкин. Ә менә Фәләстин халкының геноцидын яклаучыларга берни дә янамыймы?"

дип яза журналист Максим Шевченко.

@azatliqradiosi
❤‍🔥5🤯2🙏1
"DDT" төркеме лидеры Юрий Шевчукны экстремизмга эндәгән дип шикләнәләр.

Җырчы Дубайдагы концертында чыгыш ясаган. Шушы чыгышта әйткән фикерләренә "Русия әтиләр шурасы" рәисе Андрей Згонников РФ прокуратурасына һәм юстиция министрлыгына әләк язган.

Шевчук үзенең концертында барысы да революция белән тәмамлана дигән. Згонников бу сүзләр экстремизм да булырга мөмкин дип әләк язган. Шевчукның чит илдән дә акча алып ятканы ачыкланса, аны шулай ук "ят агентлар" исемлегенә дә кертергә мөмкиннәр.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң әлеге җырчы сугышка каршы фикерен белдергән иде инде. Шушы фикере өчен Шевчукны 50 мең сумлык штрафка тартканнар иде.

@azatliqradiosi
🤬5👍3🤯1🙏1
9 майда Татарстанда бер җирдә дә салют аттырмаячаклар.

Югыйсә аңа кадәр, әйтик, Казанда шәһәр хакимиятләре "Җиңү бәрәме" уңаеннан чаралар оештыру һәм үткәрүгә 41,8 миллион сум акча бүлеп бирде һәм дүрт минутлык салют та ниятләнде.

Исегезгә төшерәбез: 2 һәм 17 апрельдә Татарстанга дроннар һөҗүм итте, берничә кеше яраланды. Дроннар Украина ягыннан очыртылды диелде.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Татарстанның Алабуга шәһәрендә Мәскәү бу сугышта куллана торган дроннар җитештерелә. Кайбер экспертлар Украинаның Алабугада дроннар җитештерелә торган цехларга һөҗүм итәргә хокукы бар дип исәпли.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliradiosi
👍7🤪2👏1
Русия думасы "ят агентлар"га сайлауларда катнашуны тыя торган канунны кабул итте.

Әлеге канун проекты "ят агентлар" дип тамгаланган оппозицион сәясәтчеләр һәм журналистлар Мәскәү шәһәр думасына узасы сайлауларда катнашырга теләк белдергәннән соң эшләнде. Сайлау сентябрьдә үтәргә тиеш.

Бүген кабул ителгән канунга күрә "ят агент" дип тамгаланган РФ ватандашлары федераль һәм төбәк хакимият органнарына, шулай ук, җирле үзидарә органнарына да сайлана алмый.

Моннан кала депутатлар "ят агентлар"га сайлау комиссиясе әгъзалары булуны да тыярга тели.

@azatliqradiosi
💩8👍1
❗️Мәскәү Татарстанда ашлык җитештерүчеләргә субсидияне 2,5 тапкырга киметкән

Шул ук вакытта чыгымнар 1,5 млрд сумга арткан, ә ашлык бәяләре һаман түбән бәядән сатыла.

Өстәвенә авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә Украина сугышына алынудан бронь да юк...

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliradiosi
🤬9👍2👎1🙏1
Казан мәхкәмәсе Илназ Галәвиевтан 175нче мәктәпкә 1,4 млн сум түләттерү турында карар чыгарды

Мәхкәмәдән моны Татарстан прокуратурасы сораган иде. 2021 елның 11 маенда мәктәпкә һөҗүм иткән чакта Илназ Галәвиев гимназия бинасында 30 мәртәбә мылтыктан атты һәм беренче катта үзе ясаган шартлаткычны шартлатты. Соңрак бинаны тулысынча төзекләндерделәр.

Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliradiosi
👍6🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Журналист Надежда Кеворкованың өендә үткәрелгән тентүнең нечкәлекләре билгеле. Аны террорчылыкны аклауда гаеплиләр: имеш, ул 2005 елда Шамил Басаевның Нальчикка һөҗүм иткәнен һәм "Талибан" эшчәнлеген аклаган. Кеворкованың элекке ире Максим Шевченко Надежда…
Журналист Надежда Кеворковага "Талибан" турындагы посты өчен террорчылыкны аклау гаепләве белдерелгән

Бу хакта журналистның адвокаты Калой Ахильгов хәбәр итте. Чикләү чарасы иртәгә, 7 май сайланачак диелә.

▪️Бүген иртән Кеворкованың өендә тентү үтте.

▪️Гаепләүгә күрә, имеш журналист телеграм каналында Басаевның Нальчикка һөҗүмен һәм "Талибан" эшчәнлеген аклаган язмалар бастырган.

▪️Кеворкованың элекке ире Максим Шевченко Надежда беркайчан да террорчылыкны акламады дип белдерде.

▪️"Талибан" Русиядә террорчы оешма дип танылган. Шул ук вакытта Русия рәсмиләре оешма белән элемтәдә торуын эшерми.

@azatliqradiosi
🤬6👍3❤1🕊1🤡1
Прокуратура Казан активисты Андрей Бояршиновны алты елга колониягә утыртуны сорый

Андрей Бояршинов — биология фәннәре кандидаты, Казандагы сивил активист.

▪️2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты.

▪️Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."

▪️Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аңа белдерелгән гаепне танымый.

▪️"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😱4❤3👍2🙏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Уфада бүген көчле давыл күзәтелде

Башкортстан гидрометеорология үзәге мәгълүматына күрә, җилнең тизлеге секундына 25-26 метр тәшкил иткән.

Җәрәхәтләнүче дә бар: төзелеш яныннан үтеп барган бер ханым өстенә койма ауган, ул исән калган диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Башкортстан
@azatliradiosi
😱1
Навальный тарафдарлары "Путин сарае" эчендә төшерелгән видео чыгарды

Владимир Путинның иртәгә буласы инаугурациясе алдыннан Русия колониясендә үлгән оппозиционер Алексей Навальный тарафдарлары Геленджик янындагы сарай интерьерларының видеосы белән фотоларын чыгарды. Навальный тарафдарлары ышандыруынча, бу сарай нәкъ менә Путин өчен төзелгән.

2021 елда "Коррупциягә каршы көрәш фонды" (ФБК) бу сарай турында иң танылган тикшеренүләренең берсен чыгарган иде. Бу тикшеренүдән соң Русия президентының дусты, эшкуар Аркадий Ротенберг бу бина минеке, ә төзекләндергәннән соң анда апарт-кунакханә ачылачак диде.

Әмма ФБК ачыклавынча, Идокопас борынындагы сарайда бернинди апарт-кунакханә дә ачылмаган, югыйсә төзекләндерү эшләре инде тәмамланган. "Мәрмәр идәннәр чистартылган, җиһазларны урнаштырганнар, затлы декор әзер. Бу элек ничек Путин сарае булган булса, хәзер дә шулай кала бирә", диелә тикшеренүдә.

▪️2021 елда сарай турында фильм чыкканнан соң Путин, ул минеке түгел, анда беркайчан да булмадым, дип ышандырган иде.

👉Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliradiosi
❤7👍4😁3🔥1
Каракүл һәм Эчкен авылы татарлары: янгыннан соң Татарстан булышты

"Ул вакытта унике йорт, ике кибет һәм бер мәктәп янды. Өч ел эчендә кешеләр үзләре тугыз яңа йорт салды. Хәзерге көндә даими рәвештә 11 гаилә яши. Өч гаилә һаман үз өйләрен төзеп җиткерә алмый, мөмкинлекләре юк — өлешләп-өлешләп төзиләр, ясап бетерә алмыйлар. Кыш көне даими 11 гаилә яшәсә, җәй көне — апрельдән октябрьгә — Каракүлдә 16 гаилә яши. Хәзер өч йорт буш тора, алар сатуга куелган, хуҗалары кем районга, кем шәһәргә китте. Менә шундый хәлләр бездә бүгенге көндә", ди авылда яшәүче ханым.

Моннан өч ел элек — Омски өлкәсе Каракүл авылында, ә бер ел элек Курган өлкәсе Эчкен авылында көчле янгын булып күп йортлар янды. Әлеге ике авылда да нигездә татарлар яши. Бүген авылда ничә йорт төзелгән, татарлар ничек яши? Авыл кешеләре белән шул хакта сөйләштек.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#татарлар
@azatliqradiosi
🔥7👍2🥰2😢2🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 7 май, сишәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Әлегә булган кыскача хәбәрләр мондый:

🔺Израил хәрби кабинеты Газзә көньягындагы Рафах шәһәрендә хәрби чараларны дәвам итү турында карарны бертавыштан кабул иткән.  Би-би-си язуынча, ХӘМӘС Газзәдә утны туктату турында килешү кабул иткән, әмма Израил алар тәкъдим иткән шартлар белән килешмәгән. Ynet басмасы язуынча, Израилнең җир өсте көчләре Рафахка кергән.

🔺Европа берлеге илләре туңдырылган Русия милеге табышының 90%-ын Украина хәрби ихтыяҗларына бирергә килеште.

🔺Германия Русиядәге үз илчесен киңәшләшү өчен Берлинга чакырткан. Илче Александр Граф Ламбсдорфф атна дәвамында Германиядә булачак, аннары кире Русиягә кайтачак. Илчене чакырту Русиянең Германиянең Социал-демократлар фиркасе ресурсларына ихтимал киберһөҗүмнәренә бәйле диелә.

🔺25 елга хөкем ителгән сәясәтче Владимир Кара-Мурза колониядә язган мәкаләләре өчен Пулитцер бүләгенә лаек булган. Ул мәкаләләрне The Washington Post өчен язган. Пулитцер бүләге – АКШта әдәбият, журналистика, музыка һәм театр өлкәсендә иң затлы бүләкләрнең берсе. Ул нәшриятчы Джозеф Пулитцер васыяте белән, 1903 елды булдырылган.

🔺Башкортстанда транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов тоткарланган. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул ришвәт алуда гаепләнә.

🔺Татарстанда соңгы өч елда Икенче дөнья сугышы ветераннары өч тапкырга кимегән. Хезмәт министры Эльмира Зарипова сүзләренчә, хәзер республикада шундый 11 058 ветеран яши.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз. Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍4
Бүген, 7 май иртәсендә Израилнең саклану гаскәре Газзә сызыгы яклап "Рафах" контроль-үткәрү пунктын камап алган һәм аның эшчәнлеген туктаткан.

Әлегә аның аша машиналар үткәрелми дип хәбәр ителә.

Алданрак Израил хәрби кабинеты Мисыр белән чиктәге, Газзә сызыгының көньягындагы Рафах шәһәрендә хәрби чара дәвам итәчәк дигән карар кабул итте.

Израил Рафахка хәрбиләрен һәм техникасын керткәннән соң ХӘМӘС Газзә сызыгында атышны туктатырга риза булуын белдерде. Алар моның турында бу сөйләшүләрдә арадашчы булган Катар премьер-министры белән Мисыр күзләве башлыгына хәбәр иткән.

Шул ук вакытта ХӘМӘСнең югары дәрәҗәле вәкиленә сылтама белән "Әл-Җазира" телеканалы хәбәр итүенчә, бу тәкъдимгә ярашлы Газзә сызыгыннан Израил гаскәрләре тулысынча чыгарылачак, качаклар кире кайтачак, тотык итеп алынганнарны фәләстин тоткыннарына алыштырачаклар.

Reuters белән аралашкан Израилнең бер түрәсе исә арадашчылар ХӘМӘСкә бу тәкъдимне "йомшартып" җиткергән, Израил моңа риза түгел дигән.

@azatliqradiosi
🤬6👍3👎1🔥1
Русиядәге "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы хәрәкәт "Алабуга" сәнәгать һәм җитештерү комплексы өчен 850 яшүсмерне җәлеп итмәкче.

"Алабуга" комплексында "Shahed" Иран дроннары җыела. Русиягә ул "Герань-2" исеме белән кертелде.

Sota телеграм каналы хәбәр итүенчә, 16 яшьтән 22 яшькә кадәр яшүсмерләрне туплау өчен "бәйге" уздырыла, җиңүчеләргә имеш бүләк буларак "Алабуга"га ике айлык түләүле стажировка биреләчәк. Аннары алар анда даими эшкә урнашып кала алачак. Дроннарны җыюда 300 кеше турыдан-туры катнашачак, тагын 300 кеше завод хезмәткәрләрен ризык белән тәэмин итәчәк, 250 кеше тулай торакта хезмәт күрсәтәчәк.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды.

▪️Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгел дип белдерде.

@azatliqradiosi
🤬8🤮2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты.

▪️Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."

▪️Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аңа белдерелгән гаепне танымый.

▪️"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.
❗️Мәхкәмә биология фәннәре кандидаты, Казан активисты Андрей Бояршиновны биш елга колониягә хөкем итте.

Бояршинов инде ике елдан артык Тикшерү изоляторында утыра.

▪️2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты.

▪️Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань — НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."

▪️Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аңа белдерелгән гаепне танымый.

▪️"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

@azatliqradiosi
🤬7❤3🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 7 май, сишәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Әлегә булган кыскача хәбәрләр мондый: 🔺Израил хәрби кабинеты Газзә көньягындагы Рафах шәһәрендә хәрби чараларны дәвам итү турында карарны бертавыштан кабул иткән.  Би-би-си язуынча…
Башкортстанда транспорт министры Александр Клебановны биш миллион сум ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар

Тикшерү фаразынча, 2021 елда "Имин сыйфатлы юллар" дәүләт проектын тормышка ашырган чакта республикадагы бер машина юлын төзекләндерергә алынганнар һәм төзелеш материаллары ташу өчен "Башкиравтодор" һәм сәүдәгә корылган бер оешма килешү төзегән.

2023 елның маенда "Башкиравтодор" оешмасы мөдирләр шурасы әгъзасы булган Александр Клебанов йөк ташучы бу ширкәтнең баш мөдиреннән һәм аның урынбасарыннан биш млн сум ришвәт сораган. Моңа алмашка ул аларны үз канаты астына алырга сүз биргән һәм "Башкиравтодор" белән килешү төзеп элегрәк эшләгән эшләре өчен түләүләрен алырга ярдәм итәчәген әйткән. Ә акчаны бирмәсәләр түләүләрен алырга комачаулыклар тудыру белән янаган. Ширкәт җитәкчелеге куркып аңа сораган акчаларын биргән диелә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁2🤔1
Владимир Путин ант китерде һәм рәсми рәвештә бишенче тапкыр Русия президенты вазифасына кереште.

Инаугурациядә Франция, Маҗарстан, Словакия, Греция һәм Мальта вәкилләре катнашты. Бельгия вәкиле шулай ук ​​тантанада катнашырга ниятләгән иде, ләкин 7 май иртәсендә бу чарада катнашмаска карар итте.

АКШ вәкилләре дә инаугурациядә катнашмы. Русия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков АКШ илчесе Линн Трейсиның билгеле бер вакытка Русиядән китүен әйтте. АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер моңа кадәр Русия президенты сайлавын гадел дип санамауларын, шул ук вакытта Путинны президент дип тануларын әйткән иде.

Европарламент Путинны легитим президент итеп танудан баш тартты.

@azatliqradiosi
🤡7💩2😢1
👆Инаугурация тантанасы тәмамланганнан соң хөкүмәт рәсми рәвештә вазифасыннан китте

Шул ук вакытта яңа хөкүмәт раслаганга кадәр алар үз вазифаларын үтәүне дәвам итәчәк.

Президент хакимияте вәкаләтләре дә автоматик рәвештә тәмамланды.

Путин инде бүген үк ук яңа хөкүмәт башлыгын тәкъдим итәргә мөмкин. Бу хакта президент сүзчесе Дмитрий Песков инаугурация алдыннан әйткән иде.

2018 елгы президент сайлауларыннан соң, Путин хөкүмәт башлыгын бер сәгатьтән соң үк тәкъдим итте.

Русия медиасы чыганаклары Путин хөкүмәт башлыгы итеп Михаил Мишустинны калдырыр дип әйтә.

@azatliqradiosi
❤1
👆Путин дигәннән, Русия президентының бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакына кагылышлы 2012 елда ук имзалаган "Май фәрманнарын" Русиядәге төбәкләрнең 90 проценты үтәмәгән.

Путинның 12 ел элек биргән фәрманына ярашлы 2018 елда Русия укытучылары, табиблары, социаль хезмәткәрләре үз төбәгендәге уртача хезмәт хакын алырга тиеш иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡4👍3😁2
2023 елда кимендә 18 820 русияле сыену урыны сорап беренче тапкыр Европа берлеге хакимиятләренә мөрәҗәгать иткән.

Бу соңгы җиде елдагы иң зур күрсәткеч. 2016 елда Европа берлеге илләреннән сыену урынын 22 930 русияле сораган булган.

Былтыр беренче тапкыр сыену урыны сорап русияләр ешрак Германиягә мөрәҗәгать иткән, илнең миграция оешмаларына шундый 7655 гариза килгән. Икенче урында - Франция (4 125 русияле сораган), өченчедә - Испания (1615).

▪️Шул ук вакытта 2022 елның 1 октябреннән 2023 елның 30 сентябренә кадәр Русиянең 57 меңнән артык качагы АКШ чиген үткән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр күбрәк. Русияләр АКШтан сыену урынын төрле сәбәпләр белән сорый: мәсәлән Русиядә дәвам иткән мобилизация, сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнү аркасында, ил хакимиятенең Украинага карата сәясәте белән риза булмау сәбәпле.

@azatliqradiosi
❤1